Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

8 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Ни өчен рәхмәтле булуыбызны күрсәтергә кирәк?

Ни өчен рәхмәтле булуыбызны күрсәтергә кирәк?

«Рәхмәтле булыгыз» (КӨЛ. 3:15).

46 ҖЫР Рәхмәт сиңа, Йәһвә

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1. Савыккан самарияле үз рәхмәтен ничек белдергән?

УН МАХАУЛЫ кешенең хәле бик аяныч булган. Алар сәламәтләнүгә инде өметләнмәгән дә. Киләчәктә аларны газаплар гына көтә дип уйлаган алар. Әмма бер көнне бу мескеннәр ерактан Бөек Остазны, Гайсә Мәсихне, күреп алган. Алар Гайсәнең төрле чирләрдән савыктырганы турында ишеткән булган, шуңа күрә: «Гайсә, Остаз, безне кызган!» — дип ялвара башлаган. Гайсә аларны савыктырган. Бәхәссез, бар бу кешеләр Гайсәгә бик рәхмәтле булган. Әмма аларның берсе рәхмәт хисен тоеп кына калмаган, ә, Гайсәгә килеп, рәхмәтләрен белдергән. Бик рәхмәтле булганга, бу самарияле «көчле тавыш белән Аллаһыны данлый» башлаган (Лүк 17:12—19).

2, 3. а) Ни өчен кайвакыт без рәхмәтебезне белдермәскә мөмкин? ә) Без бу мәкаләдә нәрсә карап чыгарбыз?

2 Без дә самарияле кебек, рәхмәтле булырга тырышабыз. Әмма кайвакыт без башкаларга рәхмәтебезне сүзләр я эшләр белән белдерергә онытабыз.

3 Бу мәкаләдә ни өчен рәхмәтләребезне белдерергә кирәклегенә басым ясалачак. Без рәхмәтле булган кешеләрнең мисалларына һәм рәхмәтле булмаган кешеләрнең мисалларына игътибар итәрбез. Шулай ук кемгә һәм ничек рәхмәтебезне белдереп булганын күрербез.

НИ ӨЧЕН РӘХМӘТЛЕ БУЛУЫБЫЗНЫ КҮРСӘТҮ МӨҺИМ?

4, 5. Ни сәбәпле безгә рәхмәтләребезне белдерергә кирәк?

4 Йәһвә рәхмәт хисен белдерә һәм шулай итеп безгә үрнәк күрсәтә. Аның рәхмәтле булуы нәрсәдә чагыла? Мәсәлән, ул үз дусларын фатихалый (2 Иш. 22:21; Зәб. 13:6; Мат. 10:40, 41). Изге Язмалар безне, «Аллаһының сөекле балалары буларак, аңардан үрнәк алырга» дәртләндерә (Эфес. 5:1). Шулай итеп, Йәһвәнең үрнәгенә иярү — рәхмәтле булыр өчен төп сәбәп.

5 Башка бер сәбәп тә бар. Башкаларның үзебезне кадерләүләрен хис иткәндә, без бәхетле. Ә хисләребезне белдергәндә, без башкаларны бәхетлерәк итәбез. Үзебезгә игелек кылган кешегә рәхмәт әйтсәк, ул тырышлыклары заяга булмаганын күрер һәм аның белән дуслыгыбыз ныгыр гына.

6. Алтын алмалар һәм рәхмәт сүзләре арасында нинди уртак як бар?

6 Рәхмәт сүзләре чыннан да мөһим. Изге Язмаларда: «Үз вакытында әйтелгән сүз — көмеш савыттагы алтын алмалардай»,— дип әйтелә (Гыйб. сүз. 25:11). Күз алдыгызга гына китерегез: көмеш савытта яткан алтын алма никадәр матур һәм кадерле! Сезгә андый бүләк ясасалар, сез нәрсә хис итәр идегез? Әйтелгән рәхмәт сүзләрегез дә, алтын алмалардай, бик кыйммәтле. Алтын алма мәңге череми. Рәхмәт сүзләрегезне дә кеше гомер буе искә төшереп торырга мөмкин.

ҮЗ РӘХМӘТЛӘРЕН КЕМ БЕЛДЕРГӘН?

7. а) Зәбур 69:30 буенча, Давыт үз рәхмәтләрен ничек белдергән? ә) Асафның токымнары үз хисләрен ничек күрсәткән?

7 Йәһвәнең күп кенә хезмәтчеләре рәхмәтле булганнарын күрсәткән. Аларның берсе — Давыт. (Зәбур 69:30 укы.) Давыт хак гыйбадәт кылуны бик кадерләгән һәм моны үз эшләре белән күрсәткән. Ул хәтта гыйбадәтханә төзелүенә күп кыйммәтле нәрсәләр әзерләп куйган. Ә Асафның токымнары үз рәхмәтләрен мәдхияләр язып белдергән. Җырларның берсендә алар Йәһвәгә рәхмәтләр укыган һәм аның «искиткеч эшләренә» сокланган (Зәб. 75:1). Әйе, Давыт һәм Асафның токымнары Йәһвәдән фатихалар алганнары өчен рәхмәтле булган һәм үз хисләрен яшермәгән. Үзегезгә мондый сорау бирегез: «Мин алардан ничек үрнәк ала алам?»

Паулның римлыларга язган хаты рәхмәтле булу турында нәрсәгә өйрәтә? (8, 9 нчы абзацларны кара.) *

8, 9. Паулның үз кардәшләрен кадерләгәне нәрсәдән күренгән һәм бу нинди нәтиҗәгә китергәндер?

8 Паул үз кардәшләрен кадерләгән. Ул шәхси догаларында Аллаһыга алар өчен рәхмәтләр укыган. Ул үз хатларында да кардәшләрне телгә алган. Римлыларга хатның 16 нчы бүлегендә, беренче 15 шигырьдә, Паул 27 кардәшнең исемен искә алган. Мәсәлән, ул «үз тормышларын куркыныч астына куйган» Прискә белән Әкилне, шулай ук «күпләргә, шул исәптән... [Паулга] да ярдәм иткән» Фаибәне дә эчкерсез мактаган (Рим. 16:1—15).

9 Паул, кардәшләрнең кимчелекләрен яхшы белсә дә, үз хатын аларның яхшы сыйфатлары турында язып тәмамлаган. Паулның хаты җыелышта укылганда һәм кардәшләрнең исемнәре яңгыраганда, аларның никадәр шатланганнарын күз алдыгызга гына китерегез! Аларның Паул белән дуслыклары бик ныгыгандыр. Ә сез җыелышыгыздагы кардәшләргә аларның эшләре я сүзләре өчен рәхмәтләрегезне әйтәсезме?

10. Гайсәнең үз шәкертләрен ничек итеп мактаганыннан нәрсәгә өйрәнеп була?

10 Кече Асиядәге кайбер җыелышларга мөрәҗәгать иткәндә, Гайсә үз шәкертләренә хуплавын белдергән. Мәсәлән, Фиатирадагы җыелышка ул болай дигән: «Мин синең эшләреңне, мәхәббәтеңне, иманыңны, хезмәтеңне, чыдамлыгыңны һәм соңгы эшләреңнең элеккеләреннән бөегрәк булуын беләм» (Ачыл. 2:19). Гайсә бу шәһәрдәге мәсихчеләрне хезмәттә ашкыныбрак катнаша башлаганнары өчен мактаган. Өстәвенә, ул аларны күбрәк хезмәт итәргә дәртләндергән яхшы сыйфатлары өчен дә мактаган. Гайсәгә Фиатирадагы кардәшләргә киңәш бирергә туры килсә дә, ул үз хәбәрен мактап башлаган һәм мактап тәмамлаган (Ачыл. 2:25—28). Җыелыш Башы буларак, Гайсә зур хакимлеккә ия, һәм ул безне хезмәтебез өчен мактарга тиеш түгел. Шулай да ул рәхмәт белдерүне мөһим дип саный. Өлкәннәр өчен нинди яхшы үрнәк!

ЯХШЫЛЫКНЫҢ КАДЕРЕН БЕЛМӘГӘН КЕШЕЛӘР

11. Еврейләргә 12:16 буенча, Исауның изге нәрсәләргә карашы нинди булган?

11 Кызганычка каршы, Изге Язмалардагы кайбер персонажларга рәхмәт хисе җитеп бетмәгән. Аларның берсе — Исау. Аның әти-әнисе Йәһвәне яраткан, хөрмәт иткән һәм үз улларын да моңа өйрәткән. Ләкин Исау изге нәрсәләрне кадерләмәгән. (Еврейләргә 12:16 укы.) Без моны кайдан беләбез? Исау беренче угылга тиешле хокукын энесе Ягъкубка саткан — аны ясмык ашына алмаштырган (Ярат. 25:30—34). Соңрак Исау бу эшенә бик үкенсә дә, фатихалар аңа түгел, ә Ягъкубка бирелгән. Әмма Исауның моңа зарланыр өчен нигезе булмаган, ул бит барыбер үзендә булганны кадерләмәгән.

12, 13. Исраиллеләр рәхмәтле булмаганнарын ничек күрсәткән һәм аларның тәртипләре нәрсәгә китергән?

12 Исраиллеләрнең рәхмәтле булыр өчен сәбәпләре күп булган. Йәһвә, Мисырга ун җәза биреп, аларны коллыктан азат иткән. Мисыр гаскәрләрен ул Кызыл диңгезгә батырган, ә үз халкын коткарган. Бәхеттән һәм шатлыктан ташыган йөрәкләре исраиллеләрне Йәһвәгә мактау җыры җырларга дәртләндергән. Әмма алар рәхмәтле булып калганмы?

13 Исраиллеләр Йәһвәнең игелеген бик тиз оныткан. Яңа авырлыкларга очрагач, аларның рәхмәт хисе җитеп бетмәгәне ачык күренә башлаган (Зәб. 106:7). Изге Язмаларда бәян ителгәнчә, «бөтен Исраил җәмгыяте Муса белән Һаруннан зарлана башлаган». Асылда, алар Йәһвәдән зарланган (Чыг. 16:2, 8). Яхшылыкның кадерен белмәгән бу халык Аллаһыны бик күңелсезләндергән. Йәһвә хәтта бөтен халык чүлдә үләчәк дигән. Кәлеб белән Йошуа гына Вәгъдә ителгән җиргә керергә тиеш булган (Сан. 14:22—24; 26:65). Ә хәзер, әйдәгез, яңа гына карап чыкканы тормышта ничек кулланып булганын белик.

РӘХМӘТЕГЕЗНЕ БЕЛДЕРЕГЕЗ

14, 15. а) Никахтагылар бер-берсен кадерләгәннәрен ничек күрсәтә ала? ә) Ата-аналар үз балаларын рәхмәтле булырга ничек өйрәтә ала?

14 Гаиләдәгеләргә. Гаилә әгъзалары бер-берсенә рәхмәтләрен белдерсә, бу гаиләгә зур файда китерер. Ир белән хатын бер-берсенә рәхмәтле булса, бу аларны якынлаштырыр. Аларга кичерүчән булырга җиңелрәк булыр. Үз хатынын кадерләгән ир аның яхшы эшләрен күреп кенә калмый — ул «аны мактый» (Гыйб. сүз. 31:10, 28). Ә зирәк хатын, иренең конкрет эшләренә игътибар итеп, аңа рәхмәтләрен белдерә.

15 Ата-аналар, сез балагызны рәхмәтле булырга ничек өйрәтә аласыз? Балагызның сездән үрнәк алганын истә тотыгыз һәм, үзегез дә балагызга рәхмәт әйтеп, яхшы үрнәк күрсәтегез. Моннан тыш, балагызга башка кешеләргә рәхмәтләрен белдерергә ярдәм итегез. Бала рәхмәт хисе эчкерсез булырга тиешлеген һәм рәхмәт сүзләре зур көчкә ия була алганын аңласын. Кларри исемле апа-кардәшебез болай дип сөйли: «32 яшендә әнием иптәшсез, кулында өч бала белән калды. Миңа 32 яшь тулгач, мин аңа никадәр авыр булгандыр дип уйлап куйдым. Мин аңа үземне һәм абыем белән энемне үстергәне өчен рәхмәт әйттем. Күптән түгел генә әнием бу сүзләрем аның күңелен җылытканын һәм аларны еш кына искә төшергәнен әйтте».

Балагызны рәхмәтләрен белдерергә өйрәтегез (15 нче абзацны кара.) *

16. Рәхмәт сүзләребез башкаларны ничек рухландыра ала? Мисал китерегез.

16 Җыелыштагыларга. Кардәшләргә рәхмәтләребезне белдергәндә, без аларның рухларын күтәрәбез. Хорхе исемле 28 яшьлек өлкәннең мисалына игътибар итик. Ул каты чирләп киткән. Моның аркасында ул хәтта бер ай буе җыелышларга килә алмаган. Аннан соң очрашуларга йөри башласа да, чире аркасында, ул әле дә чыгышлар ясый алмаган. Хорхе болай дип сөйли: «Җыелыштагы вазифаларымны үти алмаганга, мин төшенкелеккә бирелдем. Бер очрашудан соң бер абый-кардәш миңа болай диде: „Сиңа рәхмәт әйтәсем килә. Син гаиләм өчен һәрвакыт яхшы үрнәк идең. Безгә синең нотыкларың бик ошый иде. Алар безгә рухи яктан нык булып калырга булышты“. Тамагыма төер тыгылды, һәм күзләрем яшьләнде. Аның сүзләре нәкъ кирәкле вакытта булды!»

17. Көләсәйлеләргә 3:15 буенча, без Йәһвәгә юмартлыгы өчен рәхмәтебезне ничек белдерә алабыз?

17 Юмарт Аллаһыбызга. Йәһвә безгә рухи ризыкны мул итеп бирә. Мәсәлән, без очрашулар, журналлар һәм сайтларыбыз аша файдалы киңәшләр алабыз. Сезнең, берәр нотык тыңлаганнан соң я телевидениебездәге берәр айлык тапшыруны караганнан соң: «Бу нәкъ минем өчен!» — дип әйткәнегез булдымы? Дөрестән дә, назлы күктәге Атабыз рәхмәтләребезгә лаек. Без аңа үз хисләребезне ничек белдерә алабыз? (Көләсәйлеләргә 3:15 укы.) Догаларыбызда аңа бу бүләкләре өчен рәхмәтләр укып (Ягък. 1:17).

Патшалык Залын җыештыруда катнашу — рәхмәтебезне белдерер өчен яхшы мөмкинлек (18 нче абзацны кара.)

18. Без Патшалык Залы өчен рәхмәтле булуыбызны ничек күрсәтәбез?

18 Гыйбадәт кылу өчен кулланылган урынны яхшы хәлдә саклаганда да, без Йәһвәгә рәхмәтебезне белдерәбез. Патшалык Залын җыештыруда һәм ремонтлауда регуляр рәвештә катнашырга тырышыйк. Безне җыелышта аппаратура өчен җаваплы итеп куйсалар, аның кадерен белеп кулланыйк. Патшалык Залын яхшы кайгыртсак, ул озаграк хезмәт итәр һәм җитди ремонтлар әллә ни кирәк булмас. Нәтиҗәдә, ирекле иганәләр сак тотылыр һәм бу акчаларны башка Патшалык Залларын төзер я ремонтлар өчен кулланып булыр.

19. Район күзәтчесе һәм аның хатынының мисалы нәрсә раслый?

19 Безнең хакта кайгыртучы кардәшләргә. Рәхмәт сүзләребез кардәшләребезгә очраган авырлыкларына башкача карарга булыша ала. Район хезмәтендә катнашкан бер гаиләнең мисалы моны яхшы дәлилли. Бер салкын кышкы көнне, күп сәгатьләр буе вәгазьләгәннән соң, алар өйләренә алҗыган хәлдә кайткан. Шулкадәр салкын булган ки, апа-кардәшебез хәтта кышкы киемен салмыйча йокларга яткан. Иртә белән ул иренә бүтән район хезмәтендә катнаша алмаганы турында әйткән. Шул ук көнне бу апа-кардәшкә филиалдан хат килгән. Бу хатта кардәшләр аны чыдамлылык белән хезмәтен дәвам иткәне өчен мактаган һәм һәр атна бер урыннан икенче урынга күчү авыр булганын таныган. Аның ире болай дип сөйли: «Бу җылы сүзләр хатынымны шулкадәр ныгытты ки, ул хәтта район хезмәтен калдыру турында бүтән беркайчан да сүз кузгатмады. Берничә тапкыр ул үзе миңа бу хезмәтне калдырмаска булышты». Гомумән алганда, бу пар район хезмәтендә 40 ел диярлек үткәргән.

20. Без һәр көн нәрсә эшләргә тырышырга тиеш һәм ни өчен?

20 Әйдәгез, һәр көн сүзләребез һәм эшләребез белән рәхмәтле булуыбызны күрсәтик. Бу имандашларыбызга, рәхмәтсез дөньяда яшәп, бирешмәскә ярдәм итәр. Моннан тыш, без тугры дусларга ия булырбыз. Ә иң мөһиме, юмарт, рәхмәтле Атабыздан үрнәк алганыбызны күрсәтербез.

20 ҖЫР Кадерле Улың өчен рәхмәт

^ 5 абз. Йәһвә, Гайсә Мәсих һәм махаулы самарияле үз рәхмәтләрен ничек күрсәткән һәм без алардан нәрсәгә өйрәнә алабыз? Шушы мәкаләдә бу һәм башка мисаллар каралачак. Без ни өчен рәхмәтебезне белдерергә кирәклеген исебезгә төшерербез һәм кайбер гамәли киңәшләргә игътибар итәрбез.

^ 54 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: Паулның хаты Римдагы җыелышта укыла; Әкил белән Прискә, шулай ук Фаибә һәм башка кардәшләр үз исемнәрен ишетеп шатлана.

^ 56 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: әни кеше үз кызына олы яшьтәге апа-кардәшкә рәхмәтле булуын гамәлдә белдерергә булыша.