Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Астрология һәм багу киләчәкне ачыклыймы?

Астрология һәм багу киләчәкне ачыклыймы?

АСТРОЛОГИЯ

Астрология — күрәзәчелекнең бер төре. Ул йолдызлар, ай һәм планеталар кеше тормышына бик нык тәэсир итә дигән фаразга нигезләнгән. Астрологлар әйтүе буенча, кеше туган мизгелдә йолдызларның күктә кайда булуы шул кешенең холкына һәм киләчәгенә йогынты ясый.

Астрология үз башлангычын борынгы Бабылдан алса да, ул бүген дә популяр булып кала. 2015 елда Россиядә үткәрелгән бер сораштыру буенча, Россия халкының 31 проценты астрологик фаразларга ышана. Әмма астрологияне фән дип атап буламы? Юк. Ни өчен?

  • Планеталар белән йолдызларның кеше холкына я язмышына тәэсир итәрлек бернинди көче юк.

  • Еш кына астрологик фаразлар конкрет түгел, ә өстән-өстән генә әйтелә. Шуңа күрә аларны теләсә кемгә карата кулланып була.

  • Бүгенге астрологик исәпләүләр планеталар җир шары тирәли әйләнә дигән фаразга нигезләнгән. Чынлыкта исә планеталар кояш тирәли әйләнә.

  • Төрле астрологларның бер үк кешенең киләчәгенә кагылышлы фаразлары бер-берсенә туры килми.

  • Астрология буенча, кешеләр, туган көннәренә карап, 12 зодиакаль төркемгә бүленә. Ләкин, җир шарының пространстводагы урыны гасырлар узу белән үзгәреп торганга, кояшның төрле йолдызлыкларда булган вакыты да үзгәрә бара. Шуңа күрә бу вакыт зодиак билгеләре белән бәйле даталарга инде туры килми.

Зодиак билгеләре кешенең холкын ачыклый дип санала. Чынлыкта исә бер үк көнне туган кешеләрнең сыйфатлары төрле була. Кемнең дә булса туган көне датасы аның шәхесе турында бернинди мәгълүмат бирми. Кешенең чын асылын күрер урынына, астрологлар аның тәртибен һәм холкын билгеле бер фаразларга нигезләнеп сурәтли. Әллә бу гаделсез караш түгелмени?

БАГУ

Элек-электән кешеләр багучыларга мөрәҗәгать иткән. Кайберәүләр кеше я хайван эчәкләренә яисә әтәчнең ашлык бөртекләрен чукыганына карап, моңа ниндидер мәгънә салган. Башкалар чәй яфраклары я кофе куесы буенча күрәзәчелек иткән. Бүген кешеләр, киләчәкне юрар өчен, таро́ кәртләре, кристалл шарлар, уен ташлары һәм башка предметлар куллана. Багу — киләчәкне белер өчен ышанычлы ысул дип әйтеп буламы? Һич тә юк. Әйдәгез, кайбер сәбәпләрне карап чыгыйк.

Еш кына күрәзәчелекнең төрле ысулларын куллану бер-берсенә каршы килгән төрле нәтиҗәләргә китерә. Күрәзәчеләр, хәтта бер ысул кулланганда да, төрле фаразлар кыла. Мәсәлән, кеше ике багучыдан киләчәк турында сораса һәм икесе дә бер төрле кәртләргә карап бакса, җаваплары бер үк булырга тиеш шикелле. Әмма еш кына җаваплары аерылып тора.

Багучыларның ысуллары һәм мотивлары күп шикләр тудыра. Тәнкыйтьчеләр санаганча, алар кулланган кәртләр һәм кристалл шарлар — нибары реквизит һәм багучы шул әйберләргә түгел, ә кешенең үз-үзен тотышына һәм хисләренә карый. Мәсәлән, оста багучылар, кешегә сораулар биреп, аның ишарәләренә, мимикасына һәм сүзләренә игътибар итә. Шулай итеп алар кешенең чынлыкта кем булуын ачыклый. Кеше, үзе дә абайламастан, багучыга төрле фактларны һәм вакыйгаларны сөйләгәч, тегесе, бу мәгълүматтан файдаланып, аңа моны үзе ачыклаган итеп күрсәтә. Кеше ышанычын яулап, багучыларның кайберләре үзләренә күп байлык җыя.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА НӘРСӘ ӘЙТЕЛӘ?

Астрология һәм багу киләчәк алдан билгеләнгән дигән фаразга нигезләнгән. Ләкин бу чыннан да шулаймы? Изге Язмалар буенча, без нәрсәгә ышанырга һәм нәрсә эшләргә икәнен үзебез сайлый алабыз һәм бу киләчәгебезгә тәэсир итә (Йошуа 24:15).

Аллаһы хезмәтчеләренең астрология белән багудан качар өчен тагын бер сәбәбе бар: Аллаһы күрәзәчелекнең бар формаларын хөкем итә. Изге Язмаларда болай дип язылган: «Синең араңда... күрәзәчелек итүче, сихерчелек кылучы, фал ачучы, башкаларга әфсен белән тәэсир итүче, рухлар чакыручыга я багучыга баручы я үлгәннәр белән сөйләшүче булмасын. Чөнки шулай эшләүче һәркем Йәһвә a өчен җирәнгеч» (Канун 18:10—12).

a Йәһвә — «бөтен җир өстеннән бердәнбер Аллаһы Тәгаләнең» исеме (Зәбур 83:18).