Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сез бар фактларны да исәпкә аласызмы?

Сез бар фактларны да исәпкә аласызмы?

«Сүзне тыңламыйча җавап бирү — ахмаклык һәм хурлык» (ГЫЙБ. СҮЗ. 18:13).

ҖЫРЛАР: 126, 95

1, 2. а) Безгә нәрсәгә өйрәнергә кирәк һәм ни өчен? ә) Без бу мәкаләдә нәрсә карап чыгарбыз?

МӘСИХЧЕЛӘР буларак, без фактларны уйдырмалардан аера белергә һәм, нәтиҗәдә, дөрес карарлар кабул итәргә телибез (Гыйб. сүз. 3:21—23; 8:4, 5). Бу сәләтне үстермәсәк, Шайтан һәм аның дөньясы безнең фикер йөртүебезне бозар (Эфес. 5:6; Көл. 2:8). Билгеле, төгәл мәгълүматка ия булмау һәм бөтен фактларны белмәү начар нәтиҗәләргә китерә ала. Гыйбрәтле сүзләр 18:13 тә: «Сүзне тыңламыйча җавап бирү — ахмаклык һәм хурлык»,— дип әйтелә.

2 Ләкин кайвакыт төгәл мәгълүматны табу һәм дөрес нәтиҗә ясау авыр. Бу мәкаләдә без кайбер Изге Язмалардагы принципларга игътибар итәрбез һәм төгәл мәгълүматны ялганнан аерырга өйрәнербез.

«ҺӘР СҮЗГӘ» ЫШАНУЧЫ КЕШЕ БУЛМАГЫЗ

3. Ни өчен Гыйбрәтле сүзләр 14:15 тәге киңәш бүген аеруча файдалы? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

3 Бүген кешеләр мәгълүмат агымында тончыгып бара. Төрле сайтлар, телевидение һәм башка массакүләм мәгълүмат чаралары аша бертуктаусыз яңалыклар һәм төрле идеяләр таратыла. Өстәвенә, дусларыбыз һәм танышларыбыз безгә электрон хатлар, СМСлар я мессенджерлар аша хәбәрләр җибәреп тора. Кызганычка каршы, күпләр бүген аңлы рәвештә ялган мәгълүматны я бозылган фактларны тарата, шуңа күрә безгә сак һәм сайлаучан булырга кирәк. Изге Язмалардагы нинди принцип безгә булышыр? Мәсәлән, Гыйбрәтле сүзләр 14:15. Анда: «Беркатлы кеше һәр сүзгә ышана, ә алдын-артын уйлаучы һәр адымын үлчәп атлый»,— дип әйтелә.

4. Ни өчен төгәл мәгълүматка ия булу мөһим һәм Филипиялеләргә 4:8, 9 дагы принцип безгә ничек булыша? ( «Төгәл фактларга ия булырга булышучы чыганаклар» дигән рамканы да кара.)

4 Акыллы карарлар һәм төгәл мәгълүмат бер-берсе белән тыгыз бәйле. Шуңа күрә, нинди китаплар я нинди яңалыклар укырга икәнен сайлаганда, сак булырга кирәк. (Филипиялеләргә 4:8, 9 укы.) Ышанычлы булмаган сайтларда яңалыклар уку я электрон почта һәм мессенджерлар аша килгән ниндидер шикле хәбәрләрне уку акыллы булмас иде. Ә мөртәтләрнең сайтлары турында әйтәсе дә юк! Мөртәтләрнең максаты — Аллаһы халкының бердәмлеген җимерү һәм хакыйкатьне бозу. Дөрес булмаган мәгълүмат акылсыз карарларга китерә. Ялган мәгълүматның йөрәгебез белән акылыбызга никадәр начар йогынты ясаганын беркайчан да онытмыйк (1 Тим. 6:20, 21).

5. Исраиллеләр нинди начар хәбәр ишеткән һәм бу аларга ничек тәэсир иткән?

5 Ялган хәбәргә ышану һәлакәткә китерә ала. Мәсәлән, Муса вакытында булган бер очракны исебезгә төшерик. 12 шымчы, Вәгъдә ителгән җиргә барып, аны карап чыгарга тиеш булган. Шымчыларның унысы, кайтып, бу җир турында начар сүз сөйли башлаган (Сан. 13:25—33). Аларның күпертеп әйтелгән сүзләре халыкны куркуга төшергән (Сан. 14:1—4). Бәлки, исраиллеләр болай дип уйлагандыр: шымчыларның күбесе бер үк нәрсә сөйли, димәк, алар хаклы булып чыга. Ә ышанычка лаек ике шымчыны — Йошуа белән Кәлебне — алар тыңламаган (Сан. 14:6—10). Бөтен фактлар белән танышып, Йәһвәгә таяныр урынына, исраиллеләр начар хәбәргә ышанырга булган. Нинди акылсызлык!

6. Йәһвә халкы турында тискәре хәбәрләр ишеткәндә, ни өчен гаҗәпләнәсе юк?

6 Йәһвә халкы турында ниндидер хәбәрләр ишетсәк, безгә аеруча сак булырга кирәк. Шайтан «кардәшләребезне Аллаһыбыз каршында көне-төне яманлаган гаепләүче» буларак билгеле бит (Ачыл. 12:10). Моннан тыш, Гайсә алдан кисәткәнчә, бүген дошманнар безнең турында «ялганлап төрле явыз сүзләр сөйли» (Мат. 5:11). Шуңа күрә без, Йәһвә халкы турында тискәре, ялган хәбәрләр ишеткәндә, бер дә гаҗәпләнмибез.

7. Башкаларга электрон хатлар җибәрер алдыннан, нәрсә турында уйлау акыллы?

7 Сезгә дусларыгызга һәм танышларыгызга электрон почта я мессенджерлар аша хатлар җибәрергә ошыймы? Бәлки, сез, ниндидер кызыклы очрак я яңалык турында ишеткәндә, аны, иң беренчеләрдән булып, башкаларга җибәрергә яратасыздыр. Шулай булса, берәр хат җибәрер алдыннан, уйланыгыз: «Бу хәбәр чыннан да төгәл дип әйтер өчен нигез бармы? Мин бар фактларны да беләмме?» Төгәл җавап бирә алмыйсыз икән, ул чакта бу хатны җибәрмәгез, ә юк итегез. Югыйсә ялган хәбәрләр таратуда катнашуыгыз ихтимал.

8. а) Кайбер илләрдә дошманнар безгә ничек зыян китерергә тырыша? ә) Дошманнарга булышмас өчен, нәрсәне онытмаска кирәк?

8 Берәрсеннән ниндидер хәбәр алып, аны уйламыйча башкаларга интернет аша җибәрү куркыныч. Мәсәлән, кайбер илләрдә эшчәнлегебез чикләнгән я бөтенләй тыелган. Андый илләрдә дошманнарыбыз кайвакыт махсус рәвештә ялган хәбәр тарата. Алар безнең куркуга төшүебезне һәм бер-беребездән шикләнә башлавыбызны тели. Советлар Союзында булган бер очрак игътибарга лаек. КГБ кайбер җаваплы кардәшләр турында алар имеш Йәһвә халкына хыянәт иткән дигән хәбәр тараткан *. Күп кенә кардәш бу ялганга ышанган һәм, нәтиҗәдә, Йәһвә оешмасыннан киткән. Бәхеткә каршы, күпләр соңрак оешмага кире кайткан, ләкин барысы да түгел. Аларның «иманнары кыяларга бәрелгән кораб кебек һәлак булган» (1 Тим. 1:19). Андый тозакка ничек эләкмәскә? Тискәре я тикшерелмәгән хәбәрләрне таратуда катнашмагыз. Ишеткән хәбәрләргә тиз ышанучан беркатлы кеше булмагыз. Һәрвакыт бар фактларны исәпкә алырга тырышыгыз.

ТУЛЫ БУЛМАГАН МӘГЪЛҮМАТ

9. Тагын нәрсә аркасында дөрес нәтиҗәләр ясау авыр?

9 Мәгълүмат өлешчә генә дөрес булса я тулы булмаса, без дөрес нәтиҗәгә килә алмабыз. Ниндидер хәбәр, әйтик, 10 процентка дөрес булса, аңа ышанып буламы? Ул барыбер ялган булып кала. Яртылаш дөрес булган мәгълүматка я хәбәрләргә алданмас өчен, без нәрсә эшли алабыз? (Эфес. 4:14)

10. Нинди очракта исраиллеләр арасында сугыш чак кына башланмый калган һәм бу хәл ничек чишелгән?

10 Йошуа көннәрендә Үрдүн елгасының көнбатыш ягында яшәгән исраиллеләр белән булган бер очракны исебезгә төшерик (Йош. 22:9—34). Алар Үрдүннең көнчыгыш ягында яшәүче исраиллеләр турында мондый хәбәр ишеткән: рубинлылар, гәдлеләр һәм Манашше кабиләсенең яртысы Үрдүн янында гаять зур мәзбәх корган. Бу факт тулы булмаган. Нәтиҗәдә, көнбатышта яшәгән исраиллеләр кардәшләре Йәһвәгә каршы чыккан дигән нәтиҗәгә килгән һәм, аларга каршы сугышыр өчен, бергә җыелган. (Йошуа 22:9—12 укы.) Бәхеткә каршы, һөҗүм итәр алдыннан, алар ышанычлы кешеләрне бар фактларны белешергә җибәргән. Бу кешеләр нинди хәбәр алып кайткан? Рубинлылар, гәдлеләр һәм Манашше кабиләсенең яртысы мәзбәхне чыннан да төзегән, әмма моны ялган илаһларга корбаннар китерер өчен түгел, ә истәлек булып торсын өчен эшләгән. Бу мемориаль мәзбәх Исраилнең яңа буыннарына көнчыгышта яшәүче яһүдләр дә Йәһвәнең хезмәтчеләре икәнен онытмаска булышыр иде. Әйе, көнбатыштагы исраиллеләр башта бөтен фактларны белешкән, алар тулы булмаган мәгълүматка нигезләнмәгән һәм үз кардәшләрен кырып бетермәгән. Алар үкенерлек эш кылмаганнарына, һичшиксез, бик шат булган!

11. а) Мәфибәшит нинди гаделсезлеккә дучар булган? ә) Давытка гаделсез эш итмәскә нәрсә булыша алыр иде?

11 Тулы булмаган я яртылаш кына дөрес булган мәгълүмат шәхсән үзебезгә зыян китерә ала. Давыт патша белән Мәфибәшит очрагын исебезгә төшерик. Давыт Мәфибәшиткә юмартлык һәм игелек күрсәткән: аңа бабасы Шаулның бар кырларын кайтарган (2 Иш. 9:6, 7). Әмма соңрак Давыт Мәфибәшит турында тискәре хәбәр ишеткән. Давыт бу мәгълүматны тикшереп тормаган һәм, аңа нигезләнеп, Мәфибәшитнең бар милкен башка кешегә биргән (2 Иш. 16:1—4). Вакыт узу белән Давыт, Мәфибәшит белән сөйләшеп, хаталы карар кабул иткәнен таныган һәм аңа милкенең бер өлешен кире кайтарган (2 Иш. 19:24—29). Әмма, Давыт башта бар фактларны тикшергән булса, бу гаделсезлек бөтенләй булмас иде.

12, 13. а) Кешеләр Гайсә турында начарны сөйләгәндә, ул үзен ничек тоткан? ә) Берәрсе безнең турында ялганны сөйләсә, нәрсә эшләргә?

12 Сезне берәрсе нигезсез тәнкыйтьли, сезнең турында начар хәбәр тарата башласа, нәрсә эшләргә? Гайсә һәм Чумдыручы Яхъя да андый очракка эләккән. (Маттай 11:18, 19 укы.) Гайсә үзен ничек тоткан? Ул акланып тормаган, моңа вакытын һәм көчен сарыф итмәгән. Моның урынына ул кешеләрне өйрәтүен һәм игелек кылуын дәвам иткән. Моны күреп, кешеләр гаепләүләрнең нигезсез булуын аңлый алган. Гайсә үзе әйткәнчә, «зирәклекнең хаклыгы эшләре белән күрсәтелә» (Мат. 11:19).

13 Монда безнең өчен гыйбрәт бар. Кайвакыт кешеләр безнең турында гаделсез, тискәре сүзләр сөйли. Без гаделлек урнаштырырга һәм үз репутациябезне якларга телибездер. Моның өчен безгә алга таба да үзебезне мәсихчеләрчә тотарга кирәк. Ул чакта беркем дә безнең турында әйтелгән ялган сүзләргә ышанмас. Гайсәнең мисалыннан күренгәнчә, үзебезне дөрес тотсак, имеш-мимешләрнең дөрес булмаганы ачык күренер.

ҮЗ-ҮЗЕГЕЗГӘ КАРАШЫГЫЗ НИНДИ?

14, 15. Ни өчен үз аңлавыбызга таяну куркыныч?

14 Әйе, ышанычлы мәгълүматны табу авыр. Әмма камилсезлегебез дә безгә авырлыклар тудырып тора. Бәлки, без Йәһвәгә дистәләгән еллар хезмәт итәбездер һәм акыллылык белән аңлау сәләтен үстергәнбездер. Башкалар безне моның өчен хөрмәт итәдер, безгә мөрәҗәгать итеп, киңәшләр сорыйдыр. Әмма бу безнең өчен тозак булып китә аламы?

15 Булып китә ала шул. Безнең үз аңлавыбызга таяна башлавыбыз бар. Әмма бу бик куркыныч! Фикер йөртүебезгә хисләребез һәм шәхси карашларыбыз тәэсир итәргә мөмкин. Моннан тыш, без, хәлне тикшермичә дә, дөрес карар кабул итә алганыбызга ышана башлый алабыз. Изге Язмалар безне үз аңлавыбызга таянмаска өйрәтә! (Гыйб. сүз. 3:5, 6; 28:26)

16. Шартлы ситуациядә нинди хәл туган һәм Том нинди нәтиҗәгә килгән?

16 Мондый ситуацияне күзаллыйк. Бер кичен Том исемле тәҗрибәле өлкән ресторанга килгән. Ул анда Джон исемле башка өлкәнне күрә. Әмма Джон үз хатыны белән түгел, ә ниндидер башка хатын-кыз белән утыра. Алар көлә, аралаша һәм бер-берсен кочаклый. Том хафага төшә: Джон үз хатынына хыянәт итәме? Ул аерылышырга җыенамы? Аның хатыны һәм балалары белән нәрсә булыр? Томның тәҗрибәсе зур булганга, аның инде моңа охшаш хәлләрне күргәне бар. Сез аның урынында булсагыз, нәрсә уйлар идегез?

17. Томга нәрсә билгеле булган һәм бу мисал безне нәрсәгә өйрәтә?

17 Джон үз хатынына хыянәт итә дигән нәтиҗәгә килсә дә, Том бар фактларны белгәнме? Шул кичне Том Джонга шалтыратырга булган. Теге хатын-кыз Джонның сеңелесе булып чыккан! Ул бүтән шәһәрдән килгән булган. Алар Джон белән берничә ел күрешмәгән. Ул бу шәһәргә үтеп барышлый кергән һәм анда берничә сәгать кенә үткәрә алган. Шуңа күрә Джон ресторанга берүзе килгән, ә хатыны килергә өлгермәгән. Том беркемгә дә Джон турында гайбәт сүз сөйләмәгәненә бик шат булган. Билгеле, Йәһвәгә хезмәт итүдә тәҗрибәбез зур булса да, бу төгәл фактларны алмаштыра алмый.

18. Кардәшләр белән туган конфликтлар аркасында, фикер йөртү рәвешебез ничек үзгәрә ала?

18 Безгә бар нәрсәгә дөрес карарга тагын нәрсә комачауларга мөмкин? Кардәшләр белән туган авырлыклар. Әгәр дә без берәр кардәшнең холкы безнекеннән аерылып торганына чиктән тыш күп игътибар итсәк, аңа шик белән карый башларга мөмкин. Ә шул кардәш турында берәр начар хәбәр ишетсәк, бу хәбәргә җиңел генә ышанып китүебез бар. Моннан нинди нәтиҗә ясап була? Кардәшләребезгә карата тискәре хисләребез булса, бу хисләрдән тизрәк арынырга кирәк, чөнки алар безгә аек фикер йөртергә комачаулаячак (1 Тим. 6:4, 5). Көнләшү һәм ачу хисенә бирелер урынына, безгә мәхәббәтне «киемне кигәндәй кияргә» һәм кардәшләребезне бөтен йөрәктән кичерергә кирәк. (Көләсәйлеләргә 3:12—14 укы.)

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ПРИНЦИПЛАР СЕЗНЕ ЯКЛАСЫН

19, 20. а) Изге Язмалардагы нинди принциплар безгә мәгълүматны дөрес бәяләргә ярдәм итә? ә) Киләсе мәкаләдә нәрсә каралачак?

19 Бар фактларга ия булу һәм аларны дөрес бәяләү җиңел түгел, чөнки бүген ялган я тулы булмаган мәгълүмат киң таралган. Камилсезлегебез дә безгә дөрес нәтиҗәләр ясарга комачаулый. Безгә хакыйкатьне ялганнан аерырга һәм, нәтиҗәдә, акыллы карарлар кабул итәргә нәрсә булышыр? Изге Язмалардагы принципларны белү һәм куллану. Бу принципларның берсе мондый: бар фактларны белмичә, җавап бирү я карар кылу — акылсызлык һәм хурлык (Гыйб. сүз. 18:13). Аллаһы Сүзендәге башка принцип безне һәрбер сүзгә шундук ышанмаска, ә аны башта тикшерергә дәртләндерә (Гыйб. сүз. 14:15). Тагын бер принцип шуннан гыйбарәт: без, тәҗрибәле мәсихчеләр булсак та, үз аңлавыбызга таянырга тиеш түгел (Гыйб. сүз. 3:5, 6). Әйе, Аллаһы принциплары, мәгълүматны дөрес бәяләргә, дөрес нәтиҗә ясарга һәм акыллы карарлар кабул итәргә булышып, безне яклый.

20 Әмма бер проблема кала. Еш кына кешеләр башкаларны тышкы кыяфәтләренә һәм дәрәҗәләренә карап хөкем итә. Киләсе мәкаләдә без моның турында күбрәк сөйләшербез һәм ни өчен безгә андый фикер йөртүдән сакланырга кирәклеген белербез.

^ 8 абз. «Йәһвә Шаһитләренең еллык басмасы» (рус), 2004 ел, 110—112 б. һәм 2008 ел, 133—135 б. карагыз.