Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сез сабырлык белән көтәргә әзерме?

Сез сабырлык белән көтәргә әзерме?

«Сез дә сабыр булыгыз» (ЯГЪК. 5:8).

ҖЫРЛАР: 114, 79

1, 2. а) Ни сәбәптән без Аллаһының борынгыда яшәгән тугры хезмәтчеләре биргән сораулар бирергә мөмкин? ә) Ни өчен аларның мисаллары безне дәртләндерә?

«КАЙЧАНГА кадәр?..» «Күпме?..» Бу сорауларны Аллаһының тугры пәйгамбәрләре Ишагыя белән Хабакук биргән булган (Ишаг. 6:11; Хаб. 1:2). 13 нче мәдхияне язганда, Давыт патша да шундый ук сораулар биргән (Зәб. 13:1, 2). Хәтта Хуҗабыз Гайсә Мәсих тә иманга зәгыйфь кешеләргә: «Миңа сезне күпме түзеп торырга?» — дигән (Мат. 17:17). Без дә кайчак шундый ук сораулар бирәбез.

2 Әмма ни сәбәптән? Бәлки, башкаларның безнең белән гаделсез мөгамәлә иткәннәре булгандыр. Яки олы яшь, начар сәламәтлек я соңгы көннәрдәге тормыш басымы аркасында төрле авырлыклар кичерәбездер (2 Тим. 3:1). Ә бәлки, әйләнә-тирәбездәге кешеләрнең тискәре мөнәсәбәте безне йончыта һәм өметсезләндерәдер. Сәбәбе нинди генә булмасын, безне шул юата: Йәһвәнең үткәндә яшәгән тугры хезмәтчеләренең кыенсынмыйча шундый сораулар биргәннәре өчен хөкем ителмәгән.

3. Авыр хәл-шартларда безгә нәрсә ярдәм итә ала?

3 Әмма шундый авырлыклар белән йөзгә-йөз очрашканда, безгә нәрсә ярдәм итә ала? Шәкерт Ягъкуб Аллаһы тарафыннан рухландырылып болай дигән: «Кардәшләр, Хуҗабызның килү чорына кадәр сабыр итегез» (Ягък. 5:7). Әйе, барыбызга да сабыр булырга кирәк. Әмма нәрсә ул сабырлык һәм без бу күркәм сыйфатны тормышыбызда ничек күрсәтә алабыз?

НӘРСӘ УЛ САБЫРЛЫК?

4, 5. а) Сабыр булу нәрсәне үз эченә ала? ә) Шәкерт Ягъкуб сабырлык төшенчәсен ничек аңлаткан? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

4 Изге Язмалар буенча, сабырлык — изге рух тәэсирендә барлыкка килгән сыйфат. Аллаһы ярдәме булмаса, камилсез кешегә авыр хәл-шартларда тиешле сабырлык күрсәтү кыен булачак. Сабырлык — Аллаһыдан бирелгән бүләк. Сабырлык безгә Йәһвәгә һәм башкаларга карата үз яратуыбызны күрсәтергә мөмкинлек бирә. Сабырлык яратуны ныгыта, сабырсызлык исә аны сүрелдерә (1 Көр. 13:4; Гәл. 5:22). Сабырлык күп кенә башка мөһим мәсихче сыйфатлар белән дә тыгыз бәйле. Мәсәлән, чыдамлыкны алыйк. Ул безгә авыр хәл-шартларда уңай карашлы булып калырга ярдәм итә (Көл. 1:11; Ягък. 1:3, 4). Сабырлык шулай ук безне яманлыкка яманлык белән җавап кайтарудан тыеп кала ала һәм, бернәрсәгә дә карамастан, нык булып калырга ярдәм итә. Моннан тыш, Изге Язмалар безне көтәргә әзер булырга өнди. Сабырлыкның бу үзенчәлеге турында Ягъкуб 5:7, 8 дә (укы) искә алына.

5 Ни өчен без Йәһвәнең эш итү вакытын сабырлык белән көтәргә тиеш? Моны Ягъкуб кулланган бер чагыштырудан күреп була. Уңыш җыяр өчен, игенче тырышып эшләсә дә, ул һава торышына я үсемлекләрнең үсүенә тәэсир итә алмый. Уңыш җыю вакытын да ул тизләтә алмый. Ул «җирнең кыйммәтле уңышын» сабырлык белән көтәргә тиешлеген белә. Шул рәвешчә, Йәһвә вәгъдәләренең үтәлешен көткән арада без күп кенә нәрсәләргә берничек тә тәэсир итә алмаганыбызны аңлыйбыз (Марк 13:32, 33; Рәс. 1:7). Игенчегә кебек, безгә дә сабыр булырга кирәк.

6. Микай пәйгамбәр мисалыннан нәрсәгә өйрәнеп була?

6 Бүгенге шартлар Микай пәйгамбәр көннәрендәге шартларга охшаш. Ул явыз Әһәз патша идарәсе вакытында яшәгән. Ул вакытта ил төрле-төрле бозыклык белән тулы булган. Изге Язмаларда әйтелгәнчә, халык «начарлык кылуда остарып беткән». (Микай 7:1—3 укы.) Микай булган хәлне үз көче белән үзгәртә алмаганын белгән. Ул нәрсә эшли алган соң? Микай болай дигән: «Мин исә Йәһвәне көтеп, күзәтеп торам, коткаручы Аллаһымны сабырлык белән көтәм. Аллаһым мине ишетер» (Мик. 7:7). Микайга кебек, безгә дә «сабырлык белән көтәргә» кирәк.

7. Йәһвә вәгъдәләренең үтәләчәген көтүдән тыш бездән нәрсә таләп ителә һәм ни өчен?

7 Иманыбыз Микайныкыдай нык булса, без Йәһвәне түземсезлек белән көтәчәкбез. Хәлебез төрмә камерасында үлем җәзасын көтеп утырган кешенекенә охшаш түгел. Һичнинди өмете булмый торып, ул үз ахырын көтәргә мәҗбүр. Безнең очракта исә алай түгел: без Йәһвәне зур түземсезлек белән көтәбез, чөнки аның безгә мәңгелек тормыш бүләген бирергә вәгъдәсен үз вакытында үтәячәген беләбез! Шуңа күрә без «сабыр булып һәм шатлык кичереп бар нәрсәдә нык калырга» тәвәккәл (Көл. 1:11, 12). Йәһвәне көткән арада аның әллә ни тиз эш итмәвеннән зарлана башласак, бу аңа бер дә ошамас иде (Көл. 3:12).

САБЫР БУЛУ ЯГЫННАН МИСАЛЛАР

8. Үткәндә яшәгән тугры ир-атларның һәм хатын-кызларның мисалларыннан нәрсә белеп була?

8 Безгә Йәһвәне көтәргә нәрсә ярдәм итәчәк? Үткәндә яшәгән һәм Йәһвә вәгъдәләренең үтәлешен сабырлык белән көткән тугры ир-атларның һәм тугры хатын-кызларның мисаллары (Рим. 15:4). Аллаһы хезмәтчеләренең мисаллары турында уйланганда, аларга күпме вакыт көтәргә туры килгәнен, аларның ни өчен көтәргә әзер булганын һәм сабырлыклары өчен нинди фатихалар алганын истә тоту файдалы булыр.

Ибраһим Исау белән Ягъкубның тууын күп еллар көткән (9, 10 нчы абзацларны кара.)

9, 10. Ибраһим белән Сарага Йәһвә биргән вәгъдәләрнең үтәлешен күпме көтәргә кирәк булган?

9 Әйдәгез, Ибраһим белән Сара мисалы турында уйланыйк. Алар «иман һәм сабырлык күрсәтеп Аллаһы вәгъдә иткәнне мирас итеп алучылар» арасында искә алына. Изге Язмаларда әйтелгәнчә, Ибраһим «сабырлык белән көткәннән соң», Йәһвә аны фатихаларга һәм токымнарын ишәйтергә вәгъдә иткән (Евр. 6:12, 15). Әмма вәгъдә иткәнне алыр өчен, вакыт кирәк булган. Шуңа күрә Ибраһимга сабырлык белән көтәргә туры килгән. Йәһвәнең Ибраһим белән төзегән килешүе б. э. к. 1943 елның 14 нисанында гамәлгә кергән. Ул вакытта Ибраһим һәм Сара, үзләренең йорттагылары белән бергә Евфрат елгасын кичеп, Вәгъдә ителгән җиргә кергән. Ибраһимга Исхакның тууын 25 ел көтәргә кирәк булган. Нәтиҗәдә, б. э. к. 1918 елда Исхак дөньяга килгән. Аннары аңа, тагын 60 ел көтеп, б. э. к. 1858 елда оныклары Исау белән Ягъкубның тууын күрергә насыйп булган (Евр. 11:9).

10 Ибраһимга күпме җир мирас итеп бирелгән? Изге Язмаларда без болай дип укыйбыз: «Шулай да Аллаһы аңа [Ибраһимга] бу җирдә бернинди мирас, хәтта аяк басарлык та җир бирмәгән, ләкин бу җирне аңа һәм киләчәк токымына, ул вакытта аның балалары әле булмаса да, бирергә вәгъдә иткән» (Рәс. 7:5). Ибраһим Евфрат елгасын кичкәннән соң 430 ел үткәч кенә, аның токымнары, халык итеп оештырылып, шул җирне мирас итеп аласы булган (Чыг. 12:40—42; Гәл. 3:17).

11. Ни өчен Ибраһим Йәһвәне көтәргә әзер булган һәм үз сабырлыгы өчен ул ничек фатихаланган?

11 Иманы ярдәмендә Ибраһим сабырлык белән көтәргә әзер булган. (Еврейләргә 11:8—12 укы.) Ибраһим Аллаһы вәгъдәләренең тулысынча үтәлүен үз көннәрендә күрмәгән. Шулай да ул шатлык белән көткән. Әмма, җирдәге оҗмахта терелтелгәч, аның нинди шатлык кичерәчәген күз алдына гына китерегез. Изге Язмаларда үзе һәм токымнары турында күпме язылганын күргәч, ул шаккатырдыр *. Вәгъдә ителгән токымга кагылышлы Йәһвә ниятенең үтәлешендә мөһим роль уйнаганын белеп алгач, аның күңелендә нинди хисләр уяначагын уйлап кына карагыз! Һичшиксез, Ибраһим озак көтүнең юкка булмаганын аңлар.

12, 13. Ни өчен Йосыфка сабыр булырга кирәк булган һәм аның уңай карашлы булганы нәрсәдән күренә?

12 Ибраһим оныгының улы Йосыф та сабырлык белән көтүдә яхшы үрнәк булып тора. Ул төрле коточкыч гаделсезлекләр кичергән. Йосыфка якынча 17 яшь булганда, абыйлары аны коллыкка сатып җибәргән. Аннары аны, хуҗасының хатынын көчләүдә нахакка гаепләп, зинданга япканнар (Ярат. 39:11—20; Зәб. 105:17, 18). Йосыф үз тәкъвалыгы өчен фатихаланган түгел, ә җәзаланган кебек тоелырга мөмкин. Әмма 13 ел үткәч, хәлләр кинәт үзгәргән. Аны төрмәдән азат иткәннәр, һәм ул дәрәҗә ягыннан илнең икенче кешесе булып киткән (Ярат. 41:14, 37—43; Рәс. 7:9, 10).

13 Күргән-кичергән гаделсезлекләре Йосыфны ачулы иткәнме? Ул Аллаһысы Йәһвәгә үз ышанычын югалтканмы? Юк. Йосыфка сабырлык белән көтәргә нәрсә ярдәм иткән соң? Ул Йәһвәгә иман иткән һәм бар нәрсәдә аның кулын күргән. Бу Йосыфның үз абыйларына әйткән сүзләреннән күренә: «Курыкмагыз. Мин Аллаһы түгел бит. Миңа явызлык кылырга теләгән булсагыз да, бүген күреп торабыз, Ходай моны яхшыга борып, күп кешене коткарып калды» (Ярат. 50:19, 20). Ахыр чиктә Йосыф үзенең сабырлык белән көтүе юкка булмаганын аңлаган.

14, 15. а) Давытның сабырлыгы кайсы ягы белән таң калдыра? ә) Давытка сабырлык белән көтәргә нәрсә ярдәм иткән?

14 Давыт патша да гаделсезлекнең нәрсә икәнен ишетеп кенә белмәгән. Йәһвә Давытны яшь чакта Исраилнең киләсе патшасы итеп майлаган булса да, аңа якынча 15 ел көтәргә туры килгән. Шуннан соң гына ул үз кабиләсе өстеннән патша булып киткән (2 Иш. 2:3, 4). Көткән вакыт дәверендә Шаул Давытны үтерү максаты белән эзәрлекләгән *. Нәтиҗәдә, Давыт, кайвакыт чит җирдә, ә кайвакыт чүлдәге мәгарәләрдә яшеренеп, качак булып яшәргә мәҗбүр булган. Шаул сугышта һәлак булганнан соң да, Давытка бөтен Исраил халкы өстеннән идарә итә башлаганчыга кадәр тагын 7 елдан күбрәк вакыт көтәргә туры килгән (2 Иш. 5:4, 5).

15 Ни өчен Давыт сабырлык белән көтәргә әзер булган? Җавап Давытның мәдхиясендә бирелә. Борчулы сорауларын биреп киткәннән соң, ул болай дигән: «Мин исә синең тугры мәхәббәтеңә таянам. Күңелем коткару китергән эшләреңә сөенер. Мин Йәһвәне мактап җырлармын, чөнки ул мине мул итеп бүләкләде» (Зәб. 13:5, 6). Давыт Йәһвәнең тугры мәхәббәтенә таянган. Ул күңел шатлыгы белән үзенең котылуын көткән һәм Йәһвәнең үзенә карата күрсәтелгән игелеге турында уйланган. Әйе, Давыт үзенең сабырлык белән көтүе юкка булмаячагын аңлаган.

Йәһвә үзе эшләргә теләмәгән нәрсәне бездән эшләвебезне беркайчан да таләп итми

16, 17. Ни өчен Йәһвә һәм Гайсә Мәсих сабырлык белән көтү ягыннан иң яхшы үрнәк булып тора?

16 Йәһвә үзе эшләргә теләмәгән нәрсәне бездән эшләвебезне беркайчан да таләп итми. Сабырлык белән көтүдә ул иң яхшы үрнәк булып тора. (2 Петер 3:9 укы.) Йәһвә Гадән бакчасында күтәрелгән мөһим сорауларга нокта куелачак вакытны менә инде меңләгән еллар буе сабырлык белән көтә. Ул үз исеменең тулысынча изге ителүен «сабырлык белән көтеп тора». Моның нәтиҗәсендә «түземсезлек белән көткәннәрнең» барысы да гаҗәеп фатихалар алачак (Ишаг. 30:18, иск.).

17 Гайсә дә көтәргә әзер. Җирдә яшәп, Гайсә ахыргача тугры булып калган. Б. э. 33 елында ул Йәһвәгә үзенең кыйммәтле корбанының бәясен тапшырган. Әмма аңа патша булып идарә итә башлавын 1914 елга кадәр көтәргә кирәк булган (Рәс. 2:33—35; Евр. 10:12, 13). Ә бөтен дошманнарының тулысынча юк ителәчәк вакытны аңа Меңьеллык идарә итүенең ахырына кадәр көтәргә кирәк булачак (1 Көр. 15:25). Әйе, бу чыннан да озак вакыт. Әмма сабырлык белән көтүнең юкка булмаячагына һич шикләнмәскә була.

БЕЗГӘ НӘРСӘ ЯРДӘМ ИТӘЧӘК?

18, 19. Сабырлык белән көтәргә безгә нәрсә ярдәм итәчәк?

18 Шик тә юк, һәрберебезгә Йәһвә вәгъдәләренең үтәлешен сабырлык белән көтәргә кирәк. Әмма безгә бу яктан нәрсә ярдәм итәчәк? Аллаһының изге рухын сорап дога кылу. Онытмыйк: сабырлык изге рух җимешенең бер өлеше булып тора (Эфес. 3:16; 6:18; 1 Тис. 5:17—19). Шуңа күрә Йәһвәдән безгә сабыр һәм чыдам булып калырга ярдәм итсен дип ялварып сорыйк.

19 Шулай ук Ибраһим, Йосыф һәм Давытка Йәһвә вәгъдәләренең үтәлешен сабырлык белән көтәргә нәрсә ярдәм иткәнен дә исебездә тотыйк. Алар, Йәһвәгә иман итеп, тулысынча аңа таянган. Алар үзләре һәм үз мәнфәгатьләре турында гына уйлап яшәмәгән. Сабыр булганнары өчен ничек бүләкләнгәне турында уйлану безгә дә сабырлык белән көтәргә көч бирәчәк.

20. Сез нәрсә эшләргә тәвәккәл?

20 Сынауларга карамастан, без «сабырлык белән көтәргә» тәвәккәл. Кайчак без: «И Йәһвә, бу кайчанга кадәр булыр?» — дип ялварабыздыр (Ишаг. 6:11). Әмма Аллаһы изге рухының көче ярдәме белән без, Ирмия пәйгамбәрдән үрнәк алып, болай дип әйтә алабыз: «Йәһвә — минем өлешем, шуңа күрә мин аны сабырлык белән көтәрмен» (Ирм. елав. 3:21, 24).

^ 11 абз. Ибраһимның тормышы турында Яратылыш китабының якынча 15 бүлегендә язылган. Өстәвенә, Мәсихче Грек Язмаларын язучылар 70 тән артык тапкыр Ибраһимны телгә алып язган.

^ 14 абз. Йәһвә, Шаулны патша итеп куеп, ким дигәндә 2 ел үткәннән соң аны кире каккан. Шулай да Йәһвә Шаулга үлеменә кадәр 38 ел буе идарә итәргә рөхсәт иткән (1 Иш. 13:1; Рәс. 13:21).