Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ

Мин рухи яктан бай тормыш алып бардым

Мин рухи яктан бай тормыш алып бардым

Мин Либерти дип аталган кечкенә шәһәрдә тудым (Индиана, АКШ). Без бүрәнәләрдән салынган бер бүлмәле өйдә яшәдек. Мин дөньяга килгәндә, әти-әниемнең инде өч баласы — бер абыем һәм ике апам бар иде. Соңрак минем ике энекәшем һәм бер сеңелем туды.

Туган йортым

МӘКТӘПТӘ укыганда, тормышым бер көйгә, әкренләп ага иде. Мәктәп юлын мин бер үк кешеләр белән үттем. Шәһәребездә барысы да бер-берсе белән таныш иде.

Мин җиде баланың берсе идем һәм ферма эшенә өйрәндем

Либерти шәһәре тирәли күп кечкенә фермалар бар иде. Анда башлыча кукуруз үстерә иделәр. Әтием бер фермерда эшли иде. Яшүсмер чакта мин трактор йөртергә өйрәндем һәм ферма эшендә кирәкле күнекмәләрне үзләштердем.

Мин туганда, әтиемә — 56, ә әниемә 35 яшь иде. Шулай да әтием көчле, сәламәт, төз гәүдәле ир-ат иде. Ул бик эшчән иде һәм безне дә җиң сызганып эшләргә өйрәтте. Ул күп акча эшләмәсә дә, безнең яшәү урыны, ризык белән кием һәрвакыт бар иде. Шулай ук әтиебез безнең өчен вакыт таба иде. Әтием — 93 яшендә, ә әнием 86 яшендә үлеп китте. Алар Йәһвәгә хезмәт итмәде. Бертуганнарым турында әйткәндә, энекәшем генә хакыйкать юлына басты. Ул 1972 елдан бирле өлкән булып хезмәт итә.

ЯШҮСМЕР ЧАГЫМ

Әнием бик диндар кеше иде. Ул безне ял көннәрендә баптистлар чиркәвенә йөртте. 12 яшемдә мин беренче тапкыр Троица тәгълиматы турында ишеттем. Мин әниемнән: «Гайсә берүк вакытта Аллаһы да, Аллаһы Улы да ничек була ала инде?» — дип сорадым. Ул миңа: «Улым, бу сер. Без аны аңлый алмыйбыз»,— дип җаваплады. Һәм чыннан да, минем өчен бу әле дә сер булып кала! 14 яшемдә мине бер елгада суга чумдырдылар: Троица хакына өч тапкыр суга батырдылар.

1952 ел, миңа 17 яшь

Соңгы сыйныфларда укыганда, профессиональ боксёр булган бер дустым мине бокс белән шөгыльләнергә чакырды. Мин күнегүләр ясый башладым һәм аннан соң «Алтын перчаткалар» дип аталган бокс клубына язылдым. Ләкин мин уңышларга ирешмәдем: берничә тапкыр көрәшеп караганнан соң, боксны калдырдым. Соңрак мине армиягә алдылар. Мин Германиядә хезмәт иттем. Командирлар миндә лидер сыйфатларын күрде, шуңа күрә мине хәрби училищега җибәрде. Алар тормышымны хәрби хезмәткә багышлавымны теләде. Әмма мин моны теләмәдем. Шуңа күрә 1956 елда, армиядә ике ел хезмәт иткәннән соң, өйгә кайттым. Соңрак мин башка гаскәр сафларына кердем.

1954—1956 ел, АКШ армиясендә ике ел хезмәт иттем

ЯҢА ТОРМЫШ БАШЛАНА

Яшь чагымда мин үземне «мачо» кебек тоттым. Руханиларны мин чын ир-атлар дип санамый идем. Чын ир кеше нинди булырга тиеш? Минем карашыма фильмнар һәм дусларым тәэсир итте. Ләкин карашым үзгәрә башлады. Бер көнне, шәһәр буйлап кызыл кабриолетымда барганда, ике яшь кыз миңа кул изәде. Йәһвә Шаһитләре булган бу кызлар җизнинең сеңелләре иде. Алар миңа «Күзәтү манарасы» һәм «Уяныгыз!» журналларын бирә иде. Дөресен генә әйткәндә, бу журналлар миңа артык акыллы кебек тоела иде. Бу юлы кызлар мине үз йортларында үткән китап өйрәнүгә чакырды. Мин аларга: «Уйлармын»,— дип әйттем. Алар, елмаеп: «Вәгъдә итәсеңме?» — дип сорады. Мин: «Ярар, итәм»,— дидем.

Мин вәгъдә биргәнемә үкендем, әмма инде соң булды. Шуңа күрә китап өйрәнүгә барырга туры килде. Мине андагы балалар бик гаҗәпләндерде. Алар Изге Язмаларны шулкадәр яхшы белә иде! Әнием белән еллар буе чиркәүгә йөргән булсам да, Изге Язмаларны начар белә идем. Минем күбрәк белем аласым килде, шуңа күрә өйрәнүгә ризалаштым. Мин Йәһвә ул — Чиксез Кодрәтле Аллаһының шәхси исеме икәнен белдем. Еллар элек әниемнән Йәһвә Шаһитләре кемнәр алар дип сораганда, ул болай дип җавап бирде: «Алар Йәһвә исемле ниндидер бер картка гыйбадәт кыла». Хәзер исә, Йәһвә Аллаһы белән таныша башлагач, күзләрем ачылды!

Мин хакыйкатьне тапканымны аңладым һәм рухи яктан тиз үсә башладым. Теге беренче китап өйрәнүдән соң нибары тугыз ай үткәч, мин суга чумдырылдым. Бу 1957 елның март аенда булды. Тормышка карашым тулаем үзгәрде. «Мачо» булган чакларымны искә төшергәндә, үзгәргәнемә бик куанам. Аллаһы Сүзе миңа чын ир-ат нинди булырга тиешлеген аңларга булышты. Гайсә камил, көчле, сәламәт ир-ат булган. Бер «мачо» да аның белән чагыштырырлык түгел. Ләкин Гайсә беркем белән сугышмаган, киресенчә, пәйгамбәрлек ителгәнчә, «ул үзен газапларга дучар иткән» (Ишаг. 53:2, 7). Мәсихнең шәкертләре дә үзләрен «бар кешеләр белән йомшак тотарга» тиешлеген белдем (2 Тим. 2:24).

Киләсе елны, 1958 елда, мин пионер хезмәтен башладым. Әмма берникадәр вакыт узу белән бу хезмәтне калдырып тордым, чөнки өйләнергә җыендым. Кәләшемнең исеме Глория иде. Ул мине китап өйрәнүгә чакырган теге ике кызның берсе иде. Аңа өйләнгәнемә мин беркайчан да үкенмәдем. Глория минем өчен кадерле бриллиант сыман булды. Хәзер дә ул бриллиантым булып кала. Хәзер ул үзе турында азрак сөйләп бирер:

«Гаиләбездә 17 бала бар иде. Тугры Йәһвә Шаһите булган әнием, миңа 14 яшь булганда, үлеп китте. Шул чакларда әтием Изге Язмаларны өйрәнә башлады. Әниебезнең үлеменнән соң әтием мәктәп мөдиреннән миңа соңгы сыйныфларда укыган апам белән мәктәпкә чиратлашып йөрергә рөхсәт сорады. Ул чакта беребез, өйдә калып, кече балалар турында кайгырта һәм бөтен гаилә өчен ризык әзерли алыр иде. Мөдир ризалашты. Шулай итеп, апам мәктәпне тәмамлаганчыга кадәр, без мәктәпкә чиратлашып йөрдек. Ике гаилә безнең белән өйрәнү үткәрде. Арабыздан 11 бала Йәһвә Шаһите булып китте. Бик оялчан булсам да, вәгазь эше миңа һәрвакыт ошый иде. Сэм миңа оялу хисе белән көрәшергә булыша».

Без Глория белән 1959 елның февралендә өйләнештек. Бергә пионерлар булып хезмәт итү безгә бик ошый иде. Шул ук елның июль аенда без Бәйтел хезмәтенә гариза яздык. Төп идарәдә хезмәт итү безнең хыялыбыз иде. Безнең белән Саймон Крейкер сөйләште. Бәйтелдә хезмәт иткән бу кардәш Бәйтелгә ирле-хатынлыларны әлегә чакырмыйлар дип әйтте. Шулай да хыялыбыздан баш тартмадык. Әмма ул күп еллар үткәч кенә чынга ашты.

Без төп идарәгә хат яздык һәм үзебезне ихтыяҗ зуррак булган җиргә җибәрүләрен сорадык. Җавап итеп алар безгә бер генә урынны — Арканзас штатындагы Пайн-Блафф шәһәрен тәкъдим итте. Ул вакытта анда ике җыелыш кына бар иде: берсе — ак тәнлеләр өчен, икенчесе — «төсле», ягъни кара тәнлеләр өчен. Безне «төсле» җыелышка билгеләделәр. Анда 14 вәгазьче хезмәт итә иде.

РАСАЧЫЛЫК ҺӘМ СЕГРЕГАЦИЯ

Бәлки, сез ни өчен Йәһвә Шаһитләренең җыелышлары бүленгән булган дип сорарсыз. Гади сүзләр белән әйткәндә, ул вакытларда башкача эш итеп булмады. Төрле раса кешеләренә бергә җәмәгать урыннарында җыелу закон буенча тыела иде. Өстәвенә, башка раса кешеләре белән вакыт үткәрсәң, сине кыйный ала иделәр. Кайбер җирләрдә кардәшләр, Патшалык Залында җыелыш очрашуларын башка раса кешеләре белән үткәрсә, Залны җимерерләр дип курка иде. Андый очраклар булгалады да. Кара тәнле кардәшләр ак тәнлеләрнең районында вәгазьләгән булса, аларны кулга алырлар һәм кыйнарлар иде. Шуңа күрә вәгазь эшен ничек тә булса дәвам итәр өчен, без, беркөнне хәл үзгәрер дип, бу законга буйсындык.

Хезмәтебездә без кайбер авыр хәлләргә эләгә идек. Мәсәлән, кайвакыт, кара тәнлеләр районында вәгазьләгәндә, ак тәнле кешеләр ишек ача иде. Безгә кыскача кереш сүз әйтергәме я ялгыш кына килдек дип гафу үтенеп китәргәме икәнен хәл итәргә туры килгәләде. Шундыйрак хәлләр булгалады ул вакытта.

Пионер хезмәтендә катнашыр өчен, безгә тир түгеп эшләргә туры килде. Гадәттә, без көненә нибары өч доллар эшли идек. Мин ишегалдында эшләдем, тәрәзәләр юдым һәм башка шундый эш башкардым. Глория берничә йортта җыештыручы булып эшләде. Бер йортта, эшне ике тапкыр тизрәк башкарыр өчен, миңа Глориягә булышырга рөхсәт иттеләр. Безгә төшке ашка катырылган ризык бирә иделәр. Без Глория белән бу ризыкны, җылытып, икебезгә бүлеп ашый идек. Икенче йортта Глория һәр атна әйберләр үтүкли иде. Ә башка бер гаиләдә без тәрәзәләр юдык: Глория йорт эченнән, мин — тышкы яктан. Без анда көне буе эшләгәнгә, безгә монда да төшке аш бирелә иде. Глория йортта ашый иде, ләкин хуҗалардан аерым. Ә мин гаражда утырып ашадым һәм моңа каршы түгел идем. Ризык тәмле иде, гаиләсе дә яхшы иде. Тик алар бу системаның йогынтысына һәм сегрегация рухына бирелгән иде, ә, гомумән алганда, алар яхшы кешеләр иде. Хәтеремдә, бер тапкыр без заправкада тукталдык. Бакка ягулык салгач, мин заправка хезмәткәреннән Глориягә бәдрәфкә кереп чыгарга буламы дип сорадым. Ул миңа, ачулы караш ташлап: «Бәдрәф ябык»,— диде.

БЕЗГӘ КҮРСӘТЕЛГӘН ИГЕЛЕК

Кардәшләр арасында исә без үзебезне гел башкача хис иттек. Өстәвенә, мондагы хезмәт тә безгә бик ошый иде. Пайн-Блафф шәһәренә килгәч, без башта җыелыш хезмәтчесенең йортында тукталдык. Аның хатыны Йәһвә Шаһите түгел иде. Глория аның белән Изге Язмаларны өйрәнә башлады. Ә мин аларның кызы һәм кияүләре белән өйрәнә башладым. Нәтиҗәдә, әнисе дә, кызы да хакыйкатькә килде һәм суга чумдырылды.

Безнең ак тәнлеләр җыелышыннан яхшы дусларыбыз бар иде. Алар безне кайвакыт үзләренә кичке ашка чакыра иде. Ләкин без, караңгы төшкәч кенә, алар янына бара идек. Ул вакытта ку-клукс-клан дип аталган оешма үз эшләрен актив алып бара иде. Бу оешма, көч кулланып, расачылык өчен көрәшә иде. Хәтерлим, бер тапкыр Хеллоуин вакытында бер ир-ат, капюшон белән ак балахон киеп, горурланып үзенең өйалды баскычында утыра иде. Ку-клукс-клан әгъзалары андый кием кия иде. Әмма бу хәлләр кардәшләрне игелек кылудан туктатмады. Бер җәйне, конгресска барыр өчен, безгә акча кирәк иде. Бер кардәшебез минем 1950 елгы «Форд» машинасын сатып алырга ризалашты. Бу акчага без конгресска бара алдык. Якынча бер ай үтте. Без, көне буе эсселектә өйдән өйгә йөреп вәгазьләгәннән соң һәм өйрәнүләр үткәргәннән соң, өйгә кайттык һәм йортыбыз алдында машинабызны күрдек. Бу безнең өчен бик гаҗәп булды! Без машинага кыстырылган записка таптык. Анда: «Машинагызны сезгә бүләк итеп кайтарам. Сезнең кардәшегез»,— дип язылган иде.

Башка бер кардәшнең игелеге дә исемдә. 1962 елда мине Нью-Йорк штатындагы Саут-Лансингта үткән Изге хезмәт мәктәбенә чакырдылар. Бу мәктәптә бер ай дәвамында җыелыштагы җаваплы кардәшләрне, район һәм өлкә күзәтчеләрен өйрәттеләр. Чакыру алганда, мин эшсез идем, икътисади яктан бик авыр иде. Шул ук вакыт мин, Пайн-Блаффтагы бер телефон компаниясенә урнашыр өчен, әңгәмә үттем. Алар мине бу эшкә алырга ризалашты. Анда урнашкан булсам, мин аларның компанияләрендә беренче кара тәнле кеше булыр идем. Хәзер миңа нәрсә эшләргә дигән сорау туды? Саут-Лансингка барыр өчен акчам юк. Шуңа күрә мин, бу эшкә урнашып, Мәктәпкә бармау турында уйлый башладым. Мин инде, чакыруны кабул итә алмыйм дип, кардәшләргә хат язарга теләдем. Әмма язмадым...

Ире Йәһвә Шаһите булмаган бер апа-кардәшебез иртән-иртүк ишегебезне шакыды һәм миңа акча тулы конверт тоттырды. Бу апа-кардәш үзенең бәләкәй балалары белән, иртә торып, мамык өю эшләренә йөргән. Эш хакын ул миңа бирде. «Мәктәпкә барып, яхшылап укы. Кайткач, безне дә өйрәтерсең!» — диде ул. Мин, телефон компаниясенә шалтыратып, биш атнадан соң гына эшли башласам, буламы, дип сорадым. Миңа катгый рәвештә «юк» дип әйттеләр. Әмма бу инде мөһим түгел иде, чөнки карар инде кабул ителгән иде. Бу эшкә урнашмаганыма мин шундый шат!

Хәзер Глория Пайн-Блаффтагы хезмәтебез турында сөйләп китәр: «Мин бу территорияне бик яраттым! Минем 15—20 өйрәнүем бар иде. Иртәнге сәгатьләрдә без өйдән өйгә йөреп вәгазьли идек, аннан соң өйрәнүләр үткәрергә бара идек. Кайвакыт вәгазь төнге унберләргә кадәр сузыла иде. Хезмәтебез бик кызыклы иде. Бу хезмәтне мин алга таба да шатлык белән башкарыр идем. Шуны танырга кирәк: бу территорияне калдырасым килми иде. Ләкин Йәһвәнең үз планнары бар иде».

КҮЧЕП ЙӨРҮЧЕ КҮЗӘТЧЕ БУЛЫП ХЕЗМӘТ ИТӘМ

Пайн-Блаффта хезмәт иткәндә, без махсус пионер хезмәтенә гариза яздык. Безне пионерлар булып билгеләрләр дип өметләнә идек, чөнки өлкә күзәтчесе Техаста бер җыелышка махсус пионерлар булып ярдәм итүебезне тели иде. Андый перспектива безгә ошый иде. Без Күзәтү Манарасы Җәмгыятеннән җавап көттек, әмма бернинди хат килми иде. Әмма соңрак, 1965 елның гыйнвар аенда, безне район хезмәтенә билгеләделәр. Шул вакытларда Лион Уивер да район күзәтчесе булып хезмәт итә башлады. Бүгенге көндә ул Кушма Штатлардагы Филиал комитетында координатор булып хезмәт итә.

Миңа район күзәтчесе вазифасы тапшырылганда, мин бу вазифамны үти алырмынмы дип бик борчыла идем. Бер ел элек өлкә күзәтчесе булып хезмәт иткән Джеймс Томпсон гаризамны карап чыккан иде. Ул яхшыртасы якларыма йомшак кына игътибар итте һәм район күзәтчесенә нинди сыйфатлар кирәклеген аңлатты. Бу хезмәтне башлагач, мин аның киңәшләренең никадәр файдалы икәнен аңладым. Томпсон кардәш мин хезмәттәшлек иткән өлкә күзәтчеләренең беренчесе иде. Мин бу рухи кардәштән күп нәрсәләргә өйрәндем.

Миңа рухи яктан җитлеккән кардәшләр ярдәм итте

Ул вакытта район күзәтчеләрен өйрәтү программасы кыска вакыт дәвамында үтә иде. Мәсәлән, мин район күзәтчесе белән нибары ике атна гына хезмәттәшлек иттем: бер атна мин аның ничек чыгыш ясаганын карадым, ә икенче атна ул мине күзәтте. Аннан соң ул киңәшләр бирде, һәм мин инде үзем җыелышларга килеп китә башладым. Мин хәтта Глориягә: «Аның китүен һич тә теләмим»,— дип әйткәнемне хәтерлим. Вакыт узу белән мин мондый мөһим нәтиҗәгә килдем: булышырга әзер кардәшләр һәрвакыт якында бар. Бары тик алардан ярдәм кабул итәргә әзер булырга кирәк. Миңа район күзәтчесе булып хезмәт иткән Джеймс Браун һәм Фред Раск исемле бәйтелче зур ярдәм күрсәтте. Мин аларга чиксез рәхмәтлемен!

Ул вакытларда расачылык көчәя барды. Мәсәлән, без Теннесси штатындагы бер шәһәргә килеп киткәндә, ку-клукс-клан оешмасының парады үтә иде. Ә башка бер очракта без, кардәшләр белән вәгазьләгәннән соң, кафеда ашап чыгарга булдык. Мин бәдрәфкә барганда, артымнан бер ак тәнле ир-атның ияргәнен күрдем. Аның чырае бик кырыс күренә иде. Татуировкалары буенча аның расист булуын аңладым. Ләкин бер ак тәнле абый-кардәш, ә ул теге ир-аттан зуррак гәүдәле иде, бәдрәфкә артыбыздан керде дә: «Хёрд кардәш, барысы да әйбәтме?» — дип сорады. Теге ир-ат бәдрәфтән шундук чыгып китте. Шул елларда мин шуңа инандым: тискәре мөнәсәбәтнең сәбәбе — кешенең тән төсе түгел, ә Адәмнән күчкән гөнаһ. Әйе, кардәшнең тән төсе нинди генә булмасын, ул кардәш булып кала һәм, кирәк булса, минем өчен үләргә әзер.

РУХИ БАЙЛЫК

Мин хатыным белән 12 ел — район күзәтчесе булып һәм 21 ел өлкә күзәтчесе булып хезмәт иттем. Гомумән алганда, 33 ел. Бу еллар вакыйгаларга бай иде һәм күп шатлык белән фатихалар китерде. Тормышыбыз күп кызыклы очраклар белән тулы булды. Әмма бер фатиха безне әле көтә иде. 1997 елның август аенда күптәнге хыялыбыз чынга ашты: без Кушма Штатларның Бәйтелендә хезмәт итәр өчен чакыру алдык. Бәйтелгә беренче гариза язганнан соң, якынча 38 ел үткән иде! Бер ай үткәч, без Бәйтел хезмәтенә керештек. Мин Бәйтелдә вакытлыча хезмәт итәрбез дип уйладым, әмма хәл башкача булды.

Глория минем өчен һәрвакыт кыйммәтле бриллиант иде

Башта мине Хезмәт бүлегенә билгеләделәр. Андагы кардәшләр миңа тәҗрибә җыярга булышты. Бу бүлектә хезмәт итүче кардәшләргә бик катлаулы һәм четерекле сорауларны хәл итәргә туры килә. Бу сорауларны аларга өлкәннәр советлары һәм район күзәтчеләре бөтен АКШтан җибәрә. Хезмәт бүлегендәге кардәшләргә мине сабырлык белән өйрәткәннәре өчен мин бик рәхмәтлемен. Миңа яңадан шул бүлектә хезмәт итәргә кирәк булса, мин әле дә үземне аз белемле укучы кебек хис итәр идем.

Без Глория белән Бәйтел хезмәтен бик яратабыз. Гомер буе без иртә тора идек. Бу Бәйтел хезмәтендә бик булышты. Якынча бер елдан соң мин Җитәкче советның Хезмәт комитетының ярдәмчесе буларак хезмәт итә башладым. Ә 1999 елда мине Йәһвә Шаһитләренең Җитәкче советының әгъзасы итеп билгеләделәр. Яңа вазифаларымны үтәп, мин күп нәрсәгә өйрәндем. Мәсәлән, җыелышның башы — ниндидер кеше түгел, ә Гайсә Мәсих икәненә инандым.

1999 елдан Җитәкче советта хезмәт итәм

Үткәндәге елларга борылып караганда, мин кайвакыт үземне Амус пәйгамбәр кебек хис итәм. Бу басынкы көтүче түбән дәрәҗәле эш башкарган — елның билгеле бер фасылында сикомор җимешенең кабыгын яручы булып эшләгән. Бу җимешләр ярлы кешеләрнең ризыгы булган. Шулай да Аллаһы Амусны пәйгамбәр итеп сайлаган. Бу Амусның тормышын рухи яктан, һичшиксез, бик баеткан (Амус 7:14, 15, иск.). Йәһвә миңа да игътибар итте. Мин Индиана штатындагы гади фермер улы булсам да, Аллаһы миңа үз фатихаларын яудырды. Фатихаларымны санап бетерерлек тә түгел! (Гыйб. сүз. 10:22) Ярлы гаиләдә тусам да, мин рухи байлыкка ия булдым. Андый хәзинәләр алачагымны мин хәтта күз алдына да китерә алмый идем!