Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

6 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Сафлыгыгызны саклагыз!

Сафлыгыгызны саклагыз!

«Үлгәнче үз сафлыгымнан баш тартмам!» (ӘЮП 27:5)

34 ҖЫР Сафлык саклап яшәү

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1. Бу абзацта сурәтләнгән өч Йәһвә Шаһите Аллаһы ягында торуларын ничек исбатлый?

ӘЙДӘГЕЗ, өч ситуацияне күз алдыбызга китерик. 1) Мәктәптә укыган бер апа-кардәшебез сынауга очрый: укытучысы аны һәм башка укучыларны бәйрәмдә катнаштырырга тели. Кардәшебез Аллаһының андый бәйрәмне хупламаганын белә, шуңа күрә ул укытучыга үз карашларын хөрмәт белән аңлата һәм бәйрәмдә катнашудан баш тарта. 2) Оялчан яшь абый-кардәшебез өйдән өйгә йөреп вәгазьли. Ул бер сыйныфташының күрше йортта яшәгәнен белә. Бу сыйныфташ күптән түгел генә Йәһвә Шаһитләреннән мыскыллап көлгән булган. Әмма кардәшебез куркуга бирелми һәм шул йортның ишеген шакый. 3) Үз гаиләсен тәэмин итәр өчен, күп эшләгән абый-кардәшебезгә начальнигы мөрәҗәгать итә һәм, закон бозып, намуссыз эш итәргә куша. Начальникка буйсынмаса, кардәшебез эшен югалта ала. Әмма ул намуссыз эшләрдә катнашмаска һәм законны бозмаска карар итә, чөнки моны мәсихчеләрдән Аллаһы таләп иткәнен аңлый (Рим. 13:1—4; Евр. 13:18).

2. Без нинди сорауларны карап чыгарбыз һәм ни өчен?

2 Бу өч кардәш нинди сыйфат күрсәтә? Бәлки, сез «кыюлык» я «намуслылык» дип әйтерсез, һәм бу чыннан да шулай. Әмма аларның барысы да тагын бер сыйфат чагылдыра. Сүз сафлык турында бара. Аллаһы алдында саф булырга теләгәнгә, бу кардәшләр Йәһвәгә тугры булып калган һәм аның нормаларын бозмаган. Йәһвә бу сыйфатны күрсәткән кешеләр белән бик горурлана. Без күктәге Атабызны сөендерергә телибез, шуңа күрә, әйдәгез, мондый сорауларны карап чыгыйк: сафлык нәрсә ул? Ни өчен без бу сыйфатны күрсәтергә тиеш? Сынаулар вакытында тел тидермәслек булып калырга нәрсә ярдәм итәр?

САФЛЫК НӘРСӘ УЛ?

3. а) Аллаһы хезмәтчеләренең саф булулары нәрсәдән күренә? ә) Нинди мисаллар сафлыкның нәрсә икәнен аңларга булыша?

3 Аллаһы хезмәтчеләренең саф, тапсыз булулары нәрсәдән күренә? Алар Йәһвәне бөтен йөрәктән ярата, аларның яратулары какшамас. Нәтиҗәдә, алар Аллаһы хуплаганны эшли, аңа хуш килгән карарлар кабул итә. Изге Язмаларда «сафлык» дигән сүз нинди мәгънәгә ия булганына игътибар итик. «Сафлык» дип тәрҗемә ителгән еврей сүзенең төп мәгънәсе биредә: кимчелексез, тулы, бөтен. Исраиллеләр китергән корбаннарны мисал итеп алыйк. Канун буенча, корбаннар кимчелексез * булырга тиеш булган (Лев. 22:21, 22). Аяксыз, күзсез, колаксыз я чирле хайванны корбанга китерү рөхсәт ителмәгән. Йәһвәгә кимчелексез, сәламәт хайван гына яраклы булган (Мал. 1:6—9). Ни сәбәпле Йәһвә өчен хайванның кимчелексез булуы мөһим булган? Уйланыйк: без черек я тешләнгән җимешне, ватылган инструментны я битләре җитеп бетмәгән китапны сатып алыр идекме? Әлбәттә, юк! Нәкъ шулай ук Йәһвә дә мәхәббәтебез, тугрылыгыбыз һәм корбаннарыбыз тулы, бөтен, кимчелексез булыр дип көтә.

4. а) Камилсез кеше саф була аламы? ә) Зәбур 103:12—14 буенча, Йәһвә безгә ничек карый?

4 Беребезне дә кимчелексез дип атап булмый, һәркемнең йомшак яклары бар. Шулай да саф, тел тидермәслек булу кулыбыздан килә, чөнки, саф булыр өчен, камиллек таләп ителми. Алай әйтер өчен, нинди нигез бар? Беренчедән, Йәһвә үз игътибарын җитешсезлекләребезгә тупламый. Аның Сүзендә болай диелә: «Гөнаһларга төпченеп карасаң, и Йәһ, алдыңда, и Йәһвә, кем тора алсын?» (Зәб. 130:3) Гөнаһлы кешеләр булуыбызны белеп, Аллаһы безне юмарт кичерә (Зәб. 86:5). Икенчедән, Йәһвә сәләтләребезне һәм чикләребезне белә, ул бездән булдыра алмаганны көтми. (Зәбур 103:12—14 укы.) Саф булырга безне нәрсә дәртләндерә соң?

5. Ни өчен мәхәббәт — сафлыкның нигезе дип әйтеп була?

5 Мәхәббәт — сафлыкның нигезе. Күктәге Атабызга карата яратуыбыз, бирелгәнлегебез тулы, кимчелексез булса, без хәтта сынаулар вакытында да аның алдында саф булып калырбыз (1 Елъ. 28:9; Мат. 22:37). Мәкалә башында искә алынган өч кардәшкә кайтыйк. Ни өчен алар тугры булып калган? Әллә мәктәптә укучы апа-кардәшебез күңелле итеп вакыт үткәрергә яратмыймы? Я яшь абый-кардәш башкаларның үзеннән көлүләрен телиме? Я гаиләле абый-кардәш эшен югалтудан курыкмыймы? Әлбәттә, юк! Алайса, ни өчен алар компромисска бармаган? Чөнки алар Йәһвәнең тәкъва нормаларын белә һәм күктәге Аталарына шатлык китерергә тели. Алар аның ихтыярын исәпкә ала һәм саф булуларын эшләре белән исбатлый. Шулай эш итәргә аларны нәкъ мәхәббәт дәртләндерә.

НИ ӨЧЕН БЕЗ САФ БУЛЫРГА ТИЕШ?

6. а) Ни өчен саф булуыбыз шулкадәр мөһим? ә) Адәм белән Хаува сафлыкларын ничек бозган?

6 Ни өчен саф калуыбыз шулкадәр мөһим? Чөнки Йәһвәне дә, безне дә Шайтан тәнкыйтьли. Гадән бакчасында үзе Шайтан булып киткән бу фетнәчел фәрештә Аллаһының исемен каралаган һәм Йәһвәне начар, эгоистик, намуссыз Идарәче итеп күрсәтергә тырышкан. Кызганыч, әмма Адәм белән Хаува да бу «Каршы торучының» фетнәсенә кушылган (Ярат. 3:1—6). Гадәндә яшәп, беренче кешеләр Йәһвәгә яратуларын ныгыта алган. Ләкин аларның яратулары тулы, кимчелексез булмаган, һәм Шайтан фетнәсе моны анык итеп күрсәткән. Соңрак, Әюп көннәрендә, мондый сорау күтәрелгән булган: берәр кеше Йәһвәгә яратудан чыгып тугры булып калырмы? Башка сүзләр белән әйткәндә, кешеләр үз сафлыкларын саклый аламы?

7. Әюп 1:8—11 дән күренгәнчә, Йәһвә һәм Шайтан Әюпнең сафлыгына ничек караган?

7 Әюп яшәгән чорда исраиллеләр Мисырда яшәгән. Ул көннәрдә Әюптәй саф кеше булмаган. Бу кеше, безнең кебек, камилсез булса да һәм кайвакыт хаталар кылса да, Йәһвә аны сафлыгы өчен бик яраткан. Күрәсең, Шайтан моңа кадәр дә кешеләр үз сафлыкларын бозар дип әйткән, шуңа күрә Аллаһы Шайтанның игътибарын Әюпкә юнәлткән. Әюпнең тормышы Шайтанның ялганчы булуын раслаган! Шайтан Әюпнең сафлыгы сыналырга тиеш дип таләп итә башлаган. Йәһвә үз дусты Әюп тугры калыр дип ышанган, шуңа күрә аның белән булган сынауларга юл куйган. (Әюп 1:8—11 укы.)

8. Шайтан Әюпкә ничек һөҗүм иткән?

8 Шайтан мәрхәмәтсез, ул кансыз үтерүче. Башта ул Әюпнең мал-мөлкәтенә һөҗүм иткән — Әюп үз байлыгын, хезмәтчеләрен һәм абруен югалткан. Шунда Шайтан Әюпнең сәламәтлегенә зыян китергән: Әюпне аяк табаныннан алып баш очына кадәр әрнеткеч үлекле шешләр белән зарарлаган. Әюпнең хатыны шулкадәр төшенкелеккә бирелгән ки, хәтта аңа Аллаһыны каһәрләргә дә үләргә киңәш иткән. Әюпкә бик авыр булган, ул хәтта үзе дә үләргә теләгән. Әмма ул сафлык юлыннан тайпылмаган. Аннары Шайтан башка бер коралын — Әюпнең өч «дустын» кулланган. Алар Әюпне юатмаган, киресенчә, алар аны авыр сүз әйтеп тәнкыйтьләгән. Бу өч «дусның» сүзләре буенча, Әюпкә газапларны Аллаһы җибәргән һәм Әюпнең сафлыгы Аллаһы өчен мәгънәсез. Уйлап кына карагыз: бу өч мәкерле кеше Әюпне бар бу газапларга лаек булган явыз кеше дип атаган! (Әюп 1:13—22; 2:7—11; 15:4, 5; 22:3—6; 25:4—6)

9. Каты сынауларга карамастан, Әюп нәрсә эшләүдән баш тарткан?

9 Әюп бар бу сынауларда үзен камил рәвештә тоткан дип әйтеп булмый. Мәсәлән, аның үз тәнкыйтьләүчеләренә ачуы чыккан. Соңрак ул үзе дә дуамалларча сөйләгәнен таныган. Шулай ук Әюп Аллаһыны түгел, ә күбрәк үзен акларга тырышкан (Әюп 6:3; 13:4, 5; 32:2; 34:5). Шулай да хәтта иң авыр чакларда да Әюп Йәһвәгә каршы чыкмаган. Ул ялган дусларының сүзләрен кире каккан һәм аларга болай дигән: «Юк, сезне тәкъва дип атап булмый! Үлгәнче үз сафлыгымнан баш тартмам!» (Әюп 27:5) Бу сүзләр Әюпнең бирешергә җыенмаганын күрсәткән. Без дә бирешмәскә тәвәккәл булыйк!

10. Шайтанның Әюпкә каршы әйткән гаепләүләре безгә ничек кагыла?

10 Шайтан безне дә тәнкыйтьли. Асылда, аның сүзләре буенча, без Йәһвәне яратмыйбыз һәм, тормышыбызны саклап калыр өчен, Йәһвәне ташларга әзер. Шайтан әйткәнчә, сафлыгыбыз чын түгел (Әюп 2:4, 5; Ачыл. 12:10). Иблиснең ялган сүзләре сездә нинди хисләр уята? Андый нәрсәләрне ишетү рәнҗетә, шулай бит? Йәһвә сез тугры калырсыз һәм Шайтанның мәкерле ялганчы булуын исбатларсыз дип ышана, шуңа күрә ул, Шайтанга сафлыгыгызны сынарга юл куеп, сезгә тугрылыгыгызны расларга гаҗәеп мөмкинлек бирә. Аллаһы сезгә ярдәм итәргә вәгъдә итә (Евр. 13:6). Галәмнең Хакиме безгә үз ышанычын күрсәтә. Нинди зур хөрмәт! Сез сафлык саклау никадәр мөһим икәнен күрәсезме? Саф булып калып, без Шайтанның ялганчы булуын раслыйбыз, Атабызның исемен данлыйбыз һәм аның ягында торганыбызны ачык белдерәбез. Безгә бу гүзәл сыйфатны үстерергә киләсе киңәшләр ярдәм итәр.

БЕЗ НИЧЕК САФЛЫК ҮСТЕРӘ АЛАБЫЗ?

11. Әюп мисалы безгә тагын нинди сорауга җавап табарга ярдәм итә?

11 Бу дөньяның «соңгы көннәрендә» Шайтан Аллаһының хезмәтчеләренә тагы да күбрәк һөҗүм итә (2 Тим. 3:1). Бу авыр чорда ничек сафлык сакларга? Бу сорауга җавапны да безгә Әюп мисалы табарга булыша. Ул бит сынауларга хәтле дә тел тидермәслек тормыш алып барган. Әйдәгез, ул үрнәк күрсәткән өч өлкәгә күз салыйк.

Без сафлык саклау теләгебезне ничек ныгыта алабыз? (12 нче абзацны кара.) *

12. а) Әюп 26:7, 8, 14 буенча, Әюп Йәһвәгә карата курку-хөрмәт хисен ничек үстергән? ә) Без моны ничек эшли алабыз?

12 Әюп Аллаһыга карата курку-хөрмәт хисен үстергән һәм шулай итеп яратуын ныгыткан. Әюп Йәһвәнең гаҗәеп иҗади эшләре турында уйланган. (Әюп 26:7, 8, 14 укы.) Җир, күк, болытлар һәм күк күкрәү турында уйлану аны таң калдырган; Әюп табигать турында бик аз белгәнен таныган. Шулай ук аны Аллаһының сүзләре сокландырган. «Мин таләп ителгәннән дә күбрәкне үтим»,— дип әйткән Әюп Аллаһының сүзләре турында (Әюп 23:12). Әйе, Әюп Йәһвәне тирән хөрмәт иткән. Ул күктәге Атасын яраткан һәм аңа ярарга теләгән. Нәтиҗәдә, Әюп үз сафлыгын сакларга тагы да тәвәккәлрәк булып киткән. Безгә бу өлкәдә Әюптән үрнәк алырга кирәк. Әюп белән аның замандашларына караганда, без табигать могҗизалары турында күпкә күбрәкне беләбез. Моннан тыш, безнең тулы Изге Язмаларыбыз бар, һәм алар безгә Йәһвә белән тагы да яхшырак танышырга ярдәм итә. Белгәннәребез турында уйлансак, йөрәгебез курку-хөрмәт белән тулыр. Бу безне Аллаһыга тыңлаучан булырга, аны яратырга дәртләндерер, һәм, нәтиҗәдә, сафлыкта йөрү теләгебез тагы да ныгыр (Әюп 28:28).

Порнографияне кире кагып, матди нәрсәләргә дөрес караш саклап һәм өметебез турында уйланып, без сафлык юлыннан йөрү теләген ныгытырбыз (13 нче абзацны кара.) *

13, 14. а) Әюп 31:1 буенча, Әюп нинди өлкәләрдә тыңлаучанлык күрсәткән? ә) Без Әюптән ничек үрнәк ала алабыз?

13 Бар нәрсәдә тыңлаучан булу Әюпкә сафлыгын сакларга ярдәм иткән. Әюп, сафлык саклап калыр өчен, тыңлаучан булырга кирәклеген аңлаган. Тыңлаучанлык күрсәткән саен, сафлык саклау теләгебез үсә. Әюп көндәлек эшләрдә Аллаһыга тыңлаучанлык күрсәтергә тырышкан. Мәсәлән, ул хатын-кызлар белән үзен дөрес тоткан. (Әюп 31:1 укы.) Өйләнгән кеше буларак, ул башка хатын-кызлар белән гыйшык уены уйнау урынсыз икәнен белгән. Без яшәгән дөнья безне җенси бозыклыкка котырта. Әюп кебек, без тормыш иптәшебез булмаган кешегә урынсыз игътибар бирергә тиеш түгел. Безгә шулай ук теләсә кайсы җирдә очратып булган порнографиядән һәм башка бозык нәрсәләрдән күзебезне читкә борырга кирәк (Мат. 5:28). Һәр көн тотнаклылык күрсәтеп яшәсәк, безгә сафлык саклау җиңелрәк булыр.

Порнографияне кире кагып, матди нәрсәләргә дөрес караш саклап һәм өметебез турында уйланып, без сафлык юлыннан йөрү теләген ныгытырбыз (14 нче абзацны кара.) *

14 Әюп материаль нәрсәләргә дөрес караш саклаган. Бу өлкәдә дә ул тыңлаучанлык күрсәткән. Әюп байлыкка өмет баглауның җәзага лаек җитди гөнаһ булганын аңлаган (Әюп 31:24, 25, 28). Кешеләр бүген байлыкны тормышта иң мөһим нәрсә дип күрә. Тыңлаучанлык белән Изге Язмалардагы принциплар буенча эш итеп, акчага хирыс булмасак, сафлык саклап яшәгәнебезне күрсәтербез (Гыйб. сүз. 30:8, 9; Мат. 6:19—21).

Порнографияне кире кагып, матди нәрсәләргә дөрес караш саклап һәм өметебез турында уйланып, без сафлык юлыннан йөрү теләген ныгытырбыз (15 нче абзацны кара.) *

15. а) Әюпкә сафлык сакларга нәрсә булышкан? ә) Ни өчен безгә Йәһвә бирәчәк әҗерне истә тотарга кирәк?

15 Әюп Аллаһыдан әҗер алачагына өметен югалтмаган. Аллаһы өчен Әюпнең сафлыгы мөһим булган, һәм Әюп моңа шикләнмәгән (Әюп 31:6). Сынауларына карамастан, Әюп Йәһвәнең киләчәктә үзен фатихалаячагына өметләнгән. Бу өмет аңа саф булып калырга ярдәм иткән. Әюпнең өмете өзелмәгән — Йәһвә Әюпнең тугрылыгы белән бик канәгать булган һәм бу камилсез кешене юмарт итеп фатихалаган! (Әюп 42:12—17; Ягък. 5:11) Тагы да зуррак фатихалар Әюпне киләчәктә көтә әле. Ә сез Йәһвәнең үзегезне фатихалаячагына ышанасызмы? Аллаһыбыз үзгәрмәгән (Мал. 3:6). Йәһвә саф кешеләрне фатихалый икәнен истә тотсак, без, сафлык юлыннан йөреп, искиткеч киләчәкне күрергә өметләнә алабыз (1 Тис. 5:8, 9).

16. Без нәрсә эшләргә тәвәккәл?

16 Сафлыгыгызны сакларга тәвәккәл булыгыз! Кайвакыт сезгә берүзегез генә сафлык юлыннан барасыз кебек тоеладыр. Әмма сез берүзегез түгел. Чынлыкта бөтен дөньяда миллионлаган башка кеше дә бу юлдан бара. Элек тә күп кенә кеше, үлем янауларына карамастан, саф булып кала алган (Евр. 11:36—38; 12:1). Әйдәгез, һәрвакыт, Әюп кебек, сафлык саклап яшик, ә ул болай дигән: «Үз сафлыгымнан баш тартмам!» Сафлыгыбыз Йәһвәне мәңге данласын!

124 ҖЫР Тугрылык саклыйбыз

^ 5 абз. Сафлык нәрсә ул? Ни өчен Йәһвә үз хезмәтчеләрендә бу сыйфатны кадерли? Ни өчен һәрберебез саф булып калырга тиеш? Бу мәкалә безгә шушы сорауларга җавап табарга ярдәм итәр. Без шулай ук көн саен сафлык саклап яшәргә булышучы киңәшләр алырбыз һәм сафлыкның безгә зур фатихалар китерәчәген белербез.

^ 3 абз. Хайваннарга карата кулланылган һәм «кимчелексез» дип тәрҗемә ителгән еврей сүзе кешеләргә карата кулланылган һәм «сафлык» дип тәрҗемә ителгән еврей сүзе белән тыгыз бәйле.

^ 50 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: Әюп яшь чагында үз балаларына Йәһвәнең иҗади эшләре турында сөйли.

^ 52 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: абый-кардәш хезмәттәшләре күрсәткән порнографияне караудан баш тарта.

^ 54 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: абый-кардәш акчасы җитмәгән һәм чиктән тыш зур булган телевизор сатып алудан баш тарта.

^ 56 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: абый-кардәш яңа дөнья турында уйлана.