Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Кемнең хуплавы сезнең өчен мөһим?

Кемнең хуплавы сезнең өчен мөһим?

«Аллаһы гаделсез түгел: ул сезнең башкарган эшегезне дә... аның исеменә күрсәткән мәхәббәтегезне дә онытмаячак» (ЕВР. 6:10).

ҖЫРЛАР: 39, 30

1. Барыбызга да нинди табигый теләк хас?

СЕЗ белгән һәм хөрмәт иткән кеше исемегезне онытса я хәтта сезне танымаса, сез нәрсә хис итәр идегез? Бу аптырашта калдырырга һәм күңелсезләндерергә мөмкин. Без бит башкаларның үзебезне тануларын телибез. Моннан тыш, без кешеләрнең үзебезне яхшы белүләрен, хөрмәт итүләрен һәм башкарган эшләребезне кадерләүләрен телибез. Бу теләк табигый (Сан. 11:16; Әюп 31:6).

2, 3. Сак булмасак, башкаларның хуплавын алу теләге безне нәрсәгә этәрергә мөмкин? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

2 Әмма, сак булмасак, камилсезлегебез аркасында, бу табигый теләгебез чиктән тыш нык булып китәргә мөмкин. Шайтан дөньясы безне данга омтылырга, абруй казанырга дәртләндерә. Әмма Атабыз Йәһвә генә бөтен данга һәм гыйбадәт кылуга лаек. Дөнья рухына бирелсәк, бу безгә Аллаһыга дан китерергә комачаулар (Ачыл. 4:11).

3 Гайсә көннәрендә күп кенә дин җитәкчеләре башкаларның үзләрен данлауларын теләгән. Шуңа күрә Гайсә үз шәкертләрен болай дип кисәткән: «Озын киемнәр киеп йөрергә һәм базар мәйданнарында үзләрен сәламләүләрен яратучы канунчылардан сакланыгыз. Алар синагогаларда алгы [яки «иң яхшы», иск.] урыннарны, кичке мәҗлесләрдә иң хөрмәтле урыннарны яраталар». Ул шулай ук: «Алар тагы да катырак җәза алачак»,— дип өстәгән (Лүк 20:46, 47). Ә кечкенә иганә биргән ярлы тол хатынны Гайсә хуплап телгә алган, чөнки бу хатын башкалар аны мактарлар дип көтмәгән (Лүк 21:1—4). Билгеле, Гайсәнең хуплау алуга карашы күпчелек кешеләрнекеннән аерылып торган. Бу мәкалә безгә хуплау алуга дөрес караш сакларга һәм, нәтиҗәдә, Йәһвә Аллаһыны сөендерергә булышыр.

КЕМНЕҢ ХУПЛАВЫ ИҢ МӨҺИМ?

4. Кемнең хуплавы иң яхшысы һәм ни өчен?

4 Кемнең хуплавына омтылу дөрес булыр иде? Бу сорауга җавапны Паул әйткән сүзләрдән табып була. Ул болай дигән: «Хәзер исә, Аллаһыны белгәч, дөресрәге, Аллаһы сезне белгәч, кабат зәгыйфь һәм файдасыз карашлар буенча яшисегез киләмени, кабат аларның коллары буласыгыз киләмени?» (Гәл. 4:9) Аллаһы — Галәмнең Югары Хакиме — безгә игътибар итә һәм безнең белән якын мөнәсәбәтләр үстерергә тели. Нинди зур хөрмәт! Аның белән дус булып, без тормыш максатына ирешәбез дип әйтеп була. Ризалашырсыздыр, югары белем, уңышлы бизнес, спорт я сәнгатьтән килгән дан белән чагыштырганда, Аллаһының хуплавы күпкә кыйммәтлерәк (Вәг. 12:13, 14).

5. Аллаһының үзебезне белүен теләсәк, безгә нәрсә эшләргә кирәк?

5 Муса Аллаһының дусты булган. Ул Йәһвәдән: «Миңа үз юлларыңны белдерче»,— дип сораганда, Йәһвә аңа мондый җавап биргән: «Мин шулай ук синең бу үтенечеңне дә үтәрмен, чөнки син минем хуплавыма лаек булдың һәм мин сине яхшы беләм» (Чыг. 33:12—17). Йәһвә безне дә «яхшы белсен» өчен, безгә нәрсә эшләргә? Без Аллаһыны яратырга һәм аңа үз тормышыбызны багышларга тиеш. (1 Көринтлеләргә 8:3 укы.)

6, 7. Нәрсә аркасында Йәһвә белән дуслыгыбыз бозылырга мөмкин?

6 Ләкин безгә күктәге Атабыз белән мөнәсәбәтләребезне кадерләргә һәм сакларга кирәк. Гәләтиядәге мәсихчеләр кебек, без бу дөньяның «зәгыйфь һәм файдасыз карашларыннан» арынырга һәм аның дан-шөһрәтеннән баш тартырга тиеш (Гәл. 4:9). Гәләтиялеләр рухи яктан билгеле бер уңышларга ирешкән — Аллаһы аларны белгән. Әмма, рәсүл Паул язганча, бу кардәшләр «зәгыйфь һәм файдасыз карашлар буенча яши» башлаган. Асылда, Паул болай дип сораган: «Ташлаган эшләрегезгә ник кире кайтырга соң?»

7 Безнең дә андый хәлгә эләгүебез бармы? Кызганычка каршы, әйе. Хакыйкатькә килгәч, без, бәлки, Паул кебек, бу дөньядагы данны калдырдык. (Филипиялеләргә 3:7, 8 укы.) Бәлки, без югары белем я карьерадан баш тартканбыздыр. Ә бәлки, безнең сәнгатьтә я спортта сәләтләребез булгандыр һәм, аларны үстергән булсак, бу дөньяда йолдыз булып китә алыр идек. Әмма без боларның барысын калдырдык (Евр. 11:24—27). Хәзер үкенергә һәм карарларыбыз дөрес булмаган дип уйлау акылсыз булыр иде! Андый фикер йөртү «зәгыйфь һәм файдасыз карашлар буенча яшәүгә» китерә ала.

ЙӘҺВӘНЕҢ ХУПЛАВЫНА ОМТЫЛЫГЫЗ

8. Йәһвәнең хуплавын эзләргә безгә нәрсә булышыр?

8 Безгә бу дөньяның хуплавын түгел, ә Йәһвәнең хуплавын эзләргә нәрсә булышыр? Моның өчен безгә ике мөһим фикерне истә тотарга кирәк. Беренчесе: Йәһвә үзенең тугры хезмәтчеләренә әҗерләрен бирми калмый. (Еврейләргә 6:10 укы; 11:6.) Ул һәрбер хезмәтчесен бик кадерли һәм аларны хәтереннән җуюны «тәкъвасызлык» дип саный. «Йәһвә үзенекеләрен белә», ягъни хуплый (2 Тим. 2:19). Йәһвәгә «тәкъваларның юлы билгеле», һәм ул аларны «ничек сакларга икәнен» белә (Зәб. 1:6; 2 Пет. 2:9).

9. Йәһвә үз халкын хуплап килгәнен ничек күрсәтә? Мисаллар китерегез.

9 Кайвакыт Йәһвә үз хезмәтчеләрен хуплаганын гаҗәеп рәвештә күрсәткән (2 Елъ. 20:20, 29). Мәсәлән, Йәһвәнең исраиллеләрне, фиргавеннең зур гаскәреннән коткарып, Кызыл диңгез аша үткәргәне турында уйланыгыз (Чыг. 14:21—30; Зәб. 106:9—11). Бу шундый бөек һәм гаҗәеп могҗиза булган ки, хәтта 40 ел үткәч тә, кешеләр моның турында онытмаган булган (Йош. 2:9—11). Без Магог җиреннән Гогның һөҗүм итүен көтәбез, шуңа күрә безгә Йәһвәнең ничек итеп үз мәхәббәтен һәм көч-кодрәтен күрсәткәне турында искә төшереп торырга кирәк. Бу безнең рухыбызны күтәрер һәм көч-дәрт өстәр! (Йәз. 38:8—12) Гогның һөҗүм итүе вакытында без бу дөньяның түгел, ә Аллаһының хуплавын алырга тырышканыбызга һич үкенмәбез.

10. Йәһвәнең хуплавын алу турында әйткәндә, безгә тагын нәрсәне истә тотарга кирәк?

10 Безгә шулай ук икенче бик мөһим фикерне истә тотарга кирәк: Йәһвә безгә без көтмәгән юллар белән үз хуплавын белдерә ала. Кешеләр күрсен өчен генә яхшы эшләр кылган кешеләр, Гайсә сүзләре буенча, Йәһвәдән әҗер алмаячак. Ни өчен? Чөнки алар үз әҗерләрен инде алган: кешеләр аларны мактаган. (Маттай 6:1—5 укы.) Шул ук вакыт Йәһвә үз эшләре өчен мактау сүзләрен ишетмәгән кешеләрне «яшертен күзәтә». Ул аларны күрә һәм эшләре өчен фатихалый. Без инде әйткәнчә, кайвакыт Йәһвә үз хезмәтчеләрен алар уйламаган юллар аша фатихалый. Әйдәгез, мисалларга игътибар итик.

БАСЫНКЫ ЯШЬ ХАТЫН-КЫЗ АЛЛАҺЫНЫҢ ХУПЛАВЫН КҮРӘ

11. Йәһвә Мәрьямгә үз хуплавын ничек белдергән?

11 Аллаһы Улы җирдә кеше булып туарга тиешле вакытта Йәһвә басынкы гыйффәтле хатын-кызны, Мәрьямне, Мәсихнең булачак анасы итеп сайлаган. Мәрьям кечкенә шәһәрдә, Насарада, яшәгән. Бу шәһәр Иерусалимнан да, аның бөек гыйбадәтханәсеннән дә ерак урнашкан булган. (Лүк 1:26—33 укы.) Ни өчен Мәрьям бу хөрмәткә ия булган? Чөнки ул бик рухи кеше булган. Җәбраил фәрештә Мәрьямне «илтифат казанган кыз» дип атаган. Мәрьямнең рухилыгы Илисәбәт белән сөйләшүендә дә чагылган (Лүк 1:46—55). Йәһвә Мәрьямгә игътибар иткән һәм, аның тугрылыгын фатихалап, аңа үз хуплавын белдергән. Мәрьям үзенә андый хөрмәт биреләчәген хәтта күз алдына китерә алмаган.

12, 13. Гайсә тугач һәм аның тууыннан соң 40 көн үткәч, аңа ничек хөрмәт күрсәтелгән булган?

12 Мәрьям Гайсәне тудыргач, Йәһвә Иерусалимдагы һәм Бәйтлеһемдәге күренекле кешеләргә моның турында хәбәр итеп тормаган. Ул бу хәбәрне фәрештәләр аша Бәйтлеһем янында сарык көткән гади көтүчеләргә җиткергән! Алар моны бер дә көтмәгән! (Лүк 2:8—14) Шуннан соң көтүчеләр яңа туган Гайсә янына киткән (Лүк 2:15—17). Йосыф белән Мәрьямне Йәһвәнең үз Улына ничек хөрмәт күрсәткәне бик гаҗәпләндергәндер. Ә хәзер Шайтанның ничек эш иткәне турында уйланыйк. Шайтан йолдызчыларны сабый Гайсә янына алып барганда, бөтен Иерусалим, Мәсихнең тууы турында ишетеп, хафага төшкән (Мат. 2:3). Бу хәбәрнең киң таралуы күп гаепсез сабыйларның үтерелүенә китергән (Мат. 2:16).

13 Гайсәнең тууыннан соң 40 көн үткәч, Мәрьям, Канунны үтәп, Йәһвәгә корбан китерергә барган. Моның өчен ул Бәйтлеһемнән Иерусалимга якынча 9 километр ара үткән (Лүк 2:22—24). Йосыф һәм Гайсә белән гыйбадәтханәгә барганда, Мәрьям, бәлки, Гайсәгә берәр нинди хөрмәт күрсәтелмәс микән дип уйлагандыр. Бәлки, ул изге хезмәтне башкарган берәр рухани Мәсихнең роле турында нәрсәдер әйтер дип көткәндер. Гайсәгә хөрмәт күрсәтелгән, әмма бу очракта да Йәһвә көтмәгәнчә эш иткән: Йәһвә «тәкъва һәм диндар» Шимонга һәм Ханна исемле 84 яшьлек тол пәйгамбәр хатынга Мәсихнең тууы турында хәбәр иткән, һәм алар халык алдында Мәсихне данлаган (Лүк 2:25—38).

14. Мәрьям Йәһвәдән нинди әҗер алган?

14 Йәһвә Мәрьямгә тугры хезмәт иткәне һәм Гайсәне тәрбияләгәне өчен алга таба да үз хуплавын белдергәнме? Әйе. Мәсәлән, Мәрьямнең эшләре һәм нәрсә әйткәннәре турында Изге Язмаларда язылган, ә бу бик зур хөрмәт. Мөгаен, Мәрьям, тол хатын булганга, Насарадан ерак китә алмаган һәм Гайсәнең өч ел ярым дәвам ителгән хезмәте вакытында аның белән йөрмәгәндер. Ул Гайсәнең башкарган эшләрен күрмичә калгандыр. Шулай да Мәрьям, Гайсә үлгәндә, аның янында булган (Яхъя 19:26). Соңрак ул Гайсәнең шәкертләре белән Илленче көн бәйрәме алдыннан бергә вакыт үткәргән (Рәс. 1:13, 14). Илленче көн бәйрәмендә шәкертләр изге рух белән сугарылган, һәм, күрәсең, Мәрьям дә изге рух белән майланган булган. Димәк, ул да күктәге тормышка ия һәм Гайсә белән бергә мәңге булачак. Әйе, Мәрьям үзенең тугры хезмәте өчен Йәһвәдән зур әҗер алган!

ЙӘҺВӘ ҮЗ УЛЫНА ХУПЛАВЫН БЕЛДЕРӘ

15. Йәһвә үз Улына хуплавын ничек белдергән?

15 Гайсә дин җитәкчеләреннән я сәясәтчеләрдән дан эзләмәгән, ул Йәһвәнең хуплавын эзләгән. Өч тапкыр Йәһвә, күктән әйтеп, үз Улын яратуында ышандырган. Бу Гайсәне бик ныгыткан! Гайсә Үрдүн елгасында суга чумдырылганнан соң, Йәһвә аңа болай дигән: «Бу минем яраткан Улым, мин аны хуплыйм» (Мат. 3:17). Күрәсең, бу сүзләрне, Гайсәдән тыш, Чумдыручы Яхъя гына ишеткән. Гайсәнең үлеменә кадәр бер ел калганда, аның өч шәкерте Йәһвәнең тавышын ишеткән: «Бу минем сөекле Улым, мин аны хуплыйм. Аны тыңлагыз» (Мат. 17:5). Гайсәнең үлеменә берничә көн калганда, Йәһвә үз Улына тагын бер тапкыр күктән мөрәҗәгать иткән (Яхъя 12:28).

Сез Йәһвәнең үз Улына ничек хуплау белдергәненнән нәрсәгә өйрәнәсез? (15—17 нче абзацларны кара.)

16, 17. Йәһвә үз Улын хуплаганын тагын ничек күрсәткән?

16 Гайсә үзен нинди газаплар көткәнен яхшы аңлаган. Ул явыз кешеләрнең үзен көфер сүз сөйләүче дип атаячагын һәм җәзалап үтерәчәген белгән. Шулай да ул Йәһвәнең ихтыярын үз теләкләреннән югарырак куйган. Ул догада, болай дигән: «Минем түгел, ә синең ихтыярың буенча булсын» (Мат. 26:39, 42). Ул, «хурлыкка игътибар итмичә, җәфалану баганасында үлем кичергән». Әйе, бу дөньяның хуплавына караганда, үз Атасының хуплавы Гайсә өчен күпкә мөһимрәк булган (Евр. 12:2). Йәһвә үз Улын хуплаганын тагын ничек күрсәткән?

17 Бер тапкыр Гайсә Йәһвәдән күктә элеккеге дәрәҗәсен бирүен үтенгән (Яхъя 17:5). Изге Язмаларда Гайсә күктә югарырак дәрәҗә алачагына өметләнгән дип беркайда да әйтелми. Ә Йәһвә нәрсә эшләгән? Мәсихне терелтеп, ул аны «югарырак күтәргән» һәм аңа үлемсезлек биргән! Андый бүләк ул вакытта әле беркемгә дә бирелмәгән булган * (Флп. 2:9; 1 Тим. 6:16). Үз Улын хуплаганын Йәһвә нинди гаҗәеп юл белән күрсәткән!

18. Безгә бу дөньяның хуплавын эзләмәскә нәрсә ярдәм итәр?

18 Шулай итеп, безгә бу дөньяның хуплавын эзләмәскә нәрсә ярдәм итәр? Йәһвә үз хезмәтчеләренә әҗерләрен бирми калмаганын һәм безне гаҗәеп юл белән, без хәтта уйламаганча фатихалаганын истә тоту. Бар авырлыкларны кичерергә әзер торыйк һәм бу дөнья да, аның хуплавы да тиздән юк булачагын онытмыйк (1 Яхъя 2:17). Назлы күктәге Атабыз Йәһвә «гаделсез түгел: ул сезнең башкарган эшегезне дә... аның исеменә күрсәткән мәхәббәтегезне дә онытмаячак» (Евр. 6:10). Ул безгә үз хуплавын белдерәчәк һәм фатихалаячак. Кем белә, безне киләчәктә әле нинди гаҗәеп фатихалар көтә!

^ 17 абз. Еврей Язмаларында үлемсезлек искә алынмаганга, Гайсә бу фатиханы, бәлки, көтмәгәндер.