Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Тиздән Аллаһы бар газапларны бетерер

Тиздән Аллаһы бар газапларны бетерер

«И Йәһвә, күпме миңа синнән ярдәм үтенергә? Кайчан инде син ишетерсең? Күпме миңа синнән ярдәм сорарга? Кайчан инде син мине җәбер-золымнан коткарырсың?» (Хабакук 1:2, 3) Бу сүзләрне Аллаһының тугры хезмәтчесе Хабакук әйткән. Аның бу сораулары аңа иман җитмәгәнен күрсәткәнме? Һич тә юк! Аллаһы Хабакукны газапларны бетерер өчен вакыт инде билгеләнгән дип ышандырган (Хабакук 2:2, 3).

Үзегез я якыннарыгыз газапланганда, Аллаһы бернәрсә дә эшләмичә озакка суза дигән фикергә килү бик җиңел. Ләкин Изге Язмаларда мондый ышандыручы сүзләр бар: «Кайберәүләр Йәһвә үз вәгъдәсен үтәүне кичектерә дип саный, ләкин ул моны кичектерми, ә сезнең белән үзен сабыр тота. Ул бит беркемнең дә һәлак ителүен теләми, ә барысының да тәүбәгә килүен тели» (2 Петер 3:9).

АЛЛАҺЫ КАЙЧАН ЭШ ИТӘ БАШЛАР?

Бик тиздән! Гайсә әйткәнчә, билгеле бер буын «бу дөнья төзелешенең» соңгы көннәре башланганын күрсәтүче шартларны күрергә тиеш (Маттай 24:3—42). Аның бу пәйгамбәрлек сүзләре безнең көннәрдә үтәлә. Бу Аллаһының бик тиздән эш итә башлаячагын күрсәтә *.

Аллаһы бар газапларны ничек юк итәр? Гайсә, җирдә булганда, Аллаһының газапларны бетерер өчен кодрәте бар икәнен күрсәткән. Кайбер мисалларны карап чыгыйк.

Табигать афәтләре. Гайсә үз шәкертләре белән Гәлиләя диңгезендә булганда, көчле давыл башланган һәм көймәләре чак кына батмаган. Ләкин Гайсә үзенең һәм Атасының табигать көчләре өстеннән хакимлеге бар икәнен күрсәткән (Көләсәйлеләргә 1:15, 16). Гайсә: «Шаулама! Тынычлан!» — дигән. Моның нәтиҗәсе нинди булган? «Җил басылган, һәм гаҗәеп тынлык урнашкан» (Марк 4:35—39).

Чир-авырулар. Гайсә сукырларны, аксакларны, шулай ук эпилепсия, махау һәм башка чирләр белән авырган кешеләрне тазарта алган. «Ул бар интегүчеләрне савыктырган» (Маттай 4:23, 24; 8:16; 11:2—5).

Ачлык. Гайсә Атасы биргән көч ярдәмендә аз күләмле ризыкны күбәйтә алган. Изге Язмаларда язылганча, ул меңләгән кешене ике тапкыр тукландырган (Маттай 14:14—21; 15:32—38).

Үлем. Изге Язмаларда Гайсә өч кешене үледән терелткән дип әйтелә. Бу Йәһвәнең үлемне җиңәргә көче бар икәнен күрсәтә. Бер очракта Гайсә кабердә дүрт көн яткан кешене үледән терелткән (Марк 5:35—42; Лүк 7:11—16; Яхъя 11:3—44).

^ 5 абз. Соңгы көннәр турында күбрәк белер өчен, «Мәңге шатланып яшәгез!» китабының 32 нче дәресен карагыз. Ул Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган, һәм аны www.pr418.com сайтыннан бушлай йөкләп була.