Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Мәхәббәт Аллаһысы үз хезмәтчеләрен тәрбияли

Мәхәббәт Аллаһысы үз хезмәтчеләрен тәрбияли

«Йәһвә кемне яратса, шуны тәрбияли» (ЕВР. 12:6).

ҖЫРЛАР: 123, 86

1. Изге Язмаларда тәрбияләү турында нәрсә әйтелә?

«ТӘРБИЯЛӘҮ» дигән сүзне ишеткәндә, сезнең нинди уйлар туа? Күп кенә кеше шунда ук җәза бирү турында уйлый башлый. Әмма тәрбияләү үз эченә күпкә күбрәкне ала. Изге Язмаларда тәрбияләү уңай яктан сурәтләнә. Еш кына ул белем, зирәклек, мәхәббәт һәм тормыш белән бергә искә алына (Гыйб. сүз. 1:2—7; 4:11—13). Ни өчен? Чөнки, безне төзәткәндә һәм тәрбияләгәндә, Аллаһы безгә үз яратуын һәм мәңгелек тормыш бирергә теләгәнен күрсәтә (Евр. 12:6). Аллаһы безгә тәрбияләү максаты белән кайвакыт җәза бирсә дә, җәзасы беркайчан да чиктән тыш каты булмый һәм безгә зыян китерми. Изге Язмаларда тәрбияләү сүзе беренче чиратта өйрәтү мәгънәсен йөртә. Аллаһы безне, әти кеше кебек, ярату белән өйрәтергә тырыша.

2, 3. Ни өчен тәрбияләү үгетләүне дә, җәза бирүне дә үз эченә алырга мөмкин дип әйтеп була? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

2 Мондый мисалны карап чыгыйк: Джонни исемле малай өйдә туп уйный. Әнисе аны, берәр нәрсәне ватарсың, дип кисәтә һәм туп уйнамаска куша. Ләкин Джонни әнисенең киңәшенә колак салмый һәм уйнавын дәвам итә. Нәтиҗәдә, ул вазаны вата. Әнисе нәрсә эшләр? Бәлки, ул аны үгетләр генә, ә бәлки, җәза да бирер. Мәсәлән, ул Джоннига ни өчен аның тәртибе дөрес булмаганын аңлатыр, өйдәге кагыйдәләрнең файдасын һәм алар буенча эш итәргә кирәклеген күрсәтергә тырышыр. Сүзләре улының йөрәгенә барып җитсен өчен, әнисе, бәлки, аңа җәза бирер, мәсәлән берникадәр вакытка туп уйнарга рөхсәт итмәс. Нәтиҗәдә, бу малай тыңламаучанлыкның начар нәтиҗәләргә китергәненә төшенер.

3 Мәсихче җыелышның әгъзалары буларак, без «Аллаһы гаиләсенең әгъзалары» булып торабыз (1 Тим. 3:15). Шуңа күрә без Аллаһы әхлакый нормаларны урнаштырырга һәм безне төзәтергә хокуклы икәнен таныйбыз. Берәр хата кылып, аның тискәре нәтиҗәләрен татыганда, без күктәге Атабызны тыңлау мөһим икәнен ачык күрәбез. Начар тәртибебезнең нәтиҗәләреннән безне якламыйча, Йәһвә безне өйрәтә, бу да аның тәрбияләве булып тора (Гәл. 6:7). Әйе, Аллаһы безне бик кайгырта һәм безне зыяннан сакларга тели (1 Пет. 5:6, 7).

4. а) Йәһвә нинди өйрәтүне фатихалый? ә) Без бу мәкаләдә нәрсә карап чыгарбыз?

4 Изге Язмалар нигезендә киңәшләр биреп һәм үгетләп, без балаларыбызга я өйрәнүчеләребезгә Мәсих шәкертләре булып китәргә булыша алабыз. Изге Язмалар «тәкъвалык тәрбияләү өчен файдалы». Бу төп коралыбыз ярдәмендә кешеләргә Мәсихнең кушканнарын аңларга һәм үтәргә ярдәм итеп була (2 Тим. 3:16; Мат. 28:19, 20). Йәһвә андый өйрәтүне фатихалый, һәм, нәтиҗәдә, яңа шәкертләр үзләре дә укытучылар булып китә. (Титуска 2:11—14 укы.) Әйдәгез, бу мәкаләдә мондый өч сорауга җавап табыйк: 1) Аллаһының тәрбияләвендә аның мәхәббәте ничек чагыла? 2) Аллаһы үткәндә төзәткән кешеләрнең мисалларыннан без нәрсәгә өйрәнә алабыз? 3) Без башкаларны үгетләгәндә, Йәһвәдән һәм Гайсәдән ничек үрнәк ала алабыз?

АЛЛАҺЫ ЯРАТУ БЕЛӘН ТӘРБИЯЛИ

5. Йәһвәнең төзәтүендә аның яратуы ничек күренә?

5 Безгә Аллаһы мәхәббәтендә калырга һәм тормыш юлыннан тайпылмаска булышыр өчен, Йәһвә яратудан чыгып безне төзәтә һәм үгетли (1 Яхъя 4:16). Шул ук вакыт Аллаһы безне беркайчан да түбәнсетми — аның аркасында без үзебезне булдыксыз кеше итеп хис итмибез (Гыйб. сүз. 12:18). Киресенчә, Йәһвә безне югары бәяли, бездә яхшыны күрергә тырыша һәм ихтыяр ирегебезгә хөрмәт белән карый. Сез Изге Язмалар, басмаларыбыз, мәсихче ата-аналар я өлкәннәр аша бирелгән төзәтүне Йәһвәнең яратуы буларак кабул итәсезме? Истә тотыгыз: без «ялгыш адым» ясаганда, өлкәннәр, үзләрен юаш тотып, безне ярату белән шелтәли; шулай итеп алар Йәһвәнең яратуын чагылдыра (Гәл. 6:1).

6. Мәсихче хөрмәтле вазифаларын югалтса я җыелыштан чыгарылса да, ни өчен бу чарада Аллаһының мәхәббәте чагыла дип әйтеп була?

6 Кайвакыт төзәтү үз эченә шелтә белән үгетләүдән күбрәкне ала. Мәсәлән, гөнаһ кылган мәсихче хөрмәтле вазифаларын югалтырга мөмкин. Хәтта андый очракларда да төзәтү Аллаһының яратуын күрсәтә. Чөнки вазифаларын югалтып, мәсихче Изге Язмаларны өйрәнүгә, уйлануга һәм дога кылуга күбрәк вакыт бүлеп куярга кирәк икәнен аңлый ала. Ә бу аны рухи яктан ныгытыр (Зәб. 19:7). Өстәвенә, вакыт узу белән хөрмәтле вазифаларының аңа кайтарылуы ихтимал. Йәһвә тиешле дәрәҗәдә генә җәза бирә, шуңа күрә хәтта җыелыштан чыгарылу да Йәһвәнең яратуын дәлилли. Бу чара ярдәмендә Йәһвә җыелышны начар йогынтыдан яклый. Моннан тыш, гөнаһ кылган кеше үз гөнаһының җитдилеген аңларга һәм тәүбәгә килергә мөмкин (1 Көр. 5:6, 7, 11; Рәс. 3:19).

ШЕБНӘ ТӘРБИЯЛӘҮДӘН ФАЙДА АЛА

7. Шебнә кем булган һәм аның нинди начар сыйфаты үсә башлаган?

7 Тәрбияләүнең мөһимлеген яхшырак аңлар өчен, әйдәгез, Йәһвә төзәткән ике кешенең — Һизәкыя патша вакытында яшәгән Шебнә һәм безнең көннәрдә яшәгән Грэм исемле абый-кардәшнең мисалын карап чыгыйк. Шебнә — күрәсең, Һизәкыя патша йортында — «йорт өчен җаваплы идарәче» булган. Димәк, Шебнә зур хакимлеккә ия булган (Ишаг. 22:15). Кызганычка каршы, Шебнә горурланып киткән һәм үзенә дан эзли башлаган. Ул үзе өчен хәтта купшы төрбә чокып ясаган һәм «данлыклы арбаларда» йөргән! (Ишаг. 22:16—18)

Басынкы һәм үзгәрергә әзер булсак, Аллаһы безне фатихалаячак (8—10 нчы абзацларны кара.)

8. Йәһвә Шебнәне ничек тәрбияләгән һәм бу, күрәсең, нинди нәтиҗәләргә китергән?

8 Шебнә дан ярата башлаганга, Аллаһы аны «урыныннан бәреп төшергән» һәм аның урынына Ильякимны куйган (Ишаг. 22:19—21). Бу вакыйга Ассирия патшасы Синахериб Иерусалимга һөҗүм итәргә торганда булган. Синахериб, яһүдләрне һәм Һизәкыяне куркытыр өчен һәм алар бирелсен өчен, Иерусалимга үзенең югары дәрәҗәле хәбәрчеләрен җибәргән. Алар белән шулай ук зур гаскәр килгән (2 Пат. 18:17—25). Һизәкыя бу хәбәрчеләр белән сөйләшергә Ильякимны җибәргән. Әмма Ильяким берүзе бармаган — аның белән тагын ике кеше барган, аларның берсе Шебнә булган. Ул вакытта Шебнә сәркатип булып хезмәт иткән. Күрәсең, Шебнә ачу һәм үпкә сакламаган һәм, үзен басынкыландырып, түбәнрәк дәрәҗәле вазифаны үтәргә риза булган. Бу шулай булса, аның очрагы безне нәрсәгә өйрәтә? Әйдәгез, өч якка игътибар итик.

9—11. а) Без Шебнә очрагыннан нәрсәгә өйрәнәбез? ә) Йәһвәнең Шебнә белән үзен ничек тотканы сезне нәрсәгә дәртләндерә?

9 Беренчедән, Шебнә үз дәрәҗәсен югалткан. Бу безгә «горурлык — һәлакәткә, тәкәбберлек рухы абынуга китерә» дигән кисәтүне исебезгә төшерә (Гыйб. сүз. 16:18). Җыелышта сезнең хөрмәтле вазифаларыгыз һәм, бәлки, ниндидер мәгънәдә дан булса, сез басынкылык үстерергә тырышасызмы? Бар бүләкләрне һәм уңышларны сезгә Йәһвә биргәнен таныйсызмы? (1 Көр. 4:7) Рәсүл Паул болай дип язган: «Сезнең һәрберегезгә шуны әйтәм: үзегез хакында кирәгеннән артык уйламагыз, ләкин уйлау рәвешегездән төпле булуыгыз күренсен» (Рим. 12:3).

10 Икенчедән, Шебнәне шелтәләп һәм төзәтеп, Йәһвә аны өметсез кеше итеп санамаганын күрсәткән (Гыйб. сүз. 3:11, 12). Бу хөрмәтле вазифаларын югалткан кешеләрне юата ала. Аларга да, үпкәләр я ярсыр урынына, мөмкин булганча хезмәт итәргә һәм Йәһвәнең мәхәббәтен күрергә тырышырга кирәк. Басынкы караш сакласак, Йәһвә безне фатихалаячак. (1 Петер 5:6, 7 укы.) Төзәтеп, Аллаһы безне формалаштыра. Әйдәгез, Аллаһы кулында йомшак балчык булыйк!

11 Өченчедән, Йәһвәнең Шебнә белән үзен ничек тотканы безне күп нәрсәгә өйрәтә. Йәһвә гөнаһны нәфрәт итә, әмма ул гөнаһ кылган кеше турында кайгырта. Сезгә, ата-ана я өлкән буларак, башкаларны үгетләргә кирәк булса, сез моны Йәһвә кебек — хөрмәт һәм ярату белән эшләрсезме? Гөнаһны нәфрәт итсәгез дә, гөнаһ кылган балада я кардәштә яхшыны күрергә тырышырсызмы? (Яһүд 22, 23)

12—14. а) Кайберәүләр Аллаһының тәрбияләвенә ничек карый? ә) Аллаһы Сүзе бер абый-кардәшкә үз фикер йөртүен ничек үзгәртергә булышкан һәм нәтиҗәсе нинди булган?

12 Кызганычка каршы, кайберәүләр өлкәннәр аларны төзәткәннән соң үпкәли. Алар хәтта Йәһвәдән һәм аның халкыннан ераклаша башлый (Евр. 3:12, 13). Бу аларга ярдәм итеп булмый дигәнне аңлатамы? Юк! Грэм очрагыннан бу ап-ачык күренә. Ул җыелыштан чыгарылган, соңрак җыелышка кайтарылган булган, әмма вакыт узу белән рухи яктан хәлсезләнеп киткән. Берничә ел үткәч, ул үзен дусларча тоткан бер өлкәнне үзе белән Изге Язмаларны өйрәнергә сораган.

13 Бу өлкән болай дип сөйли: «Грэмга горурлык комачаулый иде. Ул үзен җыелыштан чыгарган өлкәннәргә карата бик тәнкыйтьчел иде. Шуңа күрә берничә өйрәнүдә без горурлыкның тискәре нәтиҗәләренә игътибар иттек. Аллаһы Сүзе Грэм өчен көзгедәй булды: ул үзенең яхшырасы якларын күрде. Ул күзендәге „бүрәнәсен“ — горурлыгын күреп алды һәм тәнкыйтьчел фикер йөртү рәвешеннән арына башлады. Грэм җыелыш очрашуларына регуляр рәвештә йөри һәм Аллаһы Сүзен тырышып өйрәнә башлады, шулай ук һәркөн дога кыла һәм гаиләсе турында рухи яктан кайгырта башлады. Аның хатыны һәм балалары моңа бик шат булды» (Лүк 6:41, 42; Ягък. 1:23—25).

14 Бу өлкән болай дип дәвам итә: «Беркөн Грэм миңа мондый сүзләр әйтте: „Мин хакыйкатьне инде күп еллар беләм һәм хәтта пионер булып хезмәт иттем. Ләкин хәзер генә мин Йәһвәне чыннан да яратам дип әйтә алам“. Вакыт узу белән ул Патшалык Залында микрофон йөртә башлады. Ул бу йөкләмәне бик кадерли. Грэм мисалыннан мин шуңа өйрәнәм: кеше үзен Аллаһы алдында басынкыландырса һәм аның тәзәтүен кабул итсә, Йәһвә аңа күп фатихалар яудырачак!»

ТӨЗӘТКӘНДӘ, АЛЛАҺЫДАН ҺӘМ МӘСИХТӘН ҮРНӘК АЛЫГЫЗ

15. Төзәтүнең кеше йөрәгенә үтеп керүен теләсәк, безгә нәрсә эшләргә кирәк?

15 Яхшы укытучы булыр өчен, мәсихчегә беренче чиратта яхшы өйрәнүче булырга кирәк (1 Тим. 4:15, 16). Нәкъ шуны ук төзәтергә һәм тәрбияләргә җаваплылыгы булган кешеләр турында әйтеп була: алар үзләре дә Йәһвәнең җитәкчелегенә басынкылык белән буйсынырга тиеш. Шулчак аларның төзәтер өчен сүз иреге булачак һәм безгә аларны хөрмәт итү җиңелрәк булачак. Гайсәнең мисалына игътибар итик.

16. Без Гайсәдән нәрсәгә өйрәнәбез?

16 Кайвакыт бу җиңел булмаса да, Гайсә үз Атасына күндәм булган (Мат. 26:39). Ул үз тыңлаучыларына аның зирәклеге һәм тәгълиматларының чыганагы — Йәһвә икәнен исләренә төшергән (Яхъя 5:19, 30). Гайсәнең басынкылыгы һәм тыңлаучанлыгы аңа эчкерсез кешеләрне җәлеп иткән. Бу сыйфатлар Гайсәгә кызганучан укытучы булырга ярдәм иткән. (Маттай 11:29 укы.) Аның йомшак, назлы сүзләре сына башлаган камышка һәм пыскып яткан филтәгә охшаш кешеләрне юаткан (Мат. 12:20). Гайсәнең түземлеген сынасалар да, ул барыбер игелек һәм ярату күрсәткән. Мәсәлән, шөһрәт казанырга теләгән һәм эгоистик рух чагылдырган рәсүлләрен төзәткәндә, Гайсә ярсымаган, ә алар белән үзен юаш тоткан (Марк 9:33—37; Лүк 22:24—27).

17. Нинди сыйфатлар өлкәннәргә җыелыш турында кайгыртырга ярдәм итәчәк?

17 Өлкәннәр кардәшләрне Изге Язмалар нигезендә төзәткәндә, Гайсәдән үрнәк алырга тиеш. Шулай эш итеп, алар Аллаһының һәм аның Улының җитәкчелегенә буйсынганнарын күрсәтер. Рәсүл Петер болай дип язган: «Күзәтчеләр буларак, үзегезгә ышанып тапшырылган Аллаһы көтүен мәҗбүриләп түгел, ә теләп, Аллаһы хуш күргәнчә; намуссыз табыш яратып түгел, ә тырышып; Аллаһы мирасы өстеннән хакимлек итеп түгел, ә көтүгә үрнәк биреп көтегез» (1 Пет. 5:2—4). Күзәтчеләр Аллаһыга һәм Гайсәгә күндәм булса һәм моны шатлык белән эшләсә, бу аларның үзләренә дә, кардәшләргә дә, һичшиксез, файда китерер (Ишаг. 32:1, 2, 17, 18).

18. а) Йәһвә ата-аналардан нәрсә таләп итә? ә) Аллаһы ата-аналарга үз вазифаларын үтәргә ничек булыша?

18 Ә гаиләләр турында нәрсә әйтеп була? Гаилә башларына мондый киңәш бирелә: «Балаларыгызны ярсытмагыз, киресенчә, аларны Йәһвә кушканча тәрбияләп үстерегез һәм үгетләп акылга өйрәтегез» (Эфес. 6:4). Бу сүзләр буенча эш итү бик мөһим. Гыйбрәтле сүзләр 19:18 дә болай диелә: «Әле өмет булганда, улыңны тәрбияләргә тырыш, аның үлеменә сәбәпче булма». Бу шигырьдән күренгәнчә, мәсихче ата-аналар балаларын тәрбияләү һәм төзәтү өчен җаваплы. Алар моны эшләмәсә, бу Аллаһыны бик күңелсезләндерер (1 Иш. 3:12—14). Йәһвә ата-аналарга үз вазифаларын үтәргә булыша. Алар аңардан басынкылык белән изге рух сораганда һәм аның Сүзендә киңәш эзләгәндә, ул аларга зирәклек һәм көч бирә. (Ягъкуб 1:5 укы.)

ТЫНЫЧЛЫКТА МӘҢГЕ ЯШӘРГӘ ӨЙРӘНӘБЕЗ

19, 20. а) Аллаһыдан килгән тәрбияне кабул итсәк, бу нинди фатихалар китерәчәк? ә) Без киләсе мәкаләдә нәрсәгә игътибар итәрбез?

19 Аллаһының тәрбияләвенә буйсыну, шулай ук аңардан һәм Мәсихтән үрнәк алу бик күп фатихалар китерә. Мәсәлән, гаиләләрдә һәм җыелышларда тынычлык хөкем сөрә, һәм һәрбер кеше анда үзен кирәкле, кадерле һәм якланган итеп сизә. Бу безгә яңа дөньяны тагы да ачыграк күз алдына китерергә ярдәм итә (Зәб. 72:7). Чынлыкта Йәһвәнең тәрбияләве безне яңа дөньяга әзерли: без инде бүген бердәмлектә яшәргә өйрәнәбез. (Ишагыя 11:9 укы.) Төзәтүгә шундый караш сакласак, тәрбияләүне күбрәк кадерләрбез һәм төзәтүдә Йәһвәнең яратуын күрербез.

20 Киләсә мәкаләдә без гаиләдә һәм җыелышта бирелгән үгет-нәсыйхәт турында күбрәк сөйләшербез. Без шулай ук тотнаклылык сыйфатына игътибар итәрбез. Өстәвенә, тыңламаучанлыкның нәтиҗәләре җәзадан да күбрәк авырту китергәнен белербез.