Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Күзләрең хәтта яралгы булган чагымны күргән» (ЗӘБУР 139:16)

Аллаһы сезне аңлыймы?

Аллаһы сезне аңлыймы?

КЕШЕ ТАБИГАТЕ НӘРСӘ КҮРСӘТӘ?

Кешеләр арасында була алган иң якын мөнәсәбәтләрнең берсе турында — бер күкәй игезәкләре арасындагы мөнәсәбәтләр турында уйланыйк. Алар бер-берсенә аеруча якын. Игезәкләрне өйрәнү үзәге мөдирәсе Нэнси Сегал сүзләре буенча (ә ул үзе дә игезәк), андый игезәкләр «бер-берсен ярты сүздән аңларга мөмкин». Бер хатын үзенең игезәк сеңелесе белән мөнәсәбәтләрен болай дип сурәтләгән: «Без бер-беребез турында бөтенесен беләбез».

Нәрсә ярдәмендә бер күкәй игезәкләре бер-берсен шулкадәр яхшы аңлый? Тикшерүләр күрсәткәнчә, үскән шартлары һәм алган тәрбияләре моңа өлеш кертсә дә, аларның охшаш геннары бер-берсен аңлауда төп роль уйный.

УЙЛАП КАРАГЫЗ: геннарны булдырган Аллаһы, һичшиксез, һәрберебезне башкаларга караганда яхшырак белә. Мәдхия җырлаучы Давыт болай дигән: «Әнием карынында мине һәрьяклап пәрдә белән аерып алдың. ...Сөякләрем синнән яшерен булмаган. Күзләрең хәтта яралгы булган чагымны күргән... [бар өлешләремнең] үсеше турында инде барысы да китабыңда язылган булган» (Зәбур 139:13, 15, 16). Аллаһы гына бөтен геннарыбызны белә һәм «укый» ала, ул гына шәхесебезгә йогынты ясаган бар вакыйгаларны белә. Ходай безне шулкадәр яхшы белә икән, димәк, ул чыннан да безне тулысынча аңлый.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА АЛЛАҺЫНЫҢ БЕЛЕМНӘРЕ ТУРЫНДА НӘРСӘ ӘЙТЕЛӘ?

Давыт пәйгамбәр болай дип дога кылган: «И Йәһвә, син мине сынадың, син мине беләсең. Син минем кайчан утырганымны да, кайчан торганымны да беләсең, уйларымны ерактан ук белеп аласың. Сүзем әле тел очына да килмәгән, ә син, Йәһвә, аны инде яхшы беләсең» (Зәбур 139:1, 2, 4). Моннан тыш, Йәһвә безнең иң эчке хисләребезне белә, хәтта «һәрбер фикер тирбәнеше Аңа мәгълүмдер» (1 Елъязма 28:9, Изге Язма, 2015; 1 Ишмуил 16:6, 7). Бу сүзләр Аллаһының шәхесен ничек ачыклый?

Кайвакыт без, дога кылганда, бар уйларыбызны һәм хисләребезне белдерә алмасак та, ул безне тулысынча аңлый. Аллаһыбыз нәрсә эшләгәнебезгә генә түгел, ә моны ни өчен эшләгәнебезгә игътибар итә. Алай гына да түгел, безнең берәр яхшы эшне башкарырга мөмкинлегебез булмаса да, ул безнең аны эшләргә теләгәнебезне күрә. Аллаһы мәхәббәтне күңелебезгә салганга күрә, ул яратуга нигезләнгән уй-фикерләребезне һәм мотивларыбызны игътибарсыз калдырмый (1 Яхъя 4:7—10).

Йәһвә һичнәрсәне дә күздән ычкындырмый. Хәтта башкалар газапларыбыз турында белмәгәндә я безне аңламаганда да, ул барысын белә

Изге Язмалардагы ышандырулар

  • «Йәһвәнең күзләре тәкъваларга юнәлгән, колаклары аларның ялваруларын ишетә» (1 ПЕТЕР 3:12).

  • Аллаһы болай дип вәгъдә итә: «Мин сиңа аңлау сәләте бирермен һәм сине дөрес юлга өйрәтермен. Сиңа киңәш биреп, сине күзәтермен» (ЗӘБУР 32:8).

АЛЛАҺЫ БИК КЫЗГАНУЧАН

Аллаһының безне һәм хисләребезне аңлаганын белү безгә тормыш авырлыкларын җиңеп чыгарга ярдәм итә аламы? Нигериядә яшәүче Анна мисалын карап чыгыйк. Ул болай дип сөйли: «Тормышымдагы авырлыклар аркасында, мин яшәүнең мәгънәсе бармы дип уйлый идем. Үзем тол хатын була торып, мин гидроцефалия (баш миендә сыекча җыелуы) белән хастаханәдә яткан кызымны карый идем. Ул вакытта мин үзем дә күкрәк рагы белән чирләгәнемне белдем. Миңа операция ясарга, химиотерапия һәм радиотерапия үткәрергә тиеш иделәр. Авырган кызым хастаханәдә яткан чакта үземә дә хастаханәдә яту бик кыен иде».

Анна моның барысын ничек кичереп чыга алган? Ул болай ди: «Мин Филипиялеләргә 4:6, 7 кебек өзекләр турында уйландым. Анда әйтелгәнчә, „һәркайсы акылдан өстенрәк торучы Аллаһы тынычлыгы йөрәгебезне һәм аңыбызны... саклый“. Әйе, Йәһвә мине үземнән дә яхшырак аңлый. Моны искә төшергәндә, мин аның үземә якын икәнен сизә идем. Мин шулай ук яраткан имандашларым белән аралашудан күп көч таба идем.

Минем әле дә сәламәтлегем белән авырлыкларым булса да, үземнең һәм кызымның хәле яхшырды. Йәһвәгә таянганга, без авыр чакларда уңай караш сакларга өйрәндек. Ягъкуб 5:11 дә мондый ышандыру бар: „Нык калганнарны без бәхетле дип атыйбыз. Сез Әюпнең чыдамлыгы турында ишеттегез һәм Йәһвәнең аны ничек фатихалаганын беләсез. Сез Йәһвәнең назлы хисләрен [яки „бик кызганучан“, искәрмә] һәм шәфкатьле булуын күрдегез“». Йәһвә, Әюпнең хәлен бик яхшы аңлаган. Һич шикләнмик: ул безнең дә бар авырлыкларыбызны бик яхшы аңлый.