Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Боларны... үтисез икән, сез — бәхетле»

«Боларны... үтисез икән, сез — бәхетле»

«Минем ризыгым — мине җибәрүченең ихтыярын үтәү һәм аның үземә тапшырылган эшен төгәлләү» (ЯХЪЯ 4:34).

ҖЫРЛАР: 80, 35

1. Бу эгоистик дөнья басынкылыгыбызга нинди йогынты ясый?

НИ ӨЧЕН Аллаһы Сүзеннән белгәннәрне куллану кайвакыт авыр? Чөнки, дөрес булганны эшләр өчен, басынкылык таләп ителә. Бу «соңгы көннәрдә» басынкы булып калу җиңел түгел, без бит «үзләрен генә сөючән, акча яратучан, мактанчык, тәкәббер» һәм «тотнаксыз» кешеләр арасында яшибез (2 Тим. 3:1—3). Без бу сыйфатлар Аллаһыга ошамый икәнен беләбез, әмма, бу сыйфатларны чагылдырган кешеләрнең уңышлы булуларын һәм рәхәтләнеп яшәүләрен күргәндә, без алардан көнләшә башларга мөмкин (Зәб. 37:1; 73:3). Күңелебездә мондый шикләр туа ала: «Башкаларны үземнән өстен күрүдән файда бармы соң? Үземне „иң кечесе итеп тотсам“, башкалар мине ким күрә башламасмы?» (Лүк 9:48) Бу эгоистик дөньяның үзебезгә тәэсир итүенә юл куйсак, кардәшләр белән мөнәсәбәтләребезнең бозылуы бар һәм безне мәсихчеләр итеп тану авыр булачак. Аллаһының басынкы хезмәтчеләренең мисалларын өйрәнү һәм үрнәкләренә иярү исә яхшы җимешләр китерәчәк.

2. Ни өчен борынгы хезмәтчеләрнең мисаллары турында уйлану файдалы?

2 Аллаһының борынгы хезмәтчеләре аның белән дуслыкка ничек ирешкән? Аларга Аллаһының күңелен табарга нәрсә булышкан? Алар дөрес булганны эшләр өчен кайдан көч алган? Изге Язмаларны укып, шушы сораулар ярдәмендә уйлансак, бу безгә Аллаһы белән мөнәсәбәтләребезне ныгытырга ярдәм итәр.

РУХИ РИЗЫК КАБУЛ ИТҮГӘ НӘРСӘ КЕРӘ?

3, 4. а) Без рухи нәсыйхәтләрне ничек алабыз? ә) Рухи ризык кабул итүгә, белем алудан тыш, тагын нәрсә керә?

3 Изге Язмалар, басмаларыбыз, интернет-ресурсларыбыз, шул исәптән телевидениебез, очрашуларыбыз һәм конгрессларыбыз аша без күп киңәшләр һәм нәсыйхәтләр ишетәбез. Әмма, Гайсәнең Яхъя 4:34 тә язылган сүзләре буенча, рухи ризык кабул итүгә, белем алудан тыш, бүтән нәрсә дә керә. Нәрсә турында сүз бара? Гайсә болай дигән: «Минем ризыгым — мине җибәрүченең ихтыярын үтәү һәм аның үземә тапшырылган эшен төгәлләү».

4 Аллаһы кушканча эш итү Гайсә өчен рухи ризык булган. Ни өчен? Ризык ашау кәефебезне күтәргән һәм тәнебезгә көч өстәгән кебек, Аллаһы ихтыярын үтәү дә безгә сөенеч китерә һәм Аллаһы белән мөнәсәбәтләребезне ныгыта. Һичшиксез, барыбызның да моны үз тәҗрибәбездә татыганыбыз бар. Мәсәлән, кайвакыт без вәгазь очрашуына арган килеш барабыз, әмма хезмәттән соң өйгә канатланып кайтабыз һәм җаннарыбыз яңара.

5. Зирәклеккә ия булуның әҗере нинди?

5 Аллаһы киңәшләрен куллану — зирәклекнең асылы (Ягък. 3:13). Зирәклек күп фатиха китерә, шуңа күрә аңа ия булыр өчен тырышлыклар кую акыллы. Гыйбрәтле сүзләрдә болай диелә: «Син теләгән бернәрсә дә аңа тиң булмас. [...] Зирәклеккә тотынганнар өчен ул тормыш агачы, аңа нык тотынганнар бәхетле дип аталыр» (Гыйб. сүз. 3:13—18). Гайсә үз шәкертләренә болай дигән: «Сез боларны беләсез, аларны үтисез икән, сез — бәхетле» (Яхъя 13:17). Бәхетле булып калыр өчен, Гайсәнең шәкертләренә алга таба да аның кушканнарын үтәргә кирәк булган. Гайсә Мәсихкә иярү аларның тормыш рәвеше булып китәргә тиеш булган.

6. Ни өчен белгәннәребезне даими рәвештә кулланырга кирәк?

6 Безгә дә белгәннәребезне өзлексез кулланырга кирәк. Мондый мисал турында уйланыйк. Автослесарьнең кирәкле кораллары, запчастьләре һәм белемнәре бар. Нинди очракта моның барысы аңа файда китерер? Билгеле, моны кулланса гына. Бәлки, аның тәҗрибәсе зурдыр, әмма, алга таба да яхшы мастер булып калыр өчен, ул белемнәрен куллануын дәвам итәргә тиеш. Безнең очракта да нәкъ шулай ук: Изге Язмалардагы белемнәрне куллану безгә зур шатлык китерә, әмма, алга таба да шатлык кичерер өчен, безгә Аллаһы Сүзен басынкылык белән даими рәвештә кулланырга кирәк.

7. Изге Язмалардагы мисаллар безгә ничек булыша?

7 Ә хәзер, әйдәгез, басынкылыгыбыз сыналган кайбер өлкәләрне карап чыгыйк һәм Аллаһының борынгы хезмәтчеләре охшаш хәлләрдә үзләрен ничек тотканнарына игътибар итик. Әмма онытмыйк: белемнәргә ия булу гына җитми, шуңа күрә бу киңәшләрне ничек куллана алуыбыз турында уйланыйк һәм тоткарланмыйча аларны кулланырга тырышыйк.

БАШКАЛАРГА БАСЫНКЫЛЫК БЕЛӘН КАРАГЫЗ

8, 9. Рәсүлләр 14:8—15 тәге очрактан рәсүл Паулның басынкылыгы ничек күренә? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

8 Аллаһы «һәртөрле кешенең котылуын һәм хакыйкать турында төгәл белем алуын тели» (1 Тим. 2:4). Ә сезнең вәгазьдә очраткан һәртөрле кешегә карашыгыз нинди? Белгәнебезчә, Йәһвәне белгән яһүдләргә вәгазьләүдән тыш, рәсүл Паул мәҗүсиләргә дә яхшы хәбәрне җиткергән. Кайвакыт ялган илаһларга табынган бу кешеләрнең реакцияләре Паулның басынкылыгын сынаган.

9 Мәсәлән, үзенең беренче миссионер сәяхәтендә рәсүл Паул Барнаб белән бергә Листра шәһәренә килгән. Җирле кешеләр, Паул белән Барнабның могҗизаларын күреп, аларны кеше кыяфәтенә кергән Зевс белән Гермес дип санаган. Паул һәм Барнаб үзләрен ничек тоткан? Алар: «Башка шәһәрләрдә безне эзәрлекләделәр, ә хәзер, ниһаять, безне хөрмәт итәләр»,— дип фикер йөрткәнме? Миссионерлар мәҗүсиләрнең сокланулары яхшы хәбәрне таратуда булышыр дип уйлаганмы? Һич тә юк! Алар, үз киемнәрен ертып: «Сез нәрсә эшлисез инде? Без дә сезнең кебек кешеләр генә ич»,— дип әйткән (Рәс. 14:8—15).

10. Паул белән Барнаб нәрсә таныган?

10 Билгеле, «без дә сезнең кебек кешеләр генә» дигәндә, Паул белән Барнабның, без дә мәҗүси илаһларга табынабыз, дип әйтәсе килмәгән. Аларның гыйбадәт кылулары аерылып торган. Йәһвә Аллаһы бу рәсүлләрне миссионерлар итеп билгеләгән (Рәс. 13:2). Алар изге рух белән майланган булган һәм күктәге тормышны алырга өметләнгән. Шулай да Паул белән Барнаб шуны таныган: Листрадагы мәҗүсиләр дә, яхшы хәбәрне кабул итсә, майланган мәсихчеләр булып китә ала.

11. Без вәгазьдә, Паул кебек, ничек басынкылык күрсәтә алабыз?

11 Паул безгә искиткеч үрнәк калдырган. Без, бар нәрсәне Йәһвәнең көче ярдәмендә башкарганга, башкалардан дан көтәргә я аны кабул итәргә тиеш түгел. Өстәвенә, үзебезне мондый сораулар ярдәмендә тикшереп була: «Мин вәгазьдә очраткан кешеләргә ничек карыйм? Минем кайбер кеше төркемнәренә карата тискәре карашым юкмы?» Бөтен дөньяда Йәһвә Шаһитләре яхшы хәбәрне тыңларга теләгән эчкерсез кешеләрне эзли. Кемдер теге я бу кешеләр төркеменә җирәнеп караса да, Аллаһының хезмәтчеләре үзләрен шул кешеләрдән өстен куймый һәм барысын бер кайчы белән кыркымый. Киресенчә, кешеләргә Патшалык хәбәрен кабул итәргә булышыр өчен, алар хәтта чит тел өйрәнә һәм кешеләрнең культурасы белән танышырга тырыша.

КАРДӘШЛӘРНЕҢ ИСЕМНӘРЕН ДОГАДА ТЕЛГӘ АЛЫГЫЗ

12. Ипафрас башкалар турында уйлаганын ничек күрсәткән?

12 «Безнеке кебек кадерле иманга ия булганнар» турында дога кылганда, без басынкы булуыбызны күрсәтәбез (2 Пет. 1:1). Бу яктан Ипафрас безгә гаҗәеп үрнәк калдырган. Изге Язмаларда — Паул хатларында — бу кеше нибары өч тапкыр искә алына. Римда сак астында утырганда, Паул Көләсәйлеләргә хат язган, һәм бу хатта ул Ипафрас турында болай дип язган: «Ул... бар көчен куеп һәрвакыт сезнең турында дога кыла» (Көл. 4:12). Ипафрас Көләсәйдәге кардәшләрне яхшы белгән һәм алар турында борчылган. Паул белән «бергә төрмәдә утыручы Ипафрасның» үз борчылулары җитәрлек булгандыр, әмма ул башкалар турында уйлавыннан туктамаган (Фил. 23). Ипафрас үз догаларында кардәшләрнең исемнәрен телгә алган. Без дә шулай эшли алабыз. Андый догаларыбыз зур көчкә ия икәнен онытмыйк (2 Көр. 1:11; Ягък. 5:16).

13. Ипафрастан ничек үрнәк алып була?

13 Сез, Ипафрас кебек, кем турында дога кыла аласыз? Мәсәлән, зур җаваплылык йөген күтәреп барган имандашлар я гаиләләр турында. Без шулай ук җитди карарлар кабул итәргә кирәк булган я вәсвәсәләр белән көрәшкән кардәшләр өчен дога кыла алабыз. Моннан тыш, төрмәләрдә утырган кардәшләрнең дә исемнәрен догаларыбызда телгә алу зарур. Андый кардәшләрнең исемнәрен интернет-ресурсларыбызда табып була. Үз якыннарын югалткан кардәшләр, табигать афәтләреннән зыян күргән, я сугыш булган җирдә яшәгән, я икътисади авырлыкларга очраган кардәшләр дә догаларыбызга мохтаҗ. Имандашларыбыз турында дога кылып, без үзебез турында гына түгел, ә башкалар турында да уйлаганыбызны күрсәтәбез (Флп. 2:4). Йәһвә андый догаларны, һичшиксез, тыңлый.

«ТЫҢЛАРГА ӘЗЕР» БУЛЫГЫЗ

14. Йәһвәнең тыңларга әзер булуы нәрсәдән күренә?

14 Без башкаларны игътибар белән тыңларга әзерме? Моның турында уйлау мөһим, чөнки бу да басынкылыкның билгесе булып тора. Ягъкуб 1:19 безне «тыңларга әзер» булырга дәртләндерә. Йәһвә бу өлкәдә гаҗәеп үрнәк күрсәтә (Ярат. 18:32; Йош. 10:14). Мәсәлән, Чыгыш 32:11—14 не (укы) укып китегез һәм Йәһвәнең Муса белән ничек сөйләшкәненә игътибар итегез. Йәһвә, Мусаның киңәшләренә мохтаҗ булмаса да, Мусага үз хисләрен белдерергә мөмкинлек биргән. Сез хаталар кылган кешене тыңлап торыр идегезме һәм аның тәкъдимнәрен кабул итәр идегезме? Ә Йәһвә үзенә иман күрсәтеп дога кылучыларны сабырлык белән тыңлый.

15. Без, Йәһвә кебек, башкаларга карата ничек хөрмәт күрсәтә алабыз?

15 Үзебезгә мондый сораулар бирик: «Әгәр дә Йәһвә, иелеп, Ибраһим, Рәхилә, Муса, Йошуа, Мәнух, Ильяс һәм Һизәкыя кебек кешеләрне игътибар белән тыңлаган икән, мин дә кардәшләргә күбрәк хөрмәт күрсәтергә, тәкъдимнәрен тыңларга һәм киңәшләре буенча эш итәргә тиеш түгелме? Җыелышта я гаиләдә мин кемгә карата тагы да игътибарлырак булырга тиеш? Миңа бу өлкәләрдә нәрсә үзгәртергә кирәк?» (Ярат. 30:6; Хак. 13:9; 1 Пат. 17:22; 2 Елъ. 30:20)

«ЙӘҺВӘ ГАЗАП ЧИГҮЕМНЕ КҮРЕР»

Давыт тотнаклылык күрсәткән. Сез аның кебек эш итәрсезме? (16, 17 нче абзацларны кара.)

16. Шимгый мыскыллаган чакта Давыт үзен ничек тоткан?

16 Басынкылык, башкалар безне ярсытканда, тыныч булып калырга ярдәм итә (Эфес. 4:2). Моны раслаучы бер очрак 2 Ишмуил 16:5—13 тә (укы) китерелә. Шаул патшаның туганы Шимгый, Давытка һәм аның хезмәтчеләренә каршы ләгънәт сүзләре кычкыра-кычкыра, аларга ташлар аткан. Давыт, Шимгыйны җиңел генә туктата алса да, түзем булып калган. Нәрсә ярдәмендә Давыт тотнаклылык саклап калган? Өченче мәдхияне тикшереп чыгу бу сорауга җавап табарга булыша.

17. Нәрсә ярдәмендә Давыт тотнаклылык саклап калган һәм безгә тотнаклылыкны югалтмаска нәрсә булышыр?

17 Өченче мәдхия алдыннан китерелгән башлангыч сүз буенча, Давыт бу мәдхияне «үз улы Әбессәламнән качкан чагында» язган. Бу мәдхиянең беренче һәм икенче шигырьләре Икенче Ишмуил китабының 16 нчы бүлегендәге вакыйгаларга яхшы туры килә. Ә Зәбур 3:4 тә Давытның мондый сүзләре язылган: «Мин, аваз салып, Йәһвәне чакырырмын, һәм ул миңа изге тавыннан җавап бирер». Әйе, Давыт Йәһвәгә таянган. Без дә, начар мөгамәләгә дучар булганда, дога кыла алабыз. Җавап итеп Йәһвә безгә изге рух бирәчәк, ә бу көч безгә бар авырлыкларны кичереп чыгарга ярдәм итә. Уйланыгыз: нинди очракта сезгә тотнаклылык аеруча кирәк? Я нинди очракта сезгә кичерүчән булырга кирәк? Сез Йәһвәнең, «газап чигүегезне күреп», сезгә булышачагына ышанасызмы?

«ИҢ МӨҺИМЕ — ЗИРӘКЛЕК»

18. Аллаһы җитәкчелеге буенча эш итсәк, бу нинди фатихалар китерер?

18 Дөрес булганны эшләү фатихалар китерә. Менә ни өчен Гыйбрәтле сүзләр 4:7 дә: «Иң мөһиме — зирәклек»,— дип әйтелә. Зирәк булыр өчен, белем кирәк булса да, фактларны белү һәм аңлау гына җитми шул. Безнең зирәклегебез эшләребездә һәм кабул иткән карарларыбызда күренергә тиеш. Хәтта кырмыскалар да зирәклек чагылдыра: киләчәккә ризыгын алдан әзерләп куя (Гыйб. сүз. 30:24, 25). Гайсә Мәсих, «Аллаһының зирәклеге» буларак, һәрвакыт Атасы хуплаганны эшләгән (1 Көр. 1:24; Яхъя 8:29). Басынкылык һәм зирәклек белән дөрес булганны эшләсәк, Аллаһы безне бүләкләячәк. (Маттай 7:21—23 укы.) Әйдәгез, җыелышларыбызда басынкылык хөкем сөрсен өчен, көчебездән килгәннең барысын да эшлик. Бу җиңел түгел, һәм моның өчен вакыт һәм түземлек кирәк, әмма шулай эш итү мәңге фатихаларга китерә.