Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Күзләрегез нәрсәгә төбәлгән?

Күзләрегез нәрсәгә төбәлгән?

«Әй күкләрдәге тәхеттә утыручы, сиңа күзләремне күтәрәм» (ЗӘБ. 123:1).

ҖЫРЛАР: 143, 124

1, 2. Күзләребезне Йәһвәгә төбәү нәрсәне аңлата?

БЕЗ «аеруча авыр вакытта» яшибез. Яңа дөнья килгәнче һәм бөтен җирдә тынычлык урнаштырылганчы, тормыш көннән-көн авырая барачак (2 Тим. 3:1). Шуңа күрә безгә һәрвакыт мондый сорау турында уйланырга кирәк: «Мин ярдәмне һәм җитәкчелекне кемнән эзлим? Күзләрем кемгә төбәлгән?» Бәлки, без бу сорауларга шунда ук «Йәһвәгә» дип җавап бирербездер, һәм бу иң дөрес җавап булыр.

2 Күзләребезне Йәһвәгә төбәү нәрсәне аңлата? Тормышта күп авырлыклар булса да, карашыбызны нәкъ аңа төбәргә безгә нәрсә булышыр? Гасырлар элек мәдхия җырлаучы Йәһвәгә күзләребезне төбәү һәм аңардан ярдәм сорау никадәр мөһим икәненә игътибар иткән. (Зәбур 123:1—4 укы.) Хезмәтче хуҗасының кулыннан күзләрен алмаган кебек, Аллаһы хезмәтчеләренең күзләре дә аңа төбәлгән дип язган ул. Мәдхия җырлаучының нәрсә әйтәсе килгән? Хезмәтче үз хуҗасыннан ризык һәм яклау ала. Әмма ул шулай ук аның теләкләрен аңларга һәм аларны үтәргә тырыша. Нәкъ шулай ук безгә дә, Изге Язмаларны тикшереп, Йәһвәнең үзебезгә карата ихтыярын аңларга һәм аның буенча эш итәргә кирәк. Шул чакта гына без Йәһвәнең авыр вакытта ярдәм итәчәгенә ышана алырбыз (Эфес. 5:17).

3. Нәрсә аркасында игътибарыбыз Йәһвәдән читкә китәргә мөмкин?

3 Күзләребезне Йәһвәгә төбәргә кирәклеген аңласак та, кайвакыт игътибарыбыз читкә китә. Гайсәнең якын дусты Марта белән андый хәл булган. Ул табын әзерләү белән бәйле мәшәкатьләргә чумган (Лүк 10:40—42). Әгәр дә инде Гайсәне күргән һәм аның янында булган Мартаның игътибары читкә киткән икән, димәк, безнең дә күзләребез Йәһвәдән һәм Гайсәдән читкә китәргә мөмкин. Безгә игътибарыбызны югалтмаска нәрсә ярдәм итәр? Бу мәкаләдә без башкаларның эшләре игътибарыбызны ничек читкә юнәлтә алганы турында сөйләшербез һәм Йәһвәне истән чыгармаска нәрсә булышыр икәнен белербез.

МУСА ҮЗ ФАТИХАСЫН ЮГАЛТА

4. Ни өчен без Мусаның Вәгъдә ителгән җиргә кермәгәненә гаҗәпләнергә мөмкин?

4 Һичшиксез, Муса үз карашын Йәһвәгә төбәгән һәм җитәкчелекне аңардан эзләгән. Ул «күзгә күренми торган Аллаһыны күреп торгандай нык калган». (Еврейләргә 11:24—27 укы.) Изге Язмаларда хәтта болай диелгән: «Исраилдә Муса кебек пәйгамбәр бүтән беркайчан да булмады. Йәһвә аны йөзгә-йөз белде» (Кан. 34:10). Әмма, Мусаның Йәһвә белән бик якын мөнәсәбәтләре булса да, ул Вәгъдә ителгән җиргә керү мөмкинлеген югалткан (Сан. 20:12). Ни өчен дип сорарсыз сез?

5—7. Исраиллеләр Мисырдан чыккач, нинди проблема туган һәм Муса аны ничек чишкән?

5 Исраиллеләр Мисырдан чыкканнан соң нибары ике ай үткәч, бер җитди проблема туган: халыкка су җитмәгән. Моның аркасында алар Мусаны каты гаепләргә һәм тәнкыйтьләргә тотынган. Исраиллеләр әле Синай тавына килеп тә җитәргә өлгермәгән, ә инде зарлана башлаган. Муса Йәһвәгә болай дигән: «Бу халык белән нәрсә эшлим соң инде? Алар тиздән мине таш атып үтерәчәк бит!» (Чыг. 17:4) Йәһвә Мусага нәрсә эшләргә кирәклеген аңлаткан. Ул үз таягы белән Хореб тавына сугарга тиеш булган. Нәтиҗәдә, таудан су чыгар иде. Без Изге Язмаларда мондый сүзләр укыйбыз: «Муса Исраил өлкәннәре каршында шулай эшләде дә». Хәзер исраиллеләрнең җитәрлек сулары булган, һәм шулай итеп бу проблема чишелгән (Чыг. 17:5, 6).

6 «Исраиллеләрнең талаш чыгарганы һәм: „Йәһвә безнең арадамы, юкмы?“ — диеп, Йәһвәне сынаганы аркасында Муса бу урынны Массаһ һәм Мәрибә дип атаган»,— дип әйтелә Чыгыш китабында (Чыг. 17:7). Бу исемнәр яхшы туры килгән, чөнки алар «сынау» һәм «талашу» дигәнне аңлата.

7 Йәһвә туган хәлгә ничек караган? Аның карашыннан, исраиллеләр Мусага каршы түгел, ә үзенә каршы чыккан. (Зәбур 95:8, 9 укы.) Билгеле, исраиллеләр үзләрен дөрес тотмаган. Әмма Муса үзен дөрес тоткан: аның күзләре Йәһвәгә төбәлгән булган һәм ул Аллаһыдан күрсәтмәләр сораган.

8. Исраиллеләр чүлдә якынча 40 ел йөргәннән соң, нинди хәл туган?

8 Якынча 40 елдан соң охшаш хәл туган. Исраиллеләр инде күп ел чүлдә йөргән булган һәм Вәгъдә ителгән җиргә керергә җыенган. Алар соңрак Мәрибә дип аталачак башка бер урынга килгән. Бу урын Кадыш тирәсендә, Вәгъдә ителгән җирнең чигенә якын булган *. Исраиллеләр су җитмәве аркасында яңадан зарлана башлаган (Сан. 20:1—5). Ләкин бу очракта Муса үзен гел башкача тоткан.

9. Аллаһы Мусага нәрсә эшләргә кушкан һәм тегесе ничек эш иткән? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

9 Муса шул фетнәгә ничек караган? Ул бу юлы да Йәһвәдән җитәкчелек сораган. Бу очракта Йәһвә Муса белән Һарунга кыяга сугарга кушмаган, ә, халыкның «күз алдында бу кыяга су бирергә кушыгыз», дигән (Сан. 20:6—8). Ләкин Муса, кыяга мөрәҗәгать итәр урынына, аңа таягы белән суккан — һәм бер генә тапкыр түгел, ә ике тапкыр. Ә моңа кадәр ул халыкка: «Тыңлагыз, фетнәчеләр! Нәрсә, бу кыядан сезгә су чыгарып бирикме?» — дигән (Сан. 20:10, 11).

10. Мусаның кылган эше Йәһвәдә нинди хисләр уяткан?

10 Мусаның бу эше аркасында, Йәһвәнең ачуы чыккан (Кан. 1:37; 3:26). Ни өчен Йәһвә шулкадәр ярсыган? Моңа берничә сәбәп булырга мөмкин. Бәлки, Мусаның яңа күрсәтмәләр буенча төгәл эш итмәгәне Аллаһыны бик күңелсезләндергәндер.

11. Исраиллеләр, Мусаның тауга сукканын күреп, нәрсә уйлый алган?

11 Йәһвә башка сәбәп аркасында да ярсый алган. Беренче Мәрибә янындагы таулар каты гранит таулар булган. Кеше аңа бик каты суккан булса да, су бу таудан барыбер агып чыга алмас иде. Ә икенче Мәрибә янында таулар вак куышлы йомшак известьташтан булган. Моның аркасында бу таулар эчендә су җыелган, һәм кешеләр, тишекләр ясап, бу суны ала алган. Мусаның ике тапкыр кыяга сукканын күреп, кешеләр Йәһвә могҗиза кылмаган, ә Муса суны бары тик табигый рәвештә чыгарган дип әйтә алганмы? * Моның турында төгәл әйтеп булмый.

МУСАНЫҢ ФЕТНӘСЕ

12. Тагын нинди сәбәп аркасында Йәһвә Муса белән Һарунга ярсый алган?

12 Йәһвәнең Муса белән Һарунга ярсыр өчен тагын бер сәбәп була алган. Муса халыкка: «Тыңлагыз, фетнәчеләр! Нәрсә, бу кыядан сезгә су чыгарып бирикме?» — дигән. «Бирикме» дигәндә, Муса, күрәсең, Һарун белән үзен күздә тоткан. Бу сүзләрдә Муса белән Һарунның Йәһвәгә — бу могҗизаның Чыганагына — хөрмәт җитеп бетмәве чагылган. Зәбур 106:32, 33 тәге сүзләр андый нәтиҗә ясар өчен нигез бирә. Анда болай диелә: «Алар [исраиллеләр] Мәрибә сулары янында аның [Аллаһының] ачуын чыгарган, һәм алар аркасында Муса аяныч хәлгә төшкән. Алар аның рухын ярсыткан, һәм ул теле белән дуамал сүзләр әйткән» * (Сан. 27:14). Ничек кенә булмасын, Муса Йәһвәне данламаган. Шуңа күрә Йәһвә Муса белән Һарунга: «Сез икегез дә минем... әмеремә каршы чыктыгыз»,— дигән (Сан. 20:24). Бу бик җитди гөнаһ булган!

13. Ни өчен Йәһвәнең җәзасы эзлекле һәм урынлы булган?

13 Муса белән Һарун Йәһвә халкында җитәкчеләр булганга, алардан күбрәк «таләп ителгән» (Лүк 12:48). Моңа кадәр Йәһвә күп кенә исраиллеләргә, фетнә күтәргәнгә, Вәгъдә ителгән җиргә керергә рөхсәт итмәгән булган (Сан. 14:26—30, 34). Шуңа күрә Йәһвәнең, эзлекле рәвештә эш итеп, Мусага фетнәсе өчен җәза бирүе урынлы булган. Башка фетнәчеләр кебек, Муса да Вәгъдә ителгән җиргә кермәгән.

ПРОБЛЕМАНЫҢ ТАМЫРЫ

14, 15. Ни өчен Муса фетнәчел рух күрсәткән?

14 Ни өчен Мусаның йөрәгендә фетнәчел рух тамыр җибәргән? Зәбур 106:32, 33 тәге сүзләргә тагын бер тапкыр игътибар итегез: «Алар Мәрибә сулары янында аның ачуын чыгарган, һәм алар аркасында Муса аяныч хәлгә төшкән. Алар аның рухын ярсыткан, һәм ул теле белән дуамал сүзләр әйткән». Исраиллеләр Йәһвәгә каршы чыккан, әмма бу Мусаның рухын ярсыткан. Тотнаклылыгы җитеп бетмәгәнгә, Муса уйламыйча сөйли башлаган.

15 Башка кешеләрнең эшләре аркасында, Муса үз карашын Йәһвәдән борган. Исраиллеләр беренче тапкыр зарлана башлаганда, ул дөрес эш иткән (Чыг. 7:6). Әмма, дистәләгән еллар буе фетнәчел, үҗәт исраиллеләр арасында яшәгәнгә, Муса, күрәсең, арыган һәм кулларын төшергән. Бәлки, ул Йәһвәне данлау турында түгел, ә күбрәк үз хисләре турында уйлый башлагандыр.

16. Ни өчен Муса очрагы турында уйлану мөһим?

16 Әгәр дә инде тугры Муса пәйгамбәр, берникадәр вакытка Йәһвәне күздән ычкындырып, гөнаһ кылган икән, без дә андый хәлгә эләгергә мөмкин. Без, Муса кебек, образлы тел белән әйткәндә, Вәгъдә ителгән җир бусагасында басып торабыз (2 Пет. 3:13). Шик тә юк, беребез дә яңа дөньяга керү мөмкинлеген югалтырга теләмәс иде. Шуңа күрә безгә алга таба да күзләребезне Йәһвәгә төбәргә һәм аның ихтыярын үтәргә кирәк (1 Яхъя 2:17). Без Муса очрагыннан нинди гыйбрәт алабыз?

БАШКАЛАРНЫҢ ЭШЛӘРЕ СЕЗНЕ АБЫНДЫРМАСЫН

17. Ачу хисенә бирелмәскә безгә нәрсә ярдәм итәр?

17 Ачу хисенә бирелмәгез. Бер үк проблема белән көрәшергә туры килгәндә, «игелек эшләп, бирешмик, чөнки хәлсезләнмәсәк, үз вакытында урырбыз» (Гәл. 6:9; 2 Тис. 3:13). Ниндидер күңелсез ситуациягә эләккәндә я берәрсе белән кат-кат киеренке хәл туып торганда, сез үз телегезне һәм холкыгызны контрольдә тотасызмы? (Гыйб. сүз. 10:19; 17:27; Мат. 5:22) Башкалар сезне рәнҗеткәндә, ярсымагыз, ә «Аллаһы ярсуына урын бирегез». (Римлыларга 12:17—21 укы.) Аллаһының кирәкле дип санаган вакытта эш итүен көтегез. Ә инде, ситуацияне үз кулыгызга алып, үч алсагыз, Йәһвәне хөрмәт итмәгәнегезне күрсәтерсез.

18. Җитәкчелеккә колак салу турында әйткәндә, безгә нәрсәне истә тотарга кирәк?

18 Иң соңгы җитәкчелек буенча эш итегез. Йәһвәнең иң соңгы күрсәтмәләрен тотарга тырышсак, без эшләрне элеккеге тәртип буенча башкармабыз. Барыбыз да Йәһвәнең үз оешмасы аша биргән иң яңа җитәкчелегенә колак салырга тиеш (Евр. 13:17). Шул ук вакыт безгә сак булырга һәм «язылганнар буенча гына эш итәргә», ягъни өстәмә кагыйдәләр урнаштырмаска, кирәк (1 Көр. 4:6). Шулчак без Йәһвәгә үз күзләребезне төбәгән булырбыз.

Муса очрагы безне нәрсәгә өйрәтә? (19 нчы абзацны кара.)

19. Башкаларның хаталарына карамастан, Йәһвә белән мөнәсәбәтләребезне саклар өчен, нәрсәне истә тоту мөһим?

19 Башкаларның хаталары Йәһвә белән мөнәсәбәтләрегезне бозмасын. Күзләребез Йәһвәгә төбәлгән булса, без башкаларның хаталары аркасында ярсып китмәбез һәм Йәһвә белән мөнәсәбәтләребезне бозмабыз. Аллаһы оешмасында, Муса кебек, ниндидер җаваплылыкка ия булсак, бу аеруча мөһим. Зуррак җаваплылыкка ия булган кешеләрдән Йәһвә күбрәкне таләп иткәнен онытмыйк (Лүк 12:48). Әлбәттә, барыбыз да Аллаһы безне коткарсын өчен «тырышлыклар куярга» һәм «курку катыш тирән хөрмәт күрсәтеп яшәргә» тиеш (Флп. 2:12). Йәһвәне яратсак, бернәрсә дә безне Йәһвәнең мәхәббәтеннән аермас һәм безнең өчен абыну ташы булмас (Зәб. 119:165; Рим. 8:37—39).

20. Без нәрсә эшләргә тәвәккәл булырга тиеш?

20 Муса очрагын онытмыйк һәм башкаларның тәртибе Йәһвә белән дуслыгыбызга тәэсир итәргә тиеш түгел икәнлеген истә тотыйк. Бу авыр соңгы көннәрдә, «Аллаһыбызның илтифат күрсәтүен көтеп», аның ихтыярын үтәргә тырышыйк һәм күзләребезне «күкләрдәге тәхеттә утыручы» Аллаһыга юнәлтик. Карашыбыз һәрвакыт Йәһвәгә төбәлгән булсын! (Зәб. 123:1, 2)

^ 8 абз. Изге Язмаларда ике төрле Мәрибә турында әйтелә. Беренче Мәрибә (Массаһ) — Рефидим янында, икенчесе Кадыш янында урнашкан. Бу җирләрнең икесе дә Мәрибә дип аталган булган, чөнки икесендә дә Исраил халкы зарланган. («Изге Язмалар»ның Ә3 кушымтасын кара.)

^ 11 абз. Джон Бек исемле профессор бу очрак турында болай ди: «Яһүди риваятьләр буенча, фетнәчеләр Мусаны мондый сүзләр белән тәнкыйтьләгән: „Муса бу кыяның үзенчәлекләрен белә! Могҗиза кыла алуын дәлилләр өчен, суны безнең өчен башка кыядан чыгарсын“». Әлбәттә, без бу риваятьнең никадәр төгәл булуын белмибез.

^ 12 абз. «Күзәтү манарасы» (рус), 1989 ел, 1 гыйнвар чыгарылышындагы «Укучыларның сораулары»н кара.