Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сез беләсезме?

Сез беләсезме?

Стифәнгә, эзәрлекләүләргә карамастан, тыныч булып калырга нәрсә булышкан?

СТИФӘН Югары киңәшмәнең 71 хакиме алдында басып тора. Исраиллеләр арасында иң зур хакимлеккә ия булган бу кешеләр аңа нәфрәт тулы караш белән карый. Аларны баш рухани Каяфәс җыйган. Ул Югары киңәшмәнең рәисе, ә бу суд берничә ай элек Гайсәне үлемгә хөкем иткән булган (Мат. 26:57, 59; Рәс. 6:8—12). Стифәнгә каршы күп кеше ялган шаһитлек бирә, ләкин ул тыныч булып кала — «аның йөзе фәрештә йөзе кебек» (Рәс. 6:13—15).

Стифән бер дә курыкмаганмыни? Ул шундый куркыныч хәлдә ничек тыныч булып кала алган соң? Моңа кадәр Стифән Аллаһы үзенә бирелгән эш белән мәшгуль булган; ул изге рух җитәкчелегенә буйсынып яшәгән (Рәс. 6:3—7). Судта торганда, шул ук изге рух аңа тәэсир иткән: аны юаткан һәм кирәкле фикерләрне исенә төшерергә ярдәм иткән (Яхъя 14:16; иск.). Рәсүлләр китабының җиденче бүлеге буенча, Стифән үзен яклап нотык сөйләгәндә, изге рух аңа Еврей Язмаларыннан ким дигәндә 20 өзекне искә төшерергә булышкан (Яхъя 14:26). Моннан тыш, аның иманын Аллаһыдан бирелгән күренеш ныгыткан: Стифән Аллаһының уң ягында торучы Гайсәне күргән (Рәс. 7:54—56, 59, 60).

Без дә эзәрлекләүләргә һәм янауларга дучар булырга мөмкин (Яхъя 15:20). Аллаһы Сүзен тырышып өйрәнсәк һәм хезмәттә актив булсак, Йәһвәнең изге рухы безгә дә тәэсир итәчәк һәм без, тынычлык саклап, авыр хәлләрне кичереп чыга алырбыз (1 Пет. 4:12—14).