Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Килмешәк» ата-аналар, балаларыгызга ярдәм итегез

«Килмешәк» ата-аналар, балаларыгызга ярдәм итегез

«Минем өчен балаларымның хакыйкатьтә йөрүләре хакында ишетүдән дә зуррак бәхет юк» (3 ЯХЪЯ 4).

ҖЫРЛАР: 134, 133

1, 2. а) Күп кенә иммигрантларның балалары нинди проблемаларга очрый? ә) Бу мәкаләдә нинди сораулар каралачак?

«БАЛАЧАГЫМНАН мин өйдә дә, җыелышта да иммигрант ата-анамның телендә сөйләштем,— дип сөйли Джошуа.— Әмма мәктәпкә йөри башлагач, миңа күбрәк җирле тел ошый башлады. Берничә елдан соң, мин шул телдә генә сөйләшә идем. Нәтиҗәдә, җыелыш очрашуларында ишеткәннәрне аңламый идем; әти-әниемнең культурасы минем өчен чит булып китте». Джошуаның очрагы күпләргә таныштыр.

2 Бүген 240 000 000 нан артык кеше туган илләрендә яшәми. Әгәр дә сез иммигрант ата-ана икән, сез үз балаларыгызга мәсихчеләр булып китәргә һәм хакыйкать юлында калырга ничек ярдәм итә аласыз? (3 Яхъя 4) Һәм башкалар бу яктан ничек ярдәм итә ала?

АТА-АНАЛАР, ЯХШЫ ҮРНӘК КҮРСӘТЕГЕЗ

3, 4. а) Ата-аналар балалары өчен ничек яхшы үрнәк була ала? ә) Ата-аналар балаларыннан нәрсәне көтәргә тиеш түгел?

3 Ата-аналар, балаларыгыз мәңгелек тормыш юлына бассын өчен, сезнең үрнәгегез бик мөһим. «Патшалыкны... беренче урынга куеп яшәгәнегезне» күргәндә, алар Йәһвәнең үзләренең көндәлек ихтыяҗлары турында кайгыртачагына ышанып, аңа таянырга өйрәнә (Мат. 6:33, 34). Шуңа күрә гади тормыш алып барыгыз. Рухи иминлек хакына материаль нәрсәләрне корбан итегез, киресенчә булмасын. Бурычка кермәскә тырышыгыз. Байлык я «кешеләрдән килгән данны» эзләгәнче, «күктәге хәзинәгә», ягъни Йәһвәнең хуплавына ия булырга омтылыгыз. (Марк 10:21, 22 укы; Яхъя 12:43.)

4 Үз эшләрегезгә баш-аяк чумып, балаларыгызга вакыт калмаслык булмасын. Сезнең өчен я үзләре өчен дан белән байлык эзләр урынына тормышларында Йәһвәне беренче урынга куярга карар иткәндә, алар белән горурланганыгызны әйтегез. Балалар үз ата-аналарының иркен тормышта яшәүләрен кайгыртырга тиеш дигән мәсихчеләргә хас булмаган караштан сакланыгыз. Шуны онытмагыз: «милекне балалар ата-аналарына түгел, ә гадәттә ата-аналар балаларына җыя» (2 Көр. 12:14).

АТА-АНАЛАР, ТЕЛ КИРТӘСЕН ҖИҢӘРГӘ ТЫРЫШЫГЫЗ

5. Ни өчен ата-аналар үз балаларына Йәһвә турында сөйләргә тиеш?

5 Изге Язмаларда алдан әйтелгәнчә, «төрле телләрдә сөйләшүче барлык халыклардан булган» кешеләр Йәһвәнең оешмасына агыла (Зәк. 8:23). Әмма тел киртәсе аркасында балаларыгызга рухи хакыйкатьләрне өйрәтергә авыр булырга мөмкин. Сез иң элек балаларыгыз белән Изге Язмаларны өйрәнергә тиеш. Алар — сезнең иң мөһим өйрәнүчеләрегез. Аларның мәңгелек киләчәге Йәһвә турында белем алуга бәйле (Яхъя 17:3). Шулай итеп, балаларыгыз Йәһвәнең кануннарын белсен өчен, сез алар белән, һәр мөмкинлектән файдаланып, аның кануннары турында «сөйләргә тиеш». (Канун 6:6, 7 укы.)

6. Балаларыгызга сезнең телегезне белү нинди файда китерә? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

6 Балаларыгыз җирле телне мәктәптә һәм әйләнә-тирәдәгеләрдән өйрәнә ала, ә менә туган телегезне алар башлыча сезнең белән еш аралашу нәтиҗәсендә өйрәнә. Балаларыгыз сезнең телегезне белсә, аларга сезнең белән ачыктан-ачык аралашырга һәм үз хисләрен уртаклашырга җиңелрәк булачак. Әмма ике телне белү башка яклардан да файдалы. Ул балаларыгызның фикерләү сәләтен үстерә һәм аралашу күнекмәләрен арттыра. Шулай ук аларга хезмәтләрен киңәйтергә юл ача. Ата-анасы иммигрант булган Каролина болай ди: «Чит тел җыелышында хезмәт итү миңа бик тә ошый. Зур ихтыяҗ булган җирдә ярдәм итү гаҗәеп».

7. Гаиләгездә тел киртәсе булса, нәрсә эшләп була?

7 Шулай да кайбер иммигрант ата-аналарның балалары җирле культураны һәм телне үзләштергәч, аларның ата-аналары телендә аралашу теләге югалырга һәм хәтта ана телендә аралаша белү сәләте юкка чыгарга мөмкин. Ата-аналар, әгәр дә сезнең очрагыгызда шулай икән, сез җирле телне бераз булса да өйрәнә аласызмы? Балаларыгызның нәрсә турында сөйләшкәннәрен, нәрсә караганнарын һәм тыңлаганнарын аңласагыз һәм мәктәп дәресләрендә бирелгән өй эшләренә төшенсәгез, шулай ук укытучылары белән турыдан-туры сөйләшә алсагыз, сезгә аларны мәсихчеләр итеп тәрбияләргә җиңелрәк булачак. Әлбәттә, яңа телне өйрәнү вакыт, көч һәм басынкылык таләп итә. Әйтик, берәрсенең баласы ниндидер сәбәп аркасында саңгырау булып китсә, ул үзенең баласы белән аралашыр өчен ишарәләр телен әллә өйрәнергә тырышмасмы? Башка телдә яхшырак сөйләшкән бала өчен шундый ук тырышлыклар кую әллә мөһим түгелме? *

8. Сез җирле телне начар белсәгез, балаларыгызга ничек ярдәм итә аласыз?

8 Шунысын танырга кирәк, кайбер иммигрант ата-аналар үз балаларының яңа телендә иркен сөйләшә алмый. Нәтиҗәдә аларга үз балаларын тирән рухи хакыйкатьләргә өйрәтү авыр булырга мөмкин (2 Тим. 3:15). Әгәр сезнең очрагыгызда да шулай икән, сез барыбер балаларыгызга Йәһвәне белергә һәм аны яратырга ярдәм итә аласыз. Шан исемле өлкән болай ди: «Безне берүзе тәрбияләгән әниебез без яхшырак аңлаган телне начар белде, ә апам, сеңелем һәм мин әниебезнең телен начар белдек. Әмма аның шәхси өйрәнүләр үткәргәнен, дога кылганнарын, шулай ук гаилә өйрәнүләрен үткәрер өчен куйган тырышлыкларын күргәндә, без Йәһвә турында белем алу никадәр мөһим икәнен аңладык».

9. Йәһвә турында ике телдә дә белем алырга туры килгән балаларга ата-аналары ничек ярдәм итә ала?

9 Кайбер балаларга Йәһвә турындагы белемне ике телдә дә алырга туры киләдер. Ни өчен? Чөнки алар мәктәптә бер телдә, өйдә исә икенче телдә сөйләшә. Моның өчен кайбер ата-аналар ике телдә дә чыгарылган әдәбиятыбызны, аудио- һәм видеоматериалларыбызны куллана. Һичшиксез, иммигрант ата-аналар, балаларына Йәһвә белән нык мөнәсәбәтләр үстерергә ярдәм итәр өчен, күбрәк вакыт бүлеп куярга һәм күбрәк тырышлыклар куярга тиеш.

КАЙСЫ ТЕЛДӘГЕ ҖЫЕЛЫШНЫ САЙЛАРГА?

10. а) Кайсы телдәге җыелышка йөрергә икәнен кем хәл итәргә тиеш? ә) Карар кабул итәр алдыннан нәрсә эшләү мөһим?

10 «Килмешәкләр» үзләренең телендә сөйләшкән башка Йәһвә Шаһитләреннән ерак яшәсә, аларга җирле телдә үткән җыелыш очрашуларына йөрергә кирәк (Зәб. 146:9). Әмма якында сезнең туган телегездә уздырылган җыелыш булса, мондый сорау туа ала: кайсы телдә үткән җыелышка йөрү гаиләгез өчен яхшырак булыр? Моның турында җентекләп уйланып, дога кылганнан соң һәм тормыш иптәше һәм балалар белән киңәшләшкәннән соң, гаилә башы карар кабул итәргә тиеш (1 Көр. 11:3). Аңа нинди якларны исәпкә алырга кирәк булыр? Бу мәсьәләдә нинди принциплар кулланырлык? Әйдәгез, аларның кайберләренә игътибар итик.

11, 12. а) Баланың җыелыш очрашуларыннан күпме файда алачагына тел ничек тәэсир итә? ә) Ни өчен кайбер балалар ата-аналарның телен өйрәнүдән баш тарта?

11 Ата-аналар балаларның чын ихтыяҗларын дөрес билгеләргә тиеш. Әлбәттә, телнең нинди булуына карамастан, балага, хакыйкатьтә тамырланыр өчен, атна саен берничә сәгать дәвамында җыелыш очрашуларында рухи белем алу гына җитәрлек түгел. Әмма менә нәрсә турында уйланып була: балалар, яхшырак аңлаган телдә җыелыш очрашуларына йөргәндә, ишеткәннәрен җиңел генә үзләштерергә һәм, бәлки, ата-анасына караганда күбрәк нәрсәне аңларга мөмкин. Ә балалар телне яхшы белмәсә, киресенчә булырга мөмкин. (1 Көринтлеләргә 14:9, 11 укы.) Шулай ук баланың туган теле аның акыл теле я хәтта йөрәк теле булып калмаска да ихтимал. Кайбер балалар ата-аналары телендә комментарий бирә, чыгыш ясый һәм аралаша, әмма чынлыкта аларның әйткән сүзләре йөрәктән чыкмаска да мөмкин.

12 Өстәвенә, баланың йөрәгенә телдән тыш, башка нәрсәләр дә тәэсир итә. Югарыда искә алынган Джошуа белән шулай булган да. Аның апасы Эстер болай ди: «Балаларга ата-анасының теле, культурасы һәм дине — барысы бергә тәэсир итә». Әгәр дә балалар өчен ата-аналарының культурасы чит булса, алар ата-аналарының теленнән һәм дини карашларыннан баш тартырга мөмкин. Алайса, иммигрант ата-аналарга нәрсә эшләргә соң?

13, 14. а) Ни өчен иммигрант булган бер ирле-хатынлы балалары белән башка җыелышка күчәргә булган? ә) Бу ирле-хатынлыга рухи яктан нык булып калырга нәрсә ярдәм иткән?

13 Мәсихче ата-аналар балаларының рухи иминлеген шәхси мәнфәгатьләреннән өстенрәк куя (1 Көр. 10:24). Джошуа һәм Эстерның атасы Самьюэл болай ди: «Без хатыным белән бергә балаларыбызның рухи үсешенә нинди телнең тәэсир иткәнен күзәттек һәм Йәһвәдән зирәклек сорап дога кылдык. Догабызга җавап без теләгәнчә булмады. Әмма туган телебездәге җыелыш очрашулары аларга аз файда китергәнен күргәч, без җирле телдәге җыелышка күчәргә булдык. Без бергә даими рәвештә җыелыш очрашуларына йөрдек һәм вәгазьләдек. Шулай ук җирле кардәшләрне кунакка чакырдык һәм бергә төрле экскурсияләргә йөрдек. Моның барысы балаларыбызга кардәшләребез белән яхшырак танышырга һәм Йәһвәне үзләренең Аллаһысы буларак кына түгел, ә Атасы һәм Дусты буларак та белергә ярдәм итте. Балаларның телебезне яхшы белүләренә караганда бу безнең өчен күпкә мөһимрәк иде».

14 Самьюэл болай дип өсти: «Рухи яктан нык булып калыр өчен, без хатыным белән шулай ук үз телебездәге җыелыш очрашуларына да йөрдек. Вакытыбыз кысан иде. Без бик нык ара идек. Әмма без Йәһвәгә тырышлыкларыбызны һәм корбаннарыбызны фатихалаганы өчен чын күңелдән рәхмәтлебез. Безнең өч балабыз да Йәһвәгә тулы вакытлы хезмәт итә».

ЯШЬЛӘР НӘРСӘ ЭШЛИ АЛА?

15. Ни өчен Кристина исемле апа-кардәшебез җирле телдәге җыелышка күчү яхшырак булачак дигән нәтиҗәгә килгән?

15 Буйга җиткән балалар үзләре өчен аңлаешлырак телдәге җыелышта Йәһвәгә хезмәт итү яхшырак дигән нәтиҗәгә килергә мөмкин. Шулай булса, ата-аналар балалары аларны яратмый дип уйларга тиеш түгел. Кристина болай ди: «Мин әти-әниемнең телен аз-маз белә идем, әмма шул телдә үткән җыелыш очрашуларында әйтелгәннәрне аңлау авыр иде. 12 яшемдә мин мәктәптә укыган телдә үткән конгресска бардым. Шунда мин гомеремдә беренче тапкыр ишеткәннәрем хакыйкать икәнен аңладым! Кискен үзгәреш ясарга дәртләндергән башка нәрсә — мәктәптә укыган телдә Йәһвәгә дога кыла башлавым булды. Мин Аның белән чын күңелдән сөйләшә башладым!» (Рәс. 2:11, 41). Үскәч, Кристина ата-анасы белән сөйләшеп, җирле телдәге җыелышка күчәргә булган. Ул болай ди: «Мәктәптә укыткан телдә Йәһвә турында белү мине эш итәргә дәртләндерде». Күп тә үтмәстән, Кристина шатлык белән пионер хезмәтен башлаган.

16. Ни өчен Надя кардәш ата-анасы теле җыелышында калганына шат?

16 Яшьләр, сез җирле телдәге җыелышка күчү турында уйлыйсызмы? Шулай икән, үзегездән, ни өчен, дип сорагыз. Бу сезгә Йәһвәгә якынлашырга ярдәм итәрме? (Ягък. 4:8) Я сез ата-анагызның күзәтүеннән качарга яки азрак тырышлыклар куярга телисезме? Хәзерге вакытта Бәйтелдә хезмәт иткән Надя болай ди: «Яшүсмер чагыбызда апа-сеңелләрем, энем һәм мин җирле телдәге җыелышка күчәргә теләдек». Әмма аның ата-анасы мондый үзгәреш балаларның рухилыгына яхшы яктан тәэсир итмәячәген белгән. Ул болай дип өсти: «Хәзер без әти-әниебезгә безне үз телләренә өйрәтер өчен күп тырышлыклар куйганы һәм безгә башка җыелышка күчәргә рөхсәт итмәгәне өчен бик рәхмәтле. Бу безнең тормышыбызны баетты һәм Йәһвә турында белгәннәрне башкалар белән уртаклашырга күбрәк мөмкинлек бирде».

БАШКАЛАР НИЧЕК ЯРДӘМ ИТӘ АЛА?

17. а) Йәһвә балаларны тәрбияләү вазифасын кемгә тапшырган? ә) Балаларын хакыйкать юлында тәрбияләгәндә ата-аналар ярдәмне кемнән таба ала?

17 Йәһвә балаларны тәрбияләү вазифасын әби-бабайларга я башка берәр кемгә түгел, ә ата-аналарга тапшырган. (Гыйбрәтле сүзләр 1:8; 31:10, 27, 28 укы.) Шулай да җирле телне белмәгән ата-аналар балаларының йөрәкләренә үтеп керерлек итеп өйрәтер өчен ярдәмгә мохтаҗ булырга мөмкин. Ата-аналар андый ярдәмне сораса, бу аларның балалар тәрбияләү җаваплылыгыннан котылырга теләгәнен аңлатмый. Киресенчә, бу балаларны «Йәһвә кушканча тәрбияләп үстерегез һәм үгетләп акылга өйрәтегез» дигән киңәш буенча өйрәтүнең өлеше була ала (Эфес. 6:4). Мәсәлән, ата-аналар җыелыштагы өлкәннәрдән гаилә белән гыйбадәт кылуга һәм балаларына яхшы дуслар табуга кагылышлы киңәшләр сорый ала.

Җыелыштагылар белән аралашу балаларга да, ата-аналарга да зур файда китерә (18, 19 нчы абзацларны кара.)

18, 19. а) Рухи карашлы кардәшләр яшьләргә ничек ярдәм итә ала? ә) Ата-аналар нәрсә эшләүләрен дәвам итәргә тиеш?

18 Балаларына рухи яктан үсәргә ярдәм итәр өчен, ата-аналар вакыт-вакыт үзләренең гаилә белән гыйбадәт кылуларына башка гаиләләрне дә чакыра ала. Өстәвенә, күп кенә яшьләргә рухи карашлы мәсихчеләр уңай яктан тәэсир итә. Мәсәлән, алар белән бергә вәгазьләү һәм бергә файдалы вакыт үткәрү яшьләргә андый мәсихчеләрдән күп нәрсәгә өйрәнергә мөмкинлек бирә (Гыйб. сүз. 27:17). Югарыда искә алынган Шан болай ди: «Мине үз канаты астына алган абый-кардәшләрне әле дә хәтерлим. Алар миңа йөкләмәләрем белән чыгыш ясарга ярдәм иткәндә, мин күп нәрсәгә өйрәндем. Миңа алар белән бергә буш вакытны үткәрү бик тә ошый иде».

19 Әлбәттә, балаларга ярдәм итәргә булган кардәшләр аларны үз ата-аналарын хөрмәт итәргә өндәп торырга тиеш. Андый мәсихчеләргә балаларның ата-аналары турында һәрвакыт уңай булганны сөйләргә кирәк. Алар баланы тәрбияләү вазифасын үз өсләренә алырга тиеш түгел. Моннан тыш, мондый ярдәм күрсәткән кардәшләр үз тотышлары белән җыелыштагыларда я җыелыштан булмаган кешеләрдә әдәп-әхлак ягыннан ялгыш фикер тудыра алган һәртөрле тәртиптән сакланырга тиеш (1 Пет. 2:12). Ничек кенә булмасын, рухи тәрбия бирү җаваплылыгы ата-аналар өстендә кала. Алар балаларына нинди ярдәм күрсәтелгәнен күзәтергә һәм балаларын өйрәтүен үзләре дәвам итәргә тиеш.

20. Ата-аналар үз балаларына Йәһвәнең тугры хезмәтчеләре булып китәргә ничек ярдәм итә ала?

20 Ата-аналар, Йәһвәдән ярдәм сорап дога кылыгыз һәм кулыгыздан килгәннең барысын да эшләргә тырышыгыз. (2 Елъязма 15:7 укы.) Балагызның Йәһвә белән дуслыгы шәхси мәнфәгатьләрегездән өстенрәк булсын. Аллаһы Сүзе балагызның күңеленә ирешсен өчен бар көчегезне куегыз. Балагыз Йәһвәнең тугры хезмәтчесе булып китәчәгенә ышанудан беркайчан да туктамагыз. Балаларыгыз Аллаһы Сүзе һәм сезнең яхшы үрнәгегез буенча яши башлагач, сез рәсүл Яхъя кичергән хисләр кичерерсез. Ул үзенең рухи балалары турында: «Минем өчен балаларымның хакыйкатьтә йөрүләре хакында ишетүдән дә зуррак бәхет юк»,— дип язган (3 Яхъя 4).

^ 7 абз. Яңа телне өйрәнү турында «Уяныгыз!» (рус) 2007 ел, март ае, 10—12 нче битләрдәге мәкаләне кара.