Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Яңа шәхескә киенүдән туктамагыз

Яңа шәхескә киенүдән туктамагыз

«Яңа шәхес булып киенегез» (КӨЛ. 3:10).

ҖЫРЛАР: 126, 28

1, 2. а) Ни өчен яңа шәхес булып киенү көчебездән килә? ә) Көләсәйлеләргә 3:10—14 тә яңа шәхескә хас булган нинди сыйфатлар турында әйтелә?

«ЯҢА ШӘХЕС». Изге Язмаларның «Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндә бу сүзтезмә ике тапкыр очрый (Эфес. 4:24; Көл. 3:10). Ул «Аллаһы ихтыяры буенча яратылган» шәхескә карый. Андый яңа шәхес булып киенү безнең хәлебездән киләме? Әйе. Йәһвә кешеләрне үзенә охшаш итеп барлыкка китергән, шуңа күрә без аңа хас булган күркәм сыйфатларны тормышыбызда чагылдыра алабыз (Ярат. 1:26, 27; Эфес. 5:1).

2 Әлбәттә, мирас итеп алынган камилсезлек аркасында без барыбыз да вакыт-вакыт начар теләк-омтылышларга биреләбез. Тирә-ягыбыздагы кешеләр дә безгә көчле йогынты ясарга мөмкин. Шулай да рәхим-шәфкатьле Йәһвәнең ярдәме белән без аның күңеленә хуш килгән кешеләр булып китә алабыз. Бу максатыбызга ирешер өчен, без бу мәкаләдә яңа шәхескә хас булган кайбер сыйфатларга игътибар итәрбез. (Көләсәйлеләргә 3:10—14 укы.) Шулай ук шул сыйфатларны хезмәтебездә ничек күрсәтеп булганын карап чыгарбыз.

«СЕЗ БАРЫГЫЗ ДА... БЕРЛӘШТЕРЕЛГӘН»

3. Яңа шәхескә хас үзенчәлекләрнең берсе нинди?

3 Имандашларын яңа шәхес булып киенергә өндәгәннән соң, Паул сүзен дәвам иткән. Ул яңа шәхескә хас булган мөһим үзенчәлекләрнең берсенә — башкаларны бертигез күрү сыйфатына игътибар иткән. Паул болай дип язган: «Андый кеше өчен грек, яһүд, сөннәтле, сөннәтсез, чит ил кешесе, скиф, кол я ирекле арасында аерма юк» *. Ни өчен җыелыштагылар раса, милләт я җәмгыятьтәге урынга карап бүленергә тиеш түгел? Чөнки аларның барысы да «Мәсих Гайсәнең шәкертләре буларак берләштерелгән» (Көл. 3:11; Гәл. 3:28).

4. а) Йәһвәнең хезмәтчеләре башкалар белән ничек мөгамәлә итә? ә) Мәсихче бердәмлеккә нәрсә куркыныч тудырырга мөмкин?

4 Яңа шәхескә киенгән мәсихчеләр үз имандашларына һәм башкаларга, аларның иҗтимагый урыннарына я расаларына карамастан, ихтирамлы мөгамәлә күрсәтә (Рим. 2:11). Дөньяның кайбер төбәкләрендә бу аеруча авыр булырга мөмкин. Мәсәлән, Көньяк Африка Республикасында күп кенә Йәһвә Шаһитләре һаман да үз расаларына билгеләнгән булган җирләрдә яши: ак я кара тәнлеләр районнарында яки кайчандыр катнаш раса кешеләре яшәгән районнарда яши. Имандашларыбызны үз йөрәкләрен «киң итеп ачарга» дәртләндерергә теләп, Җитәкче совет 2013 елның октябрендә, кардәшләргә бер-берсен яхшырак белергә ярдәм итәр өчен, махсус чара оештырырга булган (2 Көр. 6:13). Ул үз эченә нәрсәне ала?

5, 6. а) Аллаһы халкы арасындагы бердәмлекне ныгытыр өчен бер илдә нинди чара оештырылган булган? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.) ә) Бу нинди нәтиҗәләргә китергән?

5 Бу чара буенча төрле телдәге я төрле расадагы ике җыелыш кайбер ял көннәрен бергә хезмәттәшлек итә, бергә вакыт үткәрә. Шул җыелышлардагы кардәшләр бергә вәгазьли, җыелыш очрашуларына йөри һәм бер-берсен кунакка чакыра. Бу чара инде йөзләгән җыелышта оештырылган. Җирле филиал моның турында кардәшләребездән һәм хәтта Йәһвә Шаһите булмаган кешеләрдән күп кенә яхшы хәбәрләр алган. Мәсәлән, бер дин хезмәтчесе болай дигән: «Мин үзем Йәһвә Шаһите түгел, әмма шуны әйтәсем килә: вәгазьләү эшегезнең ничек итеп оештырылганына һәм арагызда раса ягыннан бүленешләр булмаганына таң калам». Бу чара имандашларыбызга ничек тәэсир иткән?

6 Ко́са телендә сөйләшкән Нома исемле апа-кардәшебез инглиз җыелышыннан булган имандашларын үзенең гади йортына кунакка чакырырга башта тартынып торган. Әмма, ак тәнле Йәһвә Шаһитләре белән вәгазьләгәннән соң һәм аларда кунакта булганнан соң, ул: «Алар безнең кебек кешеләр икән!» — дип әйтеп куйган. Коса телендәге җыелышның инглиз җыелышына кунакчыллык күрсәтергә чират җиткәч, Нома, табын әзерләп, кайбер кардәшләрне кунакка чакырган. Кунаклар арасында бер ак тәнле өлкән дә булган. «Аның идәндә торган пластмасс ящикка утырырга риза булуы мине шаккатырды»,— дигән Нома. Бу чара ярдәмендә күп кенә кардәшләр яңа дусларга ия булган һәм аралашу ягыннан үз күңелләрен киңәйтүен дәвам иткән.

«НАЗЛЫ ХИСЛӘР БЕЛӘН КЫЗГАНУНЫ, ИГЕЛЕКНЕ... КИЕМНЕ КИГӘНДӘЙ КИЕГЕЗ»

7. Ни өчен безгә һәрвакыт кызганучан булырга кирәк?

7 Шайтан дөньясы үз ахырына якынлашып килгән арада безнең төрле авырлыкларга дучар булуыбыз бар. Без, мәсәлән, эшсезлектән интегергә, сәламәтлек ягыннан җитди проблемалар я эзәрлекләүләр кичерергә, табигать афәтләренә юлыгырга, җинаятьчеләр аркасында мөлкәтебездән мәхрүм булырга һәм башка кыенлыкларга очрарга мөмкин. Сынаулар вакытында бер-беребезгә ярдәм итәр өчен, чын-чынлап кызганучан булу мөһим. Кызганучан булу безне игелек кылырга дәртләндерәчәк (Эфес. 4:32). Яңа шәхескә хас булган бу сыйфатлар безгә Аллаһыдан үрнәк алырга һәм башкаларны юатырга ярдәм итәчәк (2 Көр. 1:3, 4).

8. Җыелыштагыларга карата кызганучан һәм игелекле булу нинди уңай нәтиҗәләргә китерә? Мисал китер.

8 Җыелышыбыздагы килмешәк кардәшләребезгә я ярдәмгә мохтаҗ булган башка имандашларыбызга карата без ничек тагы да игелеклерәк була алабыз? Безгә алар белән дуслашырга һәм аларга, үзләрен җыелышта кирәкле кешеләр итеп хис итсеннәр өчен, ярдәм итәргә кирәк (1 Көр. 12:22, 25). Филиппиннан Япониягә күченгән Дэнникарл мисалын карап чыгыйк. Килмешәк булганга, ул үз эшендә гаделсез мөгамәлә кичергән. Соңрак ул Йәһвә Шаһитләренең очрашуына килгән. «Анда барысы да диярлек японнар булса да, алар мине иске танышлардай итеп җылы каршы алды»,— дигән ул. Кардәшләрнең игелекле мөнәсәбәте аңа алга таба да Йәһвәгә якынлашырга ярдәм иткән. Вакыт узу белән, ул суга чумдырылу үткән, һәм бүгенге көндә ул өлкән булып хезмәт итә. Җыелышындагы өлкәннәр, Дэнникарл белән хатыны Дженниферның җыелышлары өчен чын фатиха булганнары турында әйтеп, болай дигән: «Алар, пионер булып хезмәт итеп, бик гади тормыш алып бара һәм Патшалык эшләрен беренче урынга куеп яшәүдә яхшы үрнәк булып тора» (Лүк 12:31).

9, 10. Хезмәттә кызганучанлык күрсәтү яхшы нәтиҗәләргә китерә икәнлеге нинди мисаллардан күренә?

9 Башкаларга Патшалык хакындагы хәбәрне сөйләү безгә «бар кешегә» игелек кылырга гаҗәеп мөмкинлек бирә (Гәл. 6:10). Кызганудан чыгып күп кенә Йәһвә Шаһитләре иммигрантларның туган телләрен өйрәнергә булган (1 Көр. 9:23). Нәтиҗәдә, бу мул фатихалар китергән. Мәсәлән, Австралиядән булган Тиффани исемле пионер апа-кардәшебез, Брисбен шәһәрендәге суахили телендәге җыелышка ярдәм итәр өчен, шул телне өйрәнгән. Бу авыр булса да, аның тормышы тагы да мәгънәлерәк булып киткән. Ул болай ди: «Хезмәтеңне кызыклырак итәсең килсә, чит тел җыелышында хезмәт ит. Бу үз шәһәреңдә генә калып сәяхәт итүгә охшаш. Син халыкара кардәшлегебез белән якынрак танышасың һәм арабыздагы гаҗәеп бердәмлекне үз күзләрең белән күрәсең».

Мәсихчеләрне иммигрантларга ярдәм итәргә нәрсә дәртләндерә? (10 нчы абзацны кара.)

10 Шулай ук Япониядән булган бер гаиләнең мисалына да игътибар итик. Кызлары Сакико болай ди: «1990 елларда без хезмәттә еш кына Бразилиядән килгән иммигрантларны очрата идек. Аларга португал телендәге Изге Язмалардан Ачылыш 21:3, 4 я Зәбур 37:10, 11, 29 нчы шигырьләрне укыганда, алар игътибар белән тыңлый иде, ә кайчак хәтта күзләреннән яшь тәгәри иде». Әмма бу гаилә моның белән генә чикләнеп калмаган. «Аларның рухи сусавын күргәч,— дип әйтә Сакико,— без гаилә белән португал телен өйрәнә башладык». Соңрак бу гаилә португал телендәге җыелышның барлыкка килүенә булышлык иткән. Шул еллар дәвамында бу гаилә күп кенә иммигрантларга Йәһвәнең хезмәтчеләре булып китәргә ярдәм иткән. Сакико болай ди: «Португал телен өйрәнү күп көч куюны таләп итте, әмма алган фатихаларыбыз барыннан да ашты. Без Йәһвәгә мең рәхмәтлебез». (Рәсүлләр 10:34, 35 укы.)

«БАСЫНКЫЛЫКНЫ... КИЕМНЕ КИГӘНДӘЙ КИЕГЕЗ»

11, 12. а) Ни өчен яңа шәхес булып киенгәндә мотивларыбыз дөрес булырга тиеш? ә) Безгә басынкы булып калырга нәрсә ярдәм итәчәк?

11 Без кешеләрдән мактау алу өчен түгел, ә Йәһвәне данлау өчен яңа шәхес булып киенәбез. Исегездәдер, кайчандыр хәтта камил рухи зат, горур булып китүе аркасында, Аллаһыга каршы гөнаһ кылган. (Йәзәкил 28:17 белән чагыштыр.) Ә гөнаһлы кешеләр өчен горурлыктан һәм тәкәбберлектән саклану никадәр авыр булганын әйтеп торасы да юк! Шулай да басынкылыкны киемне кигәндәй кию мөмкин. Бу яктан безгә нәрсә ярдәм итәчәк?

12 Басынкы булып калыр өчен, безгә Аллаһы Сүзеннән укыганнарыбыз турында һәр көн уйланырга кирәк (Кан. 17:18—20). Аеруча Гайсәнең өйрәтүләре һәм басынкылык белән башкарган хезмәте турында уйлану мөһим (Мат. 20:28). Гайсә хәтта үз рәсүлләренең аякларын юган (Яхъя 13:12—17). Моннан тыш, без, Аллаһыдан изге рух сорап, үзебезне башкалардан өстен итеп күрү омтылышы белән көрәшергә тиеш (Гәл. 6:3, 4; Флп. 2:3).

13. Басынкылык нинди фатихалар китерә?

13 Гыйбрәтле сүзләр 22:4 укы. Йәһвә һәрберебездән басынкы булуыбызны көтә. Басынкылык мул фатихалар китерә. Без басынкы булганда, җыелышта тынычлык һәм бердәмлек хөкем сөрә. Моннан тыш, басынкылыкны үстерү һәм саклау Аллаһының юмарт игелеген үз өстебездә татып күрергә мөмкинлек бирә. Рәсүл Петер болай дигән: «Бер-берегез белән үзегезне басынкы тотыгыз, чөнки Аллаһы тәкәбберләргә каршы тора, ә басынкыларга юмарт игелеген күрсәтә» (1 Пет. 5:5).

«ЮАШЛЫК ҺӘМ САБЫРЛЫКНЫ КИЕМНЕ КИГӘНДӘЙ КИЕГЕЗ»

14. Юашлык һәм сабырлык күрсәтү ягыннан кем иң яхшы үрнәк булып тора?

14 Бүгенге дөньяда юаш һәм сабыр кешеләрне еш кына көчсез дип саныйлар. Әмма чынлыкта бу алай түгел. Уйлап кына карагыз: бу күркәм сыйфатларның чыганагы — Йәһвә Аллаһы, ә ул — галәмдәге иң куәтле Шәхес. Юашлык һәм сабырлык күрсәтү ягыннан ул иң яхшы үрнәк булып тора (2 Пет. 3:9). Мәсәлән, Йәһвәнең үз фәрештәләре аша Ибраһим һәм Лут белән ничек итеп сөйләшкәне турында уйланып була (Ярат. 18:22—33; 19:18—21). Шулай ук Аның үҗәт Исраил халкына карата 1 500 елдан артык вакыт дәвамында ничек сабыр булганы турында да уйлап була (Йәз. 33:11).

15. Гайсә юаш һәм сабыр булу ягыннан нинди үрнәк күрсәткән?

15 Гайсә юаш кеше булган (Мат. 11:29). Шәкертләре кат-кат хаталар кылса да, ул алар белән сабырлык күрсәтеп мөгамәлә иткән. Гайсә җирдә хезмәт иткәндә, дин җитәкчеләре аңа еш кына каршылык күрсәткән, аны нахакка тәнкыйтьләгән һәм гаепләгән. Шулай да ул үз үлеменә кадәр юаш һәм сабыр булып калган. Җәфалану баганасында газап чиккәндә, Гайсә, үзен җәзалаучылар өчен Атасына ялварып, болай дигән: «Әти, кичер аларны, чөнки нәрсә эшләгәннәрен белмиләр» (Лүк 23:34). Хәтта иң авыр шартларда да Гайсә юаш һәм сабыр булу ягыннан гаҗәеп үрнәк күрсәткән! (1 Петер 2:21—23 укы.)

16. Юашлык белән сабырлыкны гамәлдә ничек күрсәтеп була?

16 Юашлык белән сабырлыкны гамәлдә ничек күрсәтеп була? Моның бер ысулы турында Паул үз имандашларына болай дип язган: «Бер-берегезгә карата сабыр булып һәм бер-берегезне ихлас күңелдән кичереп яшәгез. Хәтта сезне берәрсе рәнҗетсә дә, шулай эшләгез. Йәһвә сезне ихлас күңелдән кичергән кебек, сез дә шулай кичерергә тиеш» (Көл. 3:13). Әйе, бу әмерне үтәү өчен бездән юаш һәм сабыр булу таләп ителә. Кичерүчән булсак, без җыелышта бердәмлекнең булуына булышлык итәчәкбез.

17. Ни өчен юашлык һәм сабырлык күрсәтеп яшәү мөһим?

17 Юашлыкны һәм сабырлыкны киемне кигәндәй кию — һәр мәсихче өчен куелган таләп. Бу безнең котылуыбыз өчен кирәк (Мат. 5:5; Ягък. 1:21). Әмма, иң мөһиме, бу сыйфатларны чагылдырып, без Йәһвәне данлыйбыз һәм башкаларга Изге Язмалардагы шул киңәшләрне кулланырга ярдәм итәбез (Гәл. 6:1; 2 Тим. 2:24, 25).

«МӘХӘББӘТНЕ КИЕМНЕ КИГӘНДӘЙ КИЕГЕЗ»

18. Мәхәббәт һәм кешеләргә бертигез карау сыйфаты үзара ничек бәйле?

18 Әле карап чыккан сыйфатларның барысы да мәхәббәт белән тыгыз бәйле. Мәсәлән, бервакыт шәкерт Ягъкуб байларны ярлыларга караганда өстенрәк күргән имандашларына киңәш биргән. Шулай итеп ул аларның шундый тәртипләре белән «Якыныңны үзеңне яраткандай ярат» дигән патша канунын бозганын күрсәткән. Аннары ул: «Ә инде кешеләргә бертигез карамыйсыз икән, гөнаһ кыласыз»,— дип өстәп куйган (Ягък. 2:8, 9). Мәхәббәт безне башкалар белән аларның белем, раса я җәмгыятьтәге урыннарына карап мөгамәлә итүдән качарга дәртләндерәчәк. Әйе, кешеләргә бертигез каравыбыз тышкы тотышыбыздан гына күренеп торырга тиеш түгел. Ул яңа шәхесебезнең чын өлеше булырга тиеш.

19. Ни өчен мәхәббәтне киемне кигәндәй кию мөһим?

19 Мәхәббәт шулай ук «түземле һәм игелекле» һәм «масаеп йөрми» (1 Көр. 13:4). Патшалык хакындагы хәбәрне башкаларга алга таба да җиткерү өчен сабырлык, игелек һәм басынкылык кирәк (Мат. 28:19). Шул ук сыйфатлар җыелыштагы барлык кардәшләребез белән дә яхшы мөгамәләдә булырга ярдәм итә. Андый мәхәббәт күрсәтүнең җимешләре нинди булачак? Җыелышыбызда бердәмлек хөкем сөрәчәк; бу исә Йәһвәгә дан китерәчәк һәм кешеләрне хакыйкатькә җәлеп итәчәк. Шуңа күрә Изге Язмаларда яңа шәхеснең тасвирлануы мондый сүзләр белән йомгаклана да: «Боларга өстәп мәхәббәтне киемне кигәндәй киегез, чөнки ул — бердәмлекнең камил бәйләнешләре» (Көл. 3:14).

«ТЫРЫШЛЫК КУЮЫГЫЗНЫ ДӘВАМ ИТЕГЕЗ»

20. а) Без үзебезгә нинди сораулар бирергә тиеш һәм ни өчен? ә) Без нинди вакытны зарыгып көтәбез?

20 Һәрберебез үзенә мондый сорау бирергә тиеш: «Элекке шәхесемне бөтенләйгә салып ташлар өчен тагын нәрсә эшләп була?» Безгә, Аллаһыдан ярдәм сорап кайнар дога кылырга һәм Аллаһы Патшалыгын мирас итеп алырга комачаулаган һәртөрле фикер йөртүдән һәм эш-гадәттән арыныр өчен, бар көчебезне куярга кирәк (Гәл. 5:19—21). Шулай ук үзебезгә мондый сорау да бирү мөһим: «Мин, яңача фикер йөртер өчен, тырышлык куюымны дәвам итәмме?» (Эфес. 4:23, 24). Камилсез булу сәбәпле, без әлегә тулысы белән яңа шәхес булып киенә алмыйбыз. Шуңа күрә бар мәсихчеләргә дә өзлексез тырышлыклар куярга туры килә. Һәркем камил булып киткәч һәм тулысы белән яңа шәхес булып киенгәч, тормышның никадәр гаҗәеп булачагын күз алдына гына китерегез!

^ 3 абз. Изге Язмалар язылган чорда скифларга түбән цивилизация кешеләренә кебек җирәнеп караганнар.