Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә «бөтен уй-ниятләреңне уңышлы итсен»

Йәһвә «бөтен уй-ниятләреңне уңышлы итсен»

«Йәһвәдә чиксез шатлык тап, һәм ул күңелеңнең теләкләрен үтәр» (ЗӘБ. 37:4).

ҖЫРЛАР: 135, 81

1. Яшьләргә киләчәккә кагылышлы нинди карар кабул итәргә кирәк, әмма ни өчен куркасы юк? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

ЯШЬЛӘР, сез, мөгаен, ризалашырсыз, берәр кая сәяхәт итәргә чыкканчы, кая барасын планлаштыру акыллы. Тормыш сәяхәткә охшаш, шуңа күрә «кая барасын» яшь чакта планлаштырырга кирәк. Әлбәттә, бу җиңел булмаска мөмкин. Хедер исемле яшь апа-кардәшебез болай ди: «Киләчәк тормыш юлыңны планлаштырырга кирәк дигән уй куркыта». Әмма куркырга кирәкми. Чөнки Йәһвә үз халкына болай ди: «Борчылма, чөнки мин синең Аллаһың. Мин сине ныгытырмын, әйе, мин сиңа ярдәм итәрмен» (Ишаг. 41:10).

2. Йәһвәнең тормышыңны акыллы планлаштырып, бәхетле булуыңны теләгәне безгә кайдан билгеле?

2 Йәһвә сине үз киләчәгеңне акыллылык белән планлаштырырга өнди (Вәг. 12:1; Мат. 6:20). Ул синең бәхетле булуыңны тели. Аның иҗади эшләренең матурлыгына, табигатьтәге колакны иркәләгән тавышларга соклана алуың һәм төрле-төрле исләрне сизә алуың моңа ачык дәлил булып тора. Шулай ук Аллаһының безнең хакта ничек кайгыртканы һәм безне иң яхшы тормыш юлыннан барырга өйрәткәне турында да әйтмичә булмый. Киңәшләренә колак салмаучыларга Йәһвә болай ди: «[Сез] миңа ошамаганны сайладыгыз... Менә... минем хезмәтчеләрем шатланыр, ә сез оятка калырсыз. Менә, минем хезмәтчеләрем йөрәкләре шатлык белән тулганга кычкырыр» (Ишаг. 65:12—14). Йәһвәнең хезмәтчеләре акыллы карарлар кабул иткәндә, бу аңа дан-мактау китерә (Гыйб. сүз. 27:11).

БӘХЕТКӘ ЮЛ АЧКАН МАКСАТЛАР

3. Йәһвә яшьләргә нәрсә киңәш итә?

3 Йәһвә синең нинди максатларга омтылуыңны тели? Кешенең бәхетле булуы Аллаһыны танып белүдән һәм аңа тугрылык белән хезмәт итүдән гыйбарәт. Йәһвә безне шулай итеп яраткан (Зәб. 128:1; Мат. 5:3). Бу безне яшәү максатлары ашау һәм токым булдыру белән генә чикләнгән хайваннардан бик нык аерып тора. Аллаһы киләчәгегезне чын бәхет һәм чын канәгатьлек китерерлек итеп планлаштыруыгызны тели. Барлыкка Китерүчебез — «мәхәббәт... Аллаһысы» ул, кешеләрне «үзенә охшаш итеп» барлыкка китергән «бәхетле Аллаһы» (2 Көр. 13:11; 1 Тим. 1:11; Ярат. 1:27). Безне яраткан Аллаһының үрнәге буенча эш итсәң, бәхетле булачаксың. Синең кайчан да булса Изге Язмалардагы: «Алуга караганда бирүдә бәхет күбрәк»,— дигән сүзләрнең хаклыгын үзеңдә татып караганың булдымы? (Рәс. 20:35) Бу — тормышыбыздагы бик мөһим хакыйкать. Шунлыктан Йәһвә синең Үзенә һәм башкаларга карата яратуны белдергән максатларга омтылуыңны тели дә. (Маттай 22:36—39 укы.)

4, 5. Гайсәне нәрсә бәхетле иткән?

4 Гайсә Мәсих яшьләр өчен камил үрнәк булып тора. Бала чакта аның уйнап-көлеп үскәне һичшиксез. Аллаһы Сүзендә «көлү вакыты бар... һәм бию вакыты бар» диелә (Вәг. 3:4). Гайсә шулай ук Язмаларны укып-өйрәнеп, Йәһвәгә якынлашкан. 12 яшь булганда гыйбадәтханәдәге дини укытучылар «аның төшенүчәнлегенә һәм җавапларына» таң калган (Лүк 2:42, 46, 47).

5 Гайсә бәхетле кеше булып үскән. Аны нәрсә бәхетле иткән? Гайсә Аллаһының үзеннән нәрсә теләгәнен яхшы белгән. Ул, мәсәлән, «ярлыларга яхшы хәбәрне» игълан иткән һәм «сукырларга күзләре ачылачагы турында» вәгазьләгән (Лүк 4:18). Аллаһының кушканнарын үтәү Гайсәне бәхетле иткән. Зәбур 40:8 дәге сүзләр аның нинди хисләр кичергәнен күрсәтә: «Синең ихтыярыңны үтәү, и Раббым, миңа рәхәтлек китерә». Гайсә башкаларны үзенең күктәге Атасы турында өйрәтүдән шатлык тапкан. (Лүк 10:21 укы.) Бер тапкыр бер хатын белән хак гыйбадәт кылу турында сөйләшкәннән соң, Гайсә үз шәкертләренә: «Минем ризыгым — мине җибәрүченең ихтыярын үтәү һәм аның үземә тапшырылган эшен төгәлләү»,— дигән (Яхъя 4:31—34). Аллаһыга һәм башкаларга карата ярату күрсәтеп яшәве Гайсәне бәхетле иткән. Бу сине дә бәхетле итә ала.

6. Ни өчен киләчәккә планнарың турында рухи яктан җитлеккән мәсихчеләр белән сөйләшсәң, яхшы булыр?

6 Күп кенә мәсихчеләр яшь чакта пионер булып хезмәт итеп, чын бәхет татыган. Ни өчен үз планнарың турында аларның кайберәүләре белән сөйләшеп алмаска? «Киңәшсез, ниятләр таркала, ә киңәшчеләр күп булганда — чынга аша»,— диелгән Гыйбрәтле сүзләр 15:22 дә. Рухи яктан җитлеккән андый кардәшләр пионер хезмәтенең бай тормыш мәктәбе булып торганы турында сөйләр. Күктә булганда Гайсә үз Атасыннан күп кенә нәрсәләргә өйрәнгән. Җирдә хезмәт иткәндә дә ул кайбер нәрсәләргә өйрәнгән. Мәсәлән, ул башкалар белән яхшы хәбәрне уртаклашу һәм сынаулар вакытында тугры булып калу нинди шатлык китергәнен үзендә сизеп белгән. (Ишагыя 50:4 укы; Евр. 5:8; 12:2.) Хәзер, әйдәгез, сезне бик бәхетле итә алган тулы вакытлы хезмәтнең кайбер якларына игътибар итик.

НИ ӨЧЕН ШӘКЕРТЛӘР ӘЗЕРЛӘҮ ЭШЕ — ИҢ ЯХШЫ ЭШ?

7. Ни өчен күп кенә яшьләр шәкертләр әзерләү эшендә катнашудан шатлык таба?

7 Гайсә үз укучыларына бөтен халык кешеләренә барып, аларны шәкертләр итеп әзерләргә һәм өйрәтергә кушкан (Мат. 28:19, 20). Әгәр дә син бу эштә катнашуны максат итеп куйсаң, син Аллаһыны данлаган чын бәхет юлын сайлаган буласың. Һәркайсы эштә кебек, оста булып китәр өчен вакыт кирәк. Яшь чакта пионер хезмәтен башлаган Тимоти исемле абый-кардәш болай ди: «Йәһвәгә тулы вакытлы хезмәт итү миңа бик тә ошый, чөнки шулай итеп мин аңа үз яратуымны белдерә алам. Башта минем Изге Язмалар өйрәнүләрем юк иде. Соңрак мин башка җиргә күчендем, һәм анда мин бер ай эчендә берничә өйрәнү башладым. Өйрәнүчеләремнең берсе җыелыш очрашуларына йөри башлады. Ике ай дәвамында Өйләнмәгән абый-кардәшләр өчен Изге Язмалар мәктәбендә * укыганнан соң, мине яңа җиргә билгеләделәр. Анда мин дүрт өйрәнү башладым. Мин башкаларны хакыйкатькә өйрәтергә яратам, чөнки изге рух тәэсирендә аларның үзгәргәннәрен үз күзләрем белән күрәм» (1 Тис. 2:19).

8. Кайбер яшь мәсихчеләр шәкертләр әзерләү эшендә күбрәк катнашыр өчен нәрсә эшли?

8 Кайбер яшь мәсихчеләр башка телне өйрәнергә булган. Мәсәлән, Кушма Штатлардан булган Джейкоб болай дип язган: «Җиде яшь булганда минем күп кенә классташларым вьетнамнар иде. Минем аларга Йәһвә турында сөйлисем килде, шуңа күрә берникадәр вакыттан соң мин вьетнам телен өйрәнергә булдым. Телне өйрәнүем, башлыча, инглиз һәм вьетнам телендәге “Күзәтү манарасы„ журналларын чагыштыруда иде. Мин шулай ук күрше вьетнам җыелышындагы кардәшләр белән дуслаштым. 18 яшемдә мин пионер хезмәтен башладым. Соңрак мине Өйләнмәгән абый-кардәшләр өчен Изге Язмалар мәктәбенә укырга чакырдылар. Мәктәптә белгәннәрем миңа вьетнам төркемендә бердәнбер өлкән булып, вазифаларымны һәм пионер хезмәтемне уңышлы башкарырга ярдәм итә. Күп кенә вьетнам кешеләренең туган телләрен өйрәнгәнемә исләре китә. Алар мине үзләренә чакыра, һәм мин еш кына алар белән Изге Язмалар өйрәнүен башлап җибәрәм. Аларның кайберәүләре хәтта суга чумдырылу үтте». (Рәсүлләр 2:7, 8 белән чагыштыр.)

9. Шәкертләр әзерләү эшендә катнашуның файдасы нинди?

9 Шәкертләр әзерләү эше аша син яхшы гадәтләрне, аралашу күнекмәләрен үстерергә, шулай ук үзеңне ышанычлы тотарга һәм әдәпле булырга өйрәнәсең (Гыйб. сүз. 21:5; 2 Тим. 2:24). Өстәвенә, бу эштә катнашу аеруча шатлык-канәгатьлек китерә, чөнки кешеләрне Изге Язмалардагы хакыйкатьләргә өйрәтеп, син үз иманыңны ныгытасың. Моннан тыш, син Йәһвә белән тыгыз хезмәттәшлек итәргә өйрәнәсең (1 Көр. 3:9).

10. Вәгазьләгән хәбәребезгә күпләр ваемсыз булса да, шәкертләр әзерләү эшендә ничек шатлыклы булып калырга?

10 Вәгазьләгән территорияңдә күпләр яхшы хәбәргә ваемсыз булса да, син шәкертләр әзерләү эшендә шатлыклы була аласың. Шәкертләр әзерләү эше — күмәк көч белән башкарылган эш. Эчкерсез кешеләрне бөтен җыелыш эзли. Ахыр чиктә Мәсих шәкерте булып китәчәк кешене бер генә кардәш тапса да, аны эзләүдә барыбыз да катнаша һәм барыбыз да шатлык кичерә. Мисал өчен Брэндон кардәшебезне алыйк. Ул 9 ел буе уңдырышлы булмаган территориядә пионер булып хезмәт иткән. Брэндон болай ди: «Яхшы хәбәрне вәгазьләү эшендә катнашу миңа бик тә ошый, бу бит Йәһвәдән бирелгән йөкләмә. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң күп тә үтмәстән, мин пионер хезмәтен башладым. Мин җыелышыбыздагы яшь абый-кардәшләрне рухи уңышларга ирешергә дәртләндерергә яратам. Аларның рухи яктан үсүләрен күрү мине бик сөендерә. Өйләнмәгән абый-кардәшләр өчен Изге Язмалар мәктәбен тәмамлаганнан соң, мине пионер итеп бүтән территориягә билгеләделәр. Әмма анда минем рухи яктан үсеп суга чумдырылу үткән бер өйрәнүчем дә булмады. Башкаларныкы исә булды. Шулай да шәкертләр әзерләү эшендә актив катнашырга булганыма мин шундый шат!» (Вәг. 11:6).

МАКСАТЛАРЫҢ КАЯ АЛЫП БАРА?

11. Күп кенә яшьләр изге хезмәтнең нинди төрләрендә катнаша?

11 Йәһвәгә хезмәт итәр өчен төрле-төрле мөмкинлекләр бар. Мәсәлән, күп кенә яшьләр ирекле хезмәтчеләр буларак төзелеш эшләрендә катнаша. Бөтен дөнья буенча йөзләгән Патшалык Залларын төзергә кирәк. Аларны төзүдә катнашу Аллаһыны данлаган һәм зур шатлык китергән изге хезмәт итеп исәпләнә. Изге хезмәтнең башка төрләрендә кебек, бу хезмәттә дә имандашлар белән хезмәттәшлек итү шатлык китерә. Теократик төзелешләрдә шулай ук күп кенә нәрсәләргә, мәсәлән, эшләрне хәвеф-хәтәрсез генә башкарырга, тырыш эшче булырга һәм төзелештәге күзәтчеләр белән хезмәттәшлек итәргә өйрәнеп була.

Тулы вакытлы хезмәт мул фатихалар китерә (11—13 нче абзацларны кара.)

12. Пионер хезмәте хезмәтнең башка төрләренә ничек юл ача ала?

12 Кевин исемле абый-кардәш болай ди: «Кечкенә чагымнан ук мин Йәһвәгә тулы вакытлы хезмәт итү турында уйладым. Һәм 19 яшемдә мин пионер хезмәтен башладым. Мин Йәһвәгә күбрәк хезмәт итәргә мөмкинлек биргән эш сайлап, төзүче булган бер абый-кардәшнең ярдәмчесе булып эшләдем. Мин түбә ябарга һәм ишек-тәрәзәләр куярга өйрәндем. Соңрак мин 2 ел буе давыллар аркасында зыян күргән Патшалык Залларын һәм кардәшләрнең йортларын төзекләндереп йөргән төркемдә хезмәт иттем. Көньяк Африка Республикасында төзүчеләргә ихтыяҗ барлыгын ишеткәч, мин анкета тутырдым һәм мине төзелешкә чакырдылар. Монда, Африкада, мин берничә атна буе бер Патшалык Залын төзеп, икенчесен төзергә барам. Төзелеш төркеме минем өчен гаилә шикелле: без бергә яшибез, бергә Изге Язмаларны өйрәнәбез һәм бергә эшлибез. Моннан тыш, мин һәр атна җирле кардәшләр белән вәгазьләргә яратам. Кечкенә чагымдагы уй-хыялларым мине шулхәтле бәхетле итәр дип, мин күз алдыма да китермәгән идем!»

13. Ни өчен Бәйтелдәге хезмәт күп кенә яшьләргә шатлык китерә?

13 Пионер булып хезмәт иткән кайбер мәсихчеләр хәзер Бәйтелдә хезмәт итә. Бәйтел хезмәте — бәхетле тормыш юлы, чөнки анда нинди генә эш башкарылмасын, ул Йәһвә өчен башкарыла. Бәйтел гаиләсе рухи ризык белән тәэмин итүдә зур роль уйный. Дастин исемле бәйтелче болай ди: «9 яшемдә мин Йәһвәгә тулы вакытлы хезмәт итүне максат итеп куйдым һәм мәктәпне тәмамлагач, пионер хезмәтен башладым. Ел ярым үткәч, мине Бәйтелгә чакырдылар. Анда мин басу машинасында эшләргә, ә соңрак компьютер программалары төзергә өйрәндем. Бәйтелдә без бөтендөнья вәгазьләү эшенең уңышлары турында беренчеләрдән булып ишетәбез. Мондагы хезмәт миңа бик тә ошый, чөнки без кешеләргә Йәһвә Аллаһыбызга якынлашырга ярдәм итәбез».

КИЛӘЧӘККӘ ПЛАННАРЫҢ НИНДИ?

14. Тулы вакытлы хезмәт итүгә ничек әзерләнеп була?

14 Тулы вакытлы хезмәт итүгә ничек әзерләнеп була? Иң мөһиме, рухи сыйфатлар үстер. Бу сиңа Йәһвәгә бирелеп хезмәт итеп, уңышлы булырга ярдәм итәчәк. Шуңа күрә Аллаһы Сүзен тырышып өйрән, укыганнарың турында тирән уйлан һәм җыелыш очрашуларында иманыңны белдерер өчен мөмкинлекләр эзлә. Мәктәп еллары сиңа яхшы хәбәрне вәгазьләүче буларак остарырга һәм тәҗрибә тупларга яхшы мөмкинлек бирә. Кешеләргә эчкерсез кызыксыну күрсәтергә, әдәпле рәвештә кеше фикерен белергә һәм әйткәннәрен игътибар белән тыңларга өйрән. Моннан тыш, син җыелышта үз ярдәмеңне тәкъдим итә аласың. Мәсәлән, Патшалык Залын җыештыруда һәм аны ремонтлау белән бәйле эшләрдә катнашып була. Йәһвәгә басынкы, әзер булу рухын чагылдырган хезмәтчеләре белән хезмәттәшлек итү рәхәтлек китерә. (Зәбур 110:3 укы; Рәсүлләр 6:1—3.) Тимути мисалы исеңдәме? Кардәшләре аны мактап телгә алган. Нәтиҗәдә рәсүл Паул Тимутине үзе белән миссионер хезмәтенә чакырган (Рәс. 16:1—5).

15. Киләчәктә пионер булып хезмәт итеп, үз-үзеңне тәэмин итәргә сиңа нәрсә ярдәм итәчәк?

15 Күпчелек тулы вакытлы хезмәтчеләр үз-үзләрен тәэмин итәр өчен эшли (Рәс. 18:2, 3). Син, бәлки, берәр кыска курсларда укып, билгеле бер һөнәргә ия була алырсың. Бу сиңа Йәһвәгә күбрәк хезмәт итәргә мөмкинлек биргән эш табарга булышыр. Планнарың турында район күзәтчесе һәм пионерлар белән киңәшләш. Алардан пионерлар өчен нинди эш туры килә икәнен сора. Изге Язмаларда болай диелгән: «Бөтен эшләреңне Йәһвәгә ышанып тапшыр, шунда максатларың чынга ашар» (Гыйб. сүз. 16:3; 20:18).

16. Яшь чакта Йәһвәгә тулы вакытлы хезмәт итү сине киләчәктәге вазифаларга ничек әзерли ала?

16 Һичшиксез, Йәһвә синең киләчәктәге бәхетле тормышка ирешүеңне тели. (1 Тимутигә 6:18, 19 укы.) Тулы вакытлы хезмәт сиңа башка тулы вакытлы хезмәтчеләр белән тыгыз хезмәттәшлек итәргә мөмкинлек бирә һәм мәсихче буларак рухи яктан җитлегергә ярдәм итә. Өстәвенә, күпләр үз тәҗрибәләреннән чыгып әйтүенчә, яшь чакта Йәһвәгә тулы вакытлы хезмәт итү киләчәктә бәхетле никах корырга ярдәм иткән. Еш кына никахка кадәр пионер булып хезмәт иткән мәсихчеләр өйләнешкәннән соң да бергә пионер булып хезмәт итүләрен дәвам итә (Рим. 16:3, 4).

17, 18. Киләчәккә планнар төзү яки максатлар кую йөрәгең белән ничек бәйле?

17 Киләчәккә планнар төзүгә яки максатлар куюга сине йөрәгең дәртләндерергә тиеш. Зәбур 20:4 тә болай диелгән: «[Йәһвә] күңелең теләгәнне үтәсен, бөтен уй-ниятләреңне уңышлы итсен». Шуңа күрә нинди тормыш юлын сайларга теләгәнең турында уйла. Йәһвәнең безнең көннәрдә нинди эшләр башкарганы һәм аның эшендә ничек катнаша алганың турында уйлан. Ә аннары аның күңеленә хуш килгән максатлар куй.

18 Тормышыңны Йәһвәгә тулы вакытлы хезмәт итүгә багышла, һәм син Аллаһыны данлаган тормыш юлында булып, чын канәгатьлек кичерәчәксең. Шуңа күрә «Йәһвәдә чиксез шатлык тап, һәм ул күңелеңнең теләкләрен үтәр» (Зәб. 37:4).

^ 7 абз. Бу мәктәп Патшалык вәгазьчеләре мәктәбенә алмаштырылган.