Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Аллаһы газапларыгызга ничек карый?

Аллаһы газапларыгызга ничек карый?

Кайбер кешеләр уйлавынча, Аллаһы ваемсыз һәм аларның газапларын күрми.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА НӘРСӘ ӘЙТЕЛӘ?

  • Аллаһы ваемсыз түгел һәм газапларыбызны күрә

    «Йәһвә кешеләрнең җирдә явызлыкка батканын... күрде. ...Һәм аның күңеле кырылды» (Яратылыш 6:5, 6).

  • Аллаһы бар газапларны бетерер

    «Тагын бераздан явызлар инде юк булачак, торган урыннарына карарсың, ә алар анда булмас. Ә юашлар җирне мирас итеп алачак һәм чиксез тынычлыктан зур рәхәтлек табачак» (Зәбур 37:10, 11).

  • Аллаһы сезгә нәрсә тели?

    «„Сезгә нәрсә эшләргә җыенганымны мин яхшы беләм,— ди Йәһвә.— Киләчәгегез һәм өметегез булсын өчен, мин сезгә бәла-каза түгел, ә тынычлык бирермен. Сез мине чакырырсыз һәм, килеп, миңа дога кылырсыз, һәм мин сезне тыңлармын“» (Ирмия 29:11, 12).

    «Аллаһыга якынлашыгыз, ул да сезгә якынлашыр» (Ягъкуб 4:8).