Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Арбалардагы җайдаклар һәм таҗ безне яклый

Арбалардагы җайдаклар һәм таҗ безне яклый

«Ерак җирләрдә яшәүчеләр, килеп, Йәһвәнең гыйбадәтханәсен торгызуда катнашачак. Аллаһыгыз Йәһвәне тыңламый калмагыз!» (ЗӘК. 6:15)

ҖЫРЛАР: 61, 22

1, 2. Зәкәрия үзенең җиденче күренешен күргәндә, яһүдләр нинди хәлдә булган?

ЗӘКӘРИЯГӘ бирелгән җиденче күренеш тәмамланганнан соң, ул моның турында күп кенә уйлангандыр. Йәһвә намуссыз кешеләрне җавапка тартырга вәгъдә иткән. Бу Зәкәрияне, һичшиксез, ныгыткан. Әмма әлегә бернәрсә дә үзгәрми калган: күп кенә кешеләр үзләрен намуссыз тоткан һәм явыз эшләрен калдырмаган. Йәһвә гыйбадәтханәсен торгызу эше дә бер урында торган. Яһүдләр ничек Аллаһының йөкләмәсен шулкадәр тиз оныта алган? Алар Иерусалимга үз рәхәте өчен генә яшәргә кайтканмыни?

2 Шулай да Зәкәрия Иерусалимга күчкән кешеләрнең иманлы булуларында шикләнмәгән. Аллаһы аларны Бабылдан китәргә дәртләндергәч, алар үз йортларын һәм табышлы эшләрен калдырган (Езра 1:2, 3, 5). Аларның күбесе Бабылда туган, ләкин хәзер алар таныш булмаган җиргә китәргә әзер булган. Гыйбадәтханәне торгызу исраиллеләр өчен мөһим эш булмаган булса, алар таулы-калкулыклы җирләр буенча 1 600 километр ара үтәргә теләмәс иде.

3, 4. Бабылдан кайткан исраиллеләр нинди авырлыкларга очраган?

3 Исраиллеләрнең Иерусалимга ничек итеп барганнарын күз алдыгызга китерегез. Юлда алар Исраил җире турында хыяллангандыр. Алар бит Иерусалимның элеккеге матурлыгы турында ишеткән. Ә өлкән яшьтәгеләр гыйбадәтханәнең никадәр мәһабәт булганын үз күзләре белән күргән булган (Езра 3:12). Сез алар урынында булсагыз, Иерусалимга — яңа йортыгызга — беренче тапкыр күз салып, нәрсә хис итәр идегез? Чүп үләне белән капланган хәрабәләр өемен күреп, күңелсезләнер идегезме? Җимерелгән Иерусалимның зур тишекле стеналарын күреп, кайгырыр идегезме? Бәлки, сез Бабылның ике катлы куәтле стеналарын исегезгә төшерер идегез. Әмма халык, моның барысын күреп тә, төшенкелеккә бирелмәгән. Алар инде юлда Йәһвәнең коткаручы кулын күргән. Иерусалимга килгәч, исраиллеләр беренче итеп мәзбәх торгызган һәм анда Йәһвәгә көн саен корбаннар китерә башлаган (Езра 3:1, 2). Башта алар ашкынучан һәм эшкә тотынырга әзер булган, аларны бернәрсә дә туктата алмый кебек тоелган.

4 Гыйбадәтханәне торгызудан тыш, исраиллеләргә тирә-яктагы шәһәрләрне дә торгызырга, кырларда җиләк-җимешләр дә утыртып үстерергә кирәк булган (Езра 2:70). Чыннан да, аларны гаять зур эш көткән. Ләкин соңрак дошманнар каршы чыккан һәм аларга комачауларга тырышкан. Бу хәл 15 елга сузылган. Моның аркасында, күчеп килгәннәрнең рухы сүрелгән (Езра 4:1—4). Ә б. э. к. 522 елда Фарсы патшасы Иерусалимдагы торгызу эшен тыйгач, хәл тәмам начарланган. Шәһәрнең киләчәге билгесез булып калган (Езра 4:21—24).

5. Исраиллеләр рухи яктан көчсезләнгәч, Йәһвә нәрсә эшләгән?

5 Йәһвә үз халкына ярдәм итәргә кирәк икәнен күргән. Шуңа күрә ул Зәкәриягә тагын бер күренеш биргән. Бу күренеш аша Йәһвә исраиллеләрне үз яратуында ышандырырга, аларның куйган тырышлыкларын ничек кадерләгәнен күрсәтергә һәм төзү эшенә яңадан тотынырга дәртләндерергә теләгән. Шулай ук бу күренеш аша Йәһвә аларга, төзү эшенә керешсәләр, яклау бирергә вәгъдә иткән. Гыйбадәтханәне торгызу турында әйтеп, Йәһвә болай дип өстәгән: «Аллаһыгыз Йәһвәне тыңламый калмагыз!» (Зәк. 6:15)

КҮКТӘГЕ ГАСКӘРЛӘР

6. а) Зәкәриянең сигезенче күренеше ничек башлана? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.) ә) Ни өчен атлар төрле төстә?

6 Зәкәриянең сигезенче — иң соңгы — күренеше иманыбызны, хәтта башка күренешләргә караганда да, күбрәк ныгытадыр. (Зәкәрия 6:1—3 укы.) Күз алдыгызга китерегез: ике бакыр тау арасыннан дүрт арба чыга. Күрәсең, бу хәрби арбалар булган. Арбаларга җигелгән атлар төрле төстә. Шуңа күрә арбаларны бер-берсеннән аеру җиңел. «Әфәндем, нәрсә бу?» — дип сорый Зәкәрия фәрештәдән (Зәк. 6:4). Бу безгә дә кызык, чөнки бу күренеш безнең тормышыбызга да кагыла.

Үз халкын яклар өчен һәм ныгытыр өчен, Йәһвә бүген дә фәрештәләрне куллана

7, 8. а) Ике тау нәрсәне символлаштыра? ә) Ни өчен бу таулар бакырдан?

7 Изге Язмаларда таулар еш кына патшалыкларны я хөкүмәтләрне символлаштыра. Зәкәрия күренешендәге таулар Даниял пәйгамбәрлегендәге тауларга охшаш. Тауларның берсе Йәһвәнең югары хакимлеген аңлата. Икенчесе Мәсих җитәкчелегендәге Патшалыкны символлаштыра (Дан. 2:35, 45). Гайсә 1914 елның көзендә тәхеткә утыргач, бу ике тау, җирдә Аллаһының ихтыярын үтәп, бик мөһим роль уйный башлаган.

8 Ни өчен бу таулар бакырдан? Бакыр да, алтын кебек,— кыйммәтле металл. Изге чатыр төзелгәндә дә, Иерусалимдагы гыйбадәтханә төзелгәндә дә, Йәһвә бу металлны кулланырга кушкан (Чыг. 27:1—3; 1 Пат. 7:13—16). Шулай итеп, тауларның бакырдан булулары безгә Йәһвә хакимлегенең һәм Мәсих җитәкчелегендәге Патшалыкның мәһабәт булуын исебезгә төшерә. Бу ике тау кешелеккә чын тынычлык һәм фатихалар китерәчәк.

9. Арбалардагы җайдаклар кемне символлаштыра һәм алар нәрсә эшләргә җибәрелгән?

9 Ә арбалар белән җайдаклар кемне символлаштыра? Арбаларда баручы җайдаклар — фәрештәләр, күрәсең фәрештәләрнең төркемнәре. (Зәкәрия 6:5—8 укы.) Алар «бөтен җирнең Хуҗасы алдына килеп басканнан соң чыгып баралар». Аларның махсус йөкләмәсе бар. Нинди? Бу җайдаклар, төрле якларга юнәлеп, Йәһвәнең халкын якларга тиеш — аеруча «төньяк җирдән», ягъни Бабылдан. Йәһвә Бабылга киләчәктә үз халкын коллыкка алырга инде рөхсәт итмәс! Бу Зәкәрия көннәрендә яшәгән исраиллеләргә, һичшиксез, юаныч китергән! Аларга дошманнарның һөҗүмнәреннән куркырга инде кирәк булмаган.

10. Арбалардагы җайдаклар турындагы күренеш безне нәрсәгә ышандыра?

10 Зәкәрия көннәрендә кебек, Гаскәрләр Иясе Йәһвә бүген дә, үз халкын яклар өчен һәм ныгытыр өчен, фәрештәләрне куллана (Мал. 3:6; Евр. 1:7, 14). Шуңа күрә, рухи Исраил 1919 елда Бөек Бабылның әсирлегеннән азат ителгәч, дошманнар хак гыйбадәт кылуның киңәя баруын туктатырга тырышса да, уңышка ирешми (Ачыл. 18:4). Безне фәрештәләр яклый, шуңа күрә безгә Йәһвәнең оешмасы ялган дин әсирлегенә яңадан эләгер дип куркасы юк (Зәб. 34:7). Аллаһы хезмәтчеләре алга таба да рухи яктан чәчәк атачак! Зәкәрия күренеше турында уйланып, без үзебезне тыныч хис итәбез, чөнки безне «ике тау» яклый.

11. Ни өчен безгә киләчәктә булачак һөҗүмнән куркырга кирәк түгел?

11 Тиздән Шайтан дөньясының сәяси структуралары, берләшеп, Аллаһы халкына аны юк итәргә дип һөҗүм итәр (Йәз. 38:2, 10—12; Дан. 11:40, 44, 45; Ачыл. 19:19). Йәзәкил пәйгамбәрлегендә әйтелгәнчә, безнең дошманнарыбыз, атка атланып, җирне каплаучы болытлар сыман безгә ябырылыр (Йәз. 38:15, 16) *. Безгә алардан куркырга кирәкме? Һичтә юк! Күктәге гаскәрләр безнең яклы. Бөек афәтнең бу киеренке чорында бу җайдаклар Аллаһы хакимлегенә каршы чыкканнарны юк итәр һәм Йәһвә халкын яклар (2 Тис. 1:7, 8). Бу көн гаҗәеп көн булачак! Ә кем бу гаскәрләр белән җитәкчелек итә?

ЙӘҺВӘ РУХАНИГА ПАТША ТАҖЫН КИДЕРӘ

12, 13. а) Аллаһы Зәкәриягә нәрсә эшләргә кушкан? ә) «Үсенте» дип аталган кеше — Гайсә Мәсих икәнен без кайдан беләбез?

12 Сигез күренеш күргәннән соң, Зәкәрия, гыйбадәтханәнең төзүчеләрен дәртләндерер өчен, символик мәгънәгә ия булган бер эш кыла. (Зәкәрия 6:9—12 укы.) Йәһвә аңа Бабылдан кайткан Хилдай, Табиях һәм Ядайдан көмеш белән алтын алырга һәм шулардан «мәһабәт таҗ» ясарга куша (Зәк. 6:11, иск.). Зәкәрия бу таҗны кемгә кидерергә тиеш? Давыт токымыннан булган идарәче Зәрубабылгамы? Юк. Моны күзәтеп торган кешеләр, бәлки, гаҗәпләнгәндер, әмма Зәкәрия таҗны баш рухани Йошуага кидерә.

13 Таҗ Йошуага бирелгәч, ул патша булып киткәнме? Юк, чөнки ул Давыт нәселеннән булмаган. Аңа таҗ бирелүе мондый мәгънә йөрткән: беркөнне мәңгегә Патша һәм Рухани булырга тиешле кеше киләчәк. Аллаһы аны «Үсенте» дип атаган. Изге Язмалардан күренгәнчә, Үсенте ул — Гайсә Мәсих (Ишаг. 11:1; Мат. 2:23, иск.).

14. Патша һәм Баш рухани буларак, Гайсә нәрсә эшли?

14 Патша һәм Баш рухани буларак, Гайсә Йәһвәнең күктәге гаскәренең җитәкчесе булып тора. Бу рольне үтәп, ул бу явыз дөньяда яшәгән Аллаһының хезмәтчеләрен халык буларак яклый (Ирм. 23:5, 6). Тиз арада Мәсих Аллаһы хакимлегенә каршы чыккан халыкларны җиңәчәк һәм Аллаһы халкын тулысынча яклаячак (Ачыл. 17:12—14; 19:11, 14, 15). Ләкин моңа кадәр Үсенте әле бик зур эш башкарырга тиеш.

УЛ ГЫЙБАДӘТХАНӘНЕ ТОРГЫЗЫЧАК

15, 16. а) Безнең көннәрдә нинди торгызу һәм сафландыру эше үткәрелгән һәм кем аны башкарган? ә) Мәсихнең Меңъеллык идарәсе азагында нәрсә булачак?

15 Патша һәм Баш рухани булудан тыш, Гайсә Йәһвәнең гыйбадәтханәсен торгызырга билгеләнгән булган. (Зәкәрия 6:13 укы.) Ул бу эшне 1919 елда Аллаһы хезмәтчеләрен Бөек Бабылдан азат итеп башкарган. Гайсә, мәсихчеләр җыелышын яңадан оештырып, «ышанычлы һәм акыллы хезмәтчене» билгеләгән. Бу хезмәтче рухи гыйбадәтханәнең җирдәге ишегалларында җитәкчелек бирә (Мат. 24:45). Мәсих шулай ук Аллаһы халкын рухи яктан сафландырган һәм аларга Аллаһының хуплавын алырга ярдәм иткән (Мал. 3:1—3).

16 Меңъеллык идарәсе вакытында Гайсә Мәсих һәм аның 144 000 хакимдәше, патшалар һәм руханилар булып, тәкъва кешеләрне камиллеккә китерәчәк. Нәтиҗәдә, чистартылган җирдә Аллаһының тугры хезмәтчеләре генә яшәячәк. Хак гыйбадәт кылу тулысынча торгызылган булачак!

«ТӨЗҮ ЭШЕНДӘ» КАТНАШЫГЫЗ

17. Йәһвә яһүдләрне нәрсәдә ышандырган һәм бу аларга ничек тәэсир итә?

17 Зәкәриянең хәбәре исраиллеләргә ничек тәэсир иткән? Йәһвә төзү эшенә булышырга һәм аларны якларга вәгъдә иткән. Аллаһының ышандыручы сүзләре арыган исраиллеләрнең җаннарын яңарткан. Әмма ничек соң бу өч бөртек кеше шулкадәр зур эшне башкара алган? Аларның бөтен шикләре һәм курку хисләре юкка чыккан, чөнки Аллаһы Зәкәрия аша мондый сүзләр әйткән: «Ерак җирләрдә яшәүчеләр, килеп, Йәһвәнең гыйбадәтханәсен торгызуда катнашачак». (Зәкәрия 6:15 укы.) Исраиллеләргә Хилдай, Табиях һәм Ядай гына түгел, ә шулай ук башка кешеләр дә ярдәмгә киләчәк. Аллаһының ярдәм итәчәген белеп, яһүдләр эшкә тотынган. Озакламый тау кебек зур булган авырлык юкка чыккан: патша торгызу эшен дәвам итәр өчен рәсми рөхсәт биргән. Нәтиҗәдә, б. э. к. 515 елда гыйбадәтханә төзелеп беткән (Езра 6:22; Зәк. 4:6, 7). Әмма бүген Йәһвәнең шул сүзләре тагы да зуррак әһәмияткә ия.

Йәһвә безнең мәхәббәтебезне беркайчан да онытмаячак! (18, 19 нчы абзацларны кара.)

18. Бүген Зәкәрия 6:15 тәге сүзләр ничек үтәлә?

18 Бүген миллионлаган кеше Йәһвәгә гыйбадәт кылуга кушыла һәм үзләрендә булганның иң яхшысын аңа чын йөрәктән китерә. Мәсәлән, алар үз вакытын, көчен һәм матди нәрсәләрен Йәһвәнең рухи гыйбадәтханәсе файдасына сарыф итә (Гыйб. сүз. 3:9). Йәһвә моны кадерлиме? Ул безнең тугрылыгыбызны һәм тырышлыкларыбызны онытмыймы? Исегездәдер, Хилдай, Табиях һәм Ядай алтын белән көмеш биргән һәм Зәкәрия бу металлардан таҗ ясаган. Бу таҗ «истәлек» булып торган, ягъни шул кешеләрнең хак гыйбадәт кылу хакына биргән иганәләрен хәтерләткән (Зәк. 6:14). Нәкъ шулай ук бүген дә Йәһвә эшебезне һәм мәхәббәтебезне кадерли (Евр. 6:10). Ул тырышлыкларыбызны беркайчан да онытмаячак.

19. Зәкәрия күренеше безне нәрсәгә дәртләндерергә тиеш?

19 Бу соңгы көннәрдә Йәһвә халкы гаҗәеп эш башкара. Бу Йәһвәнең фатихасы һәм Гайсә Мәсихнең безнең белән җитәкчелек итүе ярдәмендә мөмкин. Без Йәһвәнең ышанычлы, мәңге торачак оешмасында булырга бик шат. Һәм озакламый ул бар җирдә хак гыйбадәт кылуны тулысынча торгызачак. Йәһвә халкында үз урыныгызны кадерләгез һәм «Аллаһыгыз Йәһвәне тыңламый калмагыз!» Шулчакта Патшабыз һәм Баш руханиебыз, шулай ук арбалардагы җайдаклар безне яклап торачак. Хак гыйбадәт кылу хакына мөмкин кадәр күбрәк эшләргә тырышыгыз һәм бер дә шикләнмәгез: Гаскәрләр Иясе Йәһвә сезне бу дөнья төзелеше беткәнчегә кадәр һәм мәңгегә яклап торачак.

^ 11 абз. Күбрәк белер өчен, «Уяу булыгыз! Шайтан сезне йотарга тели» (bw558) дигән брошюрадагы «Укучыларның сораулары» дигән рубриканы карагыз.