Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Гай кардәшләренә ярдәм иткән

Гай кардәшләренә ярдәм иткән

БЕРЕНЧЕ гасыр ахырында яшәгән Гай һәм башка мәсихчеләр җитди авырлыкларга очраган. Ялган тәгълиматлар тараткан кешеләр җыелыштагыларның иманын һәм алар арасындагы бердәмлекне какшатырга тырышкан (1 Яхъя 2:18, 19; 2 Яхъя 7). Диатрифис исемле кеше рәсүл Яхъя турында «мәгънәсез яман сүзләр сөйләп йөргән», башка җирләрдән килгән мәсихчеләргә кунакчыллык күрсәтергә теләмәгән һәм башкаларга да бу яктан комачаулаган (3 Яхъя 9, 10). Яхъя Гайга хат язган чакта шундый хәлләр булган. Б. э. якынча 98 елында язылган бу хат Мәсихче Грек Язмаларында «Яхъяның өченче хаты» дип атала.

Авырлыкларга карамастан, Гай Йәһвәгә тугрылык белән хезмәт итүен дәвам иткән. Ул үз тугрылыгын ничек күрсәткән? Ни өчен без Гайдан үрнәк алырга телибез? Рәсүл Яхъяның хаты безгә бу яктан ничек ярдәм итә ала?

КАДЕРЛЕ ДУСКА ХАТ

Үзенең өченче хаты башында Яхъя үзен «өлкән» дип атаган. Шулай итеп Яхъяның яраткан рухи улы Гай шул хатны рәсүл Яхъя язганын аңлый алган. Яхъя Гайга «чын күңелдән яраткан кадерле» кардәш дип мөрәҗәгать иткән. Аннары Яхъя аның рухи һәм физик яктан сау-сәламәт булу өметендә калганын белдергән. Нинди җылы һәм чын күңелдән әйтелгән мактау сүзләре! (3 Яхъя 1, 2, 4)

Гай, хатта моның турында берни дә әйтелмәсә дә, мөгаен, мәсихче җыелышта күзәтче булган. Яхъя Гайны үзенә таныш булмаган кардәшләренә кунакчыллык күрсәткәне өчен мактаган. Рәсүл моны Гайның тугрылыклы булуын раслаучы дәлил итеп күргән, чөнки Аллаһының хезмәтчеләре һәрвакыт үзләренең кунакчыллыгы белән билгеле булган (Ярат. 18:1—8; 1 Тим. 3:2; 3 Яхъя 5).

Яхъяның сүзләре ул үзе яшәгән җирдән булган мәсихчеләрнең төрле җыелышларга килеп-китеп еш сәяхәт иткәннәрен күрсәтә. Алар, мөгаен, рәсүлгә үз сәяхәтләре турында сөйләгән булган. Шулай итеп Яхъя, бәлки, шул җыелышлардагы хәлләрдән хәбәрдар булгандыр.

Сәяхәт иткән мәсихчеләр, һичшиксез, имандашларында тукталуны яхшырак күргән. Кунакханәләр яман яктан билгеле булган һәм азгынлык оясы итеп саналган, яшәү шартлары да анда начар булган. Шуңа күрә, мөмкин булганда, акыллы юлчылар — үзләренең дусларында, ә мәсихчеләр имандашларында тукталырга тырышкан.

«АЛАР... АЛЛАҺЫ ИСЕМЕ ХАКЫНА ВӘГАЗЬЛӘРГӘ КИТТЕ»

Яхъя Гайны янә кунакчыллык күрсәтергә өндәп, аны «аларны [юлчыларны] озатканда, барысын Аллаһы хупларлык итеп» башкарырга сораган. Аның үтенече кунакларны, алар үзләренең юлларын дәвам итә алсын өчен, бар кирәклесе белән тәэмин итү дигәнне аңлаткан. Гай, күрәсең, моңарчы килгән кунакларга да шулай эшләгән, чөнки алар Яхъяга аның иман һәм мәхәббәт эшләре турында сөйләгән булган (3 Яхъя 3, 6).

Бу юлчылар, мәсәлән, миссионерлар, рәсүл Яхъя җибәргән кешеләр яки күчеп йөрүче күзәтчеләр була алган. Әмма алар кем генә булмасын, бу юлчылар яхшы хәбәр хакына юлга чыккан кешеләр булган. Яхъя: «Алар... Аллаһы исеме хакына вәгазьләргә китте»,— дип язган (3 Яхъя 7). Димәк, бу юлчылар мәсихче җыелышның әгъзалары һәм җылы кабул ителүгә лаек булган. Бу хакта рәсүл Яхъя болай дип язган: «Без андый кешеләргә, хакыйкатьтә хезмәттәш булыр өчен, кунакчыл булырга бурычлы» (3 Яхъя 8).

ПРОБЛЕМАНЫ ХӘЛ ИТӘР ӨЧЕН БИРЕЛГӘН ЯРДӘМ

Яхъя үз хатын Гайны мактар өчен генә түгел, ә җитди проблеманы чишәргә ярдәм итәр өчен дә язган булган. Ниндидер сәбәптән Диатрифис исемле бер мәсихче башка җирләрдән килгән мәсихчеләргә кунакчыллык күрсәтергә теләмәгән. Ул хәтта башкаларны да кунакчыллык күрсәтүдән туктатырга тырышкан (3 Яхъя 9, 10).

Тугры мәсихчеләр, мөмкинлек килеп чыккан булса да, Диатрифис өендә тукталырга һич тә теләмәгәндер. Ул җыелышта беренчелекне тотарга яраткан, Яхъядан һичнәрсәне хөрмәт белән кабул итмәгән, шулай ук рәсүл Яхъя һәм башка мәсихчеләр турында мәгънәсез яман сүзләр сөйләп йөргән. Рәсүл Яхъяның Диатрифисне ялган өйрәтүче дип беркайчан да атаганы булмаса да, Диатрифис аның хакимлегенә каршы килгән. Күренекле урынга ия булырга теләве һәм үзен мәсихчеләрчә тотмавы Диатрифиснең Аллаһыга тугрылыклы булуын шик астына куйган. Диатрифис мисалыннан күренгәнчә, дан сөйгән һәм тәкәббер кешеләрнең тәэсире җыелышта бүленешләр китереп чыгарырга мөмкин. Шуңа күрә Яхъя Гайга, ә киң мәгънәдә безгә дә, яманлыкка иярмәскә кушкан (3 Яхъя 11).

ЯХШЫЛЫК ЭШЛӘР ӨЧЕН ЯХШЫ СӘБӘП

Диатрифистән аермалы буларак, Димитер исемле мәсихче, рәсүл Яхъя әйткәнчә, яхшы үрнәк күрсәткән. Яхъя болай дип язган: «Димитер турында бар кардәшләр яхшыны гына сөйли... Без дә аның турында шаһитлек итәбез, һәм син шаһитлегебез хак икәнен беләсең» (3 Яхъя 12). Бәлки, Димитергә Гайның ярдәме кирәк булгандыр, шуңа күрә Яхъяның өченче хаты, күрәсең, рәсүл тарафыннан язылган рекомендация хаты буларак хезмәт иткән. Бәлки, Димитер үзе бу хатны Гайга тапшырган. Яхъя ярдәмчеләренең берсе я күчеп йөргән күзәтче буларак, Димитер хатта язылганнарны раслап, Яхъядан өстәмә мәгълүматларны җиткерә алган.

Әмма ни өчен Яхъя Гайны кунакчыллык күрсәтүен дәвам итәргә өндәгән? Ул болай да шулай эшләгән бит. Бәлки, аңа кыюрак булырга кирәк булгандыр? Яки рәсүл Яхъя кунакчыл мәсихчеләрне җыелыштан куып чыгарырга тырышкан Диатрифиснең тәртибе аркасында Гай куркуга бирелергә мөмкин дип борчылганмы? Ничек кенә булмасын, Яхъяның Гайга: «Яхшылык эшләүче Аллаһыдан»,— дигән фикергә игътибар итәсе килгән (3 Яхъя 11). Бу яхшылык эшләр өчен әллә сәбәп түгелме?!

Яхъяның хаты Гайга тәэсир иткәнме? Күрәсең, тәэсир иткән, чөнки Яхъяның өченче хаты Изге Язмаларның өлеше булып киткән, һәм мәсихчеләр аны укып, яхшылыкка иярергә омтыла.

ЯХЪЯНЫҢ ӨЧЕНЧЕ ХАТЫННАН НӘРСӘЛӘРГӘ ӨЙРӘНЕП БУЛА?

Кадерле Гай кардәшебез турында безгә бүтән берни дә билгеле түгел. Шулай да аның тормышы турындагы кыска гына хәбәрдән күп нәрсәгә өйрәнеп була.

Кунакчыллыкны ничек күрсәтеп була?

Беренчедән, безнең күбебез хакыйкатьне белгәнебез өчен ниндидер дәрәҗәдә тугры мәсихчеләргә бурычлы. Без хакыйкатьне белсен дип, алар туган якларын калдырырга әзер булган. Әлбәттә, бүген барлык мәсихчеләр дә яхшы хәбәр хакына ерак җирләргә чыкмый. Әмма без, Гай кебек, күчеп йөрүче кардәшләргә, мәсәлән, район күзәтчеләренә һәм аларның хатыннарына ярдәм күрсәтеп, аларны дәртләндерә алабыз. Яки без башка җыелышлардан я хәтта чит илләрдән Патшалык вәгазьчеләре күбрәк кирәк булган җирләргә күчкән кардәшләргә гамәли ярдәм күрсәтә алабыз. Шуңа күрә, әйдәгез, кунакчыл булыйк (Рим. 12:13; 1 Тим. 5:9, 10).

Икенчедән, безнең көннәрдә берәрсе җыелышта хакимлеккә ия булган кардәшләргә каршы чыкса, моңа гаҗәпләнәсе юк. Чөнки үткәндә рәсүл Яхъяның да, рәсүл Паулның да хакимлеген шик астына алган кешеләр булган (2 Көр. 10:7—12; 12:11—13). Җыелышыбызда шундыйрак хәл килеп чыкса, без нәрсә эшләргә тиеш? Паул Тимутигә болай киңәш иткән: «Раббы хезмәтчесе тартышырга тиеш түгел. Ул үзен бар кешеләр белән йомшак тотсын, өйрәтергә сәләтле һәм явыз мөгамәлә кичергәндә тотнаклы булсын, әйткәннәре белән риза булмаган кешеләрне юашлык белән өйрәтсен». Хәтта безне котыртырга тырышкан чакта да юаш рух сакласак, тәнкыйтьчел карашлы кайбер мәсихчеләр тора-бара үз мөнәсәбәтләрен үзгәртергә мөмкин. Нәтиҗәдә Йәһвә, бәлки, «аларга тәүбәгә килергә бирер, һәм алар хакыйкать турындагы төгәл белемгә ия булыр» (2 Тим. 2:24, 25).

Өченчедән, каршылыкларга карамастан Йәһвәгә тугрылык белән хезмәт иткән кардәшләр кадер-хөрмәт күрсәтүебезгә һәм эчкерсез мактавыбызга мохтаҗ. Рәсүл Яхъя, һичшиксез, Гайны дәртләндереп, дөрес эш иткәненә ышандырган. Шул рәвешчә, бүген дә җыелыштагы өлкәннәр, имандашлары алҗымасын өчен, Яхъядан үрнәк алып, аларны һәрвакыт дәртләндереп торырга тиеш (Иш. 40:31; 1 Тис. 5:11).

Яхъяның Гайга язган хаты төп нөсхә текстында нибары 219 сүздән торып, Изге Язмаларның иң кыска китабы итеп исәпләнә. Шулай да анда язылганнар бүгенге мәсихчеләр өчен зур кыйммәткә ия.