Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Аримафейдан булган Йосыф кыю эш итә

Аримафейдан булган Йосыф кыю эш итә

АРИМАФЕЙДАН БУЛГАН ЙОСЫФ Рим идарәчесе янына барырга батырлыгы җитәр дип бер дә уйламагандыр. Понти Пилат үзсүзле, үҗәт кеше булган бит. Әмма Гайсә хөрмәт белән җирләнергә тиеш, шуңа күрә кемдер, Пилат янына барып, Гайсәнең гәүдәсен сорарга тиеш булган. Йосыф бик борчылса да, идарәче белән очрашу шома гына үткән. Пилат, йөзбашын чакыртып, Гайсә чыннан да үлгәнме, дип сораган. Аннан соң ул кайгыга баткан Йосыфка Гайсәнең гәүдәсен җәфалану баганасыннан алып китәргә рөхсәт иткән (Марк 15:42—45).

  • Аримафейдан булган Йосыф кем ул?

  • Аның Гайсә белән нинди мөнәсәбәтләре булган?

  • Аның очрагыннан без нәрсәгә өйрәнәбез?

ЮГАРЫ КИҢӘШМӘ ӘГЪЗАСЫ

Марк бәян иткән яхшы хәбәрдә Йосыф «Киңәшмәнең хөрмәтле әгъзасы» дип атала. Контексттан күренгәнчә, бу очракта «Киңәшмә» Югары киңәшмәне аңлата. Ул вакытта Югары киңәшмә яһүдләрнең Югары суды һәм административ органы булып торган (Марк 15:1, 43). Димәк, Йосыф яһүд халкының бер башлыгы булган һәм, бәлкем, шуңа күрә Рим идарәчесе белән шәхсән очраша алган. Йосыфның бай булганына да гаҗәпләнәсе юк (Мат. 27:57).

Сез мәсихче булуыгызны ачыктан-ачык танырга курыкмыйсызмы?

Югары киңәшмә әгъзалары Гайсәне нәфрәт иткән һәм аны үтерергә сүз куешкан. Әмма Йосыф, Югары киңәшмәнең башка күп кенә әгъзаларыннан аермалы буларак, «яхшы, тәкъва кеше» булган (Лүк 23:50). Ул намуслы тормыш алып барган һәм Аллаһының әмерләрен үтәргә тырышкан. Йосыф «Аллаһы Патшалыгын көтеп яшәгән» һәм, күрәсең, шуңа күрә Мәсихнең шәкерте булып киткән дә (Марк 15:43; Мат. 27:57). Дөреслекне һәм гаделлекне яратканга, Гайсәнең хәбәре Йосыфны җәлеп иткән.

ЙОСЫФ МӘСИХ ШӘКЕРТЕ БУЛУЫН ЯШЕРӘ

Яхъя 19:38 дә әйтелгәнчә, Йосыф «яһүдләрдән курыкканга Гайсәнең шәкерте булуын яшереп йөргән». Ул нәрсәдән курыккан соң? Яһүдләр, Гайсәдән чирканганга, Мәсихкә иман итүче һәркемне синагогадан куып чыгарган (Яхъя 7:45—49; 9:22). Андый кешедән көлгәннәр, аның белән аралашмаганнар һәм аңа җирәнеп караганнар. Менә ни өчен Йосыф үзенең Гайсәгә иман итүе турында ачык әйтергә батырчылык итмәгән. Ул үзенең югары дәрәҗәсен һәм абруен югалтырга курыккан.

Башка кайбер кешеләргә дә кыюлык җитеп бетмәгән. Яхъя 12:42 дә әйтелгәнчә, «күп кенә башлыклар аңа [Мәсихкә] иман итә башлаган, ләкин үзләрен синагогадан куып чыгарырлар дип куркып, фарисейлар аркасында аны танымаган». Югары киңәшмәнең әгъзасы Никәдим дә шундый ук хәлдә булган (Яхъя 3:1—10; 7:50—52).

Шулай итеп, Йосыф Гайсәнең шәкерте булган, ләкин ул бу турыда ачыктан-ачык белдерә алмаган. Бу бик җитди булган, аеруча Гайсәнең мондый сүзләрен исәпкә алсак: «Кешеләр алдында мине таныган һәркемне мин дә күктәге Атам алдында танырмын. Ә кешеләр алдында миннән ваз кичүче һәркемнән мин дә күктәге Атам алдында ваз кичәрмен» (Маттай 10:32, 33). Әлбәттә, Йосыф туры мәгънәдә Гайсәдән ваз кичмәгән, әмма ул аны кешеләр алдында танымаган да. Ә сез, аның урынында булсагыз, нәрсә эшләр идегез?

Изге Язмалардан күренгәнчә, Йосыф Югары киңәшмәнең «ниятен һәм эшен хупламаган». Югары киңәшмә суд үткәргәндә, Йосыф Гайсәгә каршы «үз тавышын бирмәгән» (Лүк 23:51). Кайберәүләрнең фикеренчә, ул Югары киңәшмәнең шушы утырышына килмәгән. Ничек кенә булмасын, гаделсез карар чыгарылгач, бу аның йөрәген телгәләгәндер, ләкин Йосыф хәлне үзгәртә алмаган.

ЙОСЫФ КЫЮ БУЛЫП КИТӘ

Гайсә үлгәннән соң, Йосыф үзенең куркуын җиңә алган һәм Мәсих шәкерте буларак газап чигәргә әзер булган. Без моны кайдан беләбез? Марк 15:43 тә болай диелә: «Кыюланып, ул Пилат янына китте һәм аңардан Гайсәнең гәүдәсен сорады».

Күрәсең, Йосыф Гайсәнең соңгы сулышына кадәр аның янында булган һәм Гайсәнең үлеме турында Пилаттан да алдарак белгән. Менә ни өчен, Йосыф Гайсәнең гәүдәсен сорап килгәч, Пилат Гайсәнең инде үлгәненә гаҗәпләнгән һәм моны тикшерергә булган (Марк 15:44, Инҗил, 2001). Йосыф Гайсәнең баганага кадакланып газап чигүен күргән булса, бу аны үз вөҗданын тикшерергә һәм хакыйкать ягына басарга дәртләндергәнме? Бәлки, шулайдыр. Ничек кенә булмасын, Йосыф кыю эш итә башлаган. Аның инде яшерен шәкерт буласы килмәгән.

ГАЙСӘНЕ ҖИРЛӘҮ

Муса кануны буенча, баганага асып үтерелгән җинаятьчене кояш баеганчы җирләргә кирәк булган (Кан. 21:22, 23). Римлылар исә хөкем ителгән җинаятьчеләрнең гәүдәләрен, гадәттә, баганада черергә калдырган яисә берәр гомуми кабергә ташлаган. Йосыф Гайсәнең гәүдәсе белән алай эшләүләрен бер дә теләмәгән. Җәзалау урыныннан ерак түгел генә Йосыфның яңа төрбәсе булган. Күрәсең, Йосыф Аримафейдан * Иерусалимга күптән түгел генә күченгән һәм бу төрбәне үз гаиләсе өчен сатып алган (Лүк 23:53; Яхъя 19:41). Йосыф, үзенә дигән төрбәгә Гайсәне салып, зур юмартлык күрсәткән. Шулай итеп Мәсих байлар белән җирләнер дигән пәйгамбәрлек үтәлгән (Ишаг. 53:5, 8, 9).

Йәһвә белән мөнәсәбәтләрегез тормышыгызда иң мөһим урында торамы?

Яхшы хәбәрнең дүртесендә дә, Йосыф Гайсәнең гәүдәсен нәфис чиста җитен тукымага төргән һәм кыяда уеп ясалган үзенең яңа төрбәсенә салган, дип әйтелә (Мат. 27:59—61; Марк 15:46, 47; Лүк 23:53, 55; Яхъя 19:38—40). Изге Язмаларда Йосыфка булышкан бер генә кеше турында әйтелә. Бу Никәдим булган. Ул, Гайсәнең гәүдәсен җирләүгә әзерләр өчен, хуш исле матдәләр алып килгән. Йосыф белән Никәдим югары дәрәҗәле кешеләр булганга, бәлки, Гайсәнең гәүдәсен үзләре күтәреп бармаган, ә моның белән бәйле эшләрне үз хезмәтчеләренә кушкандыр. Шулай да Йосыф белән Никәдимгә җирләүне оештырырга җиңел булмаган, чөнки, Канун буенча, мәеткә кагылган кеше җиде көн нәҗес булып саналган, шулай ук ул кагылган һәр нәрсә дә нәҗес булып киткән (Сан. 19:11; Һәг. 2:13). Андый кеше Пасах атнасындагы төрле йолаларда катнаша алмаган (Сан. 9:6). Өстәвенә, Гайсәнең гәүдәсен җирләүне үз өстенә алып, Йосыф Югары киңәшмәнең башка әгъзалары алдында көлкегә кала алган. Әмма бу аны инде куркытмаган: ул Гайсәне хөрмәтләп җирләргә теләгән һәм үзенең Мәсих шәкерте булуын бүтән яшермәгән.

ЙОСЫФНЫҢ МОННАН СОҢГЫ ТОРМЫШЫ

Аримафейдан булган Йосыф турында Изге Язмаларда бүтән бернәрсә дә әйтелми. Бездә, бәлки, мондый сорау туадыр: бу вакыйгалардан соң аның белән нәрсә булган? Безгә бу төгәл билгеле түгел. Әмма, югарыда әйтелгән фикерләрне исәпкә алып, мондый нәтиҗә ясап була: ул үзенең мәсихче булуын ачык итеп таныган. Иң җаваплы мизгелдә ул бит куркуга бирелмәгән, ә иман һәм кыюлык белән эш иткән.

Йосыф очрагы барыбызны да бер бик мөһим сорау турында уйланырга дәртләндерә: «Минем өчен иң мөһиме нәрсә: социаль дәрәҗә, яхшы эш, байлык, туганнар белән мөнәсәбәтләр, минем ирегем яисә Йәһвә белән дуслыгыммы?»

^ 18 абз. Аримафей шәһәре, күрәсең, элек Рама дип аталган. Ишмуил пәйгамбәр нәкъ шул шәһәрдә туган (1 Иш. 1:19, 20). Бу шәһәр Иерусалимнан төньяк-көнбатышка таба 35 километр ераклыкта булган. Хәзер бу җирдә Рантис шәһәре урнашкан.