Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Һәркайсы акылдан өстенрәк торучы Аллаһы тынычлыгы»

«Һәркайсы акылдан өстенрәк торучы Аллаһы тынычлыгы»

«Һәркайсы акылдан өстенрәк торучы Аллаһы тынычлыгы йөрәгегезне... саклаячак» (ФЛП. 4:7).

ҖЫРЛАР: 112, 58

1, 2. Филипиядә Паул белән Силас нинди хәлгә очраган? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

ТӨН УРТАЛАРЫ. Миссионерлар Паул белән Силас Филипия шәһәрендәге төрмәнең иң эчке бүлмәсендә утыра. Аларның аяклары агач богауларга беркетеп куелган. Әле генә кичергән кыйнау-сугулардан аларның аркалары сызлый (Рәс. 16:23, 24). Барысы да күз ачып йомганчы булды! Бернинди кисәтүсез-нисез аларны базар мәйданына өстерәп алып килгәннәр, киемнәрен ертып салдырып, чыбык белән кыйнап ташлаганнар (Рәс. 16:16—22). Нинди гаделсезлек! Рим гражданы буларак, Паулны судсыз андый җәзага тарта алмаганнар *.

2 Төрмәдә Паул, мөгаен, көндез булган хәлләрне уйдан кичерә. Ул Филипия халкы турында уйлый. Паул сәяхәт иткән күп кенә башка шәһәрләрдән аермалы буларак, Филипия шәһәрендә яһүдләр синагогасы юк. Шуңа күрә яһүд динен тоткан кешеләр елга буенда, шәһәр капкалары читендә, җыелырга мәҗбүр (Рәс. 16:13, 14). Моның сәбәбе нидә булган? Бәлки, шәһәрдә хәтта ун яһүд ир-атның булмавында булгандыр, чөнки синагога ачу өчен, нәкъ шул кадәр ир-атның булуы таләп ителгән. Филипия халкы үзләренә бирелгән Рим гражданлыгы белән, хокуклары ниндидер дәрәҗәдә чикләнгән булса да, бик горурланып яшәгән (Рәс. 16:21). Бәлки, шуңа күрәдер ике яһүднең — Паул белән Силасның — Рим гражданнары була алуы аларның уена да килә алмаган. Ничек кенә булмасын, аларны нахакка төрмәгә утыртканнар.

3. Ни өчен Паул төрмәгә эләккәне аркасында, бәлки, аптырашта булгандыр, әмма ул нинди караш саклаган?

3 Бәлки, Паул соңгы берничә ай эчендә булган вакыйгалар турында да уйлыйдыр. Ул вакытта Паул Эгей диңгезенең аръягында — Кече Азиядә булган. Анда изге рух аны берничә тапкыр билгеле бер өлкәләрдә вәгазьләүдән тыйган. Әйтерсең лә, изге рух аны каядыр башка җиргә барырга өндәгән (Рәс. 16:6, 7). Әмма кая? Җавап Паулга Троаста булган чакта күренеш аша бирелгән булган. Күренештә бер ир-ат аңа: «Македониягә күч»,— дип әйткән. Паул, һич икеләнмичә, Йәһвәнең ачык күрсәтмәсен кабул иткән. (Рәсүлләр 16:8—10 укы.) Аннары нәрсә булган? Македониягә килгәннән соң күп тә үтмәстән, ул төрмәгә эләккән! Ни өчен Йәһвә моңа юл куйган? Ул төрмәдә күпме утырачак? Паулның җанын шундый сораулар аптыраткан булса, ул аларга үз иманын какшатырга һәм шатлыгын урларга юл куймаган. Ул үзе дә, Силас та дога кылган һәм Аллаһыга мәдхияләр җырлый башлаган (Рәс. 16:25). Шунда Аллаһы тынычлыгы аларның күңелләрен һәм акылларын юаткан.

4, 5. а) Безнең хәл-шартларыбыз Паулныкына ничек охшаш булырга мөмкин? ә) Паул белән булган хәл ничек көтелмәгәнчә итеп үзгәргән?

4 Сезнең дә Паулныкына охшаш хисләр кичергәнегез бармы? Бәлки, сез, Аллаһыдан ниндидер карар кабул итәргә ярдәм итүен сорап, барысын да аның изге рухы җитәкчелеге буенча башкаргансыздыр. Әмма аннары барысы да сез көтмәгәнчә килеп чыккан. Нәтиҗәдә, сез авырлыкларга очрадыгыз яки, бөтенләй яңа хәл-шартларга эләгеп, сезгә тормышыгызда зур үзгәрешләр ясарга туры килде (Вәг. 9:11). Һәм хәзер сез, бәлки, баштан кичергәнне исегезгә төшереп, ни өчен Йәһвә моңа юл куйды дип аптырыйсыздыр. Шулай булса, сезгә чыдам булырга һәм Йәһвәгә тулысынча таянырга нәрсә ярдәм итәчәк? Бу сорауга җавап алыр өчен, әйдәгез, башта Паул һәм Силас белән булган хәлгә кайтыйк.

5 Паул белән Силас мактау җырлары җырлаганда бер-бер артлы һич көтелмәгән хәлләр була башлаган. Башта кинәт көчле җир тетрәү булган. Шунда төрмә ишекләре ачылган, һәм һәркемнең богавы төшеп киткән. Аннары Паул төрмә сакчысын үз-үзен үтерүдән туктатып калган. Нәтиҗәдә, төрмә сакчысы үзе дә, бөтен гаиләсе дә суга чумдырылу үткән. Иртән-иртүк шәһәр хакимнәре, Паул белән Силасны азат итәр өчен, үз сакчыларын җибәргән. Шәһәр хакимнәре аларны тыныч кына шәһәрләрен калдырып китүләрен сораган. Паул белән Силасның Рим гражданнары булуын белгәч, шәһәр хакимнәре үзләренең бик җитди хата кылганнарын аңлаган. Шунда алар, үзләре Паул белән Силас янына барып, аларны иреккә чыгарган. Әмма, шәһәрдән киткәнче, Паул белән Силас күптән түгел генә суга чумдырылган Лидия исемле апа-кардәш белән саубуллашып килергә булган. Моннан тыш, алар кардәшләрне дә ныгыткан (Рәс. 16:26—40). Әйе, хәлләр бик тиз үзгәргән!

УЛ «ҺӘРКАЙСЫ АКЫЛДАН ӨСТЕНРӘК»

6. Без хәзер нәрсә карап чыгарбыз?

6 Шушы хәлләрдән нәрсәгә өйрәнеп була? Йәһвә без көтмәгәнне эшли ала, шуңа күрә сынаулар кичергәндә, борчыласы юк. Шик тә юк, булган хәлләр Паулга бик нык тәэсир иткән. Бу аның соңрак Филипиядәге кардәшләренә борчулар һәм Аллаһы тынычлыгы турында язган сүзләреннән ачык итеп күренә. Әйдәгез, башта Филипиялеләргә 4:6, 7 дә (укы) язылган Паулның сүзләрен карап чыгыйк. Аннары без Изге Язмалардагы башка очракларга игътибар итәрбез. Һәм ахырда «Аллаһы тынычлыгы» безгә чыдам булырга һәм Йәһвәгә тулысынча таянырга ничек ярдәм итә алганын карап чыгарбыз.

7. Филипиядәге кардәшләргә язган хатында Паул нәрсәгә игътибар иткән һәм аның сүзләреннән нәрсәгә өйрәнеп була?

7 Филипиядәге кардәшләр Паулның хатын укыганда, аларның күбесе, мөгаен, Паулның үзе һәм Силас белән булган хәлләрне һәм Йәһвәнең, көтелмәгәнчә эш итеп, аларга ничек ярдәм иткәнен исләренә төшергәндер. Паул, үз хатын язып, аларны нә́рсәгә өйрәтергә теләгән? Башлыча, борчылмаска, шулай ук Аллаһы тынычлыгына ия булыр өчен дога кылырга. Әмма игътибар итегез, «Аллаһы тынычлыгы» «һәркайсы акылдан өстенрәк торучы» диелгән. Бу нәрсәне аңлата? Изге Язмаларның кайбер тәрҗемәләрендә бу фикер «һәркайсы хыялларыбыздан өстенрәк» һәм «һәркайсы адәми уй-ниятләрдән югарырак» дип тәрҗемә ителгән. Асылда, Паул «Аллаһы тынычлыгының» без күз алдына китерә алганнан да гаҗәебрәк булуы турында әйтә. Шуңа күрә, проблемаларыбыздан котылу юлы күренми кебек тоелса да, Йәһвә аларны ничек хәл итәргә икәнен яхшы белә һәм безгә, көтелмәгәнчә эш итеп, ярдәм итә ала. (2 Петер 2:9 укы.)

8, 9. а) Паул Филипиядә гаделсез мөгамәлә кичергән булса да, бу нинди уңай нәтиҗәләргә китергән? ә) Ни өчен Паулның филипиялеләргә язган сүзләре нәтиҗәле булган дип әйтеп була?

8 Әйтеп кителгән хәлләрдән соң ун ел эчендә төрле хәл-вакыйгалар булган. Алар турында уйлану Филипиядәге кардәшләрне ныгытмый калмаган. Паулның язганнары дөрес булган. Йәһвә гаделсезлекнең булуына юл куйган булса да, бу ахыр чиктә «яхшы хәбәрне яклауда һәм законлаштыруда» уңышларга китергән (Флп. 1:7). Хәзер инде теге шәһәр хакимнәре яңа гына барлыкка килгән мәсихче җыелышка каршы берәр нәрсә эшләргә базмас иде. Мөгаен, Паул үзенең Рим гражданы булганы турында әйткәнгә күрә, аның хезмәттәше — табиб Лүк, Паул белән Силас киткәннән соң, Филипиядә кала алган. Шуңа күрә Лүк яңа мәсихчеләргә ярдәм итә алган.

9 Филипиядәге кардәшләр Паулның хатын укыганда, аның теоретик кына булмаганын аңлаган. Паул җитди авырлыкларны үз башыннан кичергән. Шулай да аңарда «Аллаһы тынычлыгы» барлыгы чагылган. Шунысын әйтергә кирәк: кардәшләренә хат язган чакта Паул Римда сак астында утырган. Әмма, шуңа да карамастан, аның күңелендә һаман да «Аллаһы тынычлыгы» булган (Флп. 1:12—14; 4:7, 11, 22).

«ҺИЧНӘРСӘ ТУРЫНДА БОРЧЫЛМАГЫЗ»

10, 11. Берәр проблема аркасында чамадан тыш борчылганда, без нәрсә эшләргә тиеш һәм нәрсәгә өметләнү акыллы?

10 Безгә «һичнәрсә турында борчылмаска» һәм «Аллаһы тынычлыгына» ия булырга нәрсә ярдәм итә ала? Паулның филипиялеләргә язган сүзләреннән күренгәнчә, дога борчудан арыныр өчен яхшы чара булып тора. Шуңа күрә, күңелебезне борчу-хафа биләп алганда, дога кылырга кирәк. (1 Петер 5:6, 7 укы.) Борчуларыгызны Йәһвәгә сөйләгәндә, аның сезнең хакта кайгыртачагына тамчы да шикләнмәгез. Алган фатихаларыгыз өчен Йәһвәгә үз рәхмәтләрегезне белдерегез. Аллаһының «без сораган яки уйлаган бар нәрсәдән күпкә күбрәкне эшли алганын» истә тотканда, безнең аңа карата ышанычыбыз ныгый барачак (Эфес. 3:20).

11 Паул белән Силас очрагындагы кебек, Йәһвәнең безгә ничек ярдәм итәргә булганы безне шаккатырырга мөмкин. Яки аның ярдәме могҗиза булып күренмәскә дә мөмкин, шулай да бу нәкъ менә без мохтаҗ булган ярдәм булачак (1 Көр. 10:13). Әлбәттә, бу берни дә эшләмичә тик утыру һәм Йәһвәнең безнең өчен хәлне төзәтәчәген я проблеманы хәл итәчәген көтеп утыру дигәнне аңлатмый. Без догаларыбыз буенча эш итәргә тиеш (Рим. 12:11). Шулай эш итеп, без эчкерсез булганыбызны расларбыз, ә Йәһвәнең безне фатихалар өчен нигез булачак. Әмма шул ук вакытта Йәһвә без сораганнан, ниятләгәннән һәм көткәннән күпкә күбрәкне эшли алганын онытмыйк. Кайчак ул хәтта, без һич көтмәгәнне эшләп, безне гаҗәпләндерә. Әйдәгез, Йәһвәнең безнең хакка гаҗәеп эш башкарырга сәләтле булганына ышанычыбызны ныгыта торган Изге Язмалардагы кайбер очракларга игътибар итик.

ЙӘҺВӘ КӨТЕЛМӘГӘН ЭШЛӘР БАШКАРА

12. а) Ассирия патшасы Синахериб патша янаганда Һизәкыя патша нәрсә эшләгән? ә) Бу хәлдә Йәһвәнең ничек эш иткәненнән нәрсәгә өйрәнеп була?

12 Изге Язмаларда Йәһвәнең көтелмәгәнчә итеп эш итүен күрсәтүче күп кенә мисаллар бар. Мәсәлән, Һизәкыя патша көннәрендә булган бер хәлгә игътибар итик. Ассирия патшасы Синахериб, Яһүдкә бәреп кереп, бөтен ныгытылган шәһәрләрне яулап алган (2 Пат. 18:1—3, 13). Аннары ул Иерусалимга каршы чыккан. Котылгысыз куркыныч янаганда, Һизәкыя патша нәрсә эшләгән? Ул Йәһвәгә ярдәм сорап дога кылган һәм Йәһвәнең пәйгамбәре Ишагыядән киңәш эзләгән (2 Пат. 19:5, 15—20). Шулай ук ул, Синахериб салган салымны түләп, акыллылык күрсәткән (2 Пат. 18:14, 15). Аннары ул шәһәрне дәвамлы камалышка әзерләнгән (2 Елъ. 32:2—4). Әмма бу хәлнең нәтиҗәсе нинди булган? Йәһвә бер фәрештәсен җибәргән, һәм ул бер төн эчендә 185 000 Синахерибның гаскәриен кырып салган. Һизәкыя хәлләрнең шулай булып бетәчәген күз алдына да китерә алмаган! (2 Пат. 19:35)

Йосыф белән булган хәлдән нәрсәгә өйрәнеп була? (Ярат. 41:42) (13 нче абзацны кара.)

13. а) Йосыф белән булган хәлдән нәрсәгә өйрәнеп була? ә) Олы яшькә җиткән Ибраһим хатыны Сара нәрсәне һич көтмәгән?

13 Ягъкубның улы Йосыф очрагына да игътибар итик. Мисырда зинданда утырганда, Йосыф дәрәҗә ягыннан илнең икенче кешесе булып китәчәген һәм, Йәһвә аны кулланып, гаиләсен ачлыктан коткарачагын бөтенләй күз алдына да китерә алмагандыр (Ярат. 40:15, иск.; 41:39—43; 50:20). Шик тә юк, Йәһвәнең ничек эш иткәне Йосыф көткәннән дә ашып киткән. Йосыфның карт әбисе Сара турында да уйланып алыйк. Олы яшькә җиткән Сара, кол хезмәтчесе аша түгел, ә үзе Йәһвә ярдәмендә улын тудырып, ана булып китәчәген күз алдына китерә алганмы? Исхакның тууы, һичшиксез, Сара күз алдына китерә алганыннан да ашкан (Ярат. 21:1—3, 6, 7).

14. Без нәрсәдә һич шикләнмибез?

14 Вәгъдә ителгән яңа дөнья җиткәнче, без Йәһвәнең үзебезне бар проблемаларыбыздан могҗизалы рәвештә коткарачагын көтмибез. Шул ук вакытта аңардан тормышыбызда гаҗәеп нәрсәләр кылуын да таләп итмибез. Әмма безгә Йәһвәнең үткәндә яшәгән хезмәтчеләренә гаҗәеп итеп ярдәм иткәне яхшы билгеле. Һәм ул һич тә үзгәрмәгән. (Ишагыя 43:10—13 укы.) Моны белү безнең аңа карата иманыбызны ныгыта. Аның ниятен тулысынча үтәп чыгар өчен, ул безгә кирәкле көч бирә ала (2 Көр. 4:7—9). Изге Язмаларда тасвирланган бар шушы хәлләрдән нәрсәгә өйрәнеп була? Йәһвәгә тугры булсак, ул безгә хәтта иң авыр хәл-шартларда да ярдәм итәчәк.

Йәһвәгә тугры булсак, ул безгә хәтта иң авыр хәл-шартларда да ярдәм итәчәк

15. «Аллаһы тынычлыгын» күңелебездә сакларга нәрсә ярдәм итәчәк? Аңлат.

15 Авырлыклар кичергәндә, күңелләребездә «Аллаһы тынычлыгын» ничек югалтмаска? Йәһвә Аллаһыбыз белән якын мөнәсәбәтләрдә калып. Андый мөнәсәбәтләр үз гомерен йолым корбаны итеп биргән «Мәсих Гайсә аша» гына мөмкин. Йолым бүләге — күктәге Атабызның башкарган тагын бер гаҗәеп эше. Йәһвә, йолым корбанының бәясен кулланып, гөнаһларыбызны кичерә, саф вөҗданга ия булырга һәм үзенә якынлашырга мөмкинлек бирә (Яхъя 14:6; Ягък. 4:8; 1 Пет. 3:21).

УЛ ЙӨРӘГЕБЕЗНЕ ҺӘМ АҢЫБЫЗНЫ САКЛЫЙ

16. «Аллаһы тынычлыгына» ия булуның нәтиҗәсе нинди? Мисал китер.

16 «Һәркайсы акылдан өстенрәк торучы Аллаһы тынычлыгына» ия булуның нәтиҗәсе нинди булачак? Изге Язмаларда әйтелгәнчә, ул йөрәгебезне һәм аңыбызны саклаячак (Флп. 4:7). Төп нөсхә язылган телдә «саклаячак» дип тәрҗемә ителгән сүз — хәрби төшенчә. Ул борынгы заманнарда ныгытылган шәһәрләрне саклаган гарнизонга карата кулланылган. Филипия шундый шәһәрләрнең берсе булган. Шәһәр капкаларын солдатлар яклаганын белгәнгә, Филипия халкы төнлә тыныч кына йоклый алган. Шул рәвешчә, бездә «Аллаһы тынычлыгы» булганда, безнең күңелебез һәм акылыбыз тыныч. Без Йәһвәнең безнең хакта кайгыртканын беләбез, һәм ул безнең чын мәгънәдә бәхетле булуыбызны тели (1 Пет. 5:10). Моны белү безне артык борчылудан һәм күңел төшенкелегеннән саклый.

17. Киләчәккә тулы ышаныч белән карарга безгә нәрсә ярдәм итәчәк?

17 Тиздән кешелек өстенә моңарчы җир йөзендә беркайчан да булмаган иң бөек афәт киләчәк (Мат. 24:21, 22). Ул вакытта безнең һәрберебез белән нәрсә булачагын төгәл әйтеп булмый. Әмма артык борчыласы юк. Йәһвәнең һәр башкарачак эшен белмәсәк тә, без Аллаһыбызны беләбез. Карап чыккан мисаллардан күренгәнчә, нәрсә генә булмасын, Йәһвә һәрвакыт үз ниятен үти, һәм кайчак ул моны хәтта һич көтелмәгәнчә эшли! Шуңа күрә, Йәһвә безнең өчен шулай эш иткәндә, без «һәркайсы акылдан өстенрәк торучы Аллаһы тынычлыгын» яңача сизә алабыз.

^ 1 абз. Күрәсең, Силас та Рим гражданы булган (Рәс. 16:37).