Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

АРХИВЫБЫЗДАН

Ирландиядә ачык нотыклар яңгырый

Ирландиядә ачык нотыклар яңгырый

1910 ел, май ае. Белфаст-Лох култыгына пароход якынлашып килә. Палубада басып торган берничә кеше иртәнге кояш нурларына күмелгән яшел калкулыкларга карап тора. Аларның берсе — Чарлз Тейз Расселл. Ул Ирландиягә инде бишенче тапкыр килә. Ерактан верфьтә төзелеп килә торган ике лайнер — «Титаник» * һәм «Олимпик» күренә. Причалда, верфьләрдән арырак, пароходның килүен дистәләгән Изге Язмаларны Тикшерүчеләр көтә.

20 ел элек Расселл кардәш, яхшы хәбәрне бөтен дөньяга таратыр өчен яхшырак ысулны табарга теләп, чит илләргә сәяхәт итәргә булган. Аның беренче сәяхәте 1891 елның июлендә Ирландиядән башланган. Көн азагында «Сити оф Чикаго» дип аталган пароход Куинстаун шәһәренә якынлашып килгәндә, Расселл кардәш, мөгаен, хатирәләргә чумгандыр: ул әти-әнисенең туган илләре турында сөйләгәннәрен исенә төшергәндер. Җыйнак шәһәрчекләр һәм матур авыллар яныннан үткәндә, Расселл кардәш һәм аның юлдашлары «игеннәр өлгергән» икәнен күргән.

Гомумән алганда, Расселл кардәш Ирландиягә җиде тапкыр килгән. Аның беренче килүе кешеләрдә шулкадәр зур кызыксыну уяткан ки, хәтта киләсе сәяхәтләре вакытында, аны тыңлар өчен, йөзләгән, ә кайвакыт хәтта меңләгән кеше килгән. Икенче сәяхәте вакытында, 1903 елның май аенда, Белфаст һәм Дублин шәһәрләрендә газеталарда Расселлның нотыклары турында белдерү бастырылган булган. Мәсәлән, бер нотык «Ант биреп әйтелгән вәгъдә» дип аталган, һәм анда Расселл кардәш Ибраһимның иманы һәм киләчәктәге фатихалар турында сөйләгән. Соңрак Расселл кардәш әйткәнчә, тыңлаучылар аның нотыгын «зур игътибар белән тыңлаган».

Ирландиядәге халык хакыйкать белән бик нык кызыксынганга, Расселл кардәш Европа буйлап өченче сәяхәте вакытында да анда килеп киткән. 1908 елда, апрельнең бер иртәсендә, биш абый-кардәш аны Белфаст портында каршы алган. Шул ук көнне, кич белән, ул «Шайтан империясенең җимерелүе» дигән нотык белән чыгыш ясаган, һәм аны 300 ләп кеше тыңлаган. Килүчеләрнең берсе Расселл кардәшнең сөйләгәннәре белән риза булмаганын белдерә башлаган, ләкин, Расселл аңа Изге Язмалар нигезендә бик оста итеп җавап кайтаргач, теге кеше тынган. Дублинда да охшаш очрак булган. Расселл кардәш чыгыш ясаганда, бер кеше аңа каршы чыккан. Бу кеше ризасызлыгын тагы да ныграк белдергән. О’Коннор фамилияле бу ир Мәсихче Яшьләр Оешмасының сәркатибе булып чыккан. Ул тыңлаучыларны — ә аудиториядә бер меңнән артык кеше булган — Изге Язмаларны Тикшерүчеләргә каршы котырткан, аларны тыңламаска өндәгән. Бу нәрсәгә китергән?

Әйдәгез, ул кичне күз алдына китереп карыйк. Хакыйкатьне эзләгән бер кеше «Айриш таймс» газетасыннан Расселлның лекциясе турында белеп ала һәм аны тыңларга бара. Шыгрым тулы залда көчкә урын табып, ул чал чәчле, сакаллы нотыкчыны тыңлый башлый. Чыгышы вакытында кара сюртук кигән бу нотыкчы ишарәләр ясый, сәхнә буйлап йөри һәм, оста итеп шигырьләр китереп, бар тыңлаучыларга Изге Язмаларны аңларга ярдәм итә. Хәтта аппаратурасыз да аның тавышы залда яхшы ишетелә. Тыңлаучылар нотыкчыны сәгать ярым дәвамында игътибар белән тыңлый. Аннары ул килүчеләргә сораулар бирергә тәкъдим итә. О’Коннор һәм аның тарафдарлары моның белән файдаланмый калмый. Әмма нотыкчы Изге Язмалар ярдәмендә аларның һөҗүмнәренә җавап бирә. Аудитория, аны хуплап, алкышлар җибәрә. Аннан соң Расселлны тыңлаган теге кеше, нотыкчы янына килеп, хакыйкать турында күбрәк белергә теләген белдерә. Андый очрашуларга килгән кешеләрнең сүзләре буенча, күпләр хакыйкать белән нәкъ менә шулай танышкан да.

1909 елның май аенда Расселл кардәш «Мавритания» пароходында Нью-Йорктан үзенең дүртенче сәяхәтенә чыгып киткән. Бу юлы ул үзе белән стенографист Хантсингер кардәшне алган һәм аның ярдәме белән «Күзәтү манарасы» өчен мәкаләләрне әйтеп яздырган. Белфастта Расселл кардәшнең нотыгына 450 кеше килгән. Барсына да урын җитмәгәнлектән, алар арасыннан якынча йөз кешегә басып торып тыңларга туры килгән.

Расселл кардәш «Лузитания» палубасында

Расселлның мәкалә башында искә алынган бишенче килүендә дә дошманнар комачауларга тырышкан. Расселл кардәш, Дублинда ачык нотык сөйләгәннән соң, О’Коннор алып килгән бер күренекле дин белгече Расселлга сораулар бирә башлаган һәм Расселл аңа Изге Язмалар нигезендә инандырырлык җаваплар биргән. Бу бөтен тыңлаучыларга бик ошаган. Киләсе көнне кардәшләр почта судносында Ливерпульга юнәлгән, ә аннан, «Лузитания» * лайнерына күчеп утырып, Нью-Йоркка кайткан.

«Айриш таймс» газетасында Расселлның нотыгы турында белдерү бастырылган, 1910 ел, 20 май

1911 елда алтынчы һәм җиденче сәяхәте вакытында да Расселл кардәш ачык нотыклар белән чыгыш ясаган. Бу хакта газеталарда хәбәр ителгән. Яз көне Белфастта «Үлгәннән соң яшәү» дигән нотыкта, 20 Изге Язмаларны Тикшерүчеләрдән тыш, 2 000 гә якын кеше булган. Дублинда Расселлның чыгышына кабат О’Коннор килгән, бу юлы инде бер рухани белән. Расселл кардәш аларның сорауларына, Изге Язмаларга нигезләнеп, җавап биргән, һәм халык аның һәрбер җавабына кул чапкан. Шул ук елның көзендә Расселл кардәш башка шәһәрләргә дә барган, анда да аның лекцияләренә күп кеше килгән. О’Коннор, якынча йөз хулиганны ияртеп, тагын бер кат Дублиндагы очрашуны өзеп караган, ләкин тыңлаучылар нотыкчыны яклаган.

Ул вакытта ачык нотыклар белән башлыча Расселл кардәш чыгыш ясаган, ләкин ул шуны таныган: «алыштыргысыз кешеләр юк», чөнки «бу эш кешенеке түгел, ә Аллаһыныкы». Вакыт узу белән нотыклар җыелышларда даими рәвештә яңгырый башлаган, һәм бу күп кенә кешеләргә хакыйкать белән танышырга искиткеч мөмкинлек биргән. Өстәвенә, ачык нотыклар ярдәмендә бөтен Ирландия буйлап күп мәсихче җыелышлар оешкан. (Бөекбританиядәге архивыбыздан.)

^ 3 абз. Ике елдан соң «Титаник» баткан.

^ 9 абз. 1915 елның май аенда, торпеда эләккәнгә, «Лузитания» Ирландиянең көньяк яры янында баткан.