Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Изге Язмалар һәм киләчәгегез

Изге Язмалар һәм киләчәгегез

ӘЙТИК, сез бер кичне соң гына караңгы сукмактан барасыз, ди. Кояш инде күптән баткан булса да, сез үзегезне адашкан итеп хис итмисез, чөнки сезнең кулыгызда көчле фонарь бар. Аны аска төбәгәндә, сез ачык итеп алдыгыздагы нәрсәләрне күрәсез. Ә яктылыгын алга юнәлткәндә, аның якты нуры сукмагыгызны еракка балкытып тора.

Ниндидер мәгънәдә, Изге Язмалар шундый фонарьга охшаш. Үткән мәкаләләрдән күргәнебезчә, Аллаһы Сүзе безгә алдыбыздагы нәрсәләрне — бу ышанычсыз дөньяда очраган көндәлек авырлыкларыбызны — кичерергә ярдәм итә ала. Ләкин Изге Язмалар башка яктан да булыша. Ул шулай ук киләчәгебезне яктырта; без какшамас бәхеткә һәм канәгатьлеккә алып баручы сукмакны күреп, аннан бара алабыз (Зәбур 119:105). Ничек итеп?

Әйдәгез, Изге Язмаларның ничек безгә ике яктан киләчәккә чын өмет биргәнен карап чыгыйк. 1 Ул тормышыбызны мәгънәле итә һәм 2 безне Барлыкка Китерүчебез белән мәңгелек дуслык булдырырга өйрәтә.

1 МӘГЪНӘЛЕ ТОРМЫШ

Изге Язмаларда авырлыкларыбызны хәл итәр өчен ышанычлы киңәшләр бар; шулай да ул гамәли киңәшләр биреп кенә чикләнми. Изге Язмалар безне үз борчуларыбызга гына тупланырга дәртләндерер урынына шәхси тормышыбыздан тыш мөһимрәк нәрсәләр барлыгын һәм без аларда катнаша алганыбызны күрергә өйрәтә. Шул чакта гына тормышыбыз чын мәгънәгә ия була ала.

Мәсәлән, Изге Язмалардагы мондый принципны алыйк: «Алуга караганда бирүдә бәхет күбрәк» (Рәсүлләр 20:35). Сезнең акча ягыннан мохтаҗ кешегә ярдәм иткәнегез булдымы? Я, бәлки, сез дустыгызның үз күңелен бушатканын тыңлап торгансыздыр. Әллә сез башка кешенең хәлен яхшыртыр өчен куйган тырышлыкларыгыздан тулы канәгатьлек сизмәдегезме?

Без кайтарырлар дип көтмичә биргәндә, иң зур шатлык кичерәбез. Бер язучы болай дигән: «Үзеңне бирсәң, бернинди әҗер турында уйламыйча бирсәң, алмашка биргәнеңнән күбрәкне аласың, башкача мөмкин түгел диярлек». Шулай да без ярдәм кулы сузганда, аеруча биргәнне кайтара алмаган кешеләргә булышканда, әҗер алабыз. Без үз тормышыбыздан тыш мөһимрәк нәрсәләрдә катнаша алабыз. Чыннан да, без Барлыкка Китерүченең үзе белән кулга кул тотынышып эшлибез; ул андый игелек эшләренә, үзенә бурычка биргәндәй итеп карый (Гыйбрәтле сүзләр 19:17). Ул безнең мескен өчен башкарган эшебезне бик кадерли һәм безгә җирдәге оҗмахта мәңгелек тормыш белән кайтарырга вәгъдә бирә: бу чыннан да киләчәккә искиткеч өмет! (Зәбур 37:29; Лүк 14:12—14).

Иң мөһиме, Изге Язмалар өйрәткәнчә, без, хак Аллаһы Йәһвәгә гыйбадәт кылып, чыннан да тормышыбызны мәгънәле итә алабыз. Аның Сүзе безне аны мактарга, данларга һәм аңа буйсынырга дәртләндерә, ул моңа лаек (Вәгазьче 12:13; Ачылыш 4:11). Шулай эшләгәндә, без үз эшләребез белән Барлыкка Китерүчебезнең хисләренә уңай яктан тәэсир итәбез, моның турында уйлану шаккатыра. Чыннан да ул безне: «Зирәк бул һәм йөрәгемне сөендер»,— дип өнди (Гыйбрәтле сүзләр 27:11). Уйлап кына карагыз: без, зирәк булып, Изге Язмалардагы принципларга нигезләнгән карарлар кабул иткәндә, кайгыртучан күктәге Атабызның йөрәген сөендерәбез. Ни өчен? Чөнки ул безнең турында кайгырта һәм безнең үз җитәкчелеге буенча йөреп файда алуыбызны тели (Ишагыя 48:17, 18). Чыннан да, әллә Галәмнең Хакименә гыйбадәт кылудан һәм аның йөрәген сөендерүдән бөегрәк максат бармы?

2 БАРЛЫККА КИТЕРҮЧЕБЕЗ БЕЛӘН ДУСЛЫК

Изге Язмалар шулай ук безне Барлыкка Китерүчебез белән дуслык булдырырга өйрәтә. «Аллаһыга якынлашыгыз,— дип әйтелә анда,— ул да сезгә якынлашыр» (Ягъкуб 4:8). Кайчак без чиксез кодрәтле Барлыкка Китерүче белән чыннан да дус булу мөмкинме дип шикләнәбездер. Әмма Изге Язмалар безне Аллаһыны эзләсәк, без аны табачакбыз, чөнки ул «һәрберебезгә якын» дип ышандыра (Рәсүлләр 17:27). Изге Язмалардагы Аллаһы белән дус булып китү турындагы киңәш киләчәгебез өчен бик файдалы. Ничек?

Менә нәрсә турында уйланып була: беркем дә, ничек кенә тырышмасын, үз көче белән баш дошманнан — үлемнән котыла алмый (1 Көринтлеләргә 15:26). Әмма Аллаһы мәңгелек. Ул беркайчан да үлмәячәк һәм үз дусларының да мәңге яшәвен тели. Мондый гади, әмма матур сүзләр кулланып, Изге Язмалар Йәһвәнең үзен эзләгән кешеләр өчен нәрсә теләгәнен белдерә: «Аларның йөрәкләре мәңге типсен» (Зәбур 22:26).

Аллаһы белән мәңгелек дуслыкны сез ничек булдыра аласыз? Аның турында аның Сүзе Изге Язмалардан белем алуыгызны дәвам итегез (Яхъя 17:3; 2 Тимутигә 3:16). Изге Язмаларны аңлар өчен аның ярдәмен эзләгез. Изге Язмалар ышандырганча, чын күңелдән Аллаһыдан зирәклек сорасак, ул аны безгә бирәчәк (Ягъкуб 1:5). Һәм Аллаһы Сүзенә аякларыгызга — яктырткыч, юлыгызга яктылык булырга юл куеп, белгәннәрегезне тормышыгызда кулланырга тырышыгыз (Зәбур 119:105).

Аллаһы мәңгелек һәм үз дусларының да мәңге яшәвен тели