Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Аллаһы сиңа акыллылыгың өчен хәер-фатихасын бирсен!»

«Аллаһы сиңа акыллылыгың өчен хәер-фатихасын бирсен!»

БУ СҮЗЛӘРНЕ борынгы Исраилдә яшәгән Давыт бер хатынны мактап әйткән. Аның исеме Абигыя булган. Нәрсә өчен Давыт аны мактаган һәм Абигыя мисалыннан без нәрсәгә өйрәнә алабыз?

Давыт бу хатынны Шаул патшадан качып йөргән вакытта очраткан. Абигыя Набал исемле кешенең хатыны булган. Ул кеше бай булган, аның зур көтүләре Яһүднең көньяк ягындагы таулы җирендә утлап йөргән. Давыт һәм аның кешеләре Набалның көтүчеләре һәм көтүләре өчен «һәрьяклап нык стена кебек» булган. Соңрак Давыт Набалга, «нәрсәң жәл булмаса, шуны бирче» дип сорап, хәбәрчеләр җибәргән (1 Иш. 25:8, 15, 16). Бу үтенеч нигезсез булган дип әйтеп булмый, чөнки Давыт һәм аның кешеләре Набалның мәнфәгатьләрен яклаган.

Набалның исеме «акылсыз» я «ахмак» дигәнне аңлаткан, һәм аның исеме җисеменә туры килгән. Ул тупас һәм мыскыллы җавап кайтарып, Давытның үтенечен кире каккан. Шуңа күрә Давыт Набалга рәнҗетерлек һәм акылсыз сүзләре өчен җәза бирергә әзерләнгән. Набал һәм аның өйдәгеләре Набалның ахмаклыгы өчен түләргә тиеш булган (1 Иш. 25:2—13, 21, 22).

Абигыя Давытның ашыгыч гамәле аяныч нәтиҗәләргә китерәчәк икәнен абайлап алган, шуңа күрә ул кыю гына чаралар күрергә булган. Ул Давыт белән хөрмәт күрсәтеп сөйләшкән һәм аны Йәһвә белән мөнәсәбәтләре турында уйланырга этәргән. Шулай ук Абигыя булачак патша Давытка һәм аның кешеләренә мул иттереп ризык китергән. Давыт исә аны Йәһвә куллана икәнен аңлаган; Аллаһы Давытны үзе алдында гаепле булудан тотып калырга теләгән. Давыт Абигыягә болай дигән: «Аллаһы сиңа акыллылыгың өчен хәер-фатихасын бирсен! Мине бүген кан коюдан... тотып калганың өчен, Аллаһы сине фатихаласын» (1 Иш. 25:18, 19, 23—35).

Әйе, безнең, Набал кебек, ашка таш белән атучылар буласыбыз килми. Өстәвенә, туган берәр хәлнең начарлана баруын күрсәк, киеренкелекне йомшарту өчен кулыбыздан килгәнне эшләү яхшы булыр. Мәдхия җырлаучының карашын үзләштерик. Ул Аллаһыга болай дигән: «Мине аек акыллы булырга өйрәт һәм гыйлем бир» (Зәб. 119:66).

Кешеләр, бәлки, безнең эшләребездә зирәклек, ягъни акыллылык күреп алыр. Алар моның турында әйтмәстер дә, әмма, Давыт кебек, «Аллаһы сиңа акыллылыгың өчен хәер-фатихасын бирсен!» дип уйлап куяр.