Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Килмешәкләргә» Йәһвәгә шатлык белән хезмәт итәргә ярдәм итегез

«Килмешәкләргә» Йәһвәгә шатлык белән хезмәт итәргә ярдәм итегез

«Йәһвә килмешәкләрне яклый» (ЗӘБ. 146:9).

ҖЫРЛАР: 17, 109

1, 2. а) Кайбер имандашларыбыз нинди авырлыкларга очрый? ә) Без хәзер нинди сорауларны карап чыгарбыз?

«БУРУНДИДА гражданнар сугышы башланган вакытта гаиләбез район конгрессында иде,— дип исенә төшереп сөйли Лидже исемле абый-кардәш.— Без кешеләрнең паникага бирелеп йөгергәннәрен күрдек һәм ату тавышларын ишеттек. Әти-әнием һәм 11 бала, шул исәптән мин дә, гомерләребезне саклап калу өчен бернәрсә дә диярлек алмыйча качып киттек. Ахыр чиктә, гаиләмнең кайбер әгъзалары 1 600 километр ераклыкта урнашкан Малавидагы качаклар лагерена барып җитте. Калганнарыбыз исә башка җирләргә таралды».

2 Бүгенге көндә бөтен дөнья буенча сугышлар я эзәрлекләүләр аркасында үз илләрен калдырып киткән качакларның саны 65 000 000 нан артып китте *. Алар арасында меңләгән Йәһвә Шаһитләре дә бар. Күпләр үз якыннарын югалткан һәм бөтен мал-мөлкәтләреннән тулысынча диярлек мәхрүм булган. Алар тагын нинди авырлыкларга очраган? Без андый кардәшләргә, авырлыкларына карамастан, «Йәһвәгә шатлык белән хезмәт итәргә» ничек ярдәм итә алабыз? (Зәб. 100:2) Шулай ук Йәһвәне әле белмәгән качакларга яхшы хәбәрне җиткерүдә ничек уңышлы булырга?

КАЧАКЛАРНЫҢ ТОРМЫШЫ

3. Гайсә һәм аның күп кенә шәкертләре ничек качак булып киткән?

3 Йәһвәнең фәрештәсе Йосыфны Һируд патша бәләкәй Гайсәне үтерергә ниятләгәне турында кисәткәч, Йосыф белән Мәрьям Мисырга качып киткән. Алар анда Һирудның үлеменә кадәр калган (Мат. 2:13, 14, 19—21). Дистә еллар үткәч, Гайсәнең шәкертләре эзәрлекләүләр аркасында «Яһүдия белән Самария буйлап таралган» (Рәс. 8:1). Гайсә үзенең эзеннән баручыларның күпчелеге үз туган йортларын калдырырга мәҗбүр булачагын алдан белеп, болай дигән: «Алар сезне бер шәһәрдә эзәрлекли башласалар, башкасына качыгыз» (Мат. 10:23). Нинди генә сәбәп аркасында качарга туры килмәсен, бу беркайчан да җиңел түгел.

4, 5. Качаклар юлда чакта һәм качаклар лагеренда яшәгәндә нинди куркынычларга дучар була?

4 Качакларга юлда я качаклар лагеренда төрле куркынычлар янарга мөмкин. Лидженың энесе Гад исенә төшереп болай ди: «Без атналар буе җәяү барып, юлыбызда яткан йөзләгән мәетләр яныннан үттек. Миңа ул чакта 12 яшь иде. Аякларым бик нык шешенгәнгә, мин гаиләмә, мине калдырып китегез, дидем. Әмма әтием баш күтәрүчеләр кулына төшүемне теләмичә мине күтәреп алып барды. Һәр көн безнең өчен соңгы көн кебек иде, шуңа күрә без Йәһвәгә догалар кылып, аңа таяндык. Кайчак юл буенда үсеп утырган манго белән генә тукландык» (Флп. 4:12, 13).

5 Лидженың күпчелек гаилә әгъзалары еллар буе БМОның качаклар лагерьларында яшәгән. Шулай да анда яшәү куркынычсыз булмаган. Бүгенге көндә Лидже район күзәтчесе булып хезмәт итә. Ул болай ди: «Лагерьдагыларның күбесе эшсез иде. Алар гайбәт сөйли, эчә, урлый, комарлы уеннар уйнап, бозык тормыш алып бара иде». Мондый начар йогынтыга каршы торыр өчен лагерьларда яшәгән Йәһвә Шаһитләренә җыелыш эшләре белән тулысынча мәшгуль булырга кирәк булган (Евр. 6:11, 12; 10:24, 25). Рухи яктан нык булып калыр өчен, алар үз вакытларын акыллы кулланган, күпләр хәтта пионер булып хезмәт иткән. Кардәшләребез, чүл буйлап йөргән Исраил халкы кебек, үзләренең качаклар лагеренда яшәү вакытлары ахыр чиктә тәмамланачагын аңлаган. Бу аларга үз шартларында уңай караш сакларга ярдәм иткән (2 Көр. 4:18).

КАЧАКЛАРГА ЯРАТУ КҮРСӘТҮ

6, 7. а) «Аллаһыга карата мәхәббәт» мәсихчеләрне нәрсә эшләргә дәртләндерә? ә) Моңа нинди мисал китереп була?

6 «Аллаһыга карата мәхәббәт» безне бер-беребезгә, аеруча авыр шартларда, ярату күрсәтергә дәртләндерә. (1 Яхъя 3:17, 18 укы.) Беренче гасырда яшәгән Яһүдиядәге мәсихчеләр азык-төлеккә кытлык кичергәндә, имандашлары аларга ярдәм оештырырга булган (Рәс. 11:28, 29). Шулай ук рәсүл Паул һәм рәсүл Петер дә мәсихчеләрне бер-берсенә кунакчыл булырга өндәгән (Рим. 12:13; 1 Пет. 4:9). Әгәр дә мәсихчеләр кунак кардәшләрне ачык йөз белән кабул итәргә тиеш икән, гомерләренә куркыныч янаган я иманнары өчен эзәрлекләүләргә дучар булган имандашларыбызга игелек күрсәтү бигрәк тә мөһим! (Гыйбрәтле сүзләр 3:27 укы.) *

7 Күптән түгел генә меңләгән Йәһвә Шаһитләре — ир-атлар, хатын-кызлар һәм балалар — көнчыгыш Украинада барган бәрелешләр һәм эзәрлекләүләр аркасында үз йортларын калдырып китәргә мәҗбүр булган. Шунысы бик кызганыч, кайберәүләр вафат булган. Әмма аларның күпчелеген Украинаның башка төбәкләрендә яшәгән имандашларыбыз, башкаларын Россиядәге кардәшләребез үз йортларында кабул иткән. Шушы ике илдә яшәүче Йәһвә Шаһитләре сәяси яктан нейтраль булып кала, үзләрен «дөньяныкы түгел» икәнлекләрен күрсәтә һәм «Аллаһы сүзе турындагы яхшы хәбәрне» ашкынып игълан итә (Яхъя 15:19; Рәс. 8:4).

КАЧАКЛАРГА ИМАННАРЫН НЫГЫТЫРГА ЯРДӘМ ИТҮ

8, 9. а) Качаклар чит илдә нинди кыенлыкларга очрый? ә) Ни өчен аларга сабырлык белән ярдәм күрсәтергә кирәк?

8 Кайберәүләр үз иленең башка төбәгенә күченергә мәҗбүр булса, күпчелеге чит илдә бөтенләй яңа тормыш шартларына эләккән. Хөкүмәтләр качакларны азмы-күпме азык-төлек, кием-салым һәм яшәү урыны белән тәэмин итсә дә, ашарларына бирелгән ризык гадәттәге ризыкларыннан аерылып торырга мөмкин. Җылы яклардан килгән качаклар гомерләрендә беренче тапкыр суык кышка эләгеп, ничек җылы киенәсен, ә авыл җирләреннән булганнары заманча көнкүреш техниканы ничек кулланасын белмәскә мөмкин.

9 Кайбер дәүләтләрдә качакларга яңа шартларга җайлашырга ярдәм итү буенча программалар бар. Әмма еш кына берничә айдан соң алардан үзләре турында үзләре кайгыртуы көтелә. Мондый үзгәрешкә ияләшү бик җиңелдән булмаска мөмкин. Күз алдына китерегез: аларга берьюлы яңа телне өйрәнергә, яңа законнарга ияләшергә, җирле әдәп-әхлак кагыйдәләрен үзләштерергә, шулай ук пунктуаль булу, түләүләр белән салымнар түләү, мәктәпкә йөрү һәм хәтта балаларны тәрбияләү тәртибен белеп, таләп ителгәнчә эш итәргә кирәк. Сез андый авырлыклар кичергән кардәшләргә сабырлык һәм хөрмәт белән ярдәм күрсәтә аласызмы? (Флп. 2:3, 4)

10. Качак булган кардәшләребезнең иманын ничек ныгытып була? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

10 Моннан тыш, кайчак хакимият кешеләренең комачаулыклары аркасында качак булган кардәшләребезгә җирле җыелышлар белән элемтәгә керү авыр. Имандашларыбыз җыелыш очрашуларына йөрергә комачаулаган эштән баш тартканда, кайбер дәүләт оешмалары аларны ярдәмнән я яклаудан мәхрүм итү белән куркыта. Кайбер кардәшләребез куркудан һәм чарасызлыктан аларның басымына бирелгән. Шуңа күрә качак булып килгән кардәшләребез белән мөмкин кадәр тизрәк элемтәгә керү мөһим. Алар безнең кайгыртуыбызны сизәргә тиеш. Кызганучан булуыбыз һәм гамәли ярдәм күрсәтергә әзер булуыбыз аларның иманнарын ныгыта ала (Гыйб. сүз. 12:25; 17:17).

КАЧАКЛАРГА ГАМӘЛИ ЯКТАН ЯРДӘМ КҮРСӘТҮ

11. а) Башта качаклар нәрсәгә мохтаҗ? ә) Качаклар имандашларына рәхмәтле булуларын ничек күрсәтә ала?

11 Башта, бәлки, безгә кардәшләребезне ризык, кием-салым һәм башка кирәкле нәрсәләр белән тәэмин итәргә кирәк булыр *. Хәтта кечкенә генә игътибар билгесе, мәсәлән, абый-кардәшкә галстук бүләк итү аның өчен зур әһәмияткә ия була ала. Качаклар башкалардан бернәрсә дә таләп итмичә рәхмәтле булганда, алар кайгыртучан имандашларына бирүдән килгән шатлыкны татырга ярдәм итә дип әйтеп була. Әлбәттә, башкаларның юмартлыгы исәбенә даими яшәү ахыр чиктә качакларның үз-үзләренә карата хөрмәтне һәм кардәшләре белән яхшы мөнәсәбәтләрен югалтуына китерергә мөмкин (2 Тис. 3:7—10). Шулай да алар гамәли ярдәмебезгә мохтаҗ.

Качак булган кардәшләребезгә ничек ярдәм итеп була? (11—13 нче абзацларны кара.)

12, 13. а) Без качакларга ничек гамәли яктан ярдәм күрсәтә алабыз? ә) Моңа нинди мисал китереп була?

12 Качакларга гамәли яктан ярдәм күрсәтү бездән күп акча түгел, ә башлыча вакыт һәм игътибар бирүне таләп итә. Мәсәлән, аларга җәмәгать транспортыннан ничек файдаланырга, ничек эш я яшәү урыны табарга, сыйфатлы, әмма шул ук вакытта кыйбат булмаган азык-төлекне кайдан сатып алырга яки бераз акча эшләү өчен кирәкле корал-яракларны кайдан табарга я берәр нинди эшкә күнекмәне ничек алырга икәнен аңлатып була. Әмма иң мөһиме, аларга яңа җыелышка тулысынча ияләшергә ярдәм итәргә кирәк. Мөмкин булса, аларга җыелыш очрашуларына үзебез белән машинада барырга тәкъдим итеп була. Шулай ук аларга үз территориягездә яшәгән кешеләргә Патшалык хакындагы хәбәрне ничек уңышлы итеп вәгазьләргә икәнен аңлатыгыз һәм алар белән вәгазьгә язылыгыз.

13 Качак булган дүрт яшь абый-кардәш бер җыелышка килгәч, өлкәннәр аларны машина йөртергә, компьютерда эшләргә, эшкә алу турында гариза язарга, шулай ук Йәһвәгә бирелеп хезмәт итү өчен вакытларын дөрес планлаштырырга өйрәткән (Гәл. 6:10). Тиздән дүртесе дә пионер булып киткән. Өлкәннәрнең кайгыртуы һәм үзләренең шәхси тырышлыклары ярдәмендә алар рухи максатларга ирешкән һәм Шайтан дөньясының колы булып китмәгән.

14. а) Качакларга нинди вәсвәсәләргә каршы торырга туры килә? ә) Моңа нинди мисал китереп була?

14 Башка мәсихчеләргә кебек, качакларга да Йәһвә белән мөнәсәбәтләренә зыян китермәс өчен матди нәрсәләргә ия булу вәсвәсәсенә һәм басымына каршы торырга кирәк *. Алдарак искә алынган Лидже һәм аның бертуган кан кардәшләре үз аталарының шул авыр вакытларда иманга кагылышлы биргән мөһим сабакларны истә тота. Алар болай ди: «Әтиебез без үзебез белән алган әллә ни мөһим булмаган әйберләрне бер-бер артлы ташлап барды. Ахыр чиктә ул безгә буш сумканы күрсәтте дә, елмаеп: „Күрәсезме? Аларсыз да яшәп була!“ — диде». (1 Тимутигә 6:8 укы.)

КАЧАКЛАРНЫҢ ИҢ ТӨП ИХТЫЯҖЛАРЫН КАЙГЫРТУ

15, 16. Без качакларга рухи һәм эмоциональ яктан ничек ярдәм итә алабыз?

15 Качаклар, материаль ярдәмгә караганда, аеруча рухи һәм эмоциональ ярдәмгә мохтаҗ була (Мат. 4:4). Өлкәннәр аларның туган телләрендә әдәбиятның булуы турында кайгырта ала һәм аларга туган телләрендә сөйләшкән кардәшләр белән элемтәгә керергә ярдәм итә ала. Күп кенә качакларның үз туганнары, дус-иптәшләре һәм җыелышлары белән тыгыз мөнәсәбәтләре өзелгән була. Үз имандашлары арасында алар Йәһвәнең яратуын һәм шәфкатен сизәргә тиеш. Югыйсә качаклар үз культураларын һәм кичерешләрен аңлаган, әмма имандашлары булмаган туганнарына я илдәшләренә тартыла башларга мөмкин (1 Көр. 15:33). Качакларга үзләрен җыелышның өлеше итеп хис итәргә ярдәм иткәндә, без «килмешәкләрне яклаган» Йәһвә белән хезмәттәшлек итәбез (Зәб. 146:9).

16 Кечкенә Гайсә һәм аның ата-анасы очрагындагы кебек, качакларның, аларны кысрыклаган кешеләр хакимият башында торганга кадәр, үзләренең туган җирләренә кайту мөмкинлеге булмаска мөмкин. Әмма кайберәүләр, кайту мөмкинлеге булса да, моннан баш тарта. Лидже әйткәнчә, «гаилә әгъзаларының мәсхәрәләвен һәм үтерелүен үз күзләре белән күргән күп кенә ата-аналарның үз балалары белән шул фаҗигаләр булган җиргә кире кайтасы килми». Күңелләрендә рухи җәрәхәт булганнарга ярдәм итәр өчен, качакларны кабул иткән якларда яшәгән кардәшләр мондый өндәү сүзләре буенча эш итәргә тиеш: «Бер-берегезнең хәленә кереп, бер-берегезне туганнарча яратып, кызганып, басынкы булып яшәгез» (1 Пет. 3:8). Эзәрлекләүләр аркасында кайбер качаклар үз-үзләренә йомыла, һәм аларга, аеруча балалары алдында, баштан кичергәннәре турында сөйләргә бик уңайсыз булырга мөмкин. Үзегезгә мондый сорау бирегез: «Аларның урынында булсам, башкаларның миңа нинди мөнәсәбәт күрсәтүен теләр идем?» (Мат. 7:12).

КАЧАКЛАРГА ВӘГАЗЬЛӘҮ

17. Вәгазь эше качакларга ничек юаныч бирә?

17 Бүгенге көндә качакларның күбесе вәгазь эшчәнлегебез чикләнгән илләрдән килә. Ашкынучан Йәһвә Шаһитләренең тырышлыклары ярдәмендә меңләгән качаклар «Патшалык хакындагы сүзне» беренче тапкыр ишетә (Мат. 13:19, 23). Авырлыклардан йончыган күп кенә кешеләр җыелыш очрашуларыбызга килеп, юату таба, рухи көч ала һәм күп тә үтми: «Чынлап та, Аллаһы сезнең белән»,— дип әйтә (Мат. 11:28—30; 1 Көр. 14:25).

18, 19. Качакларга вәгазьләгәндә, без ничек акыллылык белән эш итә алабыз?

18 Качакларга вәгазьләгәндә «сакланучан» булырга һәм «алдын-артын уйлап» эш итәргә кирәк (Мат. 10:16; Гыйб. сүз. 22:3). Аларның борчуларын сабыр гына тыңлагыз, әмма сәяси темаларга сөйләшмәгез. Филиалдан һәм җирле хакимиятләрдән бирелгән күрсәтмәләр буенча эш итегез, үзегезне һәм башкаларны куркыныч астына куймагыз. Качакларның дини һәм милли карашларын белеп, аларның хис-тойгыларын хөрмәт итегез. Мәсәлән, кайбер ил кешеләре хатын-кызның киенү рәвешенә бик җитди карый. Шуңа күрә, качакларга вәгазьләгәндә, аларның хисләрен рәнҗетмәслек итеп киенергә тырышыгыз.

19 Гайсә мисалындагы игелекле самарияле кебек, без газап чиккән кешеләргә, шул исәптән Йәһвә Шаһите булмаганнарга да ярдәм итәргә телибез (Лүк 10:33—37). Ә моны эшләү өчен иң яхшы юл — алар белән яхшы хәбәрне уртаклашу. Күп кенә качакларга ярдәм иткән бер өлкән болай ди: «Аларга иң башта үзебезнең Йәһвә Шаһитләре булганыбызны һәм безнең төп максатыбыз — аларга материаль яктан ярдәм итү түгел, ә рухи ярдәм күрсәтү икәнен ачык итеп әйтү мөһим. Югыйсә кемдер безнең белән тик шәхси файда алу максаты белән аралаша башларга мөмкин».

СӨЕНЕЧЛЕ НӘТИҖӘЛӘР

20, 21. а) Качакларга мәсихче мәхәббәт күрсәтү нинди нәтиҗәләргә китерә? ә) Киләсе мәкаләдә нәрсә каралачак?

20 Качакларга мәсихче мәхәббәт күрсәтү яхшы нәтиҗәләргә китерә. Мәсәлән, бер апа-кардәшебезнең гаиләсе эзәрлекләүләр аркасында Эритреядән качарга мәҗбүр булган. Чүл аша үткән талчыктыргыч сигез көнлек юлдан соң, аның дүрт баласы Суданга барып җиткән. Ул болай дигән: «Андагы кардәшләр аларны якын туганнарыдай кабул итеп, азык-төлек, кием-салым, яшәү урыны белән тәэмин иткән һәм юлга бераз акча биргән. Бер үк Аллаһыга гыйбадәт кылганнары өчен генә кем таныш булмаган кешеләрне үз йортында кабул итәргә булыр? Йәһвә Шаһитләре генә!» (Яхъя 13:35 укы.)

21 Ә качак һәм иммигрант булган ата-аналарның балалары турында нәрсә әйтеп була? Киләсе мәкаләдә без аларга Йәһвәгә шатлык белән хезмәт итәргә ничек ярдәм итә алганыбызны карап чыгарбыз.

^ 2 абз. Бу мәкаләдә кулланылган «качаклар» дигән сүз сугышлар, эзәрлекләүләр һәм төрле афәтләр аркасында үз илләрен калдырып китәргә мәҗбүр булган кешеләргә карый. БМОның качаклар эше буенча Югары комиссары идарәсе белдергәнчә, хәзерге вакытта бөтен дөнья буенча «һәр 113 нче кеше үз өен калдырып китәргә мәҗбүр була».

^ 6 абз. «Таныш булмаган кешеләргә игелек күрсәтергә онытмагыз» (bw575) дигән брошюраның 8—12 нче битләрендәге мәкаләне кара.

^ 11 абз. Качакларның яңа җиргә килеп урнашуы белән өлкәннәр «Йәһвә ихтыярын үтәр өчен оештырылган халык» дигән китапның 8 нче бүлегенең 30 нчы абзацтагы җитәкчелек буенча эш итәргә тиеш. Качакларның элеккеге җыелышлары белән элемтәгә керер өчен, алар үзләренең филиалына сайт аша хат язып җибәрә ала. Шул арада өлкәннәр ипле генә качактан җыелышы һәм хезмәте турында сораштырып, аның рухи хәлен билгеләргә тырышыр.

^ 14 абз. «Муса иманын үрнәк итеп тотыгыз» (bw545) дигән брошюраның 17—26 нче битләрендәге «Берәү дә ике хуҗага хезмәт итә алмый» һәм «Кыю булыгыз, ярдәмчегез — Йәһвә!» дигән мәкаләләрне кара.