Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Күңелегез рухи байлыкларга омтылсын

Күңелегез рухи байлыкларга омтылсын

«Байлыгыгыз кайда булса, күңелегез дә шунда булыр» (ЛҮК 12:34).

ҖЫРЛАР: 76, 59

1, 2. а) Йәһвә безгә нинди өч рухи байлык биргән? ә) Бу мәкаләдә без нәрсә карап чыгарбыз?

ЙӘҺВӘ — галәмдә иң бай Шәхес (1 Елъ. 29:11, 12). Юмарт Әти буларак, ул үзенең рухи байлыкларын аларның кадерен белгән бар кешеләр белән мул итеп уртаклаша. Без Йәһвәгә үзебезгә рухи хәзинәләр биргәне өчен бик рәхмәтле! Алар арасында 1) Аллаһы Патшалыгы, 2) кешеләрне коткару эшебез, һәм 3) Аллаһы Сүзендәге кыйммәтле хакыйкатьләр. Әмма игътибарлы булмасак, без бу байлыкларны кадерләми башларга һәм, асылда, әрәм итәргә мөмкин. Аларга тотынып торыр өчен, безгә аларны яхшы кулланырга һәм аларга карата яратуыбызны һәрвакыт яңартып торырга кирәк. Гайсә болай дигән: «Байлыгыгыз кайда булса, күңелегез дә шунда булыр» (Лүк 12:34).

2 Без Патшалыкка, хезмәтебезгә һәм хакыйкатьләргә карата яратуыбызны һәм рәхмәт хисен ничек үстереп, саклый алабыз? Әйдәгез, моны карап чыгыйк. Һәм шул рухи байлыкларга карата яратуыгызны ничек тирәнәйтә алуыгыз турында уйланыгыз.

АЛЛАҺЫ ПАТШАЛЫГЫ — ИҢ КЫЙММӘТЛЕ ЭНҖЕ

3. Гайсә мисалындагы сәүдәгәр бик кыйммәтле энҗегә ия булыр өчен, нәрсә эшләргә әзер булган? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

3 Маттай 13:45, 46 укы. Гайсә энҗеләр эзләп йөрүче сәүдәгәр турында мисал сөйләгән. Еллар дәвамында бу сәүдәгәр, һичшиксез, йөзләгән энҗеләр сатып алган һәм саткан. Әмма хәзер ул бик кыйммәтле бер энҗене тапкан, аны күргәч, аның йөрәге шатлык белән тулган. Аны сатып алыр өчен, ул булган бар нәрсәсен сатарга әзер булган. Бу энҗенең аның өчен никадәр кыйммәтле булуын күз алдыгызга китерә аласызмы?

4. Без, Патшалыкны, шул энҗене кадерләгән сәүдәгәрдәй, кадерләсәк, нәрсә эшләрбез?

4 Безнең өчен нинди сабак? Аллаһы Патшалыгы турындагы хакыйкать шул бик кыйммәтле энҗегә охшаш. Без, аны, шул энҗене кадерләгән сәүдәгәрдәй, кадерләсәк, Патшалыкның гражданы булып калыр өчен һәр нәрсәдән баш тартырга әзер булырбыз. (Марк 10:28—30 укы.) Нәкъ шулай эшләгән ике кеше мисалын карап чыгыйк.

5. Заккай Аллаһы Патшалыгына ия булырга тәвәккәллеген ничек күрсәткән?

5 Заккай салым җыючыларның башлыгы булган, ул кешеләрне талаганга баеп киткән (Лүк 19:1—9). Әмма бу намуссыз кеше, Гайсәнең Патшалык хакында вәгазен ишеткәч, моның кадерен аңлаган һәм шунда ук эш иткән. Ул болай дип әйткән: «Хуҗам, милкемнең яртысын ярлыларга бирермен һәм, берәрсеннән ялган гаепләүләргә нигезләнеп берәр нәрсә талап алган булсам, дүрт тапкыр күбрәк кайтарып бирермен». Ул гаделсез юл белән тапкан байлыгыннан бик теләп баш тарткан һәм материаль әйберләр туплау комсызлыгыннан арынган.

6. Роуз Аллаһы Патшалыгы гражданы булып китәр өчен, нинди үзгәрешләр ясаган һәм ни өчен ул алай эшләгән?

6 Берничә ел элек, бер хатын, аны Роуз дип атыйк, Патшалык хәбәрен ишеткән. Ул вакытта ул лесбиян тормышы алып барган һәм гомосексуалистлар хокуклары өчен көрәшүче оешманың президенты булган. Әмма Изге Язмаларны өйрәнгәндә, Роуз Аллаһы Патшалыгы турындагы хакыйкатьнең кыйммәтен аңлаган. Ләкин ул үзенә бик зур үзгәрешләр ясарга кирәклегенә төшенгән (1 Көр. 6:9, 10). Аның йөрәге үзен үз карашларыннан баш тартып, лесбиян тормышын калдырырга дәртләндергән. 2009 елны Роуз суга чумдырылу үткән һәм киләсе елны пионер хезмәтен башлаган. Аның Йәһвәгә һәм аның Патшалыгына карата яратуы һәркайсы тән теләгеннән көчлерәк булган (Марк 12:29, 30).

7. Аллаһы Патшалыгына карата эчкерсез яратуыбызны сакларга нәрсә комачауларга мөмкин?

7 Әйе, күбебез, Аллаһы Патшалыгы гражданы булып китәр өчен, тормышын үзгәрткән (Рим. 12:2). Шулай да көрәш әле тәмамланмаган. Күп нәрсәләр, шул исәптән мал-мөлкәт туплау теләге һәм әхлаксыз җенси теләкләр, күңелебезне яулап алырга тырыша, шуңа күрә сак булыйк (Гыйб. сүз. 4:23; Мат. 5:27—29). Аллаһы Патшалыгына карата эчкерсез яратуыбызны сакларга ярдәм итәр өчен, Йәһвә безгә бик кыйммәтле икенче хәзинә биргән.

КЕШЕЛӘР КОТКАРУ ЭШЕБЕЗ

8. а) Ни өчен рәсүл Паул хезмәтебезне «балчык савытлардагы» «хәзинә» дип атаган? ә) Паул үз хезмәтен кадерләгәнен ничек күрсәткән?

8 Гайсә безгә Аллаһы Патшалыгы турындагы яхшы хәбәрне вәгазьләргә һәм шәкертләр әзерләргә кушкан (Мат. 28:19, 20). Рәсүл Паул бу эшнең мөһимлеген аңлаган. Ул шушы яңа килешү хезмәтен «балчык савытлардагы» «хәзинә» дип атаган (2 Көр. 4:7; 1 Тим. 1:12). Без камил булмаган балчык савытлар булсак та, вәгазьләгән хәбәребез үзебезгә дә, безне тыңлаган кешеләргә дә мәңгелек тормыш китерә ала. Моны белгәнгә, Паул үз хезмәтендә төрле ысуллар кулланып: «Мин боларның барысын яхшы хәбәр хакына һәм аны бүтән кешеләргә җиткерер өчен башкарам»,— дигән (1 Көр. 9:23). Әйе, Паул үз хезмәтен бик кадерләгән, бу аны шәкертләр булдыруда тырышлыклар куярга этәргән. (Римлыларга 1:14, 15; 2 Тимутигә 4:2 укы.) Бу аңа каты каршылыкларны кичереп чыгарга булышкан (1 Тис. 2:2). Хезмәткә карата андый яратуны ничек күрсәтеп була?

9. Үз хезмәтебез өчен рәхмәтле булуыбызны ничек күрсәтеп була?

9 Паул һәр мөмкинлекне кулланып, башкаларга вәгазьләргә тырышкан, шулай итеп үз хезмәте өчен рәхмәтле булуын күрсәткән. Рәсүлләр һәм беренче мәсихчеләр кебек, без дә, халык алдында, өйдән өйгә йөреп һәм очраклы вәгазьлибез (Рәс. 5:42; 20:20). Мөмкинлегебез булса, без хезмәтебезне киңәйтер өчен юллар эзлибез, бәлки, пионер я ярдәмче пионер булып хезмәт итәбездер. Шулай ук без икенче тел өйрәнә алабыз, яшәгән илебезнең башка өлкәсенә, хәтта башка илгә күченә алабыз (Рәс. 16:9, 10).

10. Яхшы хәбәрне вәгазьләргә тәвәккәллеге өчен Айрин ничек фатихаланган булган?

10 Кушма Штатларда хезмәт иткән Айрин исемле ялгыз апа-кардәш мисалын карап чыгыйк. Аның рус телендә сөйләшүче иммигрантларга бик вәгазьлисе килгән. Ул аларга 1993 елда вәгазьли башлаганда, Нью-Йорк шәһәрендә рус телендәге төркемдә якынча 20 вәгазьче генә булган. 20 ел диярлек Айрин рус тел территориясендә тырышып хезмәт иткән. «Мин хәзер дә рус телендә бик шәп сөйләшәм дип әйтмәс идем»,— дип таный Айрин. Әмма Йәһвә аның һәм башкаларның ашкынучан рухын фатихалаган. Бүген Нью-Йоркта рус телендә алты җыелыш бар. Айрин белән өйрәнгән кешеләрнең унбише суга чумдырылу үткән. Аларның кайберләре бәйтелче, пионер һәм өлкән булып хезмәт итә. «Мин үземә башка максатлар да куя алыр идем. Әмма, күз алдыма да китерә алмыйм, аларның кайсысы миңа шундый ук шатлык китерер иде?» — дип әйтә Айрин. Әйе, ул үз хезмәтен кадерли!

Сез хезмәтегезне хәзинә итеп саныйсызмы һәм бу регуляр вәгазьләвегездән күренәме? (11, 12 нче абзацларны кара.)

11. Эзәрлекләүләргә карамастан вәгазьләвебезне дәвам итсәк, бу нинди нәтиҗәләргә китерер?

11 Үз хезмәтебезне кадерләсәк, без, рәсүл Паул кебек, эзәрлекләүләргә карамастан вәгазьләвебезне дәвам итәчәкбез (Рәс. 14:19—22). 1930 еллардан алып 1940 елларның башына кадәр Кушма Штатлардагы кардәшләребез каты каршылыкларга очраган. Әмма алар, Паул кебек, нык торган һәм вәгазьләүләрен дәвам иткән. Вәгазьләү хокукыбызны яклау өчен, кардәшләребез күп кенә юридик көрәшләр алып барган. 1943 елны Нейтан Норр кардәш АКШның Югары судындагы бер җиңүне искә алып болай дигән: «Җиңүләр сезнең көрәшүегез аркасында яуланды. Вәгазьчеләр кырда үз хезмәтен дәвам итмәгән булса, Югары судта бернинди эшләр каралмас иде; ләкин вәгазьчеләр, бөтен дөньядагы кардәшләр, вәгазьләвен дәвам итә һәм моны эшләүдән туктамаячак, шуңа күрә эзәрлекләүләр уңышсызлыкка очрый. Раббы халкы нык торганга, ахыр чиктә шушы суд карары чыгарылды да». Башка илләрдәге кардәшләрнең дә нык торуы шундый ук җиңүләр китергән. Чыннан да, хезмәтебезне ярату эзәрлекләүләрне җиңә ала.

12. Хезмәтегезгә килгәндә, сез нәрсә эшләргә тәвәккәл?

12 Хезмәтебезне Йәһвә биргән бик кыйммәтле хәзинә дип санасак, без беркайчан да «сәгатьләр санау» белән генә канәгатьләнмәбез. Ә «яхшы хәбәр хакында төпле шаһитлек бирү» өчен, көчебездән килгәнне эшләрбез (Рәс. 20:24; 2 Тим. 4:5). Ләкин башкаларны нәрсәгә өйрәтергә? Аллаһы биргән тагын бер байлыкны карап чыгыйк.

АЧЫЛГАН ХАКЫЙКАТЬЛӘР ХӘЗИНӘСЕ

13, 14. Гайсә Маттай 13:52 дә искә алган «хәзинә» нәрсә ул һәм аны ничек тутырырга?

13 Өченче рухи байлыгыбыз — ачылган хакыйкатьләр хәзинәсе. Йәһвә — хакыйкать Аллаһысы (2 Иш. 7:28; Зәб. 31:5). Юмарт Әти буларак, ул үзенең хакыйкатьләрен үзенә курку-хөрмәт күрсәтүче кешеләр белән уртаклаша. Беренче тапкыр хакыйкатьне ишеткәннән соң, без аның Сүзе Изге Язмаларда һәм мәсихче басмаларыбызда тапкан, конгресслар һәм атналык очрашуларда ишеткән хакыйкатьләрне туплый барабыз. Вакыт узу белән без, Гайсә әйткәнчә, иске һәм яңа хакыйкатьләр «хәзинәсен» булдырдык. (Маттай 13:52 укы.) Яңа кыйммәтле хакыйкатьләрне яшерелгән хәзинәне эзләгәндәй эзләсәк, Йәһвә безгә аларны «хәзинәбезгә» тупларга ярдәм итәчәк. (Гыйбрәтле сүзләр 2:4—7 укы.) Моны ничек эшләргә?

14 Безгә Аллаһы Сүзен тырышып өйрәнү гадәтен үстерергә һәм Изге Язмалар белән басмаларыбызны җентекләп тикшерергә кирәк. Бу безгә «яңа», ягъни без моңарчы белмәгән хакыйкатьләрне ачыкларга ярдәм итәчәк (Йош. 1:8, 9; Зәб. 1:2, 3). Бу брошюраның иң беренче, 1879 елның июль ае чыгарылышында болай диелгән: «Хакыйкать кечкенә генә чәчәккә охшаш; ул тормыш дип аталган кыргый урында үсә: аны чүп үлән — ялган баскан диярлек. Аны табарга теләсәгез, игътибарлы булыгыз... Аңа ия булырга теләсәгез, аны иелеп алыгыз. Бер хакыйкать чәчәге белән канәгатьләнмәгез... Җыегыз, һәрвакыт эзләгез». Әйе, без Аллаһы хакыйкатьләре хәзинәбезне баетырга тиеш.

15. Ни өчен кайбер хакыйкатьләрне «иске» дип атап була һәм кайсыларын сез аеруча кадерлисез?

15 Кайбер кыйммәтле хакыйкатьләрне без Аллаһы халкы белән аралаша башлаганда таптык. Аларны «иске» дип атап була, чөнки без аларны мәсихче тормышын алып бара башлаганнан бирле беләбез һәм кадерлибез. Бу нинди кыйммәтле хакыйкатьләр? Без Йәһвәнең безнең Барлыкка Китерүче һәм Яшәү Бирүче икәнен һәм аның кешелеккә карата нияте барлыгын белдек. Шулай ук Аллаһының кайгыртучанлык күрсәтеп, безне гөнаһтан һәм үлемнән азат итәр өчен, үз Улын йолым корбаны итеп биргәнен аңладык. Безгә шулай ук Аллаһы Патшалыгы бөтен газапларны бетерәчәк һәм Патшалык идарәсе астында тыныч һәм шатланып мәңге яшәргә өметебез бар икәне билгеле булды (Яхъя 3:16; Ачыл. 4:11; 21:3, 4).

16. Берәр хакыйкать башкача аңлатылганда, безгә нәрсә эшләргә кирәк?

16 Вакыт-вакыт Изге Язмалардагы берәр пәйгамбәрлек я өзек башкачарак аңлатыла. Андый яңа аңлатма бирелгәндә, безгә бу мәгълүматны җентекләп өйрәнер һәм уйланыр өчен вакыт бүлеп куярга кирәк (Рәс. 17:11; 1 Тим. 4:15). Без элеккеге һәм яңа аңлату арасындагы зур үзгәрешләрне генә түгел, ә шулай ук кечкенә генә аермаларны да ачык аңларга тырышабыз. Шулай итеп без яңа хакыйкатьләрнең хәзинәбездә сакланачагына шикләнмәбез. Ни өчен андый тырышлыклар куярга кирәк?

17, 18. Изге рух безгә ничек ярдәм итә ала?

17 Гайсә өйрәткәнчә, Аллаһының рухы без өйрәнеп белгән нәрсәләрне хәтеребезгә төшерә ала (Яхъя 14:25, 26). Бу безгә, яхшы хәбәрне өйрәтүчеләр буларак, ничек ярдәм итә ала? Питер исемле бер абый-кардәшнең очрагын карап чыгыйк. 1970 елны аңа 19 яшь булган һәм ул күптән түгел генә Бөекбританиядәге Бәйтелдә хезмәт итә башлаган. Бер тапкыр өйдән өйгә йөреп вәгазьләгәндә, ул урта яшьтәге сакаллы бер кешене очраткан. Питер аңардан Изге Язмаларны аңларга теләр идеме дип сораган. Тегесе шаккаткан. Ул үзенең еврей раввины булганын әйткән. Питерны сынарга теләп, ул аңардан: «Я улым, әйт әле, Даниял китабы нинди телдә язылган булган?» — дип сораган. Питер: «Аның өлеше арамей телендә язылган булган»,— дип җавап биргән. «Раввин җавапны белгәнемә гаҗәпләнде,— дип исенә төшерә Питер,— ләкин мин тагы да күбрәк гаҗәпләндем! Мин бу җавапны каян белдем соң? Өйгә кайткач, үткән айлардагы „Күзәтү манарасы“ һәм „Уяныгыз!“ журналларын тикшергәч, мин Даниял китабының арамей телендә язылганын аңлаткан бер мәкаләне таптым» (Дан. 2:4, иск.). Чыннан да, изге рух без үткәндә укыган һәм хәзинәбездә сакланган фикерләрне хәтеребезгә төшерә ала (Лүк 12:11, 12; 21:13—15).

18 Без Йәһвәдән килгән зирәклекне кадерләсәк, йөрәгебез безне хәзинәбезне яңа һәм иске хакыйкатьләр белән тутырырга дәртләндерәчәк. Йәһвәнең зирәклегенә карата яратуыбыз һәм рәхмәт хисебез үскән саен, без яхшы хәбәр өйрәтүчеләр буларак әйбәт коралланган булачакбыз.

БАЙЛЫКЛАРЫГЫЗНЫ САКЛАГЫЗ

19. Ни өчен без рухи байлыкларыбызны сакларга тиеш?

19 Шайтан һәм аның дөньясы бу мәкаләдә каралган рухи байлыклар өчен рәхмәт хисебезне һәрвакыт киметергә я юк итәргә омтыла. Бу безгә зыян китерергә мөмкин. Безнең яхшы карьера ясау, муллыкта яшәү хыялына бирелү я байлык белән мактану вәсвәсәсенә җиңел генә бирелүебез бар. Рәсүл Яхъя бу дөнья һәм аның нәфесләре үтеп китәчәк икәнен исебезгә төшерә (1 Яхъя 2:15—17). Шуңа күрә без, үз йөрәгебезне саклар өчен һәм рухи байлыкларга карата яратуыбызны һәм рәхмәт хисебезне яклар өчен, зур тырышлыклар куярга тиеш.

20. Рухи байлыкларыгызны саклар өчен, сез нәрсә эшләргә тәвәккәл?

20 Аллаһы Патшалыгына карата эчкерсез яратуыгызны кысрыклый алган һәрнәрсәдән баш тартырга әзер булыгыз. Ашкынып вәгазьләвегезне дәвам итегез, кешеләрне коткару эшен һәрвакыт кадерләгез. Аллаһының хакыйкатьләрен алга таба да тырышып эзләгез. Шулай эшләсәгез, сез «үзегезгә... күкләрдә һич тә кимеми торган байлык җыярсыз, анда карак та тия алмас, көя дә тапамас. Чөнки байлыгыгыз кайда булса, күңелегез дә шунда булыр» (Лүк 12:33, 34).