Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Түземлек өмет белән көтәргә ярдәм итә

Түземлек өмет белән көтәргә ярдәм итә

БУ СОҢГЫ көннәрдә тормыш шундый авыр булганга, безгә түземлек сыйфаты аеруча кирәк (2 Тим. 3:1—5). Күпләр бүген сабырсыз. Без үзләрен генә сөючән, килешмәүчән һәм тотнаксыз кешеләр арасында яшибез. Шуңа күрә безгә үз-үзебезне һәрвакыт мондый сораулар ярдәмендә тикшереп торырга кирәк: «Мин дә, башкалар кебек, түземсез булып китмәдемме? Сабыр булу нәрсәне аңлата? Миңа түземлек үстерергә нәрсә булышыр?»

ТҮЗЕМЛЕК НӘРСӘ УЛ?

Изге Язмалар буенча, түземлек авырлыкларда чыдам булып калырга булыша. Әмма бу сыйфат үз эченә күбрәкне ала. Түзем кеше, өметен югалтмыйча, хәлнең яхшы якка үзгәрәчәгенә ышана. Өстәвенә, ул үзе турында гына уйламый, ә башкаларның хисләрен дә исәпкә ала. Ул хәтта үзен ярсыткан я гаделсез мөгамәлә күрсәткән кешеләр белән дә үзен шулай тота, алар белән мөнәсәбәтләре яхшырыр дип өметләнеп кала. Изге Язмаларда мәхәббәткә * хас сыйфатлар арасында түземлек беренче булып китерелгән, һәм бу бер дә гаҗәпләндерми (1 Көр. 13:4). Моннан тыш, түземлек «рух җимешенә» керә (Гәл. 5:22, 23). Без бу сыйфатны ничек үстерә алабыз?

ТҮЗЕМЛЕКНЕ НИЧЕК ҮСТЕРЕРГӘ?

Түземлек үстерер өчен, безгә Йәһвәдән изге рух сорарга кирәк, ә ул аны үзенә таянучыларга бирергә әзер (Лүк 11:13). Аллаһы рухы бик куәтле булса да, безгә үзебезгә дә үз догаларыбыз буенча эш итәргә һәм тырышлыклар куярга кирәк (Зәб. 86:10, 11). Әйе, кайвакыт безгә түземлек җитеп бетми шул. Түземлек шәхесебезнең аерылгысыз өлеше булып китсен өчен, аны һәр көн күрсәтергә тырышыйк. Безгә бу күркәм сыйфатны үстерергә тагын нәрсә булышыр?

Гайсәнең камил үрнәген тикшерү һәм аның кебек эш итәргә тырышу безгә сабырлык үстерергә ярдәм итәр. Рәсүл Паул, мәсихчеләрне «яңа шәхес» булып киенергә һәм «сабырлыкны киемне кигәндәй кияргә» дәртләндергәндә, болай дигән: «Йөрәкләрегездә Мәсихтән килгән тынычлык хакимлек итсен» (Көл. 3:10, 12, 15). Кирәкле вакытта Йәһвә гаделлекне урнаштырачак. Без, Гайсә кебек, моңа нык ышансак, йөрәкләребездә Мәсихтән килгән тынычлык хакимлек итәчәк һәм без, бернигә дә карамастан, түземлегебезне югалтмаячакбыз (Яхъя 14:27; 16:33).

Әлбәттә, без яңа дөньяның тизрәк килүен телибез. Йәһвә дә моны тели, әмма ул сабырлык күрсәтә. Моны истә тоту безгә түземле булып калырга булышыр. Аллаһы Сүзендә болай диелә: «Кайберәүләр Йәһвә үз вәгъдәсен үтәүне кичектерә дип саный, ләкин ул моны кичектерми, ә сезнең белән үзен сабыр тота. Ул бит беркемнең дә һәлак ителүен теләми, ә барысының да тәүбәгә килүен тели» (2 Пет. 3:9). Йәһвәнең безгә сабырлык күрсәткәне турында уйлану безне башкаларга сабыр булырга дәртләндермиме әллә? (Рим. 2:4) Нинди ситуацияләрдә сабырлыгыбыз сыналырга мөмкин?

ТҮЗЕМЛЕК КИРӘК БУЛГАН ОЧРАКЛАР

Түземлегебез һәр көн сынала. Әйтик, берәр кеше безгә нәрсәдер сөйли һәм без аңа ниндидер мөһим фикер әйтергә телибез, ди. Сүзен бүлдермәс өчен, бездән сабырлык таләп ителер (Ягък. 1:19). Я, әйтик, берәр кардәшнең гадәтләре безгә ошап бетми һәм безне ярсыта, ди. Ачуга бирелмәс өчен, Йәһвә белән Гайсәнең безнең хаталарыбызга ничек караганнарын онытмаска кирәк. Алар һәрбер ялгышлыгыбызга игътибар итеп тормый. Киресенчә, алар үзгәрүебезне сабырлык белән көтә һәм бездә яхшыны күрергә тырыша (1 Тим. 1:16; 1 Пет. 3:12).

Берәрсе безне нәрсәдер дөрес әйтмәүдә я эшләмәүдә гаепләгәндә, бу да сабырлыгыбызны сыный ала. Иң элек без үпкәләргә һәм аклана башларга мөмкин. Әмма Аллаһы Сүзе башкача эш итәргә киңәш итә. «Сабыр булу тәкәббер рухлы булудан яхшырак. Рәнҗергә ашыкма, чөнки үпкә тоту акылсызлар күңеленә оялый»,— дип әйтелә анда (Вәг. 7:8, 9). Шуңа күрә, кешенең гаепләүләре хәтта нигезсез булса да, сабыр булып калыйк. Гайсә дә, кешеләр аны гаделсез тәнкыйтьләгәндә, түзем булып калган (Мат. 11:19).

Ата-аналарга да түземлек бик кирәк — аеруча балаларында дөрес булмаган карашлар, теләкләр я гадәтләр үсә башлаганын күреп алганда. Маттиас исемле кардәшнең мисалына игътибар итик. Ул Скандинавия филиалында хезмәт итә. Яшүсмер чакта, карашлары аркасында, аңардан мәктәптә көлгәннәр. Башта әти-әнисе моның турында белмәгән. Сыйныфташларының көлүләре Маттиаска бик тәэсир иткән: ул Изге Язмалардагы тәгълиматларның дөреслегенә шикләнә башлаган. Әтисе Йиллис болай дип исенә төшерә: «Улыбызга булышыр өчен, күп сабырлык кирәк булды». Маттиас мондый сораулар күтәргән булган: «Аллаһы кем ул? Изге Язмалар чыннан да Аллаһы Сүземе? Анда нәкъ аның нормалары язылганын сез кайдан беләсез? Ни өчен сез мине карашларым һәм ышануларым сезнекеннән аерылып торганга хөкем итәсез?»

Йиллис болай дип дәвам итә: «Кайвакыт Маттиас ярсый иде — әмма миңа я әнисенә түгел, ә хакыйкатькә. Ул хакыйкатьне йөк дип саный иде». Йиллис нәрсә эшләгән? Ул болай ди: «Мин Маттиас белән утыра идем дә сөйләшә идем. Кайвакыт без сәгатьләр буе сөйләшә идек. Күбрәк ул сөйләде, ә мин тыңладым. Аның фикерләрен һәм хисләрен аңлар өчен, вакыт-вакыт сораулар биреп тордым. Кайвакыт мин, берәр фикер әйткәннән соң, аны моның турында уйланырга сорый идем. Бер-ике көннән соң без сөйләшүебезгә кире кайта идек. Кайвакыт миңа да улымның сүзләре турында берничә көн уйланырга кирәк иде. Регуляр рәвештә әңгәмәләр корганга, Маттиас Изге Язмалардагы тәгълиматларны яхшырак аңлады һәм кабул итте. Мәсәлән, ул йолым, Аллаһының хакимлеге һәм мәхәббәте турындагы тәгълиматларга төшенә башлады. Безгә хатыным белән күп вакыт һәм көч кирәк булды. Әмма акрын-акрын улыбыз йөрәгендә Йәһвәгә ярату үсте. Түземлегебез һәм тырышлыкларыбыз заяга булмаганга, без шундый шат!»

Йиллис белән аның хатыны, улын сабырлык белән тәрбияләгәндә, Йәһвәгә таянган. Ул болай ди: «Без Маттиаска аны нык яратканыбыз һәм аның турында Йәһвәгә дога кылганыбыз турында әйтеп тордык. Без Аллаһыдан улыбызга хакыйкатьне аңларга ярдәм итсен дип сорый идек». Бүген бу ата-ана үз вакытында түземле булганнарына бик сөенә!

Безгә җитди чирдән интеккән туганнарыбыз я дусларыбыз турында физик яктан кайгыртырга туры килгәндә дә сабырлык кирәк. Скандинавиядә яшәүче Эллен * апа-кардәшебезнең мисалына игътибар итегез.

Якынча сигез ел элек Элленның иренә ике тапкыр инсульт суккан. Моның аркасында аның миенә зыян килгән. Хәзер ул бәхет, борчылу я кызгану кебек хисләрне тоя алмый. Элленга никадәр авыр булганын күз алдыгызга гына китерегез. Ул болай ди: «Миңа зур түземлек күрсәтергә һәм күп дога кылырга туры килә. Минем яраткан шигырем — Филипиялеләргә 4:13. Анда: „Мин үземә кодрәт бирүче ярдәмендә барысын булдыра алам“,— дип әйтелә». Йәһвәнең ярдәме белән Эллен үз авырлыкларын түземлек белән кичерә (Зәб. 62:5, 6).

САБЫР АЛЛАҺЫБЫЗДАН ҮРНӘК АЛЫГЫЗ

Әлбәттә, Йәһвә — иң сабыр шәхес (2 Пет. 3:15). Изге Язмаларда без Йәһвәнең ничек сабырлык күрсәткәне турында укыйбыз (Ник. 9:30; Ишаг. 30:18). Мәсәлән, бер очракта Йәһвә Сәдүмне юк итәргә карар иткән һәм моның турында Ибраһимга әйткән. Ибраһим Аллаһыга моның белән бәйле күп кенә сораулар бирә башлаган. Әмма Йәһвә түземлеген югалтмаган! Ул Ибраһимның сүзен бүлдермәгән һәм үз дустын игътибар белән тыңлаган. Бу аның җавабыннан да күренә: Аллаһы, Ибраһимның сүзләрен кабатлап, Сәдүмдә ун тәкъва кеше табылса, бу шәһәрне юк итмәячәге турында әйткән (Ярат. 18:22—33). Һичшиксез, Йәһвә — камил үрнәк!

Мәсихчеләр буларак, без «яңа шәхескә» хас сабырлык сыйфатын киемне кигәндәй кияргә тиеш. Сабыр булып калырга тырышсак, без түземле Атабыз Йәһвәне данларбыз. Нәтиҗәдә, без «иман һәм сабырлык күрсәтеп Аллаһы вәгъдә иткәнне мирас итеп алучылар» арасында булырбыз (Евр. 6:10—12).

^ 4 абз. Рух җимешен тәшкил итүче сыйфатлар каралган тугыз мәкаләнең беренчесе мәхәббәт сыйфатына багышланган иде.

^ 15 абз. Исем үзгәртелгән.