Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Укучыларның сораулары

Укучыларның сораулары

Ни өчен Йәһвә Шаһитләренең басмаларын шәхси веб-сайтларда я социаль челтәрләрдә урнаштыру рөхсәт ителми?

Без Изге Язмаларга нигезләнгән басмаларыбызны түләүсез таратабыз, шуңа күрә кайберәүләр басмаларыбызны башка сайтларга я социаль челтәрләргә куеп була дигән нәтиҗәгә килгән. Әмма бу интернет-ресурсларыбызның «Куллану кагыйдәләре»н * боза һәм инде кайбер җитди авырлыкларга китергән. Бу кагыйдәләрдә әйтелгәнчә, «сайттагы рәсемнәрне, электрон басмаларны, музыканы, фотосурәтләрне, текстны һәм видеоязмаларны Интернетта (башка сайтлар, файл уртаклашу сервислары яисә социаль челтәрләрдә) урнаштыру» тыела. Ни өчен андый чикләр куелган?

Авторлык хокуклары белән якланган материалларыбызны башка сайтларда урнаштыру тыела

Интернет-ресурсларыбыздагы бөтен материал авторлык хокуклары белән якланган. Кайвакыт басмаларыбызны үз сайтларында мөртәтләр һәм башка каршы торучылар урнаштыра. Алар моны Йәһвә Шаһитләрен һәм башка кешеләрне җәлеп итәр өчен һәм аларда шикләр уятыр өчен эшли (Зәб. 26:4; Гыйб. сүз. 22:5). Кемдер басмаларыбыздагы материалны, логотипларыбызны я товар маркаларыбызны үзләренең рекламаларында, товарларында я электрон кушымталарында куллана. Авторлык хокуклары сакланган булганга, без закон нигезендә үз материалларыбызны, логотипларыбызны һәм товар маркаларыбызны судта яклый алабыз; нәтиҗәдә, беркем дә аларны дөрес булмаган максат белән законлы рәвештә куллана алмый (Гыйб. сүз. 27:12). Ә инде электрон басмаларыбызны башка сайтларга куярга я логотипларыбызны коммерция максатлары белән кулланырга рөхсәт иткән булган булсак (мәсәлән, кардәшләребезгә), судлар һәрвакытта да безнең яклы булмас иде һәм без дошманнарны я сәүдә фирмаларын материалларыбызны кулланудан тыя алмас идек.

Басмаларыбызны интернет-ресурсларыбыздан түгел, ә башка чыганаклардан йөкләү рухи яктан зыян китерергә мөмкин. Йәһвә рухи ризыкны өләшү өчен җаваплы итеп «ышанычлы һәм акыллы хезмәтчене» куйган (Мат. 24:45). Безгә рухи ризыкны җиткерер өчен, бу «хезмәтче» оешманың рәсми интернет-ресурсларын гына куллана. Анда реклама да, Шайтан дөньясы тараткан ялган мәгълүмат та юк. Рухи ризыкны башка чыганаклардан алсак, ул үзгәртелмәгән һәм бозылмаган дип беркем гарантия бирә алмый (Зәб. 18:26; 19:8).

Моннан тыш, кайбер сайтларда комментарийлар кую мөмкинлеге бар. Андый сайтларда басмаларыбызны куйсак, бу мөртәтләргә Йәһвә хезмәтчеләренең акылларына шикләр чәчәр өчен юл ача. Кайбер кардәшләр онлайн-дебатларда катнаша башлаган. Бу Йәһвә исеменә тап төшергән. Шуны онытмыйк: интернет-форумнар — «риза булмаган кешеләрне юашлык белән өйрәтү» өчен яхшы урын түгел (2 Тим. 2:23—25; 1 Тим. 6:3—5). Билгеле булганча, кайберәүләр Җитәкче совет я аның әгъзалары исеменнән социаль челтәрләрдә аккаунтлар я сайтлар ачкан. Чынлыкта исә Җитәкче совет әгъзаларының социаль челтәрләрдә аккаунтлары да, шәхси сайтлары да юк.

Кешеләрне рәсми интернет-ресурсларыбыз белән таныштырып, без «яхшы хәбәрне» таратуга өлеш кертәбез (Мат. 24:14). Хезмәттә булышкан интернет-ресурсларыбыз һәрвакыт яхшыра бара. Без бар кешеләрнең бу ресурслардан тулы файда алуларын телибез. Шуңа күрә без андагы басмаларны я сылтамаларны башкаларга җибәрә алабыз. «Куллану кагыйдәләре» моны рөхсәт итә. Кешеләрне рәсми интернет-ресурсларыбызга юнәлтеп, без аларны рухи ризыкның бердәнбер чыганагы — «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» белән таныштырабыз.

^ 1 абз. «Куллану кагыйдәләре»н интернет-ресурсларыбыздагы беренче битнең аскы өлешендә табып була. Шул чикләр бу ресурсларда куелган материалларга кагыла.