Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Кешеләрне тышкы күренешләренә карап хөкем итмәгез

Кешеләрне тышкы күренешләренә карап хөкем итмәгез

«Тышкы күренешкә карап башка хөкем итмәгез, хөкемегез гадел булсын» (ЯХЪЯ 7:24).

ҖЫРЛАР: 142, 123

1. Ишагыя Мәсих турында нәрсә язган һәм ни өчен бу юата?

ИШАГЫЯ пәйгамбәр Хуҗабыз Гайсә Мәсих турында мондый сүзләр язган: «Ул күзләре күргәннәре буенча хөкем итмәс, колаклары ишеткәннәре буенча гына фаш итмәс. Ул мескеннәрне дөреслек белән хөкем итәр» (Ишаг. 11:3, 4). Бу безне шатландыра һәм юата. Бу дөньяда бит кешеләр еш кына бер-берсен тышкы күренешкә карап бәяли. «Күзләре күргәннәре буенча хөкем итмәгән» гадел Хакимне без барыбыз да зарыгып көтәбез!

2. Гайсә нинди киңәш биргән һәм без бу мәкаләдә нәрсә карап чыгарбыз?

2 Һәр көн без төрле кешеләрне очратабыз һәм алар турында ниндидер фикергә киләбез. Камил Гайсә Мәсихтән аермалы буларак, кеше турында фикеребез ялгыш булырга мөмкин, чөнки кайвакыт безгә күргәннәребез тәэсир итә. Мәсәлән, без кешенең милләте я расасына, бай булу-булмавына һәм яшенә игътибар итәбез. Шуңа күрә Гайсә болай дип өйрәткән: «Тышкы күренешкә карап башка хөкем итмәгез, хөкемегез гадел булсын» (Яхъя 7:24). Гайсә үзеннән үрнәк алуыбызны һәм кешеләрне тышкы кыяфәткә карап хөкем итмәвебезне тели. Безгә, Гайсәнең әмере буенча эш итеп, бар кешеләргә бертигез карарга нәрсә булышыр? Бу мәкаләдә сүз нәкъ моның турында барачак.

МИЛЛӘТ ҺӘМ РАСА

3, 4. а) Нинди вакыйгалар Петергә мәҗүсиләргә карашын үзгәртергә ярдәм иткән? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.) ә) Йәһвә Петергә нәрсә аңларга ярдәм иткән?

3 Күп кенә башка яһүдләр кебек, рәсүл Петер дә балачактан ук мәҗүсиләрне нәҗес дип санаган. Әмма, кайбер вакыйгалар аркасында, аның карашы үзгәргән. Мәсәлән, бер очракта Аллаһы аңа күренеш күрсәткән (Рәс. 10:9—16). Петер күктән зур җитен тукымага охшаш бер савыт төшкәнен күргән. Аның эчендә төрле нәҗес хайваннар булган. Аннан соң ул «Тор, Петер, суй да аша!» дигән тавыш ишеткән. Петер баш тарткан, әмма «Аллаһы сафландырганны башка нәҗес дип атама» дигән тавыш ишеткән. Петер бу күренешнең мәгънәсенә төшенергә тырышкан. Шул арада Көрнили исемле сөннәтләнмәгән кешедән вәкилләр килгән. Аллаһы рухы Петергә бу кешеләр белән Кайсариягә барырга кушкан, һәм Петер шулай эшләгән дә. Моның барысы Петерне, һичшиксез, бик гаҗәпләндергән (Рәс. 10:17—29).

Петер, «тышкы күренешкә карап» кына хөкем иткән булса, Көрнили йортына кермәгән булыр иде. Яһүдләр мәҗүсиләрнең йортларына беркайчан да кермәгән бит. Петергә үз хисләрен җиңәргә нәрсә ярдәм иткән? Аллаһының күренеше һәм изге рух аша бирелгән җитәкчелеге. Көрнили янына килгәч һәм аның очрагы турында белгәч, Петер изге рух тәэсирендә болай дигән: «Хәзер мин чыннан да аңлыйм: Аллаһы кешеләрне аермый, ләкин үзеннән куркучыны һәм дөреслек кылучыны, ул кайсы гына халыктан булмасын, хуп күрә» (Рәс. 10:34, 35). Петер өчен бу яңа аңлау булган! Бу үзгәреш бар мәсихчеләргә ничек тәэсир итәргә тиеш булган?

5. а) Йәһвә бар мәсихчеләрнең нәрсәне яхшы аңлауларын тели? ә) Хакыйкатьне белсәк тә, йөрәгебездә нинди хисләр калырга мөмкин?

Петер аша Йәһвә бар мәсихчеләргә дә шуны ачкан: Ул бар кешеләргә бертигез карый. Аллаһы өчен кешенең расасы, милләте, нинди кабиләдән булганы я нинди телдә сөйләшкәне мөһим түгел. Үзеннән куркып яшәүче һәрбер ир-атны һәм хатын-кызны ул хуп күрә (Гәл. 3:26—28; Ачыл. 7:9, 10). Әлбәттә, барыбыз да моны бик яхшы белә. Әмма әгәр дә без тискәре карашлар киң таралган җирдә үскән булсак я гаиләбездә безгә тискәре караш сеңдергәннәр икән, ул чакта, андый фикер йөртүдән тулаем арындым, дип уйласак та, андый хисләр әле дә йөрәк түрендә калырга мөмкин. Хәтта Аллаһыдан күренеш алган Петер дә тискәре караштан тулысынча арынып бетмәгән булган (Гәл. 2:11—14). Без, Гайсә кушканча, кешеләрне «тышкы күренешкә карап хөкем» итмәскә ничек өйрәнә алабыз?

6. а) Тискәре караштан арынырга нәрсә булыша ала? ә) Бер өлкәннең отчетыннан нәрсә ачыкланган?

6 Безгә Аллаһы Сүзе ярдәмендә үз йөрәгебездә тискәре карашлар я хисләр калмаган микән дип тикшерергә кирәк (Зәб. 119:105). Бәлки, моның турында дустыбыздан сорарбыз, чөнки кайвакыт кешеләргә бертигез карамаганыбызны хәтта үзебез дә абайламаска мөмкин (Гәл. 2:11, 14). Бер өлкән белән шундый хәл булган да. Ул тулы вакытлы хезмәттә катнашкан бер ирле-хатынлы пар турында филиалга отчет җибәргән. Өлкән үз отчетында ирнең милләтенә күп кенә кеше түбәнсетеп карый дип язган. Абый-кардәшне мактаганнан соң, өлкән болай дип өстәгән: «[Бу милләт кешеләре] ...гадәттә шапшак һәм әдәпсез булса да, бу абый-кардәшнең үз-үзен тотышы һәм гадәтләре аерылып тора, һәм бу... [шул милләт кешеләренең барысы да] шапшак һәм әдәпсез дип әйтеп булмый икәнен раслый». Сабак шунда: Йәһвә оешмасында хәтта зур җаваплылыкка ия булсак та, йөрәгебездән тискәре карашны тулаем йолкып чыгарыр өчен, безгә үз-үзебезне тикшерергә һәм башкаларның ярдәмен кабул итәргә кирәк. Ә тагын нәрсә эшләп була?

7. Йөрәгебезне киң итеп ачуыбыз нәрсәдән гыйбарәт?

7 Башкалар өчен йөрәгегезне киң итеп ачу да сезгә тискәре караштан арынырга ярдәм итәр (2 Көр. 6:11—13). Күбрәк үз раса, милләт, кабилә кешеләре белән яисә сезнең телегездә сөйләшкән кешеләр белән аралашасыз икән, ул чакта йөрәгегезне киң итеп ачыгыз — башка кардәшләр белән дә аралашыгыз. Мәсәлән, аларны хезмәткә я кунакка чакырыгыз (Рәс. 16:14, 15). Йөрәгегездә ярату үстерсәгез, тискәре карашның эзе дә калмас. Ә хәзер, әйдәгез, ни өчен башкаларны бай булу-булмавы буенча хөкем итәргә кирәкми икәнен карап чыгыйк.

БАЙЛЫК ҺӘМ ФӘКЫЙРЬЛЕК

8. Левилеләр 19:15 буенча, кешенең бай булу-булмавы безгә ничек тәэсир итәргә мөмкин?

8 Кешенең бай булу-булмавы безнең аның турында ни уйлавыбызга тәэсир итәргә мөмкин. Левилеләр 19:15 тә болай диелә: «Хөкем иткәндә, гаделсез булма. Ярлыга ярлы булганга гына мәрхәмәт күрсәтмә һәм байны өстен күрмә. Якыныңны гадел хөкем ит». Кешенең гадел булмавы нәрсәдән күренергә мөмкин соң?

9. Сөләйман нинди аяныч хәл турында язган һәм бу безне нәрсәгә өйрәтә?

9 Изге рух тәэсирендә Сөләйман камилсез кешеләргә нәрсә хас булганы турында язган. Гыйбрәтле сүзләр 14:20 дә ул болай дигән: «Ярлы кешене якыннары да яратмый, ә байның дуслары күп була». Әйе, сак булмасак, бай кардәшләр белән дуслык эзли башлавыбыз, ә ярлы кардәшләрдән читләшә башлавыбыз бар. Әмма ни өчен кешене материаль хәле буенча гына хөкем итү дөрес булмас иде?

10. Ягъкуб нинди проблема турында язган?

10 Кардәшләрне материаль хәлләре буенча аерсак, бу җыелышта бүленешләр тудырыр. Беренче гасырда кайбер җыелышларда андый проблема туган, һәм шәкерт Ягъкуб моңа игътибар иткән. (Ягъкуб 2:1—4 укы.) Безнең арабызда да андый хәл тумасын өчен, кулдан килгәннең барысын да эшлик. Моның өчен нәрсәне истә тоту мөһим?

11. Кешенең матди хәле Йәһвә белән мөнәсәбәтләренә тәэсир итәме? Аңлатыгыз.

11 Без кардәшләргә Йәһвә карашыннан карарга тиеш. Йәһвә өчен матди хәлебез мөһим түгел. Кешенең бай булуы я ярлы булуы Йәһвәгә якынлаштырмый да, ераклаштырмый да. Әйе, Гайсә «бай кешегә Аллаһы Патшалыгына керү кыен булачак» дигән (Мат. 19:23). Әмма ул бай кеше Патшалыкка гел керә алмаячак димәгән. Башка очракта Гайсә: «Ярлылар, сез бәхетле, чөнки Аллаһы Патшалыгы сезнеке»,— дигән (Лүк 6:20). Әмма бу сүзләр бар ярлылар да Аллаһының хуплавына ия булыр я алар Гайсәнең өйрәтүләрен, һичшиксез, кабул итәр дигәнне аңлатмый. Күп кенә ярлы кешеләр бит Гайсәне кабул итмәгән. Беркайчан да онытмыйк: кешенең матди хәленә карап, аның Йәһвә белән мөнәсәбәтләре турында бернәрсә дә әйтеп булмый.

12. Аллаһы Сүзендә байлар һәм ярлылар өчен нинди киңәш бирелә?

12 Оешмабызда Йәһвәне бөтен йөрәктән яраткан һәм аңа шатланып хезмәт иткән бай һәм ярлы кардәшләр бар. Изге Язмалар байларга «ышанычсыз байлыкка түгел... ә Аллаһыга өмет багларга» куша. (1 Тимутигә 6:17—19 укы.) Шул ук вакыт Аллаһы Сүзе бар мәсихчеләрне дә — ярлыларны да, байларны да — акча яратмаска өнди (1 Тим. 6:9, 10). Кардәшләргә Йәһвә күзе белән карасак, аларны матди яктан нәрсәгә ия булганнарына карап хөкем итмәбез. Ә кешенең яше турында нәрсә әйтеп була? Башкаларны яшьләренә карап хөкем итү дөрес булыр идеме?

КЕШЕНЕҢ ЯШЕ

13. Аллаһы Сүзендә олы яшьтәгеләрне хөрмәт итү турында нәрсә әйтелә?

13 Изге Язмаларда олы яшьтәгеләргә хөрмәт күрсәтергә кирәклеге турында кат-кат әйтелә. Левилеләр 19:32 дә болай диелә: «Чал чәчле алдында торып бас һәм өлкән кешене хөрмәт ит. Аллаһыга тирән ихтирам күрсәт». Гыйбрәтле сүзләр 16:31 дә дә охшаш фикер бар: «Тәкъвалык юлыннан йөрүченең чал чәче — матурлык таҗы». Рәсүл Паул Тимутине олы яшьтәге кардәшләрне каты тәнкыйтьләмәскә, ә, киресенчә, үз әтисен үгетләгәндәй үгетләргә киңәш иткән (1 Тим. 5:1, 2). Тимутинең олы яшьтәге кардәшләргә җитәкчелек бирергә хакы булса да, ул алар белән хөрмәт күрсәтеп мөгамәлә итәргә тиеш булган.

14. Нинди очракта олы яшьтәге кардәшкә киңәш бирергә я аны төзәтергә кирәк булырга мөмкин?

14 Әмма берәр олы яшьтәге кардәш җитди гөнаһ кылса я дөрес булмаган тәртипне акласа, ничек эш итү дөрес булыр иде? Кеше олы яшьтә һәм хөрмәтле булса да, Йәһвә аның аңлы рәвештә гөнаһ кылуына түзеп тормас. Ишагыя 65:20 дәге принципка игътибар итегез: «Гөнаһ кылып йөрүче, йөз яшендә булса да, каһәрләнер». Охшаш принцип Йәзәкил күренешендә бар (Йәз. 9:5—7). Иң беренче чиратта без «борынгыдан яшәп килгән Затка» хөрмәт күрсәтергә тиеш (Дан. 7:9, 10, 13, 14). Шулай эшләсәк, без киңәшкә мохтаҗ кешене, аңа ничә генә яшь булмасын, төзәтергә курыкмабыз (Гәл. 6:1).

Сез яшьрәк кардәшләрне хөрмәт итәсезме? (15 нче абзацны кара.)

15. Яшьләргә хөрмәт күрсәтү турында әйткәндә, Паулдан нәрсәгә өйрәнеп була?

15 Ә җыелыштагы яшь абый-кардәшләр турында нәрсә әйтеп була? Сез аларга ничек карыйсыз? Яшь Тимутигә рәсүл Паул болай дип язган: «Син яшь булганга, һичкем дә сиңа түбәнсетеп карамасын; моңа юл куйма. Ләкин тугрыларга сөйләмдә, тәртиптә, мәхәббәттә, иманда, сафлыкта үрнәк бул» (1 Тим. 4:12). Паул бу сүзләрне язганда, Тимути, күрәсең, 30 яшьтән узган булган. Тимути чагыштырмача яшь булса да, Паул аңа бик җаваплы вазифалар тапшырган. Гайсә мисалын да исебезгә төшерик. Ул шулкадәр күп бөек эшләр башкарган! Ә бит аңа нибары 33 яшь кенә булган. Бу безне нәрсәгә өйрәтә? Без кардәшләрне яшьләренә карап бәяләргә тиеш түгел.

16, 17. а) Өлкәннәр, берәр кардәшне хезмәттәш ярдәмче я өлкән итеп билгеләгәндә, нәрсәгә нигезләнә? ә) Кешенең шәхси карашы я культурасы Аллаһы Сүзендәге принципларга ничек каршы килә ала?

16 Бәлки, культурагызда яшьрәк ир кешегә хөрмәт белән карамыйлардыр. Моның аркасында өлкәннәр яшь абый-кардәшләрне хезмәттәш ярдәмчеләр я өлкәннәр итеп билгеләргә ашыкмаска мөмкин. Кардәшкә нинди минималь яшьтә җаваплы вазифалар биреп була? Изге Язмаларда моның турында әйтелми, анда андый күрсәтмә юк, һәм өлкәннәр моның турында онытмаска тиеш (1 Тим. 3:1—10, 12, 13; Тит. 1:5—9). Берәр өлкән, үз культура йогынтысына бирелеп, нинди дә булса кагыйдәләр урнаштыра икән, ул Аллаһы Сүзе буенча эш итми. Яшь абый-кардәшләрне шәхси карашлар я культурадагы гадәтләр буенча түгел, ә Аллаһы Сүзендәге таләпләр буенча бәяләргә кирәк (2 Тим. 3:16, 17).

17 Югыйсә өлкәннәр яраклы кардәшләрне хезмәттәш ярдәмчеләр я өлкәннәр итеп билгеләми калырга мөмкин. Бер илдә бер хезмәттәш ярдәмче төрле җаваплы вазифаларын яхшы үтәгән, һәм өлкәннәр ул Изге Язмалардагы таләпләргә туры килә дигән нәтиҗәгә килгән. Әмма кайбер олырак яшьтәге өлкәннәр, бу кардәш бик яшь булып күренә, шуңа күрә аны әле өлкән итеп билгеләп булмый дип әйткән. Нәтиҗәдә, бу кардәш өлкән итеп билгеләнмәгән. Кызганычка каршы, андый фикер йөртү күп кенә илләрдә таралган. Әмма без үз карашыбызга я культурабызга түгел, ә Изге Язмаларга нигезләнеп карарлар кабул итәргә тиеш. Ул чакта без тышкы күренешкә карап хөкем итмәгәнебезне күрсәтербез.

БАР КЕШЕЛӘРГӘ БЕРТИГЕЗ КАРАГЫЗ

18, 19. Башкаларга Йәһвә күзлегеннән карарга өйрәнер өчен, безгә нәрсә эшләргә кирәк?

18 Камилсез булсак та, һәркемгә Йәһвә күзлегеннән карарга өйрәнеп була (Рәс. 10:34, 35). Әмма моның өчен без өзлексез тырышлыклар куярга һәм Аллаһының искә төшерүләренә колак салырга тиеш. Ул чакта без «тышкы күренешкә карап башка хөкем итмәбез» (Яхъя 7:24).

19 Тиздән Патшабыз, Гайсә Мәсих, кешелекне хөкем итәчәк. Ул моны «күзләре күргәннәре буенча» һәм «колаклары ишеткәннәре» буенча түгел, ә гаделлек буенча эшләячәк (Ишаг. 11:3, 4). Нинди гаҗәеп вакыт көтә безне!