Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Һәртөрле кешегә» кызганучан булыгыз

«Һәртөрле кешегә» кызганучан булыгыз

ГАЙСӘ, үз шәкертләрен вәгазьләргә өйрәткәндә, бар кеше дә Патшалык хакындагы хәбәрне кабул итмәячәген аңлаган (Лүк 10:3, 5, 6). Без вәгазьләгәндә, кешеләр безгә каты сүз әйтергә я хәтта үзләрен агрессив тотарга мөмкин. Шуңа күрә аларга карата кызганучан булып калу җиңел түгел.

Кызганучан кеше башкаларның авырлыкларын һәм нәрсәгә мохтаҗ булганнарын күрә, аларны жәлли һәм аларга ярдәм итәргә тели. Безгә кызганучанлык сыйфаты җитеп бетмәсә, вәгазьдә ашкынучан һәм эффектив булырга авыррак булыр. Ә инде бу сыйфатны үстерергә тырышсак, учакка утын өстәгәндәй булырбыз: кызганучан булу безгә хезмәттә янып торырга ярдәм итәр! (1 Тис. 5:19)

Кызганучанлык сыйфатын саклап калу авыр булса да, моны ничек эшләп була? Әйдәгез, бу сыйфатны күрсәтүдә яхшы үрнәк күрсәткән өч мисалга — Йәһвә, Гайсә Мәсих һәм рәсүл Паулның мисалларына игътибар итик.

ЙӘҺВӘДӘН ҮРНӘК АЛЫГЫЗ

Меңләгән ел дәвамында кешеләр Аллаһы исемен хурлый. Шулай да Аллаһы «яхшылыкның кадерен белмәүчеләргә дә, явызларга да игелекле» булып кала (Лүк 6:35). Аның игелеге түземлегендә чагыла. Аллаһы «һәртөрле кешенең котылуын» тели (1 Тим. 2:3, 4). Йәһвә явызлыкны нәфрәт итсә дә, бар кешеләр аның өчен бик кадерле һәм ул аларның һәлак булуларын теләми (2 Пет. 3:9).

Шайтан кешеләрнең акыл күзләрен сукырайткан (2 Көр. 4:3, 4). Күп кенә кешеләргә балачактан ук Аллаһы турында ялганны сөйләп киләләр, шул сәбәпле аларга хакыйкатьне кабул итү авыр. Йәһвә моны аңлый һәм андый кешеләргә ярдәм итәргә тели. Без моны кайдан беләбез?

Йәһвәнең нинәвәлеләр белән үзен ничек тотканын исебезгә төшерик. Нинәвәлеләр кансыз булган, шулай да Йәһвә Юныска болай дигән: «Мин... бөек шәһәр Нинәвәне кызганырга тиеш түгелме әллә? Анда бит яхшылыкны яманлыктан аера белмәүче 120 000 нән артык кеше яши» (Юныс 4:11). Йәһвә аларны кызганган, чөнки алар Аллаһы турында хакыйкатьне белмәгән. Шуңа күрә ул алар янына кисәтү хәбәре белән Юныс пәйгамбәрне җибәргән.

Без дә, Йәһвә кебек, кешеләрне яратабыз. Башта кешеләр безне тыңламый кебек тоелса да, без, Йәһвәдән үрнәк алып, аларга ярдәм итәргә тырышабыз.

ГАЙСӘДӘН ҮРНӘК АЛЫГЫЗ

Атасы кебек, Гайсә дә рухи яктан сусаган кешеләрне кызганган. Изге Язмаларда аның турында болай диелә: «Халык төркемен күргәч, ул аларны кызганды, чөнки алар көтүчесез сарыклар шикелле йончыган һәм таралган иделәр» (Мат. 9:36). Гайсә аларның ни өчен андый хәлгә төшкәннәрен аңлаган. Дин җитәкчеләре бит Гайсәне тыңларга килгән кешеләрне ялган тәгълиматларга өйрәткән булган һәм алар белән начар мөгамәлә иткән. Гайсә шуны да яхшы аңлаган: күпләр, теге я бу сәбәп аркасында, аның шәкерте булып китмәс, шулай да Гайсә «аларны күп хакыйкатьләргә өйрәтүен» дәвам иткән (Марк 4:1—9).

Кешеләр сезне башта тыңламаса да, күңелсезләнмәгез

Тормышындагы үзгәрешләр нәтиҗәсендә кешенең хакыйкатькә карашы үзгәрә ала

Кешеләр хәбәребезне кабул итмәгәндә, безгә үтә күрүчән булырга һәм аларның ни өчен безне тыңламаганнарын аңларга тырышырга кирәк. Кайберәүләр Изге Язмалар һәм мәсихчеләр турында бернәрсә дә ишетергә теләми, чөнки алар христианнарның тәртипләреннән бизгән. Башкалар, тәгълиматларыбыз турында төгәл мәгълүматка ия булмаганга, безнең турында ялган фикер йөртә. Ә кемдер башка кешеләр, мәсәлән гаиләдәгеләре, алардан көләрләр дип курка.

Кайбер кешеләр, тормышында ниндидер аяныч хәлгә эләккәнгә, эмоциональ авырлыклар кичерә. Шул сәбәпле алар хакыйкатьне кабул итми. Мәсәлән, миссионер булып хезмәт итүче Ким исемле апа-кардәш болай дип сөйли: «Территориябезнең бер өлешендә сугыштан зыян күргән күп кенә кеше яши. Сугыш аркасында, алар бар милкен югалткан. Алар киләчәктән яхшыны көтми. Аларның өметләре өзелгән, һәм алар бар нәрсәгә шик белән карый. Бу территориядә без вәгазебезгә каршылык күрсәткән кешеләрне регуляр рәвештә очратабыз. Бер очракта вәгазьдә миңа хәтта һөҗүм иттеләр».

Ким кардәшебезгә кызганучан булып калырга нәрсә ярдәм итә? Ул болай ди: «Кешеләрнең кимсетүләренә очраганда, мин Гыйбрәтле сүзләр 19:11 дәге сүзләрне искә төшерәм. Анда: „Төшенә белү кешенең ачуын баса“,— диелә. Мондагы кешеләрнең тормыштагы вакыйгаларын исәпкә алып, аларга шәфкатьле булу җиңелрәк. Һәрбер кеше дә безгә нәфрәт белән карый дип әйтеп булмый. Күп кенә кешеләр безне тыңлый, һәм без аларга кабат килеп китәбез».

Уйланыгыз: участоктагы кешеләр урынында булган булсагыз, сез хакыйкатьне тыңлар идегезме? Мәсәлән, әгәр дә сезгә Йәһвә Шаһитләре турында кат-кат начарны гына сөйләсәләр, сез аларны тыңлар идегезме? Бәлки, сез дә башкаларның кызганучан булуларына мохтаҗ булыр идегез. Гайсә: «Кешеләрнең үзегезгә нәрсә эшләүләрен теләсәгез, үзегез дә аларга шуны эшләгез»,— дигән. Моны истә тотсак, башкаларга карата кызганучан булып кала алырбыз (Мат. 7:12).

ПАУЛДАН ҮРНӘК АЛЫГЫЗ

Рәсүл Паул хәтта үзләрен мәрхәмәтсез тоткан эзәрлекләүчеләргә кызганучан булган. Ни өчен? Чөнки ул элек үзенең нинди кеше булганын хәтерләгән. Ул болай дип язган: «Мин элек көфер сүз әйтүче, эзәрлекләүче һәм дорфа идем, шулай да миңа шәфкать күрсәтелде, чөнки үземне имансыз булганга, белмичә шулай тоттым» (1 Тим. 1:13). Ул Йәһвә белән Гайсәнең үзенә зур мәрхәмәт күрсәткәнен аңлаган. Бәлки, ул кайбер каршы торучыларда үз-үзен күргәндер.

Кайвакыт Паул ялгыш ышануларга ия булган кешеләрне очраткан. Ул андый очракларда үзен ничек тоткан? Рәсүлләр 17:16 буенча, Паул, Афинада булганда, «бу шәһәр потлар белән тулы икәнен күргәч, аның күңеле ярсып киткән». Шулай да Паул хисләргә бирелмәгән һәм яхшы шаһитлек биргән (Рәс. 17:22, 23). Ул, «кайберләрен генә булса да коткарыйм дип», вәгазьләү ысулларын кешеләрнең ихтыяҗларына һәм үткән тормышларына туры китергән (1 Көр. 9:20—23).

Паулдан үрнәк алыр өчен, безгә кешеләрнең нәрсәгә ышанганнарын аңларга һәм аннан соң, моны исәпкә алып, аларга «яхшырак нәрсә турында яхшы хәбәр» җиткерергә кирәк (Ишаг. 52:7). Дороти исемле апа-кардәш болай ди: «Территориябездә күп кенә кеше Аллаһы кырыс һәм бар кешеләрне хөкем итә дип ышана. Аларны шулай өйрәткәннәр. Мин андый кешеләрне Аллаһыга ышанганнары өчен мактыйм һәм аннан соң игътибарларын Изге Язмаларга юнәлтәм, Йәһвәнең сыйфатлары һәм вәгъдәләре турында сөйлим».

«ЯВЫЗЛЫКНЫ ЯХШЫЛЫК БЕЛӘН ҖИҢЕП ЯШӘ»

Бу «соңгы көннәр» үз ахырына якынлашкан саен, явыз кешеләр «начарланганнан начарлана бара» (2 Тим. 3:1, 13). Әмма, андый кешеләрнең мөнәсәбәте аркасында, без шәфкатьсез булып китәргә я шатлыгыбызны югалтырга тиеш түгел. Йәһвә безгә «явызлыкны яхшылык белән җиңеп яшәргә» булышыр (Рим. 12:21). Джессика исемле пионер болай дип сөйли: «Мин горур кешеләрне еш очратам. Алар безне дә, хәбәребезне дә ким күрә. Әлбәттә, бу ярсыта. Шуңа күрә, кеше белән сөйләшүне башлагач, мин, Йәһвәгә үз эчемнән дога кылып, кешеләргә аның карашыннан карарга булышсын дип сорыйм. Бу миңа үз хисләремә чуммаска һәм кешеләргә ярдәм итү турында күбрәк уйларга булыша».

Без рухи ихтыяҗларын аңлаган кешеләрне эзлибез

Вакыт узу белән кайберәүләр рухи ярдәмебезне кабул итә башлый

Без шулай ук хезмәттәшләребезгә уңай караш сакларга булышырга тиеш. Джессика болай ди: «Хезмәттә берәр нинди күңелсез очрак килеп чыкса, мин моңа күп игътибар бирмим. Моның урынына мин кардәш белән әңгәмәбезне башка темага борам, мәсәлән, кайбер кешеләрнең тыңламавына карамастан, хезмәтебезнең күп файда китергәне турында сөйли башлыйм».

Хезмәттә туган авырлыкларыбыз Йәһвәгә билгеле. Аңардан үрнәк алып, кызганучан булып калуыбызны күргәндә, Йәһвә, һичшиксез, бик шатлана! (Лүк 6:36) Әлбәттә, Йәһвә җирдәге явызлыкны мәңге түзеп тормас. Үзе билгеләгән вакытта ул бу явыз дөньяны юк итәчәк. Ә әлегә без вәгазь эшен ашкынып үтәргә тиеш (2 Тим. 4:2). Әйдәгез, «һәртөрле кешегә» кызганучан булыйк һәм үзебезгә ышанып тапшырылган йөкләмәбезне төгәллик!