Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Син мине боларга караганда күбрәк яратасыңмы?»

«Син мине боларга караганда күбрәк яратасыңмы?»

«Яхъя улы Шимун, син мине боларга караганда күбрәк яратасыңмы?» (ЯХЪЯ 21:15).

ҖЫРЛАР: 143, 65

1, 2. Төне буе балык тотып чыкканнан соң, Петер белән нинди хәл булган?

ГАЙСӘНЕҢ җиде шәкерте Гәлиләя диңгезендә төне буе балык тотарга тырышкан, әмма бер балык та тота алмаган. Терелтелгән Гайсә аларны ярдан күзәтеп торган. Ул аларга: «Ятьмәне көймәнең уң ягына салыгыз, шунда тотарсыз»,— дигән. Алар шулай иткән дә, һәм шулкадәр күп балык эләккән ки, алар хәтта ятьмәне тартып чыгара алмаган (Яхъя 21:1—6).

2 Аннары Гайсә аларны иртәнге ашка дәшкән. Ашап алганнан соң, Гайсә Шимун Петердән: «Яхъя улы Шимун, син мине боларга караганда күбрәк яратасыңмы?» — дип сораган. Гайсәнең нәрсә әйтәсе килгән? Петер балык тоту эшенә бик бирелгән булган. Шуңа күрә Гайсә, күрәсең, аның өчен чынлыкта нәрсә кадерлерәк икәнен белергә теләгән. Петер балыкларны һәм балык тоту шөгылен я Гайсәне һәм ул өйрәткән нәрсәләрне күбрәк яратканмы? Гайсәнең соравына Петер: «Әйе, Хуҗам, син беләсең: син минем өчен бик кадерле»,— дип җавап биргән (Яхъя 21:15). Һичшиксез, Петернең шушы сүзләре буенча яшәгәне тормышыннан күренгән. Шәкертләр әзерләү эше белән мәшгуль булып һәм беренче гасырдагы мәсихчеләр җыелышының терәге булып, Петер Мәсихкә карата үз мәхәббәтен раслаган.

3. Мәсихчеләргә нинди куркынычлардан сак булырга кирәк?

3 Гайсәнең Петергә әйткән сүзләреннән нәрсәгә өйрәнеп була? Мәсихкә булган мәхәббәтебез сүрелмәсен өчен һәм игътибарыбыз Патшалык эшләреннән читкә юнәлмәсен өчен, сак булырга кирәк. Гайсә бу дөньяда яшәү төрле мәшәкатьләр һәм авырлыклар белән бәйле булганын яхшы белгән. Чәчүче турындагы мисалында Гайсә кайберәүләр «Патшалык хакындагы сүзне» ишетеп, башта рухи уңышлар ясый, әмма соңрак «бу дөнья төзелешендәге мәшәкатьләр һәм күпләрне алдаучы байлык» «сүзне» басып китә дигән (Мат. 13:19—22; Марк 4:19). Чыннан да, сак булмасак, көндәлек тормыш мәшәкатьләре йөрәгебезгә үтеп кереп, безне рухи сүлпәнлеккә китерергә мөмкин. Шуңа күрә Гайсә үз шәкертләрен болай дип кисәткән: «Үз-үзегезне игътибар белән күзәтеп торыгыз: артык ашау, артык эчү һәм тормыш мәшәкатьләре йөрәгегезгә авыр йөк булып ятмасын» (Лүк 21:34).

4. Мәсихкә булган мәхәббәтебез никадәр тирән икәнен тикшерергә безгә нәрсә ярдәм итәчәк? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

Петер кебек, без дә Мәсихкә карата мәхәббәтебезне ул безгә ышанып тапшырган вәгазь эшен тормышыбызда беренче урынга куеп күрсәтә алабыз. Шулай эшләвебезне дәвам итәбезме, юкмы икәнен ничек билгеләргә? Вакыт-вакыт үзебезгә мондый сораулар бирик: «Минем өчен чынлыкта нәрсә иң мөһиме? Дөньяви эшләр белән мәшгуль булу я рухи эшләрдә катнашу миңа күбрәк шатлык китерәме?» Бу сорауларга җавап алыр өчен, әйдәгез, Мәсихкә һәм рухи нәрсәләргә яратуыбызны сүрелдерә алган өч өлкәгә игътибар итик. Без дөньяви эшкә, ял белән күңел ачуга һәм материаль нәрсәләргә ничек дөрес караш сакларга икәнен күрербез.

ДӨНЬЯВИ ЭШКӘ ДӨРЕС КАРАШ САКЛАУ

5. Изге Язмалардан күренгәнчә, гаилә башлыкларының нинди вазифасы бар?

5 Балык тоту Петернең яраткан шөгыле дә, үз гаиләсен тәэмин итү чыганагы да булган. Изге Язмалардан күренгәнчә, гаилә башлыклары гаиләнең матди ихтыяҗлары турында кайгыртырга бурычлы (1 Тим. 5:8). Бу вазифаны үтәр өчен аларга тырышып эшләргә кирәк. Әмма шушы соңгы көннәрдә дөньяви эш еш кына борчулар чыганагына әйләнә.

6. Бүген кешеләр дөньяви эштә нинди стресс кичерә?

6 Чикле күләмдәге эш урыннары өчен каты конкуренция нәтиҗәсендә күп кенә эшчеләр кайчак хәтта бик аз эш хакына күп сәгатьләр буе эшләргә мәҗбүр була. Өстәвенә, җитештерү темплары даими арттырылып торганга, эшчеләр физик һәм эмоциональ яктан какшый, шулай ук акыл арыганлыгын тоя. Оешмалары хакына шундый корбаннарга барырга әзер булмаган эшчеләргә үз эшләрен югалту куркынычы яный.

7, 8. а) Без беренче чиратта кемгә тугры булырга тиеш? ә) Таиландтагы бер абый-кардәшебез үзе белән булган хәлдән нәрсәгә өйрәнгән?

7 Мәсихчеләр буларак, без беренче чиратта эш бирүчебезгә түгел, ә Йәһвәгә тугры булырга тиеш (Лүк 10:27). Дөньяви эш ул нибары материаль табыш алу чарасы гына. Эш безгә төп матди ихтыяҗларыбызны тәэмин итәргә һәм хезмәтебезне башкарырга мөмкинлек бирә. Әмма сак булмасак, дөньяви эш гыйбадәтебезгә комачауларга мөмкин. Мәсәлән, Таиландтагы бер абый-кардәш болай дип сөйли: «Компьютерларны ремонтлау белән бәйле эшем миңа бик ошый иде. Әмма ул күп кенә вакытымны ала иде. Нәтиҗәдә минем рухи нәрсәләргә вакытым калмый иде диярлек. Ахыр чиктә мин Патшалык эшләрен тормышымда беренче урынга куяр өчен, эшемне алмаштырырга кирәк икәнлеген аңладым». Бу абый-кардәшебез нәрсә эшләгән?

8 «Ел буе барысы турында яхшылап уйланып, акча җыйганнан соң,— дип сөйли ул,— мин урамда туңдырма сатарга булдым. Башта мин матди авырлыклар кичердем, шунлыктан төшенкелеккә бирелдем. Элекке хезмәттәшләрем мине очратканда, алар миннән ни өчен мин туңдырма сатуны кондиционерлы бүлмәдә компьютерлар белән бәйле эштән яхшырак саныйм дип сорап, көлә иделәр. Мин Йәһвәгә дога кылып, аңардан барысын кичереп чыгарга һәм рухи эшләремә күбрәк вакыт бүлеп куярга дигән максатыма ирешергә ярдәм итүен сорадым. Күп тә үтмәстән, эшләрем яхшыра башлады. Кешеләрнең нинди туңдырманы күбрәк яратканын аңлап, мин үз эшемдә оста булып киттем. Тиздән мин бер көн эчендә бөтен туңдырмаларны сатып бетерә идем. Чынлыкта минем матди хәлем элеккегә караганда хәтта яхшырак булып китте. Элекке эшемдә булган стресслар һәм борчулар булмаганлыктан, мин үземне күпкә бәхетлерәк хис итәм. Ә иң мөһиме, хәзер минем Йәһвә белән мөнәсәбәтләрем күпкә якынрак». (Маттай 5:3, 6 укы.)

9. Дөньяви эшкә дөрес караш сакларга безгә нәрсә ярдәм итә ала?

9 Тырышлык — Йәһвәнең күңеленә хуш килгән сыйфат. Тырыш хезмәт әҗерсез калмый (Гыйб. сүз. 12:14). Шулай да, югарыда әйтеп кителгән абый-кардәшнең мисалыннан күренгәнчә, дөньяви эшкә дөрес караш сакларга кирәк. Гайсә болай дигән: «Шулай итеп, алга таба да Патшалыкны һәм Аллаһының тәкъвалыгын беренче урынга куеп яшәгез, һәм боларның барысы сезгә бирелер» (Мат. 6:33). Дөньяви эшкә һәм рухи вазифаларыбызга карашыбыз дөресме, юкмы икәнен аңлар өчен, үзебезгә мондый сорау биреп була: «Мин дөньяви эшемне кызыклы һәм күңелле, ә рухи эшләрне бертөрле я эчпошыргыч нәрсә дип саныйммы?» Бу сорау ярдәмендә йөрәгебезне тикшерү без чынлыкта нәрсәне яратканыбызны күрсәтә ала.

10. Гайсә нә́рсәгә өйрәткән?

10 Гайсә тормышыбызда нәрсә иң мөһиме булырга тиешлеге турында өйрәткән. Бер тапкыр ул Мәрьям белән Марта йортында кунакта булган. Марта табын әзерләп йөргәндә, Мәрьям Гайсәнең аяк очына утырып, аның сүзләрен тыңлап утырган. Марта Мәрьямнең ярдәм итмәвенә зарлангач, Гайсә Мартага: «Мәрьям исә яхшырагын сайлады, һәм бу аңардан алынмас»,— дигән (Лүк 10:38—42). Шулай итеп Гайсә Мартаны мөһим нәрсәгә өйрәткән. Көндәлек эш-мәшәкатьләргә игътибарыбызны читкә юнәлдерергә юл куймыйча, Мәсихкә булган мәхәббәтебезне раслар өчен, без алга таба да «яхшырагын» сайлап, рухи нәрсәләргә өстенлек бирергә тиеш.

ЯЛГА ҺӘМ КҮҢЕЛ АЧУГА КАРАШЫБЫЗ

11. Изге Язмаларда ял итү турында нәрсә әйтелә?

11 Тыгыз темплы заманда яшәп, без ялга һәм көч туплауга мохтаҗ. Аллаһы Сүзендә: «Кеше өчен ашап-эчүдән һәм тырыш хезмәте белән җанына рәхәтлек китерүдән яхшырак нәрсә юк»,— дип язылган (Вәг. 2:24). Гайсә дә кайчак ял итеп алуның мөһимлеген аңлаган. Бер тапкыр киң колачлы вәгазьләү кампаниясеннән әйләнеп кайтканнан соң, Гайсә үзенең шәкертләренә: «Минем белән аулак урынга барып, бераз ял итеп алыгыз»,— дигән (Марк 6:31, 32).

12. Ял итү һәм күңел ачуга килгәндә, ни өчен сак булырга кирәк? Мисал китер.

12 Чыннан да, ял итү һәм көч туплау тормышыбызда мөһим роль уйный. Әмма игътибарлы булмасак, ял итү безнең тормышыбызда иң мөһиме булып китәргә мөмкин. Беренче гасырда күпләр: «Әйдәгез, ашыйк, эчик, чөнки иртәгә үләчәкбез»,— дип фикер йөртеп яшәгән (1 Көр. 15:32). Бүген дә шундый караш киң таралган. Мәсәлән, берничә ел элек Көнбатыш Европадан булган бер егет җыелыш очрашуларына йөри башлаган. Әмма ул күңел ачуларга шулкадәр тартылган ки, хәтта Йәһвә халкы белән аралашудан туктаган. Ләкин соңрак ул күңел ачуга баш-аяк белән чуму тик кыенлыкларга һәм өметсезлекләргә китергәненә төшенгән. Ул Изге Язмаларны өйрәнүен дәвам иткән һәм ахыр чиктә вәгазьче булып киткән. Суга чумдырылганнан соң, ул болай дигән: «Бу дөнья тәкъдим иткән күңел ачуларга омтылып яшәүгә караганда Йәһвәгә хезмәт итү күпкә күбрәк шатлык китерә. Әмма моны аңлар өчен шулкадәр күп вакытымны әрәм иткәнемә үкенәм».

13. а) Ял итү һәм күңел ачу мәсьәләсендә, нинди куркынычлар бар? Мисал китер. ә) Ял итү һәм күңел ачуга дөрес караш сакларга нәрсә ярдәм итәчәк?

13 Ял итүнең максаты — көчебезне яңарту, безгә көч өстәү. Әмма моңа күпме вакыт бүлеп куярга кирәк? Моның турында уйланыйк: күбебез тәм-том белән чәй эчәргә ярата, әмма без һәрвакыт татлы ашамлыкларны гына ашап торсак, сәламәтлегебезгә зыян китерәчәкбез. Шуңа күрә без башлыча туклыклы ризык ашыйбыз. Нәкъ шулай ук әгәр дә без күңел ачулар белән генә «туклансак», рухи сәламәтлегебез какшаячак. Андый хәлгә эләкмәс өчен, без регуляр рәвештә Патшалык эшләрендә катнашырга тиеш. Әмма ял итүгә карашыбыз дөресме, юкмы икәнен ничек билгеләргә? Әйтик, бер атнаны сайлап, шул атна дәвамында рухи эшләргә, мәсәлән, җыелыш очрашуларына йөрүгә, вәгазьгә, шәхси һәм гаилә белән өйрәнүгә күпме сәгать киткәнен язып барырга була. Аннары бу санны шул ук атнада ял итү я күңел ачуга, мәсәлән, спорт белән шөгыльләнүгә, яраткан шөгыльгә, телевизор карауга я видеоуеннарга сарыф ителгән вакыт белән чагыштырып була. Мондый чагыштыру ясау нәрсә ачыклар? Бәлки, «тәм-томны» азайтырга кирәк булыр. (Эфеслеләргә 5:15, 16 укы.)

14. Ял итү һәм күңел ачуның файдалы төрен сайларга безгә нәрсә ярдәм итәчәк?

14 Һәрберебез ял итү я күңел ачу төрен үзе сайларга ирекле. Гаилә башлыклары үз гаиләләре өчен яраклы күңел ачу төрен сайлый ала. Әмма сайлавыбыз Изге Язмалардагы принципларга каршы килергә тиеш түгел *. Ял итү я күңел ачуның файдалы төре — «Аллаһы бүләге» (Вәг. 3:12, 13). Әлбәттә, төрле кеше төрле ял итү я күңел ачу төрен сайларга мөмкин (Гәл. 6:4, 5). Ял итүнең нинди генә төрен сайласак та, сак булу мөһим. Гайсә: «Байлыгың кайда булса, күңелең дә шунда булыр»,— дигән (Мат. 6:21). Бу сүзләрдән күренгәнчә, күңелебез нәрсәнедер бик нык яратса, ул безнең өчен мөһим нәрсә булып китә һәм без шуңа игътибарыбызны туплый башлыйбыз. Шулай итеп, Гайсәне ихлас күңелдән яратсак, бу безнең уй-фикерләребезне, сүзләребезне һәм эш-гамәлләребезне көндәлек эшләргә түгел, ә башлыча Патшалык эшләренә юнәлдерергә дәртләндерәчәк (Флп. 1:9, 10).

МАТЕРИАЛЬ НӘРСӘЛӘРГӘ ОМТЫЛУДАН САКЛАН

15, 16. а) Материаль нәрсәләргә омтылу мәсихче өчен ничек тозак булырга мөмкин? ә) Гайсә бу яктан нинди акыллы киңәш биргән?

15 Бүгенге заманда күпчелек кешенең бөтен уйлары иң соңгы мода буенча киенү, яңа чыккан электрон җайланмаларга ия булу һәм башка шундый нәрсәләр турында гына. Шуңа күрә һәр мәсихче үзенә мондыйрак сораулар биреп, үз теләкләрен даими тикшереп торырга тиеш: «Материаль нәрсәләр минем өчен үтә мөһим булып китмәдеме? Мин җыелыш очрашуларына әзерләнүгә я машиналарның яңа модельләре турында мәгълүмат эзләүгә яки моданың соңгы яңалыклары белән танышуга һәм алар турында уйлануга күбрәк вакытымны багышлыйммы? Мин көндәлек эш-мәшәкатьләр белән мавыгып китеп, дога кылуга һәм Изге Язмаларны укуга азрак вакыт бүлеп куя башламадыммы?» Әгәр дә материаль нәрсәләргә карата ярату Мәсихкә булган мәхәббәтебездән өстенрәк була башлаганын абайлап алсак, Гайсәнең: «Сак булыгыз, һәртөрле комсызлыктан сакланыгыз»,— дигән сүзләре турында уйланыйк (Лүк 12:15). Ни өчен Гайсәнең кисәтү сүзләре шулкадәр җитди?

16 Гайсә: «Берәү дә ике хуҗаның колы була алмый»,— дигән. Аннары: «[Сез] берьюлы Аллаһының да, Байлыкның да колы була алмыйсыз»,— дип өстәгән. Ни өчен ул шулай дигән? Чөнки ике «хуҗа» да җан-тән белән бирелгәнлекне таләп итә. Нәтиҗәдә, Гайсә аңлатканча, без «я берсен нәфрәт итеп, икенчесен яратачакбыз, я берсенә ябышып, икенчесен санга сукмаячакбыз» (Мат. 6:24). Камил булмаганга, һәммәбезгә дә «тән теләкләренә», шул исәптән материаль нәрсәләргә омтылу теләгенә каршы көрәшүебезне дәвам итәргә кирәк (Эфес. 2:3).

17. а) Ни өчен рухи карашлы булмаган кешегә материаль нәрсәләргә дөрес караш саклау авыр? ә) Материаль нәрсәләргә ия булу теләгенә каршы көрәшергә нәрсә ярдәм итәчәк?

17 Рухи карашлы булмаган кешеләргә материаль нәрсәләргә дөрес караш саклау авыр. Ни өчен? Чөнки аларның рухи сизгерлекләре зәгыйфьләнгән. (1 Көринтлеләргә 2:14 укы.) Акыллары томанланып киткәнгә, аларга «яхшылык белән яманлыкны» аеру авыр була башлый (Евр. 5:11—14). Нәтиҗәдә кайберәүләрдә материаль нәрсәләргә ия булырга тыелгысыз һәм туемсыз теләк барлыкка килә (Вәг. 5:10). Бәхеткә каршы, материаль нәрсәләргә бозык караш белән агуланудан шифалы дару бар. Бу дару — Аллаһы Сүзе булган Изге Язмаларны регуляр рәвештә уку (1 Пет. 2:2). Рухи хакыйкатьләр турында уйлану Гайсәгә Иблиснең вәсвәсәләренә каршы торырга ярдәм иткән кебек, Изге Язмалардагы принциплар турында уйланып, аларны куллану безгә материаль нәрсәләргә омтылу теләгенә каршы көрәшергә ярдәм итә (Мат. 4:8—10). Шулай эшләп, без Гайсәгә тормышыбызда материаль нәрсәләрне түгел, ә аны ихлас күңелдән яратканыбызны күрсәтербез.

Сезнең тормышыгызда нәрсә беренче урында тора? (18 нче абзацны кара.)

18. Сез нәрсә эшләргә тәвәккәл?

18 Петердән: «Син мине боларга караганда күбрәк яратасыңмы?» — дип сорап, Гайсә аңа рухи нәрсәләрне тормышта беренче урынга куярга кирәклеген исенә төшергән. Исеме «таш; кыяташ кисәге» дигәнне аңлаткан Петер үз исеменең мәгънәсе буенча яшәгән: ул Йәһвәгә хезмәт итүдә кыядай нык булып, көчле сыйфатлар күрсәткән (Рәс. 4:5—20). Без дә бүген Мәсихкә булган мәхәббәтебезне нык килеш сакларга тәвәккәл. Әйдәгез, ял итү һәм күңел ачуга, шулай ук материаль нәрсәләргә дөрес караш саклап яшик. Шулчак без, Петер кебек, Гайсәгә: «Хуҗам, син беләсең: син минем өчен бик кадерле»,— дип әйткәндәй булырбыз.

^ 14 абз. «Сайлаган күңел ачуларың файдалымы?» дигән брошюраның (bw515) 9—12 нче битләрендәге 6—15 нче абзацларын кара.