Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Юашлар җирне мирас итеп алачак»

«Юашлар җирне мирас итеп алачак»

Бүген дөньяда гаделсезлек хөкем сөрә һәм явызларның гаепсез кешеләрне җәберләве — гадәти хәл. Җир йөзендә кайчан да булса гаделлек урнашырмы һәм явызлык бетәрме?

Изге Язмаларда Зәбур китабының 37 нче мәдхиясендә бу сорауга җавап һәм өстәмә җитәкчелек бирелә. Анда шушы мөһим сораулар буенча нәрсә әйтелгәнен карап чыгыгыз.

Аллаһы Сүзендә 37 нче мәдхиядә «Йәһвәгә өметләнгән һәм аның юлыннан йөргән» кешеләрне якты киләчәк көтә дип әйтелә. Йәһвә Шаһитләре сезнең белән Изге Язмаларны өйрәнергә һәм сезгә, андый киләчәккә ирешер өчен, нәрсә эшләргә кирәклеген аңлатырга шат булыр.