Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Укучыларның сораулары

Укучыларның сораулары

Никахлашмаган абый-кардәш һәм апа-кардәш, икәүдән-икәү калып, бер йортта төн үткәрсә, бу хөкем комитетын җыяр өчен нигез булырга мөмкинме?

Әйе. Бу кардәшләрнең бер йортта төн үткәрер өчен җитди сәбәпләре булмаса, өлкәннәр советы хөкем комитетын җыяр, чөнки бу пар әхлаксыз эш кылды дип уйлар өчен җитди нигез бар (1 Көр. 6:18).

Өлкәннәр, хөкем комитетын оештырырга кирәкме икәнен билгеләгәндә, бу очракны игътибар белән тикшерер. Мәсәлән, алар мондый сораулар турында уйланыр: бу ике кардәш йөрешәме? Өлкәннәргә шул кардәшләргә, үзләрен бер-берсе белән ничек тотканнары аркасында, элек ниндидер киңәшләр бирергә туры килгәнме? Ни өчен алар бергә төн үткәргән? Алар моны алдан планлаштырганмы? Алар бергә төн үткәрмичә кала алганмы? Яисә, нинди дә булса җитди сәбәпләр аркасында, мәсәлән көтелмәгән хәл я гадәттән тыш вакыйга аркасында, алар бер йортта төн үткәрергә мәҗбүр булганмы? (Вәг. 9:11) Аларның һәрберсе кайда йоклаган? Һәрбер очрак үзенә күрә бер, шуңа күрә өлкәннәргә бүтән факторларны да исәпкә алырга кирәк булырга мөмкин.

Бөтен фактларны карап чыккач, өлкәннәр советы хөкем комитетын җыяргамы, юкмы икәнен хәл итәр.