Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Юмарт кеше бәхетле

Юмарт кеше бәхетле

«Бирүдә бәхет» (РӘС. 20:35).

ҖЫРЛАР: 76, 110

1. Йәһвәнең юмарт булуын нәрсә дәлилли?

БАР нәрсәне барлыкка китерә башлар алдыннан, Йәһвә берүзе булган. Әмма ул үзе турында гына уйламаган: ул башкаларга да тормыш бүләген бирергә булган. Аллаһы күктә рухи затларны һәм җирдә кешеләрне барлыкка китергән. Әйе, «бәхетле Аллаһы» риясыз бирергә ярата (1 Тим. 1:11; Ягък. 1:17). Йәһвә безнең дә бәхетле булуыбызны тели, шуңа күрә ул безне юмарт булырга өйрәтә (Рим. 1:20).

2, 3. а) Ни өчен юмарт булу безне бәхетле итә? ә) Без бу мәкаләдә нәрсә карап чыгарбыз?

2 Аллаһы кешеләрне үзенә охшаш итеп яраткан (Ярат. 1:27). Шуңа күрә без Аллаһының сыйфатларын чагылдыра алабыз. Бәхетле булыр өчен, без, Йәһвә кебек, башкалар белән кызыксынырга һәм булганыбыз белән юмарт бүлешергә тиеш (Флп. 2:3, 4; Ягък. 1:5). Ни өчен? Чөнки Йәһвә безне шундый итеп барлыкка китергән. Хәтта камилсез булуыбыз да безгә, Йәһвәдән үрнәк алып, юмарт булырга комачаулый алмый!

3 Изге Язмалар безне юмарт булырга дәртләндерә. Юмартлык безгә Аллаһының хуплавын алырга һәм аның йөкләмәсен үтәргә ничек булыша? Юмартлык һәм бәхетебез арасында нинди бәйләнеш бар һәм ни өчен безгә алга таба да бу сыйфатны үстерергә кирәк? Әйдәгез, бу сорауларга җавап табыйк.

ЮМАРТЛЫК КҮРСӘТЕП, БЕЗ АЛЛАҺЫНЫ СӨЕНДЕРӘБЕЗ

4, 5. Йәһвә һәм Гайсә безгә нинди үрнәк калдырган?

4 Йәһвә без аңардан үрнәк алырбыз дип көтә, шуңа күрә, без юмартлык күрсәткәндә, бу аны сөендерә (Эфес. 5:1). Гаҗәеп тәнебез һәм табигатьнең күркәмлеге Йәһвәнең бәхетле булуыбызны теләгәнен дәлилли (Зәб. 104:24; 139:13—16). Юмартлык күрсәткәндә һәм башкаларга шатлык китергәндә, без Аллаһыны данлыйбыз.

5 Мәсихчеләр Гайсәдән үрнәк алырга тырыша. Ә ул юмарт булуда камил үрнәк калдырган. Гайсә үзе болай дигән: «Адәм Улы да бит үзенә хезмәт итсеннәр дип түгел, ә хезмәт итәргә һәм күпләрне йолып алыр өчен үз җанын бирергә дип килде» (Мат. 20:28). Шуңа күрә рәсүл Паул мәсихчеләрне болай дип өндәгән: «Фикер йөртү рәвешегез Мәсих Гайсәнеке кебек булсын. ...Ул бар нәрсәдән баш тартып, кол кыяфәтендәге кеше булды» (Флп. 2:5, 7). Үзебезгә мондый сорау бирик: «Мин Гайсәнең эзләре буенча тагы да төгәлрәк бара аламмы?» (1 Петер 2:21 укы.)

6. Игелекле самарияле турында мисал китереп, Гайсә нинди фикергә басым ясаган? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

6 Йәһвәнең һәм Гайсәнең үрнәгенә ияреп, башкалар турында эчкерсез уйласак һәм аларга риясыз ярдәм итәргә тырышсак, без Йәһвәнең хуплавын алырбыз. Кешенең чыгышына игътибар итмичә, аңа ярдәм кулы сузу бик мөһим икәнен күрсәтер өчен, Гайсә бер мисал китергән. (Лүк 10:29—37 укы.) Бер яһүд Гайсәдән: «Минем якыным кем соң?» — дип сораган. Шунда Гайсә игелекле самарияле турында гыйбрәтле хикәя сөйләгән. Гайсә күрсәткәнчә, Йәһвә күңелен табарга теләсәк, безгә, игелекле самарияле кебек, юмарт булырга һәм яхшы эшләр башкарырга кирәк.

7. Юмарт булу-булмавыбыз бәхәсле сорау белән ничек бәйле?

7 Юмартлык күрсәтер өчен тагын бер сәбәп бар. Ул Шайтанның Гадән бакчасында күтәргән соравы белән бәйле. Шайтан сүзләре буенча, Адәм белән Хаува — ә асылда, бар кешеләр дә,— Йәһвәне тыңламаса һәм үзләре турында гына уйласа, бәхетлерәк булыр. Кызганычка каршы, Хаува, Аллаһы кебек булырга теләп, эгоистларча эш иткән. Адәм дә үз теләкләрен беренче урынга куйган һәм Аллаһының түгел, ә Хауваның күңелен табарга тырышкан (Ярат. 3:4—6). Аларның карары коточкыч нәтиҗәләргә китергән. Эгоизм бәхеткә китерми, киресенчә, ул бәхетсезлеккә китерә. Аллаһы әйткәнчә эшләү исә иң яхшысы. Юмарт булып, без моңа ышанганыбызны күрсәтәбез.

АЛЛАҺЫНЫҢ ЙӨКЛӘМӘСЕН ҮТИБЕЗ

8. Ни өчен беренче кешеләр башкалар турында уйларга тиеш булган?

8 Гадән бакчасында берүзләре генә яшәсәләр дә, Адәм белән Хаува башкалар турында уйларга тиеш булган. Кем турында? Киләчәктәге буыннар турында. Аллаһы беренче кешеләргә мондый йөкләмә биргән: «Үрчегез, ишәегез, җир йөзен тутырыгыз» (Ярат. 1:28). Йәһвә бөтен җирнең оҗмах булуын теләгән. Аның нияте буенча, бар кешеләр бәхетле булып яшәргә тиеш булган. Җирне оҗмахка әйләндерер өчен, бөтен кешелеккә бер-берсе белән тыгыз хезмәттәшлек итәргә кирәк булыр иде. Бу һәркемгә дә шатлык китерер иде.

9. Ни өчен Гадән бакчасын киңәйтү эше зур бәхет китерә алган?

9 Гадән бакчасын киңәйтер өчен һәм Аллаһының ихтыярын үтәр өчен, камил кешеләргә Йәһвә белән хезмәттәшлек итәргә кирәк булган. Шулай итеп алар «Аллаһының тынычлыгына керә» алган (Евр. 4:11). Аллаһының йөкләмәсен үтәү никадәр күп шатлык китерер иде! Башкалар турында уйлаган булсалар, Адәм белән Хаува зур фатихалар һәм бетмәс канәгатьлек кичерер иде.

10, 11. Безгә Аллаһы кушкан йөкләмәне үтәргә нәрсә булышыр?

10 Бүген Йәһвә үз халкына өйрәтү һәм вәгазьләү эшен башкарырга куша. Бу йөкләмәне үтәр өчен, безгә башкалар белән эчкерсез кызыксынырга кирәк. Дөрес мотивлардан чыгып эш итсәк кенә, ягъни Аллаһыны һәм якыннарыбызны яратсак кына, без бу эшне төгәлли алырбыз.

11 Б. э. беренче гасырында рәсүл Паул үзен һәм кайбер башка мәсихчеләрне «Аллаһының хезмәттәшләре» дип атаган, чөнки алар бергә Патшалык орлыкларын чәчкән һәм су сипкән (1 Көр. 3:6, 9). Без дә, үз вакытыбызны, материаль нәрсәләребезне һәм көчебезне Аллаһы эшен үтәүгә юмартлык белән багышлап, «Аллаһының хезмәттәшләре» була алабыз. Бу безнең өчен зур хөрмәт!

Башкаларны хакыйкать белән таныштыру чиксез бәхет китерә (12 нче абзацны кара.)

12, 13. Вәгазьләү эше нинди фатихалар китерә?

12 Вәгазьләү һәм шәкертләр булдыру эшенә юмартлык белән вакыт һәм көч багышлау безне бәхетле итә. Изге Язмалар өйрәнүләрен үткәргән кардәшләр сөйләвенчә, өйрәнүчеләрнең Изге Язмалардагы тәгълиматларны аңлый башлавын, иман үстерүләрен, үз тормышларын үзгәрткәннәрен һәм башкаларга вәгазьли башлаганнарын күрү күп шатлык китерә. Гайсә дә андый шатлык кичергән. Бер очракта ул 70 шәкертен вәгазьләргә җибәргән. Алар шатланып кайткан, чөнки күп гаҗәеп эшләр башкарган. Моны күрү Гайсәне шатландырган (Лүк 10:17—21).

13 Хакыйкать кеше тормышын үзгәртә. Бөтен дөньяда кардәшләр моны күрә һәм сөенә. Анна * исемле кияүгә чыкмаган яшь апа-кардәшнең мисалына игътибар итик. Ул Көнчыгыш Европаның ихтыяҗ зуррак булган бер өлкәсенә күченгән. Ул болай дип язган: «Мин монда күп өйрәнүләр үткәрәм. Монда хезмәт итү миңа бик ошый һәм зур шатлык китерә. Минем үз проблемаларым турында уйлар өчен вакытым калмый — мин өйрәнүчеләрем турында, аларның проблемалары һәм борчылулары турында уйлыйм. Мин аларга гамәли яктан ничек булышып булганы һәм аларны ничек ныгытып булганы турында уйлыйм. Һичшиксез, „алуга караганда бирүдә бәхет күбрәк“» (Рәс. 20:35).

Территориябездәге һәрбер йортка кергәндә, без кешеләргә Патшалык хәбәрен ишетергә мөмкинлек бирәбез (14 нче абзацны кара.)

14. Кешеләр хакыйкатьне әллә ни тыңламаса да, безгә хезмәттән шатлык табарга нәрсә булышыр?

14 Кешеләр безне хәтта тыңламаса да, вәгазьләү безгә шатлык китерә ала. Безнең хәбәребез Йәзәкил пәйгамбәрнекенә охшаш. Йәһвә аңа болай дигән: «Алар тыңлармы я... тыңламасмы, аларга минем сүзләремне җиткер» (Йәз. 2:7; Ишаг. 43:10). Кешеләр безнең хәбәребезне кадерләмәсә дә, Йәһвә тырышлыкларыбызны кадерли. (Еврейләргә 6:10 укы.) Бер абый-кардәш болай дип әйткән: «Без хакыйкать орлыкларын утыртабыз, су сибәбез һәм Йәһвәнең аларны үстерәчәгенә өметләнеп дога кылабыз» (1 Көр. 3:6).

БӘХЕТ АЧКЫЧЫ

15. Күпләр юмартлык күрсәтүебезгә ничек карый? Нәрсәгә карамастан безгә юмарт булып калырга кирәк?

15 Гайсә кешеләргә юмарт булуның бәхеткә китергәнен аңларга булышкан. Ул болай дигән: «Бирегез, үзегезгә дә бирелер. Куеныгызга күп итеп салып бирерләр, тыгызлап, селкетеп, кырыйларыннан түгелә башлаганчы тутырырлар. Сезгә үзегез үлчәгән үлчәм белән үлчәп бирерләр» (Лүк 6:38). Дөрестән дә, күп кенә кеше юмартлык сыйфатын кадерли. Әлбәттә, бу һәрбер кеше юмартлыгыбыз өчен рәхмәтле булыр дигәнне аңлатмый, шулай да күпләр рәхмәтле булып кала. Кеше рәхмәтлеме, юкмы, юмартлык белән бирүебезне дәвам итик. Хәтта бер игелекле эшебез дә яхшы нәтиҗәләргә китерә ала.

16. Юмарт кешенең мотивлары нинди?

16 Биргәндә, чыннан да юмарт кеше нәрсәдер алырга өметләнми. Гайсә дә моңа игътибар иткән: «Син исә, мәҗлес үткәрәсең икән, ярлыларны, гарипләрне, аксакларны, сукырларны чакыр, һәм бәхетле булырсың, чөнки алар сине чакырып кунак итә алмый» (Лүк 14:13, 14). «Юмарт кеше фатихалы булыр»,— дип язылган Изге Язмаларда. Ә башка бер шигырьдә: «Мескен адәм турында кайгырткан кеше бәхетле»,— диелә (Гыйб. сүз. 22:9; Зәб. 41:1). Әйе, булышырга яраткан кеше бәхетле.

17. Без башкаларга нәрсә бирә алабыз?

17 Рәсүл Паул, «алуга караганда бирүдә бәхет күбрәк» дигән сүзләрне әйткәндә, материаль нәрсәләрне генә күздә тотмаган. Ул башкаларны рухландыру, Изге Язмаларга нигезләнгән киңәшләр бирү һәм гамәли яктан ярдәм итү турында да әйткән (Рәс. 20:31—35). Сүзләрендә һәм эшләрендә Паул көчебезне, вакытыбызны, игътибарыбызны һәм яратуыбызны юмартлык белән башкаларга бирергә өйрәткән.

18. Кайбер социологлар нәрсәгә игътибар итә?

18 Социология белгечләре дә юмарт булу бәхеткә китерә икәнлегенә игътибар итә. Бер фәнни мәкаләдә әйтелгәнчә, кешеләр, башкалар файдасына яхшы эшләр кылганнан соң, үзләрен бәхетлерәк хис итә; моннан тыш, башкаларга ярдәм иткәндә, кешеләр тормышның мәгънәсен һәм максатын күрә башлый. Кайбер тикшерүчеләр, сәламәтлерәк һәм бәхетлерәк булыр өчен, җәмәгать эшләрендә ирекле эшче булырга киңәш итә. Бу безне һич тә гаҗәпләндерми: кайгыртучан Барлыкка Китерүчебез, Йәһвә, бирүдә бәхет дип электән әйтеп килгән (2 Тим. 3:16, 17).

АЛГА ТАБА ДА ЮМАРТ БУЛЫГЫЗ

19, 20. Ни өчен сез юмарт булырга телисез?

19 Үз-үзләре турында гына уйлаган кешеләр арасында яшәп, юмартлык рухын чагылдыру авыр булырга мөмкин. Шулай да без ике мөһим әмер буенча эш итәргә тырышабыз. Гайсә аңлатканча, без Йәһвәне бөтен йөрәгебез, җаныбыз, акылыбыз һәм бөтен кодрәтебез белән яратырга һәм якыннарны үзебезне яраткандай яратырга тиеш (Марк 12:28—31). Без бу мәкаләдә күргәнчә, Йәһвәне яраткан кешеләр аңардан үрнәк алырга тырыша. Йәһвә белән Гайсә юмартлык күрсәтә, һәм алар безгә дә, бәхетле булыр өчен, юмарт булырга киңәш итә. Аллаһыга һәм кешеләргә риясыз бирергә һәм юмартлык күрсәтергә тәвәккәл булсак, без Йәһвәне данларбыз һәм үзебезгә дә, башкаларга да файда китерербез.

20 Һичшиксез, сез кешеләргә, аеруча имандашларыгызга, юмартлык инде күрсәтәсез (Гәл. 6:10). Алга таба да бу күркәм сыйфатны чагылдырыгыз. Шулчак кешеләр сезгә рәхмәтле булыр, сезне яратыр һәм сез бәхеткә ирешерсез. Гыйбрәтле сүзләр 11:25 тә: «Юмарт кеше муллыкка ирешер, башкаларны ныгытучы үзе дә ныгытылыр»,— дип әйтелә. Фидакарьлек, игелек һәм юмартлык сыйфатын мәсихче тормышның төрле өлкәләрендә күрсәтеп була. Моның турында сүз киләсе мәкаләдә барыр.

^ 13 абз. Исем үзгәртелгән.