Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Башкаларны дәртләндерү бүген аеруча мөһим!

Башкаларны дәртләндерү бүген аеруча мөһим!

«Бер-беребезгә игътибарлы булыйк. ...Моның барысын шул көн якынлашкан саен тагы да тырышыбрак башкарыйк» (ЕВР. 10:24, 25).

ҖЫРЛАР: 90, 87

1. Ни өчен рәсүл Паул мәсихчеләрне бер-берсенә карата тагы да игътибарлырак булырга дәртләндергән?

БЕРЕНЧЕ гасырда рәсүл Паул кардәшләргә мондый киңәш биргән: «Бер-беребезне мәхәббәт һәм игелекле эшләргә дәртләндерер өчен, бер-беребезгә игътибарлы булыйк. Кайберәүләрнең гадәтләренә кереп киткән булса да, бергә үткәргән очрашуларыбызны калдырмыйк, киресенчә, бер-беребезне рухландырып торыйк һәм моның барысын шул көн якынлашкан саен тагы да тырышыбрак башкарыйк» (Евр. 10:24, 25). Ни өчен кардәшләр бер-берсен рухландырып торырга һәм моны тагы да тырышыбрак башкарырга тиеш булган? Чөнки «Йәһвә көне» якынлашып килгән. Нибары биш ел үткәч, б. э. 70 елында, Йәһвә көне килгән: Рим гаскәрләре Иерусалимны җимергән. Мәсихчеләр, Гайсә кушканча, Иерусалимнан качкан булган (Рәс. 2:19, 20; Лүк 21:20—22).

2. Ни өчен без бүген кардәшләргә тагы да игътибарлырак булырга тиеш?

2 Без Йәһвәнең бөек көне якынлашканына бер дә шикләнмибез (Йәил 2:11). Сафуния пәйгамбәр болай дип язган: «Йәһвәнең бөек көне якын! Ул якын һәм зур тизлек белән якынлаша!» (Саф. 1:14) Бу пәйгамбәрлек безнең көннәргә дә кагыла. Шуңа күрә безгә Паулның «бер-беребезне мәхәббәт һәм игелекле эшләргә дәртләндерер өчен, бер-беребезгә игътибарлы булыйк» дигән сүзләренә колак салырга кирәк (Евр. 10:24). Бу киңәшнең кыйммәтлеге көннән-көн арта бара. Кардәшләргә игътибарлы булсак, аларга ярдәм кирәк булганда, без аларны ныгыта алырбыз.

КЕМ МАКТАУГА АЕРУЧА ЛАЕК?

3. Рәсүл Паул нинди фикергә игътибар иткән? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

3 «Кешене борчыган нәрсәләр аның күңелен төшерә, ә яхшы сүз күңелен күтәрә» (Гыйб. сүз. 12:25). Бу сүзләрне һәрберебез аңлый. Барыбызга да вакыт-вакыт юату һәм мактау кирәк. Рәсүл Паулның сүзләреннән күренгәнчә, башкаларны ныгыткан җаваплы кардәшләр дә җылы сүзләргә мохтаҗ. Мәсәлән, ул Римдагы кардәшләргә болай дип язган: «Сезне бик күрәсем килә. Максатым — сезгә рухи бүләк тапшырып, сезне ныгыту, бигрәк тә безнең — минем дә, сезнең дә — иманыбыз ярдәмендә бер-беребезне дәртләндерү» (Рим. 1:11, 12). Паул башкаларны рухландырыр өчен күп нәрсә эшләгән, ләкин ул үзе дә дәртләндерүгә мохтаҗ булган. (Римлыларга 15:30—32 укы.)

4, 5. Без кемне һәм нәрсә өчен мактый алабыз?

4 Бар фидакарь мәсихчеләр мактауга лаек. Мәсәлән, күп кенә кардәшләр үз тормышларын гадиләштергән һәм пионер хезмәтен башлаган. Шулай ук миссионерлар, бәйтелчеләр, район күзәтчеләре һәм аларның хатыннары, филиал вәкилләре, тәрҗемә офисларында хезмәт итүчеләр изге хезмәткә күп вакыт багышлый. Без бар бу кардәшләрне моның өчен эчкерсез мактый алабыз. Кайбер кардәшләр элек тулы вакытлы хезмәттә катнашкан, ләкин хәзер, билгеле бер сәбәпләр аркасында, бу хезмәтне дәвам итә алмый. Әмма алар фидакарь булып кала һәм дәртләндерүче сүзләргә лаек.

5 «Хуҗабыз шәкертенә» генә кияүгә чыгарга я өйләнергә теләгән кардәшләр турында да әйтеп китәргә кирәк. Алар дөнья кешеләре белән гаилә кормаганнары өчен мактауга лаек (1 Көр. 7:39). Тырыш хатыннар да үз ирләреннән мактау сүзләрен ишетергә шат булыр (Гыйб. сүз. 31:28, 31). Эзәрлекләүләргә я авыруларга карамастан, үз хезмәтләрен дәвам иткән кардәшләрне дә эчкерсез мактап була (2 Тис. 1:3—5). Йәһвә һәм Мәсих бар бу кардәшләрне юата һәм аларга ярдәм итә. (2 Тисалуникәлеләргә 2:16, 17 укы.)

ӨЛКӘННӘР БЕЗГӘ РУХИ КӨЧ ӨСТИ

6. Ишагыя 32:1, 2 буенча, өлкәннәрнең роле нинди?

6 Ишагыя 32:1, 2 укы. Бүген Гайсә Мәсих боеккан һәм хәлсезләнгән кардәшләрне «мирзалар» аша юата һәм аларга җитәкчелек бирә. Майланганнар я башка сарыклар арасыннан булган бу өлкәннәр кардәшләрнең «иманнары өстеннән хакимлек итми», ә, «хезмәттәшләр» булып, кардәшләрнең шатлыкларын арттыра (2 Көр. 1:24).

7, 8. Дәртләндерүче сүзләр әйтүдән тыш, өлкәннәр кардәшләрне ничек ныгыта ала?

7 Рәсүл Паул безнең өчен үрнәк булып тора. Ул Тисалуникәдәге эзәрлекләнгән кардәшләргә болай дип язган: «Сезне назлы сөйгәнгә, без сезгә Аллаһының яхшы хәбәрен җиткерергә дә, хәтта үз җаннарыбызны тапшырырга да тәвәккәл идек. Без сезне яратабыз бит» (1 Тис. 2:8).

8 Ләкин кайвакыт дәртләндергеч сүзләр генә җитеп бетми. Шуңа күрә Паул Эфестәге өлкәннәргә болай дигән: «[Сез] хәлсезләргә ярдәм итәргә һәм Хуҗабыз Гайсәнең: „Алуга караганда бирүдә бәхет күбрәк“,— дигән сүзләрен истә тотарга тиеш» (Рәс. 20:35). Паул кардәшләрне мактап кына калмаган, ә шулай ук алар «хакына үзен сарыф итәргә, тулысынча сарыф ителергә» әзер булган (2 Көр. 12:15). Бүген дә өлкәннәр кардәшләрне сүзләр белән юата, әмма шул ук вакыт алар, кардәшләр өчен үз вакытларын сарыф итеп, аларга гамәли ярдәм күрсәтә (1 Көр. 14:3).

9. Өлкәннәр, киңәш биргәндә, мәсихчене ничек рухландыра ала?

9 Кайвакыт өлкәннәргә кардәшкә киңәш бирергә туры килә. Хәтта шул чакта да аларның сүзләре аңа көч өстәргә тиеш. Гайсә Мәсих бу яктан яхшы үрнәк калдырган. Терелгәннән соң, ул Кече Асиядә урнашкан Эфес, Пиргам һәм Фиатирадагы җыелышларның һәрберсенә киңәш биргән. Әмма, киңәш бирер алдыннан, ул аларны яхшы эшләре өчен эчкерсез мактаган (Ачыл. 2:1—5, 12, 13, 18, 19). Лаудикия җыелышына ул болай дигән: «Мин яратканнарымның һәрберсен төзәтәм һәм тәрбиялим. Шуңа күрә ашкынучан бул һәм тәүбә ит» (Ачыл. 3:19). Өлкәннәр, киңәш бирүдә алга таба да Гайсәдән үрнәк алыгыз һәм Изге Язмалардагы җитәкчелек буенча эш итегез.

БАШКА КАРДӘШЛӘРНЕҢ ЯРДӘМЕ

Ата-аналар, сез балаларыгызны кардәшләрне ныгытырга өйрәтәсезме? (10 нчы абзацны кара.)

10. Һәрберебез дә кардәшен ничек ныгыта ала?

10 Өлкәннәр генә кардәшләрне ныгытырга һәм рухландырырга тиеш дип әйтү дөрес булмас иде. Паул бар мәсихчеләргә дә болай дигән: «Тыңлаучыларны ныгытыр өчен, кирәкле сүзләрне очрагына карап сөйләгез, сүзләрегез аларга файда китерсен» (Эфес. 4:29). Барыбызга да башкаларның ихтыяҗларына игътибарлы булырга кирәк. Еврейләргә Паул болай дип киңәш иткән: «Хәлсезләнгән кулларыгызны һәм көчсезләнгән тезләрегезне ныгытыгыз. Аксаучы аяк тәмам имгәнмәсен, ә киресенчә, сәламәтләнсен өчен, аякларыгыз өчен туры юл сайлагыз» (Евр. 12:12, 13). Бар мәсихчеләр дә, шул исәптән яшьләр дә, үз имандашларының рухын күтәрә ала.

11. Олы яшьтәге кардәш Мартаны ничек ныгыткан?

11 Тирән төшенкелеккә бирелгән Марта * исемле апа-кардәш болай дип язган: «Мин Йәһвәдән көч сорадым. Соңрак мин бер олы яшьтәге апа-кардәшне очраттым. Ул мине яратуында ышандырды һәм хәлемә керде. Бу күңелемә шифа булды. Ул шулай ук үз тәҗрибәсе белән бүлеште, аңа да охшаш авырлыклар аша үтәргә туры килгәнен сөйләде. Сөйләшүебездән соң ялгызлык хисе кимеде». Бәлки, теге олы яшьтәге апа-кардәш үз сүзләренең никадәр дәвалы булганын абайламагандыр да.

12, 13. Без Филипиялеләргә 2:1—4 тәге киңәшне ничек куллана алабыз?

12 Рәсүл Паул Филипиядәге җыелышка мондый киңәш биргән: «Шулай итеп, әгәр сез мәсихчеләрчә дәртләндерә аласыз икән, әгәр сез мәхәббәттән килгән юаныч бирә аласыз икән, әгәр сез бер-берегез турында кайгырта аласыз икән, әгәр сездә назлы хисләр һәм кызгану бар икән, шатлыгымны тулыландырыгыз: бер фикердә булыгыз, бер-берегезне яратыгыз, бердәм һәм фикердәш булыгыз. Тартышмагыз һәм һавалы булмагыз, киресенчә, басынкы булып, башкаларны үзегездән өстен күрегез. Үзегез турында гына түгел, ә башкалар турында да уйлап яшәгез» (Флп. 2:1—4).

13 Әйе, барыбыз да башкаларга «мәхәббәттән килгән юаныч бирергә» һәм бар имандашлар турында «кайгыртырга» тиеш. Әйдәгез, кардәшләребезне рухландырыр өчен, һәрвакыт назлы «хисләр һәм кызгану» күрсәтик.

МАКТАУ ЗУР КӨЧКӘ ИЯ

14. Башкаларның рухын ничек күтәреп була?

14 Рәсүл Яхъя: «Минем өчен балаларымның хакыйкатьтә йөрүләре хакында ишетүдән дә зуррак бәхет юк»,— дигән (3 Яхъя 4). Дөрестән дә, кемгәдер хакыйкатькә килергә ярдәм иткән булсак һәм бу кеше хезмәт итүен тугры дәвам итсә я хәтта пионер булып китсә, бу безгә зур шатлык китерә. Күп кенә пионерлар бу хакыйкатьне раслый ала. Хезмәттә башкарган эшләрен искә төшереп, без аларны мактый алабыз. Пионерлар боеккан чакта бу аларның рухын аеруча күтәрер.

15. Йәһвәнең тугры хезмәтчеләрен ничек рухландырырга?

15 Күп район күзәтчеләре һәм аларның хатыннары әйтүенчә, җыелышка килеп китү ясаганнан соң, җылы сүзләр язылган открыткалар алу аларны бик рухландыра. Йәһвәгә тугры хезмәт иткән өлкәннәр, миссионерлар, пионерлар һәм бәйтелчеләр турында да шуны ук әйтеп була. Аларга рәхмәтләребезне белдереп, без аларны бик рухландырабыз.

ИМАНДАШЛАРГА КӨЧ ӨСТӘП ТОРЫЙК

16. Кардәшләрнең җаннарын яңартыр өчен, нәрсә эшләп була?

16 Сезгә хисләрегезне белдерү авыр булса, нәрсә эшләргә? Чынлыкта, башкаларны рухландырыр өчен, әллә ни күп кирәкми. Кайвакыт елмаю да җитә. Ә кардәш җавап итеп елмаймаса, бәлки, ул юатуга мохтаҗдыр. Игътибар белән тыңласак, без аның җанын яңарта алырбыз (Ягък. 1:19).

17. Бер яшь кардәш нинди рухи ярдәм алган?

17 Анри исемле яшь абый-кардәшнең очрагына игътибар итик. Аның кайбер туганнары, шул исәптән өлкән булып хезмәт иткән атасы да, Йәһвәне калдырган. Анри моның аркасында бик кайгырган. Район күзәтчесе, Анриның рухын күтәрергә теләп, аны кафега кофе эчәргә чакырган. Анри район күзәтчесенә үз йөрәген бушаткан. Бу сөйләшүдән соң, ул Йәһвәгә тугры булып калса гына, үз гаиләсенә Йәһвәгә кайтырга ярдәм итә алачагын аңлаган. Анрины 46 нчы мәдхия, Сафуния 3:17 һәм Марк 10:29, 30 дагы фикерләр бик юаткан.

Һәрберебез башкаларны ныгыта һәм рухландыра ала (18 нче абзацны кара.)

18. а) Сөләйман патша нинди сүзләр язган? ә) Рәсүл Паул нинди киңәш биргән?

18 Марта һәм Анри мисалларыннан күренгәнчә, кардәшләрне юату кулыбыздан килә. Сөләйман патша болай дип язган: «Үз вакытында әйтелгән сүз шундый яхшы! Куанычлы күз карашы күңелне шатландыра, яхшы хәбәр сөякләрне ныгыта» (Гыйб. сүз. 15:23, 30, иск.). Өстәвенә, брошюраларыбыздагы һәм интернет-ресурсларыбыздагы мәкаләләр боеккан кардәшләрне ныгыта ала. Шулай ук Паул бергә Патшалык җырларын җырлау көч өсти ала дип язган. Ул болай дигән: «Бер-берегезне мәдхияләр, Аллаһыны мактаучы сүзләр, шулай ук рәхмәтләрегез чагылган рухи җырлар аша дәртләндереп һәм өйрәтеп яшәгез. Йәһвәгә ихлас күңелдән җырлагыз» (Көл. 3:16; Рәс. 16:25).

19. Ни өчен бүген бер-беребезне ныгыту аеруча мөһим?

19 Йәһвә көне якынлашкан саен, бер-беребезне ныгыту һәм дәртләндерү тагы да мөһимрәк булып китә (Евр. 10:25). Әйдәгез, Паулның киңәшен һәрвакыт кулланып торыйк, ә ул болай дип язган: «Бер-берегезне дәртләндереп һәм ныгытып торыгыз; сез шулай эшлисез дә» (1 Тис. 5:11).

^ 11 абз. Исемнәр үзгәртелгән.