Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Ни өчен без вәгазебезне дәвам итәбез?

Ни өчен без вәгазебезне дәвам итәбез?

«Күп җимеш китерегез һәм минем шәкертләрем булуыгызны күрсәтегез, шулай итеп Атам данлана» (ЯХЪЯ 15:8).

ҖЫРЛАР: 53, 60

1, 2. а) Тормышның соңгы кичендә Гайсә үз рәсүлләренә нәрсә сөйләгән? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.) ә) Ни сәбәпле безгә ни өчен вәгазьләгәнебезне истә тоту мөһим? б) Без бу мәкаләдә нәрсәгә игътибар итәрбез?

ГАЙСӘ үз тормышының соңгы кичендә шәкертләрен яратуында ышандырган. Гайсә шулай ук аларга йөзем агачы турындагы мисалны сөйләп биргән. Үткәндәге мәкаләдә аңлатылганча, бу мисал ярдәмендә Гайсә үз шәкертләрен «күп җимешләр китерергә», ягъни өзлексез, бирешмичә Патшалык хәбәрен таратырга, дәртләндергән (Яхъя 15:8).

2 Әмма Гайсә нәрсә эшләргә икәнен генә түгел, ә шулай ук ни өчен моны эшләргә кирәклеген дә аңлаткан. Ул аларга ашкынучан вәгазьчеләр булыр өчен сәбәпләр китергән. Безгә бу сәбәпләрне карап чыгарга кирәк, чөнки, ни сәбәпле вәгазьләгәнебезне истә тотсак, безгә «бар халыкларга шаһитлек бирергә» җиңелрәк булыр (Мат. 24:13, 14). Шуңа күрә, әйдәгез, бу мәкаләдә вәгазьләр өчен дүрт сәбәпне карап чыгыйк. Өстәвенә, Йәһвә безгә өзлексез җимеш китерергә ничек ярдәм иткәненә игътибар итик.

ЙӘҺВӘНЕ ДАНЛЫЙБЫЗ

3. а) Яхъя 15:8 дә вәгазьләр өчен нинди сәбәп китерелә? ә) Гайсә мисалында йөзем нәрсә символлаштыра һәм ни өчен бу чагыштыру урынлы?

3 Вәгазь эшендә катнашыр өчен иң мөһим сәбәп: без Йәһвәне данларга һәм аның исемен изгеләндерергә телибез. (Яхъя 15:1, 8 укы.) Гайсә үз Атасын йөзем үстерүче белән чагыштырган. Үзен Гайсә — йөзем агачы белән, ә шәкертләрен ботаклар белән чагыштырган (Яхъя 15:5). Йөзем — Гайсә шәкертләре китергән җимеш, ягъни алар алып барган вәгазь эше. Гайсә үз рәсүлләренә болай дигән: «Күп җимеш китерегез... шулай итеп Атам данлана». Яхшы уңыш йөзем үстерүчегә дан китергән кебек, Патшалык эшендә ихлас күңелдән катнашуыбыз да Йәһвәне данлый (Мат. 25:20—23).

4. а) Без Аллаһы исемен ничек изгеләндерәбез? ә) Аллаһы исемен изгеләндерү мөмкинлегенә сез ничек карыйсыз?

4 Вәгазь эше Аллаһы исемен изгеләндерә. Әлбәттә, без Аллаһы исемен изгерәк итә алмыйбыз. Ул болай да тулы мәгънәдә изге һәм саф. Әмма Ишагыя пәйгамбәр сүзләренә игътибар итегез: «Тик Гаскәрләр Иясе Йәһвәне генә изге дип санагыз» (Ишаг. 8:13). Шулай булгач, без Аллаһы исемен ничек изгеләндерәбез? Беренчедән, без Аллаһы исемен башка исемнәрдән бөегрәк дип саныйбыз һәм башкаларга бу исемнең изге булуын күрергә булышабыз (Мат. 6:9, иск.). Икенчедән, без, Йәһвәнең гаҗәеп сыйфатлары һәм кешеләргә карата үзгәрмәс нияте турында игълан итәбез һәм шулай итеп Аллаһы исемен Шайтанның яла ягучы сүзләреннән яклыйбыз (Ярат. 3:1—5). Өченчедән, без кешеләргә Йәһвә генә «дан, хөрмәт һәм кодрәт кабул итәргә лаеклы» икәнен аңларга булышабыз (Ачыл. 4:11). 16 ел пионер булып хезмәт итүче Руне болай ди: «Мин Галәмне Барлыкка Китерүче исеменнән сөйлим. Моны аңлау миндә рәхмәт хисе уята һәм вәгазь эшендә алга таба да катнашырга дәртләндерә».

ЙӘҺВӘНЕ ҺӘМ АНЫҢ УЛЫН ЯРАТАБЫЗ

5. а) Яхъя 15:9, 10 да вәгазьләр өчен нинди сәбәп китерелә? ә) Гайсә чыдамлылыкның мөһимлеген ничек ассызыклаган?

Яхъя 15:9, 10 укы. Йәһвәгә һәм Гайсәгә карата яратуыбыз — яхшы хәбәрне вәгазьләр өчен башка бер мөһим сәбәп (Марк 12:30; Яхъя 14:15). Гайсә үз шәкертләренә мәхәббәтендә булырга гына түгел, ә «мәхәббәтендә калырга» киңәш иткән. Ни өчен? Яхъя 15:4—10 да берничә тапкыр «калу» фигыленең төрле формаларын кулланып, Гайсә чыдамлылыкның мөһимлеген ассызыклаган. Чыннан да, еллар дәвамында мәсихче булып калыр өчен, бездән чыдамлылык таләп ителә.

6. Мәсих мәхәббәтендә калырга теләгәнебезне ничек күрсәтеп була?

6 Без Мәсих мәхәббәтендә калырга һәм аның хуплавын алырга теләгәнебезне ничек күрсәтә алабыз? Гайсәнең кушканнары буенча эш итеп. Башка сүзләр белән әйткәндә, Гайсә болайрак дигән: «Миңа тыңлаучан булыгыз». Гайсә үзе дә бик тыңлаучан булган. Ул болай дип әйтә алган: «Мин Атамның әмерләрен үтәп, аның мәхәббәтендә калам». Әйе, Гайсә тыңлаучан булуда безнең өчен үрнәк булып тора (Яхъя 13:15).

7. Тыңлаучанлык һәм мәхәббәт бер-берсе белән ничек бәйле? Аңлатыгыз.

7 Тыңлаучанлык һәм мәхәббәт бер-берсе белән бәйле. Гайсә моны мондый сүзләр белән аңлаткан: «Әмерләремне кабул итеп, аларны үтәгән кеше мине ярата» (Яхъя 14:21). Өстәвенә, вәгазьләгәндә һәм шулай итеп Гайсәнең әмерен үтәгәндә, без Йәһвәгә карата мәхәббәтебезне күрсәтәбез, чөнки Гайсәнең бар әмерләре Атасының фикер йөртүен чагылдыра (Мат. 17:5; Яхъя 8:28). Мәхәббәтебезне күргәндә, Йәһвә белән Гайсә безне тагы да ныграк яратачак, һәм без аларның мәхәббәтләрендә кала алырбыз.

КЕШЕЛӘРНЕ КИСӘТӘБЕЗ

8, 9. а) Вәгазьләр өчен тагын нинди сәбәп бар? ә) Йәһвәнең Йәзәкил 3:18, 19 да һәм 18:23 тә язылган сүзләре безне нәрсәгә дәртләндерә?

8 Без кешеләрне Аллаһы көне килә дип кисәтәбез — бу да безне вәгазь эшен дәвам итәргә дәртләндерә. Нух Изге Язмаларда «вәгазьләүче» дип искә алына. (2 Петер 2:5 укы.) Туфан килер алдыннан, кешеләргә вәгазьләп, ул аларны, һичшиксез, кисәткән. Ни өчен андый нәтиҗә ясап була? Карагыз, Гайсә нәрсә дигән: «Чөнки шул көннәрдә, Туфан килер алдыннан, кешеләр ашаганнар, эчкәннәр, өйләнгәннәр һәм кияүгә чыкканнар. Нух көймәгә кергән көнгә кадәр шулай булган. Туфан килеп, барысын да юк иткәнгә кадәр, алар төшенмәгәннәр. Адәм Улының килү чорында да нәкъ шулай булачак» (Мат. 24:38, 39). Шулай итеп, Нух кешеләргә кисәтү хәбәрен тугрылык белән җиткергән, тик кешеләр ваемсыз калган һәм төшенмәгән.

9 Бүген Патшалык хәбәрен вәгазьләгәндә, без кешеләрне Аллаһының нияте белән таныштырабыз. Йәһвә кебек, без дә мөмкин кадәр күбрәк кешеләрнең бу хәбәрне кабул итүләрен һәм «яшәүләрен» телибез (Йәз. 18:23). Шул ук вакыт, өйдән өйгә йөреп вәгазьләгәндә һәм җәмәгать урыннарында Аллаһы хәбәрен сөйләгәндә, без кешеләрне кисәтәбез: Аллаһы Патшалыгы бу явыз дөньяны юк итәчәк дип сөйлибез (Йәз. 3:18, 19; Дан. 2:44; Ачыл. 14:6, 7).

ЯКЫННАРЫБЫЗНЫ ЯРАТАБЫЗ

10. а) Маттай 22:39 да вәгазьләр өчен нинди сәбәп китерелә? ә) Паул белән Силасның төрмә сакчысына ничек ярдәм иткәнен сөйләп бирегез.

10 Вәгазь эшендә өзлексез катнашыр өчен бүтән бер сәбәп биредә: без якыннарыбызны эчкерсез яратабыз (Мат. 22:39). Без кеше йөрәге, тормышындагы вакыйгалар аркасында, үзгәрергә мөмкин икәнен аңлыйбыз. Рәсүл Паул белән Силас очрагын исебезгә төшерик. Филипия шәһәрендә дошманнар аларны төрмәгә ташлаган. Төн уртасында көчле җир тетрәү булган һәм төрмә ишекләре ачылган. Төрмә сакчысы, бар тоткыннар качып киткән дип куркып, үзенә кул салырга теләгән. Ләкин Паул аңа: «Үзеңә кул салма»,— дигән. Төрмә сакчысы: «„Котылу өчен миңа нәрсә эшләргә?“ — дип сораган. Алар аңа: „Хуҗабыз Гайсәгә иман ит. Шулай итеп үзең дә котылачаксың, гаиләң дә котылачак“,— дигән» (Рәс. 16:25—34).

Йәһвәгә, Мәсихкә һәм якыннарыбызга карата ярату безне вәгазьләргә дәртләндерә (5, 10 нчы абзацларны кара.)

11, 12. а) Төрмә сакчысы турындагы мисал хезмәтебезгә ничек кагыла? ә) Ни өчен без кешеләргә алга таба вәгазьләргә телибез?

11 Бу очрак хезмәтебезгә ничек кагыла? Игътибар итегез: җир тетрәүдән соң гына төрмә сакчысының йөрәге хакыйкатькә ачылган. Бүген дә кеше башта хәбәребезгә колак салмаска, ә аннан соң, тормышында ниндидер «җир тетрәү» булгач, яхшы хәбәргә мөнәсәбәтен үзгәртергә мөмкин. Мәсәлән, кеше еллар буе эшләгән эшен кинәт югалтырга, гаиләсенең таркалуы аркасында кайгырырга, каты чир белән авырып китәргә я яраткан кешесен югалтырга мөмкин. Андый бәхетсезлекләргә юлыккач, күпләр тормыш мәгънәсе турында уйлана башлый. Бәлки, алар да: «Котылыр өчен, миңа нәрсә эшләргә кирәк?» — дип сорыйдыр. Бу аларны тормыш бирүче хәбәребезне тыңларга дәртләндерергә мөмкин.

12 Тугрылык белән вәгазебезне дәвам итеп, без кешеләргә нәкъ кирәкле вакытта юаныч бирә алабыз (Ишаг. 61:1). Инде 38 ел тулы вакытлы хезмәттә катнашкан Шарлотта болай ди: «Кешеләр бүген аптырашта. Алар яхшы хәбәргә мохтаҗ». 34 ел пионер булып хезмәт иткән Эйвор болай ди: «Бүген кешеләр эмоциональ яктан алҗыган. Минем аларга бик ярдәм итәсем килә. Бу мине аларга вәгазьләргә дәртләндерә». Әйе, якыннарыбызны ярату — вәгазь эшендә бирешмичә катнашыр өчен чыннан да яхшы нигез!

ҺӘРДАИМ ВӘГАЗЬЛӘРГӘ БЕЗГӘ НӘРСӘ ЯРДӘМ ИТӘ?

13, 14. а) Яхъя 15:11 буенча, безгә вәгазебезне дәвам итәргә нәрсә ярдәм итә? ә) Гайсә кичергән шатлыкны кичерер өчен, безгә нәрсә эшләргә кирәк? б) Шатлык хезмәтебезгә ничек тәэсир итә?

13 Тормышының соңгы кичендә Гайсә өзлексез җимеш китерергә булыша торган кайбер яклар турында әйткән. Нәрсә турында сүз бара һәм бу безгә вәгазебезне дәвам итәргә ничек ярдәм итә ала?

14 Шатлык. Вәгазьләү йөкләмәсе безнең өчен авыр йөк булып ятамы? Һич тә юк! Йөзем агачы турындагы мисалны сөйләгәннән соң, Гайсә Патшалык вәгазьчеләре, Аллаһы ихтыярын үтәп, шатлык кичерер дип әйткән. (Яхъя 15:11 укы.) Бу шатлыкка ничек ирешергә? Без инде әйткәнчә, Гайсә үзен — йөзем агачы белән, ә шәкертләрен ботаклар белән чагыштырган. Ботаклар су белән файдалы матдәләрне йөзем агачы аша гына ала. Нәкъ шулай ук без дә, Мәсих белән бердәмлектә калсак һәм аның эзләре буенча барсак кына, Мәсих кичергән шатлыкны кичерә алырбыз (Яхъя 4:34; 17:13; 1 Пет. 2:21). 40 елдан артык вакыт пионер булып хезмәт иткән Ханне болай ди: «Вәгазьләп кайтканнан соң, мин һәрвакыт зур шатлык кичерәм. Бу мине алга таба да Йәһвәгә хезмәт итәргә дәртләндерә». Әйе, шатлык безгә хәтта авыр территориядә дә вәгазьләргә көч бирә (Мат. 5:10—12).

15. а) Яхъя 14:27 буенча, безгә вәгазебезне дәвам итәргә нәрсә ярдәм итә? ә) Тынычлык безгә җимеш китерергә ничек булыша?

15 Тынычлык. (Яхъя 14:27 укы.) Шул ук төнне Гайсә үз шәкертләренә болай дигән: «Мин сезгә тынычлык калдырам». Тынычлык безгә хезмәттә җимеш китерергә ничек ярдәм итә? Вәгазь эшендә катнашып, без Йәһвә белән Гайсәнең хуплавын алабыз. Моны аңлау безгә җан тынычлыгы бирә, ә бу, үз чиратында, алга таба да вәгазьләргә көч өсти (Зәб. 149:4; Рим. 5:3, 4; Көл. 3:15). 45 ел дәвамында тулы вакытлы хезмәттә катнашкан Ульф болай ди: «Вәгазь эшендә катнашу кайвакыт ардыра, ләкин хезмәт миңа канәгатьлек китерә һәм тормышымны мәгънәле итә». Шундый тынычлыкка ия булуыбызга без бик шат!

16. а) Яхъя 15:15 буенча, Мәсих шәкертләре нинди хөрмәткә ия? ә) Рәсүлләргә, Гайсә белән дуслыкларын саклап калыр өчен, нәрсә эшләргә кирәк булган?

16 Гайсә белән дуслык. Гайсә үз шәкертләренә: «Куанычыгыз тулы булсын»,— дигән. Аннан соң ул фидакарь яратуның мөһимлеген ассызыклаган (Яхъя 15:11—13). Шуннан соң Гайсә аларга: «Мин сезне дусларым дип атыйм»,— дигән. Рәсүлләр өчен аның белән дус булу мөмкинлеге зур хөрмәт булган! Гайсәнең дуслары булып калыр өчен, шәкертләргә «җимеш биреп торырга» кирәк булган. (Яхъя 15:14—16 укы.) Ике ел алдарак Гайсә рәсүлләргә мондый күрсәтмәләр биргән: «Барганда исә, вәгазьләгез һәм: „Күкләр Патшалыгы якынлашты“,— диегез» (Мат. 10:7). Шулай итеп, тормышының соңгы төнендә Гайсә шәкертләргә, үзе башлаган эшне калдырмыйча, аны һәрдаим үтәргә кушкан (Мат. 24:13; Марк 3:14). Бу йөкләмәне үтәү җиңел булмаган, ләкин алар бу эштә уңышлы була алган һәм шулай итеп Гайсәнең дуслары булып кала алган. Аларга тагын нәрсә ярдәм иткән?

17, 18. а) Яхъя 15:16 да Гайсәнең нинди вәгъдәсе язылган? ә) Бу вәгъдә рәсүлләрне ничек ныгыткан? б) Безне бүген нәрсә ныгыта?

17 Догаларыбызга җавап. Гайсә: «Минем исемем хакына Атадан нәрсә генә сорасагыз да, ул сезгә бирер»,— дигән (Яхъя 15:16). Гайсәнең җирдәге тормышы тәмамлана барганын аңлап бетермәгән рәсүлләрне бу вәгъдә бик ныгыткандыр! * Алар ярдәмсез калмаган. Йәһвә аларның догаларына җавап бирергә әзер булган һәм шулай итеп Патшалык хәбәрен таратырга булышкан. Гайсә үлеменнән күп тә үтмәстән, шәкертләр моңа инанган (Рәс. 4:29, 31).

Йәһвә догаларыбызны җавапсыз калдырмаячак (18 нче абзацны кара.)

18 Бүген дә шулай кала бирә. Җимешләр китереп торып, без Гайсәнең дуслары булып калабыз. Йәһвә безнең дә догаларыбызга җавап бирәчәк һәм вәгазьдәге авырлыкларны җиңәргә ярдәм итәчәк (Флп. 4:13). Үз догаларыбызга җавап алырга һәм Гайсә Мәсих белән дус булырга без шундый шат! Моның барысы безгә алга таба да «җимешебезне биреп торырга» булышыр (Ягък. 1:17).

19. а) Ни өчен без вәгазь эшендә катнашабыз? ә) Аллаһы эшен төгәлләргә безгә нәрсә булыша?

19 Бу мәкаләдә әйтелгәнчә, без Йәһвәне данларга һәм исемен изгеләндерергә, Йәһвә белән Гайсәгә һәм якыннарыбызга карата мәхәббәтебезне күрсәтергә, шулай ук кешеләрне кисәтергә телибез, шуңа күрә вәгазьлибез дә. Шатлык, тынычлык, Гайсә белән дуслык һәм Аллаһының догаларыбызга җавап бирүе бу эшне төгәлләргә ярдәм итә. Йәһвә үзенең тырыш, «күп җимеш китерүче» хезмәтчеләрен күргәндә бик куана. Әйдәгез, аны алга таба да шатландырып торыйк!

^ 17 абз. Рәсүлләр белән сөйләшкәндә, Гайсә аларның догалары җавапсыз калмаячагына аларны берничә тапкыр ышандырган (Яхъя 14:13; 15:7, 16; 16:23).