Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

2 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Йәһвәне җыелышта данлагыз

Йәһвәне җыелышта данлагыз

«Җыелышта сине мактармын» (ЗӘБ. 22:22).

59 ҖЫР Йәһ Алланы мактагыз!

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1. Давытның Йәһвәгә мөнәсәбәте нинди булган һәм бу аны нәрсә эшләргә дәртләндергән?

ДАВЫТ ПАТША болай дип язган: «Йәһвә бөек, ул иң олы мактауга лаек» (Зәб. 145:3). Давыт Йәһвәне бик яраткан, һәм бу аны Йәһвәне «җыелышта» мактарга дәртләндергән (Зәб. 22:22; 40:5). Әлбәттә, сез дә Йәһвәне бик нык яратасыз һәм Давытның мондый сүзләре белән тулысынча риза: «Бабабыз Исраилнең Аллаһысы Йәһвә, сиңа мәңге-мәңге мактау булсын!» (1 Елъ. 29:10—13)

2. а) Без Йәһвәне ничек данлыйбыз? ә) Кайберәүләр нинди авырлыкка очрый һәм без нәрсә карап чыгарбыз?

2 Җыелыш очрашуларында комментарийлар бирү — Йәһвәне данлар өчен бер мөмкинлек. Ләкин кайбер кардәшләргә комментарийлар бирү — чын сынау. Алар очрашуларда катнашырга бик тели, ләкин курку хисе аларга комачаулый. Куркуны җиңәргә нәрсә ярдәм итә ала? Нинди гамәли киңәшләр барыбызга да дәртләндергеч комментарийлар бирергә булышыр? Бу сорауларны карап чыгыйк, әмма башта ни өчен комментарийлар биргәнебезне исебезгә төшерик.

НИ ӨЧЕН БЕЗ КОММЕНТАРИЙЛАР БИРӘБЕЗ

3—5. а) Еврейләргә 13:15 буенча, ни өчен без комментарийлар бирәбез? ә) Без бер үк төрле комментарийлар бирергә тиешме? Аңлатыгыз.

3 Йәһвә безнең барыбызга да аны данлау хөрмәтен биргән (Зәб. 119:108). Җыелышта биргән җавапларыбыз «мактау корбаны» булып тора; бу корбанны без үзебез генә китерә алабыз. (Еврейләргә 13:15 укы.) Йәһвә бар хезмәтчеләреннән дә бер үк корбан таләп итәме? Юк!

4 Сәләтләребез, мөмкинлекләребез төрле, Аллаһы моны бик яхшы белә һәм без китергән корбаннарны, ягъни биргән комментарийларыбызны, бик кадерли. Борынгы исраиллеләр нинди корбаннар китергән? Кемдер сарык я кәҗә бәтие китерә алган. Ә ярлыларга «ике урман күгәрчене я ике күгәрчен баласы» китерергә рөхсәт ителгән. Исраилле хәтта бу корбанны китерә алмаса, Йәһвә аңардан «ефаның уннан бер өлеше күләмендә яхшы он» кабул иткән (Лев. 5:7, 11). Он арзанрак булса да, Йәһвә аны да кабул итәргә риза булган. Тик бу он «яхшы» булырга тиеш булган.

5 Игелекле Аллаһыбыз үзгәрмәгән. Комментарийлар биргәндә, Аллаһы без, Аполлос кебек, оста телле булырбыз дип я, Паул кебек, инандырырлык итеп сөйләрбез дип көтми (Рәс. 18:24; 26:28). Йәһвә бездән иң яхшысын көтә, әмма булдыра алмаганны таләп итми. Ике кечкенә тәңкә биргән тол хатын мисалы моны яхшы сурәтли. Йәһвә аны югары бәяләгән, чөнки бу хатын кулыннан килгәнне эшләгән (Лүк 21:1—4).

Комментарийларыбыз безгә дә, башкаларга да файда китерә (6, 7 нче абзацларны кара.) *

6. а) Еврейләргә 10:24, 25 буенча, кардәшләрнең комментарийлары безгә ничек тәэсир итә? ә) Кардәшләрнең җаваплары өчен рәхмәтебезне ничек белдереп була?

6 Комментарийлар рухландыра. (Еврейләргә 10:24, 25 укы.) Җыелышта күптөрле комментарийлар ишетү барыбызга да бик ошый. Мәсәлән, безне баланың гади, эчкерсез комментарие сөендерә, я берәрсенең ниндидер яңа фикергә төшенгәне турында шатланып сөйләве рухландыра. Ә оялчан кардәш я телне яңа гына өйрәнә башлаган кардәш, «кыюланып», җавап биргәндә, әллә бу безне сокландырмыймы? Әлбәттә, сокландыра! (1 Тис. 2:2) Кардәшләрне очрашудан соң эчкерсез мактап һәм үзебез дә комментарийлар биреп, без аларга рәхмәтле булуыбызны күрсәтербез. Ул чакта без генә түгел, ә алар да рухланып китәр (Рим. 1:11, 12).

7. Комментарийлар бирү нинди файда китерә?

7 Комментарийлар бирү безгә файда китерә (Ишаг. 48:17). Кайсы яктан? Беренчедән, комментарий бирергә максат куйгач, без яхшырак әзерләнәбез. Яхшы әзерләнү, үз чиратында, безгә Аллаһы Сүзен тирәнрәк аңларга булыша. Аллаһы Сүзен яхшырак аңласак, без белгәннәребезне тормышта куллана алырбыз. Икенчедән, очрашуда катнашканда, алар безнең өчен кызыклырак үтә. Өченчедән, комментарий бирү тырышлыклар таләп иткәнгә, без әйткән фикер хәтердә уелып калыр.

8, 9. а) Малахи 3:16 буенча, Йәһвә комментарийларыбызга ничек карый? ә) Ни өчен кайбер мәсихчеләр комментарийлар бирми?

8 Иманыбыз турында сөйләгәндә, без Йәһвәнең йөрәген сөендерәбез. Җаваплар бирер өчен куйган тырышлыкларыбызны Йәһвә бик кадерли. Комментарийларыбызны ул игътибар белән тыңлый. (Малахи 3:16 укы.) Тырышлыкларыбызны күреп, Аллаһы безне хуплый һәм безгә фатихаларын яудыра (Мал. 3:10).

9 Чынлап та, комментарийлар бирер өчен сәбәпләребез күп. Шулай да кайберәүләр кулларын күтәрергә курка. Сез дә алар санындамы? Ул чакта бирешмәгез! Җыелышта җаваплар бирергә җиңелрәк булсын өчен, әйдәгез, Изге Язмалардагы принципларны, кайбер мисалларны һәм файдалы киңәшләрне карап чыгыйк.

КУРКУНЫ ҖИҢӘБЕЗ

10. а) Күпләр нәрсәдән курка? ә) Курку хисе нәрсәнең билгесе була ала?

10 Җавап бирергә кирәк булганда, йөрәгегез сикереп чыгардай була икән, шуны белегез: башкалар да охшаш хисләр кичерә. Күбебез комментарий биргәндә дулкынлана. Куркуны җиңәр өчен, аның төгәл сәбәбен аңларга кирәк. Сез нәрсә әйтергә җыенганыгызны онытырга яисә дөрес булмаган җавап бирергә куркасызмы? Комментариегыз башкаларныкыннан кимрәк булыр дип борчыласызмы? Андый хисләр басынкы булуыгызны һәм башкаларны үзегездән өстен күрүегезне исбатлый ала, ә Йәһвә басынкы кешеләрне ярата (Зәб. 138:6; Флп. 2:3). Шул ук вакыт Аллаһы без аны данларбыз һәм кардәшләребезне җыелышта рухландырырбыз дип көтә (1 Тис. 5:11). Яратудан чыгып Аллаһы безгә кирәкле кыюлык бирәчәк.

11. Нинди принциплар безгә куркуны җиңәргә ярдәм итә ала?

11 Изге Язмалардагы кайбер принципларны исебезгә төшерик. Барыбыз да сүздә я эштә хаталар кыла (Ягък. 3:2). Йәһвә камил булырбыз дип көтми, кардәшләр дә моны таләп итми (Зәб. 103:12—14). Алар бит безнең рухи гаиләбез һәм безне ярата (Марк 10:29, 30; Яхъя 13:35). Алар, без җавап биргәндә, нәрсәдер ялгыш әйтә алуыбызны аңлый.

12, 13. Никами һәм Юныс мисалларыннан без нәрсәгә өйрәнәбез?

12 Изге Язмалардагы мисаллар безгә куркудан арынырга ярдәм итә ала. Никамине исебезгә төшерик. Ул куәтле патшаның сараенда хезмәт иткән. Иерусалим стеналары һәм капкалары әле дә җимерек хәлдә ятканын ишеткәч, Никами хафага төшкән (Ник. 1:1—4). Патша Никамидән борчылуының сәбәбе нәрсәдә дип сорагач, аның никадәр куркып киткәнен күз алдына гына китерегез! Никами кыскача дога кылган һәм патшага җавап биргән. Нәтиҗәдә, патша Аллаһы халкы өчен күп игелек кылган (Ник. 2:1—8). Юныс мисалына да игътибар итик. Йәһвә аңа Нинәвәгә барырга кушкач, Юныс шулкадәр курыккан ки, хәтта капма-каршы җиргә качып киткән (Юныс 1:1—3). Ләкин Йәһвәнең ярдәме белән ул бирелгән йөкләмәне үти алган. Нәтиҗәдә, аның хәбәре нинәвәлеләрнең тормышын коткарган (Юныс 3:5—10). Никами мисалы безне комментарий бирер алдыннан дога кылырга өйрәтә. Ә Юныс мисалы шуны исебезгә төшерә: Йәһвә безгә, курку хисен җиңеп, аңа хезмәт итәргә булышачак. Ризалашырсыздыр, җыелыш, Нинәвә белән чагыштырганда, күпкә тынычрак урын, шуңа күрә комментарийлар бирергә куркасы юк.

13 Җыелыш очрашуларында җаваплар бирергә нинди гамәли киңәшләр ярдәм итә ала? Әйдәгез, аларны карап китик.

14. Ни өчен без очрашуларга яхшы әзерләнергә тиеш һәм без моны кайчан эшли алабыз?

14 Һәрбер очрашуга әзерләнегез. Очрашуга алдан яхшылап әзерләнү комментарийлар бирүне җиңеләйтә (Гыйб. сүз. 21:5). Әлбәттә, барыбыз да төрле график буенча яши, шуңа күрә төрле вакытта моны эшли. Элоиз, 80 нән узган тол хатын, өйрәнү мәкаләсенә атна башында әзерләнә. Ул болай ди: «Алдан әзерләнсәм, җыелыш очрашуы миңа күбрәк файда китерә». Ә тулы көн эшләүче Джой исемле апа-кардәш «Күзәтү манарасы»ндагы мәкаләгә шимбә көнне әзерләнә. Аның сүзләре буенча, әзерләнү һәм очрашу арасында күп вакыт үтмәсә, аңа материалны истә тоту җиңелрәк. Айк исемле өлкән һәм пионер болай ди: «Бер утыруда күп вакыт өйрәнер урынына, материалны аз-азлап атна дәвамында өйрәнү минем өчен яхшырак».

15. Әзерләнү үз эченә нәрсә ала?

15 Җыелышка яхшы әзерләнү үз эченә нәрсә ала? Һәрбер өйрәнү алдыннан Йәһвәгә дога кылыгыз һәм изге рух сорагыз (Лүк 11:13; 1 Яхъя 5:14). Аннан соң тулаем мәкаләгә күз салыгыз: мәкалә исеме, өстәмә исемнәр, рәсемнәр һәм рамкалар турында уйланыгыз. Абзацларны укыганда, мөмкин кадәр күбрәк шигырь ачарга тырышыгыз. Материал турында тирән уйланыгыз, нинди абзацларга комментарий биреп булганын билгеләгез. Никадәр яхшырак әзерләнсәгез, шулкадәр күбрәк файда алырсыз һәм җавап бирү җиңелрәк булыр (2 Көр. 9:6).

16. Безнең нинди коралларыбыз бар һәм сез аларны ничек кулланасыз?

16 Мөмкин булса, үз телегездә булган электрон кушымталар белән кулланыгыз. Йәһвә безгә үз оешмасы аша очрашуларга әзерләнергә булышучы күп электрон кушымталар биргән. JW Library® кушымтасы ярдәмендә без өйрәнү басмасын электрон җайланмабызга йөкли алабыз. Аннан соң бу басманы төрле вакытта һәм төрле урында өйрәнеп була (я ким дигәндә укып чыгып я аның аудиоязмасын тыңлап була). Кайберәүләр JW Library® кушымтасы ярдәмендә тәнәфес вакытында эштә я мәктәптә я транспортта барганда әзерләнә. «Күзәтү манарасы китапханәсе» (рус) һәм «Күзәтү манарасының онлайн-китапханәсе» дә бик файдалы. Бу кораллар ярдәмендә өстәмә тикшерүләр үткәрү җиңел.

Сез җыелышка кайчан әзерләнәсез? (14—16 нчы абзацларны кара.) *

17. а) Ни өчен берничә комментарий әзерләү акыллы? ә) «Йәһвәнең дусты бул. Җавабыңны әзерлә» дигән мультфильмнан сез нәрсәгә өйрәндегез?

17 Мөмкин булса, берничә комментарий әзерләгез. Өйрәнү үткәргән кардәш сезне шунда ук сорамаска да мөмкин. Бәлки, башкалар да бу сорауга җавап бирер өчен кулларын күтәрер һәм үткәрүче кардәш аларны сорар. Яисә, өйрәнүне үз вакытында тәмамлар өчен, үткәрүче кемнедер сорамаска булыр. Шуңа күрә очрашу башында сездән сорамасалар, үпкәләмәгез һәм бирешмәгез. Берничә комментарий әзерләсәгез, җавап бирү ихтималлыгы зуррак булыр. Нинди комментарий биреп була? Сез берәр шигырь укый аласыз. Шулай ук үз сүзләрегез белән берәр фикерне ачыклап була *.

18. Ни өчен комментарийларның кыска булуы мөһим?

18 Комментарийларыгыз кыска булсын. Еш кына иң дәртләндергеч комментарийлар кыска һәм гади була. Шуңа күрә кыска җаваплар бирергә тырышыгыз. Алар 30 секундтан артмаса, яхшы булыр (Гыйб. сүз. 10:19; 15:23). Сез җыелыш очрашуларына инде күп еллар йөрсәгез һәм сезнең җаваплар бирүдә зур тәҗрибәгез булса, сез мөһим роль уйныйсыз: кыска комментарийлар бирүдә үрнәк күрсәтәсез. Комментарийларыгыз катлаулы булса һәм берничә минутка сузылса, башкалар, моны ишетеп, мин беркайчан да шундый комментарийлар бирә алмам, дип куркуга төшә ала. Моннан тыш, җавапларыгыз кыска булса, күбрәк кеше катнаша алыр. Абзацка беренче булып комментарий бирәсез икән, җавабыгыз гади һәм туры булсын, абзацтагы һәрбер фикергә кагылып китәргә тырышмагыз. Абзацның төп фикере каралганнан соң, өстәмә фикерләргә игътибар итеп була. ( «Нинди комментарийлар биреп була?» дигән рамканы кара.)

19. Билгеле бер сорауга җавап бирергә теләсәгез, нинди адым ясап була?

19 Үткәрүче кардәшкә билгеле бер абзацка җавап бирергә теләгәнегез турында әйтегез. Моны алдан эшләргә кирәк. Сез җавап бирергә теләгән абзацка сорау бирелгәч, кулыгызны тоткарланмыйча, үткәрүче кардәш күрерлек итеп югары күтәрегез.

20. Нинди мәгънәдә очрашуларыбыз дуслар белән бергә ашап алуга охшаш?

20 Җыелыш очрашуын якын дуслар белән бергә ашап алу белән чагыштырып була. Әйтик, дуслар сезне шашлык кыздырырга чакырганнар, ди. Алар сезгә нәрсәдер пешереп алып килергә кушса, сез моңа ничек карарсыз? Азрак борчылсагыз да, сез барыбер кулыгыздан килгәнне эшләрсез һәм алар сораган нәрсәне алып килерсез. Йәһвә дә безне кунак итә, һәм ул һәрбер очрашуда безнең өчен мул өстәл әзерли (Зәб. 23:5; Мат. 24:45). Без дә берәр күчтәнәч алып килсәк, аңа иң яхшысын бирсәк, бу аны сөендерә. Шуңа күрә комментарийлар әзерләргә һәм мөмкин кадәр күбрәк җавап бирергә тырышыгыз. Ул чакта сез үзегез дә Йәһвә өстәленнән тукланырсыз һәм кардәшләрне дә дәртләндергән булырсыз.

2 ҖЫР Синең исемең Йәһвә

^ 5 абз. Мәдхия җырлаучы Давыт кебек, барыбыз да Йәһвәне яратабыз һәм аны данларга телибез. Безнең үз яратуыбызны җыелыш очрашуларында белдерү мөмкинлеге бар. Шулай да кайберләребезгә очрашуларда комментарийлар бирү авыр. Әгәр сезгә дә комментарийлар бирү кыен икән, бу мәкалә сезгә үз куркуларыгызның сәбәбен күрергә һәм алар белән көрәшергә ярдәм итәчәк.

^ 17 абз. jw.org сайтында «Йәһвәнең дусты бул. Җавабыңны әзерлә» дигән мультфильмны карагыз. (ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТӘГЪЛИМАТЛАРЫ > САБЫЙЛАР дигән сылтама буенча үтегез.)

^ 63 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: җыелыш әгъзалары, өйрәнү мәкаләсе каралганда, шатланып җаваплар бирә.

^ 65 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: беренче иллюстрациядәге кардәшләр аерым сурәтләнгән. Аларның хәл-шартлары төрле булса да, алар алдан әзерләнер өчен вакыт бүлеп куя.