Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Нижняя Апшада үткән өлкә конгрессы (Украина, 2012 ел)

Мул уңыш күңелне сөендерә!

Мул уңыш күңелне сөендерә!

ГАЙСӘ соңгы көннәрдә мәсихчеләр мул уңыш җыячак дип пәйгамбәрлек иткән (Мат. 9:37; 24:14). Әйдәгез, бу пәйгамбәрлекнең Карпат арты өлкәсендә (Украина) ничек үтәлгәнен белик һәм андагы өч авыл белән танышыйк *. Күз алдыгызга китерегез: бу авылларда хезмәт иткән 5 400 дән артык вәгазьче 50 җыелышны тәшкил итә! Анда яшәгән кешеләрнең дүрттән бере — Йәһвә Шаһите!

Монда вәгазь эше ничек алып барыла соң? «Монда кешеләр Изге Язмаларга хөрмәт белән карый, гаделлекне ярата, бер-берсенә ярдәм итәргә әзер, һәм аларның гаиләләре бик нык»,— дип сөйли Василе исемле җирле абый-кардәш. Ул болай дип дәвам итә: «Алар карашларыбыз белән ризалашмаска да мөмкин, ләкин, Изге Язмалардан берәр өзек укырга тәкъдим иткәндә, алар игътибар белән тыңлый».

Әлбәттә, шулкадәр күп Йәһвә Шаһитләре яшәгән территориядә вәгазьләү җирле кардәшләр өчен кайбер авырлыклар тудыра. Мәсәлән, бер җыелышта 134 вәгазьче хезмәт итә, ләкин аларга билгеләнгән территориядә нибары 50 йорт кына бар! Вәгазьчеләр бу проблеманы ничек җиңә?

Күп кенә кардәшләр ихтыяҗ зуррак булган җирләрдә вәгазьләргә әзер. 90 яшьлек Йонаш исемле абый-кардәш болай ди: «Җыелышыбызның территориясендә ике йортка бер вәгазьче туры килә. Мин үз авылымда вәгазьлим, әмма элек, әле сәламәтлегем яхшы булганда, вәгазьләр өчен, якынча 160 километр ераклыкта урнашкан билгеләнмәгән территориягә йөри идем. Анда мин венгр телендә вәгазьләдем». Әлбәттә, башка территорияләрдә вәгазьләү җиңелләрдән түгел. Йонаш болай ди: «Поездга җитешер өчен, мин иртәнге сәгать дүрттә тора идем. Билгеләнмәгән территориядә көне буе вәгазьли идем дә кичке сәгать алтыдагы поездда кире кайтып китә идем. Мин атнасына ике-өч тапкыр шулай вәгазьләдем». Бу Йонашка шатлык китергәнме? «Бу хезмәт төре миңа зур куаныч китерде. Мин хәтта андагы бер гаиләгә хакыйкатькә килергә булыша алдым»,— дип җавап бирә ул.

Әлбәттә, бар кардәшләр дә ихтыяҗ зуррак булган территориягә вәгазьләр өчен йөри алмый. Ләкин һәркем, шул исәптән олы яшьтәге кардәшләр, үз территориясен яхшылап эшкәртә ала. Һәм бу, һичшиксез, яхшы җимешләр китерә. Мәсәлән, 2017 елда бу өч авылда Искә алу кичәсенә килгән кешеләрнең саны вәгазьчеләрнең саныннан ике тапкыр күбрәк булган — Кичәгә бу өч авылда яшәүче халыкның яртысы килгән. Әйе, кайда гына хезмәт итсәк тә, барыбыз да «Раббыга хезмәт иткәндә» күп эшләр башкара ала (1 Көр. 15:58).

^ 2 абз. Күршедә урнашкан бу авылларның исемнәре — Глубокий Поток, Среднее Водяное һәм Нижняя Апша.