Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Пәйгамбәрлекләрнең төгәллеген раслаучы шаһит

Пәйгамбәрлекләрнең төгәллеген раслаучы шаһит

ИТАЛИЯ БАШКАЛАСЫ РИМНЫҢ ҮЗӘГЕНДӘ ТРИУМФАЛЬ А́РКА ТОРА. АНЫ КАРАР ӨЧЕН, ТУРИСТЛАР ДӨНЬЯНЫҢ ТӨРЛЕ ҖИРЛӘРЕННӘН ШУНДА АГЫЛА. БУ А́РКА РИМНЫҢ ИҢ АТАКЛЫ ИМПЕРАТОРЛАРЫНЫҢ БЕРСЕ — ТИТ ХӨРМӘТЕНӘ ТӨЗЕЛГӘН.

Тит а́ркасының ике зур барельефында яхшы билгеле тарихи вакыйга сурәтләнгән. Шулай да күпләр аның Изге Язмалар белән бәйле булуын белми. Тит а́ркасы Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләрнең ышанычлы булуына шаһит булып тора.

ШӘҺӘРГӘ ХӨКЕМ ЧЫГАРЫЛА

Б. э. беренче гасырында Рим империясе Британия белән Галлия (хәзерге Франция) җирләреннән алып Мисырга кадәр җәелгән булган. Нәкъ шул вакыт аның иң чәчәк аткан чоры булган. Әмма аның бер төбәге — Яһүдия өлкәсе — Рим өчен гел проблемалар тудырып торган.

«Борынгы Рим энциклопедиясе»ндә болай диелгән: «Рим һәм аның идарәсе астындагы Яһүдия бер-берсен нәфрәт иткән. Римдагы төбәкләрнең бик азы гына моның белән аерылып торган. Яһүдләр читтән килгән хуҗаларын өнәп бетермәгән, чөнки тегеләр аларның гореф-гадәтләрен санга сукмаган. Римлылар исә яһүдләрнең үҗәтлеген аларны каты кысрыклар өчен сәбәп дип санаган». Күп кенә яһүдләр Мәсих, килеп, аларның идарәчесе булыр һәм, римлыларны куып, Исраилдә яңа тормышка нигез салыр дип өметләнгән. Ләкин б. э. 33 елында Гайсә Мәсих Иерусалимның җимереләчәге турында әйткән.

Гайсә болай дигән: «Шундый көннәр килер ки, дошманнарың очланган бүрәнәләрдән сине уратып ныгытмалар төзер, сине чолгап алыр һәм бар яктан сиңа ташланыр. Алар сине һәм синдәге балаларны җир өстенә ташлар, таш өстендә таш калдырмас» (Лүк 19:43, 44).

Гайсәнең сүзләре аның шәкертләрен аптырашта калдырган. Ике көн үткәч, аларның берсе, Иерусалим гыйбадәтханәсенә карап, болай дигән: «Остаз, кара, нинди гаҗәеп ташлар, нинди биналар!» Чыганаклар буенча, гыйбадәтханәнең кайбер ташлары 11 м озынлыкта, 5 м киңлектә һәм 3 м биеклектә булган! Шулай да Гайсә болай дип җавап кайтарган: «Көннәр киләчәк, һәм сез монда күреп торганның таш өстендә ташы калмаячак, барысы җимереләчәк» (Марк 13:1; Лүк 21:6).

Шуннан соң Гайсә аларга мондый күрсәтмә биргән: «Иерусалимның гаскәрләр тарафыннан чолгап алынуын күргәч, шуны белегез: аның тар-мар ителү вакыты якынлашты. Шунда Яһүдиядәгеләр тауларга качсын, шәһәрдәгеләр аннан чыксын, шәһәр тирәсендәгеләр анда кермәсен» (Лүк 21:20, 21). Гайсәнең сүзләре чынга ашканмы?

ШӘҺӘРНЕҢ ҖИМЕРЕЛҮЕ

33 ел үткән, ә Яһүдия әле дә Рим хакимлегенең изүе астында яшәгән. Әмма б. э. 66 елында Яһүдиянең Рим прокураторы Гессий Флор гыйбадәтханә хәзинәсеннән акча алгач, ярсыган яһүдләрнең сабыр савыты тулган. Күп тә үтмәстән, яһүд сугышчылары, Иерусалимга кереп, андагы Рим гарнизоны гаскәриләрен үтергән һәм бәйсезлек игълан иткән.

Якынча өч ай үткәч, Цестий Галл җитәкчелегендәге 30 000 Рим гаскәрие Иерусалимга фетнәне басарга киткән. Римлылар шунда ук шәһәргә бәреп кергән һәм гыйбадәтханәнең тышкы стенасын җимергән. Әмма билгесез сәбәпләр аркасында алар чигенгән. Яһүд фетнәчеләре шатланып алар артыннан куа киткән. Рим гаскәриләре дә, фетнәчеләр дә шәһәрдә булмаганлыктан, мәсихчеләр, Гайсәнең кисәтүенә колак салып, Иерусалимнан Үрдүн елгасының аръягындагы тауларга кача алган (Маттай 24:15, 16).

Киләсе елны Рим кабат Яһүдиягә каршы чыккан. Бу юлы сугыш белән генерал Веспасиан һәм аның улы Тит җитәкчелек иткән. Әмма б. э. 68 елында император Нерон үлгәннән соң күп тә үтмәстән, Веспасиан, тәхеткә утырыр өчен, Римга кайткан, ә сугыш белән җитәкчелекне һәм 60 000 гаскәриен үз улы Титка тапшырган.

Б. э. 70 елының июнендә Тит үз гаскәриләренә Яһүдиядәге агачларны кисәргә кушкан. Бу агачлардан очлы баганалар ясап, Иерусалим тирәли 7 км озынлыктагы стена төзегәннәр. Сентябрьдә римлылар шәһәрне һәм андагы гыйбадәтханәне тулысынча талап чыккан һәм яндырган. Гайсә алдан әйткәнчә, «таш өстендә таш» калмаган (Лүк 19:43, 44). Кайбер исәпләүләр буенча, «Иерусалимда һәм Яһүдиянең башка җирләрендә якынча 250 000—500 000 кеше һәлак булган».

ИМПЕРИЯНЕҢ ТРИУМФЫ

Б. э. 71 елында Тит Италиягә кайткан һәм римлылар аны шатланып каршы алган. Бөтен шәһәр, бөек җиңүне бәйрәм итеп, зур тантаналы процессия үткәргән.

Рим урамнары буйлап күп-күп кыйммәтле ганимәт күрсәтелеп барганда, халык таң калган. Алар кулга төшкән көймәләргә, Иерусалим гыйбадәтханәсеннән алынган байлык һәм сугыш күренешләре күрсәтелгән мәһабәт платформаларга сокланып караган.

Б. э. 79 елында Веспасиан урынына аның улы Тит император булып идарә итә башлаган. Әмма нибары ике ел узгач, һич көтелмәгәндә, Тит үлеп киткән. Тәхеткә аның энесе Домициан утырган һәм шунда ук Тит хөрмәтенә триумфаль а́рка торгызган.

ТИТ А́РКАСЫ БҮГЕНГЕ КӨННӘРДӘ

Тит а́ркасы бүген (Рим)

Тит а́ркасы һәр ел Рим форумы дигән мәйданга килүче йөзләгән мең кешедә соклану хисләре тудыра. Кайберәүләр а́рканы мәһабәт сәнгать әсәре дип саный, кемдер аны Рим империясенең куәтенә күрсәтелгән ихтирам билгесе итеп кабул итә, ә башкалар аңа җимерелгән Иерусалим белән гыйбадәтханәгә куелган һәйкәлгә кебек карый.

Ләкин Изге Язмаларны игътибар белән өйрәнгән кешеләр өчен Тит а́ркасы зуррак мәгънә йөртә. Ул Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләрнең ышанычлы, төгәл булуын раслый һәм Аллаһы тарафыннан рухландырылган булуына дәлил булып тора (2 Петер 1:19—21).