Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Элекке шәхесегезне бөтенләйгә салып ташлагыз

Элекке шәхесегезне бөтенләйгә салып ташлагыз

«Элекке шәхесегезне үз эшләре белән бергә салып ташлагыз» (КӨЛ. 3:9).

ҖЫРЛАР: 121, 142

1, 2. Йәһвә Шаһитләре турында башкалар нәрсә дигән?

ЙӘҺВӘ ШАҺИТЛӘРЕНЕҢ матур сыйфатлары башкалар игътибарыннан читтә калмый. Мәсәлән, язучы Антон Джилл нацистлар Германиясендәге кардәшләребез турында болай дип язган: «Нацистлар Йәһвә Шаһитләренә карата аеруча дошманлык хисе саклаган. [...] 1939 елга аларның 6 000 е [концлагерьга] эләккән». Шулай да, бу язучының сүзләре буенча, ачы эзәрлекләүләргә карамастан, алар үзләренең «ышанычлы һәм сабыр», шулай ук «тугры һәм бердәм» булулары белән билгеле булган.

2 Яки безнең көннәрне алыйк. Көньяк Африка Республикасында кешеләр Йәһвә Шаһитләренең башка күркәм якларына игътибар иткән. Элек бу илдә төрле тән төсендәге кешеләргә бергә җыелу тыелган. Шул сәбәптән Йәһвә Шаһитләре дә бергә җыела алмаган. Әмма 2011 елның 18 декабрендә, якшәмбе көнне, рухи программаны тыңлар өчен, Йоханнесбург шәһәренең иң зур стадионында 78 000 нән артык Йәһвә Шаһите җыелган. Төрле расадан булган кардәшләребез Көньяк Африканың төрле төбәкләреннән һәм күрше илләрдән килгән булган. Стадион администраторларының берсе болай дигән: «Бу стадионда шундый яхшы тәртипле халыкны минем әле күргәнем юк иде. Барысы да пөхтә киенгән. Стадион ялтырап тора. Әмма барыннан да бигрәк сезнең төрле расадан булуыгыз таң калдыра».

3. Кардәшлегебезне нәрсә үзенә күрә бер итә?

3 Йәһвә Шаһитләре булмаган кешеләрнең сүзләреннән күренгәнчә, безнең халыкара кардәшлегебез чын мәгънәдә уникаль (1 Пет. 5:9). Ә нәрсә белән без башка оешмалардан аерылып торабыз соң? Аллаһының Сүзе һәм изге рухы ярдәме белән элекке шәхесебезне салып ташлар өчен бар көчебезне куеп, без «яңа шәхес булып» киенергә тырышабыз (Көл. 3:9, 10).

4. Бу мәкаләдә нәрсә каралачак һәм ни өчен?

4 Элекке шәхесебезне салып ташлау — бу бер нәрсә, ә менә аңа беркайчан да кире кайтмау — ул инде икенче нәрсә. Бу мәкаләдә без элекке шәхесебезне ничек салып ташларга һәм ни өчен моны эшләү үтә мөһим икәненә игътибар итәрбез. Без шулай ук кеше, хәтта гөнаһлы эш-гадәтләргә баткан булса да, үзгәрә ала икәнен күрербез. Моннан тыш, без хакыйкатьтә күптән булган мәсихчеләр, үзләренең элекке шәхесләренә кире кайтмас өчен, нәрсә эшли алганнарын белербез. Ни өчен мондый искә төшерүләр кирәк? Шунысы кызганыч: кайбер мәсихчеләр уяулыкларын югалтып, үзләренең элекке тормыш рәвешләренә кайткан. Шуңа күрә һәммәбезгә: «Нык торам дип уйлаучы, егылмас өчен, сак булсын»,— дигән кисәтүгә колак салырга кирәк (1 Көр. 10:12).

ҺӘРТӨРЛЕ БОЗЫК ТЕЛӘКЛӘРНЕ «ҮТЕРЕГЕЗ»

5. а) Ни өчен элекке шәхесебезне ашыгыч рәвештә салып ташларга кирәк? Мисал ярдәмендә аңлат. (Мәкалә башындагы рәсемне кара.) ә) Көләсәйлеләргә 3:5—9 буенча, элекке шәхескә нәрсә хас?

5 Киемегез пычранса я киемегездән сасы ис килсә, нәрсә эшләрсез? Сез, мөгаен, пычрак киемегезне мөмкин кадәр тизрәк салып ташларга тырышырсыз. Нәкъ шуның шикелле, әгәр дә без Йәһвә нәфрәт иткәнне эшләгәнебезне аңласак, безгә ашыгыч рәвештә эш итәргә кирәк. Андый гөнаһлы эш-гамәлләрне күздә тотып, Паул: «Сез боларның һәммәсеннән... арынырга тиеш»,— дигән. Әйдәгез, Паул әйтеп киткән шундый эш-гадәтләрнең икесен генә карап чыгыйк: фәхешлек һәм нәҗеслек. (Көләсәйлеләргә 3:5—9 укы.)

6, 7. а) Элекке шәхесне салып ташлар өчен, җитди тырышлыклар куярга кирәклеге Паулның сүзләреннән ничек күренә? ә) Сакура элек нинди тормыш алып барган һәм аңа үзгәрергә нәрсә ярдәм иткән?

6 Фәхешлек. Паул үз имандашларына үзләренең «тән әгъзаларын», ягъни «фәхешлек... тудыра торган» һәртөрле бозык теләкләрен, «үтерергә» кушкан. Паулның образлы телне куллануы гөнаһлы теләк-омтылышлардан арыну өчен җитди чаралар куярга кирәклеген ачык күрсәтә. Гөнаһлы теләкләргә каршы көрәшү җиңел түгел, шулай да җиңүгә ирешеп була.

7 Япониядән булган Сакура * исемле апа-кардәш мисалына игътибар итик. Үсмер чактан ук ул ялгызлык хисе белән көрәшкән һәм еш кына күңел төшенкелегенә бирелгән. 15 яшьтән башлап, ул, ялгызлыктан котылырга теләп, тәртипсез җенси тормыш алып барган. Сакура кыенсынып кына болай ди: «Нәтиҗәдә, мин өч тапкыр аборт ясаттым. Башта җенси мөнәсәбәтләр миңа үземне якланган итеп хис итәргә ярдәм итте; мин үземне кирәкле һәм кадерле итеп тойдым. Әмма, күбрәк якынлык кылган саен, мин үземне тагы да иминсезрәк сизә бардым». Сакура 23 яшенә кадәр шундый тормыш алып барган. Аннары ул Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнә башлаган. Сакурага белгәннәре шатлык китергән, һәм Йәһвә ярдәме белән ул күңелен бораулап торган көчле гаеп һәм оят хисен җиңеп чыга алган һәм бозык тормышын калдырган. Хәзер Сакура пионер булып хезмәт итә һәм үзен бүтән инде ялгыз хис итми. Ул болай ди: «Көн дә Йәһвәнең яратуын сизеп торганга, мин чын мәгънәдә бәхетлемен».

НӘҖЕС ЭШЛӘРДӘН АРЫНУ

8. Нинди эш-гадәтләр аркасында кеше Аллаһы күзендә нәҗес булырга мөмкин?

8 Нәҗеслек. Төп нөсхә язылган телдә «нәҗеслек» дип тәрҗемә ителгән сүз киң мәгънәгә ия һәм җенси гөнаһлар белән генә бәйле түгел. Ул тәмәке тарту гадәтенә һәм әдәпсез шаяртуларга да карарга мөмкин (2 Көр. 7:1; Эфес. 5:3, 4). Бу төшенчә шулай ук кеше яшерен рәвештә кылган нәҗес эш-гадәтләрне, мәсәлән җенси дәрт уяткан китаплар укуны я порнография карауны, үз эченә ала. Мондый эшләр нәтиҗәсендә кешедә мастурбация кебек пычрак гадәт барлыкка килергә мөмкин (Көл. 3:5) *.

9. «Тыелгысыз җенси нәфес» нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин?

9 Порнография карарга гадәтләнгән кешенең «тыелгысыз җенси нәфесе» барлыкка килә, һәм, нәтиҗәдә, ул җенси якынлык кылуга һәвәс булып китәргә мөмкин. Тикшерүләр күрсәткәнчә, порнография карарга көчле теләге булган кешеләр алкогольгә я наркотикларга бәйлелеге булган кешеләргә охшаш. Шуңа күрә порнография карау гадәтенең зыянлы нәтиҗәләргә китергәне һич гаҗәп түгел. Ул, мәсәлән, кешедә көчле оят хисе тудыра, эш нәтиҗәлелеген киметә, бәхетле гаилә тормышын җимерә, аерылышуга һәм кешенең үз-үзенә кул салуына китерә. Порнография карау гадәтеннән арынганына бер ел үткән бер ир болай дигән: «Мин үземне кабат саф кеше итеп сизәм».

10. Рибейро порнография карау гадәтен ничек җиңгән?

10 Күпләр өчен порнография карау теләгенә каршы тору — чын көрәш. Шулай да бу көрәштә җиңү мөмкин. Бразилиядән булган Рибейро мисалына игътибар итик. Яшүсмер чагында ул өеннән киткән һәм вакыт узу белән макулатура эшкәртү заводында эшли башлаган. Анда ул порнографик журналларга тап булган. Рибейро болай ди: «Әкрен-әкрен минем порнография карау гадәтем барлыкка килде. Мин моңа шулкадәр һәвәсләнеп киттем ки, порнографик видеолар карар өчен, бергә яшәгән хатынның өйдән чыгып китү вакытын гына көтеп тора идем». Бер көнне Рибейро эштә макулатура өеме арасында «Гаилә бәхетенең сере» дигән китапны күреп алган. Ул аны алган да укый башлаган. Укып белгәннәре аны Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнергә дәртләндергән. Әмма, порнография карау гадәтеннән арыныр өчен, аңа шактый гына вакыт кирәк булган. Рибейрога нәрсә ярдәм иткән? Ул болай ди: «Дога кылу, Изге Язмаларны өйрәнү һәм белгәннәрем турында уйлану миңа Аллаһының күркәм сыйфатлары өчен рәхмәт хисемне үстерергә ярдәм итте, һәм минем Йәһвәгә карата яратуым порнография карау теләгеннән көчлерәк булып китте». Изге Язмалар һәм Аллаһының изге рухы ярдәме белән Рибейро элекке шәхесен салып ташлаган, суга чумдырылу үткән, һәм хәзер ул җыелышта өлкән булып хезмәт итә.

11. Порнография карау теләгенә каршы торырга нәрсә ярдәм итәчәк?

11 Игътибар итегез: Рибейрога, үз көрәшендә уңышлы булыр өчен, Изге Язмаларны өйрәнүдән тыш, күбрәкне эшләргә кирәк булган. Изге Язмалардагы хәбәр аның күңеленә үк үтеп керсен өчен, вакыт таләп ителгән. Рибейро дога кылган һәм укып белгәннәре турында тирән уйланган. Нәтиҗәдә, аның Йәһвәгә карата яратуы порнография карау теләгеннән көчлерәк булып киткән. Әйе, Йәһвәгә карата нык ярату үстерү һәм яманлыкны нәфрәт итү порнография карау теләгенә каршы торуда иң яхшы чара. (Зәбур 97:10 укы.)

АЧУ, ЯМАН ТЕЛЛЕЛЕК ҺӘМ ЯЛГАННАН АРЫНЫГЫЗ

12. Стивенга ачудан һәм кимсетүле сүзләр әйтүдән арынырга нәрсә ярдәм иткән?

12 Кайнар холыклы кеше еш кына үз ачуын башкаларның хисләрен рәнҗетерлек сүзләр әйтеп белдерә. Билгеле, кешенең үзен шулай тотуы гаиләне бәхетле итми. Австралиядән булган Стивен исемле әти кеше болай ди: «Мин еш кына ачулана идем һәм юк-бар нәрсәдән ярсып китә идем. Без хатыным белән өч тапкыр бер-беребездән аерым яшәдек, мөнәсәбәтләребез хәтта аерылышу дәрәҗәсенә җитте». Аннары алар Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнә башлаган. Стивен Изге Язмалардагы киңәшләрне үз тормышында куллана башлагач, моның нәтиҗәсе нинди булган? Ул болай ди: «Безнең тормышыбыз тамыры белән үзгәрде. Йәһвә ярдәме белән мин тыныч һәм сабыр кешегә әйләндем. Моңарчы исә мин ачу-ярсу белән тутырылган һәм кеп-кечкенә сәбәптән шартларга торган бомба кебек идем». Бүгенге көндә Стивен — хезмәттәш ярдәмче, ә хатыны берничә ел инде пионер булып хезмәт итә. Стивенның җыелышындагы өлкәннәр аның турында болай дигән: «Стивен — тыныч, тырыш кардәш, ул басынкы карашлы». Алар беркайчан да аның ярсуланганын күргәне булмаган. Стивен моның барысына үз көче белән ирешкәнме? Ул болай ди: «Йәһвә миңа элекке шәхесемне тулысынча үзгәртергә булышты. Аның ярдәмен кабул итмәгән булсам, тормышымда шушы фатихаларның берсенә дә ирешмәс идем».

13. Ни өчен ачу шулкадәр куркыныч һәм Изге Язмаларда нинди кисәтү бирелә?

13 Изге Язмалар безне ачу, кычкыру һәм яман теллелектән качарга өнди (Эфес. 4:31). Шунысы кызганыч: моның барысы да еш кына көч куллануга китерә. Бүгенге дөньяда күпләр шундый тәртипне гадәти хәл дип саный. Әмма бу, чынлыкта, Барлыкка Китерүчебезне хурлый. Шул сәбәптән күбебез, иске шәхесебезгә хас булган шундый зыянлы нәрсәләрдән арынып, яңа шәхес булып киенгән. (Зәбур 37:8—11 укы.)

14. Агрессив кеше юаш булып китә аламы?

14 Ә хәзер Ханс мисалына игътибар итик. Ул Австриядәге бер җыелышта өлкән булып хезмәт итә. Җыелышының өлкәннәр советы координаторы аның турында болай ди: «Ул — сез очрата алган иң юаш абый-кардәшләрнең берсе». Әмма Ханс элек андый булмаган. Яшүсмер чагында ул, исерткеч эчемлекләрне чамадан тыш күп эчә башлап, агрессив кешегә әйләнгән. Бер тапкыр алкоголь тәэсирендә ул шулкадәр ярсыган ки, хәтта үзенең йөргән кызын үтергән. Нәтиҗәдә, Ханс 20 елга төрмәгә эләккән. Әмма төрмә аны үзгәртмәгән. Соңрак әнисе бер өлкәнне аның янына төрмәгә кереп чыгуын сораган, һәм Ханс Изге Язмаларны өйрәнә башлаган. Ул болай ди: «Элекке шәхесемнән арыну миңа җиңел булмады. Ишагыя 55:7 дәге „явыз кеше үз юлын... калдырсын“ дигән сүзләр һәм зыянлы эшләреннән арынган кешеләр турында 1 Көринтлеләргә 6:11 дә „әйе, кайберләрегез шундый иде“ дип әйтелгән сүзләр миңа көч өстәп торды. Еллар дәвамында Йәһвә үзенең изге рухы аша миңа сабырлык белән яңа шәхескә киенергә ярдәм итте». Төрмәдә 17,5 ел утырып чыгып, Ханс суга чумдырылган мәсихче буларак азат ителгән. Ул болай ди: «Йәһвәнең миңа гаҗәеп мәрхәмәт күрсәткәне һәм мине кичергәне өчен мин аңа мең рәхмәтлемен!»

15. Элекке шәхескә хас эшләргә нәрсә керә һәм Изге Язмаларда моның турында нәрсә әйтелә?

15 Элекке шәхескә хас эшләргә ялган да керә. Мәсәлән, күпләр салым декларацияләрен алдап тутыра я кылган гаеп эшләре өчен җаваплылыктан качарга теләп ялганлый. Әмма Йәһвә — «хакыйкать Аллаһысы» (Зәб. 31:5). Шуңа күрә ул үзенең һәр хезмәтчесеннән «үз якынына хакыйкатьне сөйләүне» һәм ялганламауны таләп итә (Эфес. 4:25; Көл. 3:9). Шулай итеп, без хәтта авыр я безне уңайсыз хәлдә калдыра алган очракта да хакыйкатьне сөйләргә тиеш (Гыйб. сүз. 6:16—19).

АЛАР НИЧЕК ҖИҢҮГӘ ИРЕШКӘН?

16. Элекке шәхесебездән арынырга безгә нәрсә ярдәм итәчәк?

16 Элекке шәхесебезне үз көчебез белән салып ташлау мөмкин түгел. Югарыда әйтеп кителгән Сакура, Рибейро, Стивен һәм Ханс мисалларыннан күренгәнчә, начар эш-гадәтләрдән арыныр өчен, күп көч куярга кирәк. Алар акылларына һәм йөрәкләренә Аллаһы Сүзенең һәм изге рухының көченә тәэсир итәргә юл куйганлыктан җиңүгә ирешә алган (Лүк 11:13; Евр. 4:12). Аллаһының Сүзе һәм изге рухы безгә дә тәэсир итсен өчен, без Изге Язмаларны һәр көн укырга, укыганнарыбыз турында уйланырга һәм, андагы киңәшләрне кулланыр өчен, акыллылык һәм көч бирүен сорап өзлексез дога кылырга тиеш (Йош. 1:8; Зәб. 119:97; 1 Тис. 5:17). Шулай ук җыелыш очрашуларына әзерләнү һәм аларга йөрү дә мөһим (Евр. 10:24, 25). Моннан тыш, безгә Йәһвә оешмасы тарафыннан төрле юл-чаралар белән бирелгән рухи ризыктан яхшылап файдаланырга кирәк (Лүк 12:42).

Элекке шәхесебездән арынырга безгә нәрсә ярдәм итәчәк? (16 нчы абзацны кара.)

17. Киләсе мәкаләдә нәрсә каралачак?

17 Без элекке шәхескә хас һәм мәсихчеләр бөтенләйгә арынырга тиеш булган начар эш-гадәтләрнең кайберләрен генә карап чыктык. Әмма Аллаһы хуплавына ирешер өчен бу гына җитәрлекме? Юк. Без яңа шәхес булып киенергә тиеш. Киләсе мәкаләдә без яңа шәхескә хас һәм өстебездән салмыйча киеп йөрергә кирәк булган кайбер якларга игътибар итәрбез.

^ 7 абз. Бу мәкаләдә кайбер исемнәр үзгәртелгән.

^ 8 абз. «Сорауларыңа җаваплар» (рус) дигән китапның 25 нче бүлеген кара (1 том).