Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Исаудан беренче угылга тиешле хокукын сатып алганга, Ягъкуб Мәсих шәҗәрәсенә кергән дип әйтеп буламы?

Укучыларның сораулары

Укучыларның сораулары

Борынгы Исраилдә Мәсихнең нәсел җебе һәрвакыт беренче угыллар аша барганмы?

Еврейләргә 12:16 да: «Исау... изге нәрсәләрне кадерләми торган кеше [булып] ...беренче угылга тиешле хокукларын бер касә ризыкка алмаштырган»,— дип әйтелә. Исауның беренче угыл хокукларын Ягъкуб алган, һәм аның нәселеннән Мәсих чыккан (Мат. 1:2, 16; Лүк 3:23, 34). Бу очракка нигезләнеп, элек без Мәсихнең нәсел җебе һәм беренче угылга тиешле хокук бер-берсе белән тыгыз бәйле дип уйлый идек.

Әмма, Изге Язмалардагы башка очраклардан күренгәнчә, Мәсихнең шәҗәрәсенә беренче угыл булмаган кешеләр дә кергән. Әйдәгез, андый мисалларга игътибар итик.

Рубин Ягъкубның, ягъни Исраилнең, беренче угылы булган. Ул Лиядән туган. Соңрак яраткан хатыны Рахиләдән Ягъкубның Йосыф исемле улы туган. Йосыф Рахиләнең беренче угылы булган. Рубин җитди гөнаһ кылгач, беренче угылга тиешле хокук Йосыфка күчкән (Ярат. 29:31—35; 30:22—25; 35:22—26; 49:22—26; 1 Елъ. 5:1, 2). Әмма Мәсих Рубиннан да, Йосыфтан да тумаган. Ул Лиянең дүртенче улы Яһүдтән туган (Ярат. 49:10).

Лүк 3:32 дә Мәсихкә алып барган алты буын — алты ир-ат искә алына, мәсәлән Богаз, аның улы Обид һәм Обидның улы Ишай. Күрәсең, алар беренче угыллар булган (Рут 4:17, 20—22; 1 Елъ. 2:10—12).

Ә инде Ишайның улы Давыт беренче түгел, ә сигезенче угыл булган. Шулай да Мәсих Давыт нәселеннән чыккан (1 Иш. 16:10, 11; 17:12; Мат. 1:5, 6). Давыттан соң Мәсихнең нәсел җебендә Сөләйман бара. Ул да беренче угыл булмаган (2 Иш. 3:2—5).

Беренче угыл булу бернинди дә өстенлекләр бирмәгән булып чыгамы? Юк, алай дип әйтеп булмый. Мәсәлән, беренче угыл хөрмәтле дәрәҗә алган, һәм, гадәттә, нәкъ ул гаилә башына алмашка килгән. Шулай ук аңа мирасның икеләтә өлеше тигән (Ярат. 43:33; Кан. 21:17; Йош. 17:1).

Беренче угылга тиешле хокук башка кешегә тапшырыла алган. Мәсәлән, Ибраһим Исмәгыйльнең беренче угыл хокукын Исхакка биргән (Ярат. 21:14—21; 22:2). Һәм, инде әйтеп кителгәнчә, Рубин түгел, ә Йосыф беренче угыл булып саналган.

Хәзер Еврейләргә 12:16 га кайтыйк. Анда болай дип әйтелә: «Арагызда фәхеш кеше һәм, Исау кебек, изге нәрсәләрне кадерләми торган кеше булмасын. Ул беренче угылга тиешле хокукларын бер касә ризыкка алмаштырган». Монда нинди фикергә басым ясала?

Бу шигырьдә рәсүл Паул Мәсихнең шәҗәрәсенә кемнең керә алганы, ә кемнең керә алмаганы турында әйтми. Ул бары тик мәсихчеләрне «аяклары өчен туры юл сайларга» һәм гөнаһлардан, мәсәлән әхлаксызлыктан, качарга дәртләндерә. Ул чакта алар «Аллаһының юмарт игелегеннән мәхрүм калмас» иде (Евр. 12:12—16). Ә инде гөнаһ юлына баскан булсалар, бу мәсихчеләр Исауга охшар иде. Ул «изге нәрсәләрне кадерләмәгән» һәм Аллаһы карашыннан дөрес булмаганны эшләгән.

Исау заманында ыруг башлыклары гыйбадәт кылуда зур роль уйнаган, шуңа күрә, бәлки, Исау да вакыт-вакыт корбаннар китергәндер. Бу, һичшиксез, зур хөрмәт булган (Ярат. 8:20, 21; 12:7, 8; Әюп 1:4, 5). Ләкин, тән теләкләре буенча яшәгәнгә, Исау андый зур хөрмәтне кадерләмәгән. Өстәвенә, Исау, күрәсең, авырлыклардан качарга теләгән, чөнки, пәйгамбәрлек буенча, Ибраһим токымы күп газапларга дучар булырга тиеш булган (Ярат. 15:13). Исау ике мәҗүси хатын-кызны хатынлыкка алган. Бу эше белән дә ул рухи нәрсәләрне кадерләмәгәнен күрсәткән. Билгеле, бу аның әти-әнисенә зур кайгы китергән (Ярат. 26:34, 35). Ягъкуб исә акыллы карар кабул иткән һәм Йәһвәгә хезмәт иткән хатын сайлаган (Ярат. 28:6, 7; 29:10—12, 18).

Шулай итеп, Мәсихнең нәсел җебе кайвакыт — беренче угыллар аша, ә кайвакыт башка угыллар аша барган. Яһүдләр дә моны таныган: алар Мәсихнең Давыт улы булганын — Ишайның кече улының токымыннан булганын шик астына куймаган (Мат. 22:42).