Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Бер-беребезгә дөресен сөйлик

Бер-беребезгә дөресен сөйлик

«Бер-берегезгә дөресен сөйләгез» (ЗӘК. 8:16).

ҖЫРЛАР: 56, 124

1, 2. Нәрсә кешеләргә иң зур зыян китерә һәм кем моның өчен җаваплы?

ТЕЛЕФОН, лампа, машина, суыткыч... Кешеләр уйлап чыгарган бу һәм башка әйберләр көндәлек тормышыбызны җиңеләйтә. Шул ук вакыт кешеләр уйлап тапкан кайбер әйберләр күп зыян китерә, мәсәлән дары, миналар, тәмәке, атом бомбасы һәм башкалар. Ләкин бер нәрсә моның барысы да кулланыла башлаганга кадәр барлыкка килгән һәм кешелеккә күпкә зуррак зыян китерә. Нәрсә турында сүз бара? Ялган турында. Ялган — кешедә ялгыш фикер тудырыр өчен, аңлы рәвештә дөрес булмаган мәгълүматны сөйләү. Кем иң беренче булып алдаган? Гайсә Мәсих күрсәткәнчә, «ялганның атасы» — Иблис. (Яхъя 8:44 укы.) Кайчан ул беренче тапкыр ялганлаган?

2 Бу хәл меңләгән ел элек Гадән бакчасында булган. Беренче кешеләр, Адәм белән Хаува, Аллаһы бүләк иткән тормышка шатланып яшәгән. Әмма бер мизгелдә барысы үзгәргән. Аллаһы беренче кешеләргә «яхшылык белән яманлыкны таныту агачыннан» ашамаска кушкан һәм бу агачтан ашау үлемгә китерер дип кисәткән. Моны белсә дә, Иблис елан аша Хаувага болай дигән: «Юк, үлмисез. Аллаһы белә: бу агачтан ашаган көнне күзләрегез ачылачак һәм сез, яхшылык белән яманлыкны белеп, Аллаһы кебек булачаксыз» (Ярат. 2:15—17; 3:1—5).

3. Шайтанның мәкерле булуы нәрсәдән күренә һәм моның нәтиҗәсе нинди?

3 Ялган сөйләгәндә, Шайтан, һичшиксез, бик мәкерле эш иткән. Ул бит Хауваның, тыелган җимеш ашаса, үләчәген яхшы белгән. Кызганычка каршы, шулай килеп чыккан да: Адәм белән Хаува Йәһвәнең әмерен бозганга үлгән (Ярат. 3:6; 5:5). Тагы да начаррагы, алар аша «үлем барлык кешеләргә күчкән». «Үлем кешеләр өстеннән, хәтта гөнаһлары Адәм җинаятенә охшаш булмаган кешеләр өстеннән, патша булып идарә иткән» (Рим. 5:12, 14). Камиллектә мәңге яшәр урынына, кешеләр үлемне мирас итеп алган. «Гомер көннәребез — 70 ел, ә бик нык булсак — 80 ел. Әмма алар бәла һәм газап белән тулы» (Зәб. 90:10). Шайтанның ялганы шундый коточкыч нәтиҗәләргә китергән!

4. а) Без нинди сорауларны карап чыгарбыз? ә) Зәбур 15:1, 2 буенча, кем Йәһвәнең дусты була ала?

4 Гайсә Иблис турында болай дигән: «[Ул] хакыйкатьтән читкә киткән, чөнки аңарда хакыйкать юк». Бүген дә Шайтан «бөтен дөньяны юлдан яздыра» (Ачыл. 12:9). Билгеле, без Иблиснең үзебезне алдавын теләмибез. Шуңа күрә мондый сорауларны карап чыгу файдалы булыр: Шайтан кешеләрне бүген ничек алдый? Ни өчен күп кенә кеше ялганлый? Адәм белән Хаува кебек, Аллаһы белән дуслыгыбызны бозмас өчен, һәрвакыт дөресен сөйләргә безгә нәрсә булышыр? (Зәбур 15:1, 2 укы.)

ШАЙТАН КЕШЕЛӘРНЕ НИЧЕК АЛДЫЙ?

5. Шайтан кешеләрне бүген ничек алдый?

5 Рәсүл Паул язганча, без Шайтанның тозакларыннан кача алабыз, «безгә аның уй-ниятләре билгеле бит» (2 Көр. 2:11; иск.). Бөтен дөнья, шул исәптән ялган дин, намуссыз сәясәтчеләр һәм комсыз коммерсантлар, Шайтан кулы астында (1 Яхъя 5:19). Шуңа күрә Шайтан белән җеннәрнең бу дөньядагы югары дәрәҗәле кешеләрне башкаларны алдарга котыртканнары бер дә гаҗәп түгел (1 Тим. 4:1, 2). Мәсәлән, кайбер бизнесменнар, зыянлы әйберләр сатар өчен, үз рекламаларында ялган сөйли.

6, 7. а) Ни өчен дини ялган таратучылар Аллаһы алдында аеруча гаепле? ә) Сез дин җитәкчеләренең нинди ялган таратканнарын ишеттегез?

6 Дини ялган таратучылар Аллаһы алдында аеруча гаепле. Ни өчен? Чөнки кеше, ялган тәгълиматны кабул итсә һәм Аллаһы хупламаган эшләр кылса, мәңгелек тормыштан мәхрүм калырга мөмкин (Һош. 4:9). Гайсә дин җитәкчеләренең кешеләрне алдаганнарын күргән, шуңа күрә аларга кыюлык белән болай дигән: «Кайгы сезгә, канунчылар һәм фарисейлар, икейөзлеләр! Чөнки сез, бер кешене прозелит итәр өчен, диңгез кичәсез һәм төрле җирләр аша үтәсез. Ә инде максатыгызга ирешкәч, сез аны Гәһәннәгә [мәңгегә юк ителүгә] үзегезгә караганда икеләтә артыграк лаеклы итәсез» (Мат. 23:15). Әйе, Гайсә дин җитәкчеләрен катгый рәвештә хөкем иткән, чөнки алар үз аталары Иблиснең теләкләрен үтәгән һәм, аның кебек, кешеләрне үлемгә китергән (Яхъя 8:44).

7 Бүген дә дин җитәкчеләре күп. Алар пастор, рухани, равви я башка берәр титул белән атала. Фарисейлар кебек, алар да «хакыйкатьне танырга комачаулый» һәм «Аллаһы хакыйкатен ялган белән алмаштыра» (Рим. 1:18, 25). Мәсәлән, алар «Кеше бер тапкыр коткарылган икән — димәк, мәңгегә» дигән тәгълиматка, шулай ук үлемсез җан һәм реинкарнация кебек тәгълиматларга өйрәтә. Моннан тыш, алар акылга сыймаслык нәрсәләр сөйли: имеш, Аллаһы гомосексуаль тормыш рәвешенә һәм андый никахларга бармак аша карый.

8. Сәясәтчеләр беркөнне нинди ялган сөйләр, әмма без моңа ничек карарбыз?

8 Сәясәтчеләр дә кешеләрне алдый. Киләчәктә алар бер зур ялган сөйләр: «Тынычлык һәм иминлек!» — дип игълан итәр. Әмма шунда «һич уйламаган чакта һәлак ителәчәкләр». Әйдәгез, сәясәтчеләрнең ялган сүзләренә ышанмыйк һәм бу дөньяның куркыныч хәлдә булуына күзебезне йоммыйк. Без бит шуны «бик яхшы беләбез: Йәһвә көне нәкъ карак төнлә килгәндәй киләчәк» (1 Тис. 5:1—4).

НИ ӨЧЕН КЕШЕЛӘР АЛДЫЙ?

9, 10. а) Ни өчен кешеләр алдый һәм бу нәрсәгә китерә? ә) Ни өчен Йәһвәне алдап булмый?

9 Ниндидер яңа әйбер популяр булып киткәч, аны күп итеп чыгара башлыйлар. Нәкъ шулай ук ялган белән дә: бүген ялган киң таралган һәм югары дәрәҗәле кешеләр генә түгел, ә бар кешеләр дә алдый. «Нэшнл джиогрэфик» журналының «Почему мы врем» дигән мәкаләсендә «ялган — кеше табигатенең аерылгысыз бер өлеше» дип әйтелгән иде. Алдаганда, кешеләр үзләрен якларга тели: үз хаталарын я хәтта җинаятьләрен яшерергә тырыша. Яисә алар акча эшләр өчен алдый я ниндидер башка файда алыр өчен моны эшли. Бу мәкаләдә әйтелгәнчә, кайбер кешеләр «таныш булмаган кешеләрне һәм хезмәттәшләрен, дусларын һәм якыннарын мөһим һәм әллә ни мөһим булмаган сорауларда җиңел генә алдый».

10 Андый ялган аркасында, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр бозыла һәм алар бер-берсенә ышана алмый. Мәсәлән, ир, үз хатынының хыянәт итүен һәм моны яшерергә тырышканын белсә, нәрсә хис итәр? Яисә, әйтик, кеше үз хатынын һәм балаларын өйдә мәсхәрәли, ә кешеләр алдында үзен үрнәк алырлык гаилә башы итеп күрсәтә, ди. Хатыны белән балалары нәрсә хис итәр? Андый алдакчылар Йәһвәдән бернәрсә дә яшерә алмый, чөнки «аның күзләре бар нәрсәне ачык һәм нинди булса, шундый итеп күрә» (Евр. 4:13).

11. Һанани белән Сафира очрагыннан нинди сабак алып була? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

11 Изге Язмаларда бер мәсихче гаилә турында хәбәр ителә. Алар Шайтанга үзләрен «Аллаһыга ялганларга» «котыртырга юл куйган». Һанани белән Сафира, үз милкен сатып, акчаның бер өлешен яшереп калдырган. Рәсүлләргә алар калган өлешен генә китереп тапшырган. Алар үзләрен бик юмарт кешеләр итеп күрсәтергә теләгән, шуңа күрә, алдап, бөтен акчабызны бирәбез, дигән. Ләкин Йәһвә аларның эшләрен күргән һәм аларга җәза биргән (Рәс. 5:1—10).

12. Тәүбә итмәгән мәкерле алдакчыларны нәрсә көтә һәм ни өчен?

12 Йәһвәнең ялганчыларга карашы нинди? Шайтанны һәм аңардан үрнәк алган, тәүбә итмәгән мәкерле алдакчыларны «утлы һәм күкертле күл» көтә (Ачыл. 20:10; 21:8; Зәб. 5:6). Ни өчен? Чөнки, Аллаһы карашыннан, алдакчылар «җирәнгеч булганны кылучы кешеләр» белән бер рәттә тора (Ачыл. 22:15; иск.).

13. Йәһвәнең ялганга карашы нинди һәм бу безне нәрсәгә дәртләндерә?

13 Йәһвә «кеше түгел, ул ялган сөйләми»; «Аллаһы һич тә ялганлый алмый» (Сан. 23:19; Евр. 6:18). «Ялган тел» «Йәһвә нәфрәт иткән» нәрсәләргә керә, бу аның «җаны өчен җирәнгеч» (Гыйб. сүз. 6:16, 17). Шуңа күрә Аллаһының хуплавына ирешер өчен, без намуслы булырга тиеш. Менә ни өчен без «бер-берегезгә ялганламыйбыз» (Көл. 3:9).

БЕЗ «ДӨРЕСЕН СӨЙЛИБЕЗ»

14. а) Мәсихчеләр ялган дин тотучылардан нәрсә белән аерылып тора? ә) Лүк 6:45 тәге принципны аңлатыгыз.

14 Без ялган дин тотучылардан аерылып торырга тырышабыз һәм бер-беребезгә «дөресен сөйлибез». (Зәкәрия 8:16, 17 укы.) Рәсүл Паул язганча, без һәр яктан, шул исәптән «дөрес сүзләрдә» дә, үзебезне Аллаһы хезмәтчеләре итеп тотабыз (2 Көр. 6:4, 7). Гайсә болай дигән: «Кеше күңелендә ни булса, авызыннан шул чыга» (Лүк 6:45). Кеше үз йөрәгендә намуслы булса, теленнән ялган чыкмаячак. Мөһим сорауларда да, әһәмиятсез сорауларда да, ул таныш булмаган кешеләргә, хезмәттәшләренә, дусларына һәм якыннарына дөресен сөйләячәк. Намуслы булуыбызны ничек күрсәтеп була? Әйдәгез, кайбер өлкәләргә кагылыйк.

Бу апа-кардәшнең нинди рухи проблемалары бар? (15, 16 нчы абзацларны кара.)

15. а) Ни өчен ике төрле тормыш алып бару акылсыз? ә) Яшьләргә яшьтәшләренең басымына каршы торырга нәрсә булыша ала? (Искәрмәне кара.)

15 Гадәттә, яшьләр башка яшьләрнең үзләрен хөрмәт итүләрен тели. Моның аркасында кайбер яшь мәсихчеләр ике төрле тормыш алып бара башлый. Гаиләдә я җыелышта алар үзләрен мәсихчеләр кебек тота, ә социаль челтәрләр кулланганда я Йәһвәгә хезмәт итмәгән кешеләр белән аралашканда, үзләрен гел башкача тота. Мәсәлән, алар пычрак сүзләр әйтергә, тыйнаксыз кием кияргә, әхлаксыз сүзләр тулы музыка тыңларга, артык эчеп исерергә, наркотиклар кулланырга, берәрсе белән яшерен генә йөрешергә я башка начар эшләр кылырга мөмкин. Алар үз ата-аналарына, кардәшләренә һәм Йәһвәгә ялганлый (Зәб. 26:4, 5). Аллаһыны телебез белән генә хөрмәт итсәк, ә күңелләребез аңардан ерак булса, ул моны күрми калмас (Марк 7:6). Гыйбрәтле сүзләрдә язылган мондый киңәшне истә тотыйк: «Күңелеңдә гөнаһ кылучылардан көнләшү булмасын, һәрвакыт Йәһвәгә курку-хөрмәт күрсәтеп яшә» (Гыйб. сүз. 23:17) *.

16. Берәр хезмәт төренә гариза тутырганда, без намуслы булуыбызны ничек күрсәтә алабыз?

16 Бәлки, сез пионер булып хезмәт итәргә я махсус тулы вакытлы хезмәттә катнашырга, мәсәлән Бәйтелдә хезмәт итәргә, телисездер. Гаризаны тутырганда, бар сорауларга, шул исәптән сәламәтлегегезгә, күңел ачулар сайлауга һәм әхлакый хәлегезгә кагылышлы сорауларга да, тулы һәм намуслы җавап бирү үтә мөһим (Евр. 13:18). Сез берәр нәҗес эш кылгансыз икән я вөҗданыгызны нәрсәдер борчый икән, моның турында өлкәннәргә сөйләдегезме? Юк икән, аларга мөрәҗәгать итегез, һәм алар сезгә Йәһвәгә саф вөҗдан белән хезмәт итәргә булышыр (Рим. 9:1; Гәл. 6:1).

17. Эзәрлекләүчеләр безгә кардәшләребез турында сораулар биргәндә, нәрсәне истә тоту мөһим?

17 Ә илегездә хөкүмәт Патшалык эшен тыйса һәм сезне допроска чакырса, нәрсә эшләргә? Аларга кардәшләр турында бар белгәннәрегезне сөйләү акыллы булырмы? Понти Пилат Гайсәгә сораулар биргәндә, ул аның бар сорауларына да җавап биргәнме? «Дәшми тору вакыты бар һәм сөйләү вакыты бар» икәнен истә тотып, Гайсә Пилатның күп кенә сорауларына җавап бирми калган (Вәг. 3:1, 7; Мат. 27:11—14). Андый очракта зирәклек сезгә үзегезне дөрес тотарга һәм кардәшләрне куркыныч астына куймаска ярдәм итәр (Гыйб. сүз. 10:19; 11:12).

Кайчан сөйләргә, ә кайчан дәшмәскә икәнен ничек билгеләргә? (17, 18 нче абзацларны кара.)

18. Өлкәннәр белән берәр кардәшнең гөнаһы турында сөйләшкәндә, өстебездә нинди җаваплылык ята?

18 Берәр кардәш җитди гөнаһ кылса һәм сезгә бу мәгълүм булса, нәрсә эшләргә? Гөнаһ кылган кардәш якын дустыгыз я туганыгыз булса, сез нәрсә эшләрсез? Өлкәннәр җыелыштагы чисталык өчен җаваплы, шуңа күрә алар сезгә бу очракка кагылышлы сораулар бирергә мөмкин. «Дөрес шаһитлек бирүче хак сүзләр сөйли»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (Гыйб. сүз. 12:17; 21:28). Шуңа күрә өлкәннәргә намуслы итеп бар белгәннәрегезне сөйләгез: бер нәрсә дә яшермәгез һәм дөреслекне бозмагыз. Онытмагыз: өлкәннәрнең бар фактларны белергә хокуклары бар һәм алар гөнаһ кылучы кешегә Йәһвә белән мөнәсәбәтләрен торгызырга булыша ала (Ягък. 5:14, 15).

19. Киләсе мәкаләдә сүз нәрсә турында барачак?

19 Мәдхия җырлаучы Давыт Йәһвәгә болай дип дога кылган: «Син кеше күңелендәге хакыйкатьне хуш күрәсең» (Зәб. 51:6). Давыт сүзләреннән күренгәнчә, эчке асылыбызның нинди булуы бик мөһим. Шуңа күрә, әйдәгез, тормышыбызның һәрбер өлкәсендә «бер-беребезгә дөресен сөйлик». Аллаһы хезмәтчеләренә тагын нәрсә хас? Алар башкаларны Изге Язмалардагы хакыйкатькә өйрәтә һәм шулай итеп «дөресен сөйли». Моның турында киләсе мәкаләдә укыгыз.

^ 15 абз. «Яшьләрнең 10 соравына җавап» дигән брошюрада «Яшьтәшләрнең басымына ничек каршы торырга?» дигән теманы һәм «Сорауларыңа җаваплар. II том» (рус) дигән китапның 16 нчы бүлеген кара.