Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

9 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Йәһвә Исраилдә мәхәббәтен һәм гаделлеген ничек күрсәткән?

Йәһвә Исраилдә мәхәббәтен һәм гаделлеген ничек күрсәткән?

«Ул тәкъвалык белән гаделлекне ярата. Җир йөзе Йәһвәнең тугры мәхәббәте белән тулы» (ЗӘБ. 33:5).

3 ҖЫР Кыябыз, ышык урыныбыз һәм таянычыбыз

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1, 2. а) Кешеләрнең нинди ихтыяҗы бар? ә) Муса кануны нинди фикергә басым ясый?

БАРЫБЫЗ да башкаларның үзебезне яратуларын һәм безгә карата гадел булуларын телибез. Ярату сизмәсәк һәм гаделсез мөгамәләгә кат-кат очрасак, без үзебезне кирәксез итеп хис итәргә һәм өметебезне югалтырга мөмкин.

2 Йәһвә эмоциональ ихтыяҗларыбызны белә (Зәб. 33:5). Ул безне яратуга һәм гадел мөгамәләгә лаек дип саный. Муса аша Исраил халкына бирелгән Канун * бу фикергә басым ясый. Гаделсез я мәрхәмәтсез мөгамәлә аркасында, төшенкелеккә бирелсәгез, без сезне Муса канунын тикшерергә чакырабыз. Андый тикшерү сезгә Йәһвәнең үз халкы турында ничек кайгыртканын күрергә булышыр.

3. а) Римлыларга 13:8—10 да аңлатылганча, Муса канунын тикшереп, без нәрсә күрәбез? ә) Без бу мәкаләдә нинди сораулар карап чыгарбыз?

3 Муса канунын тикшереп, без Йәһвә Аллаһыбызның җылы хисләрен күрәбез. (Римлыларга 13:8—10 укы.) Бу мәкаләдә без Исраилгә бирелгән кайбер кануннарны карап чыгарбыз һәм мондый сорауларга җавап табарбыз: ни өчен Канун нигезендә мәхәббәт яткан дип әйтеп була? Ни өчен Канун гаделлеккә өйрәткән дип әйтә алабыз? Хакимлеккә ия кешеләр Канун күрсәтмәләрен ничек кулланырга тиеш булган? Канун аеруча кемне яклаган? Бу сорауларга җавап алу безгә юаныч белән өмет бирер һәм назлы Атабызга тагы да якынлаштырыр (Рәс. 17:27; Рим. 15:4).

МӘХӘББӘТКӘ НИГЕЗЛӘНГӘН КАНУН

4. а) Ни өчен Канун нигезендә мәхәббәт ятканы гаҗәп түгел? ә) Маттай 22:36—40 буенча, Канун нинди ике әмергә нигезләнгән?

4 Йәһвә — мәхәббәт ул, шуңа күрә Муса канунының да мәхәббәт белән сугарылганына гаҗәпләнәсе юк (1 Яхъя 4:8). Бу Канун ике терәккә — Аллаһыга карата яратуга һәм кешеләргә карата яратуга таянып тора. (Лев. 19:18; Кан. 6:5; Маттай 22:36—40 укы.) Димәк, 600 дән артык законда Йәһвә яратуының теге я бу ягы чагыла. Әйдәгез, моны кайбер мисаллардан күрик.

5, 6. Йәһвә никахта булганнардан нәрсә көтә һәм ул нәрсәне бик яхшы күрә? Мисал китерегез.

5 Тормыш иптәшегезгә тугры булыгыз һәм балаларыгызны кайгыртыгыз. Йәһвә ихтыяры буенча, никахлашкан кешеләр бер-берсен нык яратырга, мәхәббәт ялкынын гомер буе сакларга тиеш (Ярат. 2:24; Мат. 19:3—6). Зина кылу — иң кабахәт эшләрнең берсе. Шуңа күрә ун әмернең җиденчесендә «Зина кылмагыз» дип әйтелә дә (Кан. 5:18). Хыянәт итү — «Аллаһы алдында гөнаһ» (Ярат. 39:7—9). Ә гаепсез тормыш иптәшенә ул никадәр зур авырту һәм кайгы китерә! Хәтта дистәләгән еллар узса да, бу яралар әле дә төзәлмәскә мөмкин.

6 Йәһвә никахтагыларның бер-берсе белән ничек итеп мөгамәлә иткәннәрен күрә. Аның Кануны буенча, исраилле ирләр хатыннарын яратырга һәм хөрмәт итәргә тиеш булган. Аларга юк-бар сәбәп аркасында аерылышырга ярамаган (Кан. 24:1—4; Мат. 19:3, 8). Ә инде, бик җитди сәбәп булып, аерылышырга булса, ир кеше хатынына аерылышу кәгазе бирергә тиеш булган. Бу документ хатын-кызны яклаган: беркемнең дә аны әхлаксызлыкта гаепләр өчен нигезе булмаган. Хатынына аерылышу кәгазен бирер алдыннан, ир кешедән, күрәсең, башта шәһәр өлкәннәре белән киңәшләшү таләп ителгән. Өлкәннәр ир белән хатынга үз мөнәсәбәтләрен сакларга булыша алган. Күргәнебезчә, Йәһвә гаиләләргә ярдәм иткән, мәсәлән өлкәннәр я пәйгамбәрләр аша. Шуны танырга кирәк: кайвакыт өлкәннәр җитди сәбәп булмый торып аерылышырга теләгән кешеләргә Йәһвә исеменнән тиешле ярдәм күрсәтмәгән һәм киңәшләр бирмәгән. Шулай да Йәһвә гаепсез хатынның күз яшьләре белән күңел әрнүләрен һәрвакыт күргән (Мал. 2:13—16).

Йәһвә нияте буенча, әти-әниләр үз балаларын яратып үстерергә һәм өйрәтергә тиеш. Бу, үз чиратында, балаларга үзләрен бәхетле һәм якланган итеп хис итәргә булыша (7, 8 нче абзацны кара.) *

7, 8. а) Йәһвә ата-аналарга нәрсә кушкан? (Тышлыктагы рәсемне кара.) ә) Без нинди нәтиҗә ясый алабыз?

7 Муса кануныннан күренгәнчә, Йәһвә өчен балаларның бәхетле һәм имин булулары үтә мөһим. Йәһвә ата-аналарга үз балаларының физик ихтыяҗлары турында гына түгел, ә рухи ихтыяҗлары турында да кайгыртырга кушкан. Үз балаларын Йәһвәне һәм аның Канунын яратырга өйрәтер өчен, ата-аналар һәр уңайлы очракны кулланырга тиеш булган (Кан. 6:6—9; 7:13). Кайвакыт Йәһвә исраиллеләргә җәза биргән. Ни өчен? Сәбәпләрнең берсе — алар балаларын җәберләгән (Ирм. 7:31, 33). Исраиллеләр үз балаларына милеккә кебек түгел, ә Йәһвәдән килгән кадерле мираска кебек карарга тиеш булган (Зәб. 127:3).

8 Йомгаклыйк: Йәһвә никахтагыларның бер-берсе белән ничек мөгамәлә иткәннәренә игътибар итә. Ул ата-аналарның үз балаларын назлы итеп сөюләрен тели. Үз балаларын җәберләгән ата-аналарны Аллаһы җавапка тартачак.

9—11. Ни өчен Йәһвә «Нәфесегезне сузмагыз» дигән канунны биргән?

9 «Нәфесегезне сузмагыз». Ун әмернең соңгысында нәфес сузу, ягъни башка кешенеке булган нәрсәгә ия булу теләге, хөкем ителгән (Кан. 5:21; Рим. 7:7). Бу канунны биреп, Аллаһы үз халкын шуңа өйрәтергә теләгән: аларга үз йөрәкләрен сакларга, ягъни уй-фикерләрен, хисләрен һәм фикер йөртү рәвешләрен контрольдә тотарга, кирәк булган. Аллаһы начар эшләрнең начар уйлар белән хисләрдән башланганын белә (Гыйб. сүз. 4:23). Кеше начар теләкләргә юл бирсә, бу аны начарлык эшләргә этәрә ала. Андый тозакка Давыт патша эләккән. Гомумән алганда, ул начар кеше булмаган. Әмма бер очракта ул башка кешенең хатынына нәфесен сузган. Аның бу теләге гөнаһка китергән (Ягък. 1:14, 15). Давыт зина кылган, аннан соң гаепсез Урины алдарга тырышкан, ә ахырда аны үтергән (2 Иш. 11:2—4; 12:7—11).

10 Йәһвә кешеләрнең йөрәкләрен күрә. Шуңа күрә Аллаһы исраиллеләр «Нәфесегезне сузмагыз» дигән канунны бозамы, юкмы икәнен белгән (1 Елъ. 28:9). Дөрес булмаганны хәтта теләмәскә дә кушып, Аллаһы исраиллеләргә начар фикерләрдән качарга булышкан. Бу законда Аллаһыбызның тирән зирәклеге һәм яратуы чагыла!

11 Йомгаклыйк: Йәһвә кешенең асылын күрә; аны тышкы кыяфәтебез белән алдап булмый (1 Иш. 16:7). Начар фикерләрне, хисләрне я эшләрне аңардан яшерергә маташу мәгънәсез. Аллаһы бездә яхшы сыйфатлар күрә һәм аларны үстерергә дәртләндерә. Шул ук вакыт ул безне начар фикерләребезне билгеләргә һәм тезгендә тотарга өйрәтә (2 Елъ. 16:9; Мат. 5:27—30).

ГАДЕЛЛЕККӘ ӨЙРӘТКӘН КАНУН

12. Муса кануны Йәһвәнең тагын нинди сыйфатын ачыклый?

12 Муса кануны Йәһвәнең гаделлекне яратканын күрсәткән (Зәб. 37:28; Ишаг. 61:8). Йәһвә башкаларга карата бу сыйфатын һәрвакыт камил рәвештә күрсәтә. Исраиллеләр Йәһвәнең кануннарына буйсынган чакта ул, гаделлек буенча эш итеп, аларны юмарт фатихалаган. Ә тәкъвалык нормаларын санга сукмаганда, Аллаһы аларга гадел җәзасын биргән. Моңа инаныр өчен, әйдәгез, ун әмернең тагын икесен карап китик.

13, 14. Беренче ике әмер нәрсә таләп иткән һәм бу әмерләрне үтәү нәрсәдән яклый алган?

13 Йәһвәгә генә гыйбадәт кылыгыз. Беренче ике әмердә исраиллеләргә Йәһвәгә генә гыйбадәт кылыгыз һәм потларга табынмагыз дип әйтелгән булган (Чыг. 20:3—6). Йәһвә бу әмерләрне үз файдасына түгел, ә исраиллеләрнең файдасына биргән. Аллаһыга тугры булу исраиллеләргә рәхәт тормыш китерергә тиеш булган. Ә, хыянәт итеп, потларга хезмәт итү аларга газаплар гына китергән булыр иде. Исраиллеләрнең тарихы моны раслаган.

14 Исраиллеләр кәнганлы халыклар арасында яшәгән. Бу халыклар, хак, тере Аллаһыны белмичә, җансыз потларга табынган, шуңа күрә җирәнгеч эшләр кылган (Зәб. 115:4—8). Мәсәлән, үзләренең гыйбадәт кылулары вакытында алар чирканыч җенси бозыклыкта катнашкан һәм үз сабыйларын корбанга китергән. Йәһвә законнарын санга сукмыйча, мәҗүси халыкларга ияргәндә һәм потларга табына башлаганда, исраиллеләр дә түбәнлеккә төшкән һәм үз гаиләләренә зыян китергән (2 Елъ. 28:1—4). Хәтта халык башлыклары да гаделсез эш итә башлаган. Алар, хакимлекләрен үз файдасына кулланып, яклаусыз, рухи яктан хәлсез кешеләрне җәберләгән (Йәз. 34:1—4). Тол хатыннарга һәм балаларга зыян китергән исраиллеләрне Аллаһы җәза бирермен дип кисәткән (Кан. 10:17, 18; 27:19). Ә гадел һәм тугры исраиллеләрне Аллаһы фатихаларга вәгъдә иткән һәм шулай эшләгән дә (1 Пат. 10:4—9).

Аллаһы безне ярата һәм гаделсезлеккә очраганыбызны күрә (15 нче абзацны кара.)

15. Без Йәһвә турында нәрсә белдек?

15 Йомгаклыйк: үзен Йәһвәнең хезмәтчесе дип атаган кеше аның законнарын бозса һәм Аллаһының халкына зыян китерсә, Аллаһыны моңарда гаепләп булмый. Аллаһы безне ярата, гаделсез мөгамәләгә очраганыбызны күрә һәм борчуларыбызны үз әниебезгә караганда да яхшырак аңлый (Ишаг. 49:15). Башкаларга гаделсез булган һәм тәүбә итмәгән кешеләрне Аллаһы шунда ук җәзага тартмаска да мөмкин. Әмма ул барыбер аларны җәзасыз калдырмый.

КАНУН КҮРСӘТМӘЛӘРЕН НИЧЕК КУЛЛАНЫРГА?

16—18. Муса канунындагы күрсәтмәләр тормышның нинди өлкәләренә кагылган һәм без моннан нәрсәгә өйрәнәбез?

16 Муса кануны тормышның төрле өлкәләренә кагылган. Өлкәннәргә рухи сорауларны гына түгел, ә көндәлек тормыш һәм төрле җинаятьләр белән бәйле сорауларны да хәл итәргә туры килгән. Шуңа күрә өлкәннәргә Канун күрсәтмәләрен дөрес итеп кулланырга кирәк булган. Киләсе мисалларга игътибар итегез.

17 Исраилле берәрсен үтерсә, аны шунда ук үтермәгәннәр. Башта шәһәр өлкәннәре хәлне тикшергән, аннан соң гына үлем хөкемен чыгарыргамы икәнен хәл иткән (Кан. 19:2—7, 11—13). Өлкәннәр төрле-төрле социаль сорауларны, мәсәлән милекне бүлү һәм гаилә мөнәсәбәтләре белән бәйле сорауларны, чишкән (Чыг. 21:35; Кан. 22:13—19). Өлкәннәр гадел булганда һәм халык Канунга буйсынганда, бу һәркемгә зур файда китергән һәм Йәһвә исеме данланган (Лев. 20:7, 8; Ишаг. 48:17, 18).

18 Йомгаклыйк: Йәһвә өчен тормышыбызның һәр өлкәсе мөһим. Ул безнең башкаларга карата гадел һәм игелекле булуыбызны тели. Аллаһы нәрсә эшләгәнебезне һәм нәрсә турында сөйләшкәнебезне һәрвакыт күреп тора (Евр. 4:13).

19—21. а) Өлкәннәр белән хакимнәр Аллаһы халкы белән ничек мөгамәлә итәргә тиеш булган? ә) Гаделсез гаепләүдән яклаучы нинди законнар бирелгән булган? б) Без нинди фикерләр карап чыктык?

19 Йәһвә үз халкын күрше халыкларның начар йогынтысыннан якларга теләгән. Шуңа күрә ул өлкәннәр белән хакимнәргә, хөкем иткәндә, кеше йөзенә карамаска кушкан. Алар халыкка карата кырыс я тупас булырга тиеш булмаган. Алар гаделлекне яратырга тиеш булган (Кан. 1:13—17; 16:18—20).

20 Йәһвә — шәфкатьле Аллаһы, шуңа күрә ул кешене гаделсез җәзадан яклый торган кануннар да биргән. Кеше нигезсез гаепләнмәсен өчен, чаралар күрелгән булган. Мәсәлән, андый кешенең үз гаепләүчесен белергә хокукы булган (Кан. 19:16—19; 25:1). Моннан тыш, кешене хөкемгә тартыр өчен, ким дигәндә ике кеше шаһитлек бирергә тиеш булган (Кан. 17:6; 19:15). Ә әгәр дә кешенең җинаятенә бер генә шаһит булса, ул чакта нәрсә? Җинаятьченең җәзасыз калырмын дип уйлар өчен нигезе булмаган, Йәһвә бит барысын күргән. Гаиләләр турында әйткәндә, Канун буенча, гаилә башларының хакимлеге чикләнгән булган, һәм кайбер очракларда соңгы сүзне шәһәр өлкәннәре әйткән (Кан. 21:18—21).

21 Йомгаклыйк: Йәһвәнең бар эшләре гадел (Зәб. 9:7). Ул законнарын тотучы кешеләргә — әҗер, ә үз хакимлеген дөрес кулланмаучыларга җәза бирә (2 Иш. 22:21—23; Йәз. 9:9, 10). Кайбер явыз кешеләр җәза алмый кебек тоелса да, Йәһвә аларны үз вакытында хөкем итәчәк (Гыйб. сүз. 28:13). Тәүбә итмәсәләр, андый кешеләр озакламый «тере Аллаһы кулына эләгү коточкыч нәрсә» икәнен аңлар (Евр. 10:30, 31).

КАНУН АЕРУЧА КЕМНЕ ЯКЛАГАН?

Өлкәннәр Йәһвәнең мәхәббәте белән гаделлеген чагылдырырга тиеш булган (22 нче абзацны кара.) *

22—24. а) Канун аеруча кемне яклаган һәм бу безне Йәһвә турында нәрсәгә өйрәтә? ә) Чыгыш 22:22—24 тә нинди кисәтү язылган?

22 Канун аеруча үзләрен яклый алмаган кешеләрне — тол хатыннарны, ятим балаларны һәм килмешәкләрне яклаган. Исраил хакимнәренә мондый күрсәтмә бирелгән булган: «Килмешәкнең яки атасыз баланың эшен караганда, гаделсез хөкем чыгарма һәм бурыч биргәндә тол хатынның киемен рәһен итеп алма» (Кан. 24:17). Шулай итеп, Йәһвә ярдәмчесез булган кешеләргә аерым мөнәсәбәт күрсәткән. Аларны түбәнсеткән кешеләргә Йәһвә үз ачуын белдерми калмаган. (Чыгыш 22:22—24 укы.)

23 Канун шулай ук якын туган белән якынлык кылуны тыйган (Лев. 18:6—30). Күрше халыклар андый тәртипкә түзем булган һәм хәтта андый тәртипне аклаган. Аллаһы халкы исә бу гөнаһка Йәһвә кебек карарга — моны кабахәт нәрсә дип санарга тиеш булган. Бу гаилә әгъзалары өчен җенси җинаятьләрдән яклау булган.

24 Йомгаклыйк: Йәһвә җаваплылыкка ия кешеләрнең башкалар белән эчкерсез кызыксынуларын көтә. Ул бар кешенең, аеруча ярдәмчесез булган кешеләрнең, якланган булуын тели. Аллаһы җенси җинаятьләрне нәфрәт итә.

КАНУН — КИЛӘЧӘК ФАТИХАЛАРНЫҢ КҮЛӘГӘСЕ

25, 26. а) Ни өчен мәхәббәт һәм гаделлек сулау белән тормышка охшаш? ә) Без бер темага кагылышлы мәкаләләрнең икенчесендә нәрсә карап чыгарбыз?

25 Мәхәббәт белән гаделлек сулау белән тормышка охшаш: алар аерылгысыз нәрсәләр. Йәһвәнең гадел эш итүен күргәндә, аңа карата яратуыбыз үсә. Ә Аллаһыны һәм аның законнарын ярату безне башкаларны да яратырга һәм алар белән гадел мөгамәлә итәргә дәртләндерә.

26 Йәһвә белән исраиллеләр арасындагы мөнәсәбәтләр Канун килешүенә нигезләнгән. Гайсә, шул Канунны үтәп, аны яхшырак нәрсә белән алмаштырган, шуңа күрә Канун гамәлдән чыккан (Рим. 10:4). Рәсүл Паул Муса канунын «киләчәк фатихаларның... күләгәсе» дип атаган (Евр. 10:1). Бер темага кагылышлы мәкаләләрнең икенчесендә Йәһвә мәсихче җыелышта үз мәхәббәтен һәм гаделлеген ничек күрсәткәне турында сүз барыр.

109 ҖЫР Бер-берегезне эчкерсез яратыгыз

^ 5 абз. Бу мәкалә — бер темага кагылышлы дүрт мәкаләнең беренчесе. Алар ярдәмендә без Йәһвәнең үзебез турында ничек кайгыртканын ачыграк күрербез. Калган өч мәкалә «Күзәтү манарасы»ның 2019 елның май чыгарылышында каралачак. Алар безгә мондый сорауларга җавап бирер: Йәһвә мәсихче җыелышта үз мәхәббәтен һәм гаделлеген ничек күрсәтә? Йәһвәнең мәхәббәте һәм гаделлеге безне явызлыктан ничек яклый? Җенси җәберләүдән зыян күргәннәрне ничек юатып була?

^ 2 абз. АҢЛАТМА: Йәһвә исраиллеләргә Муса аша биргән 600 дән артык закон «Канун», «Муса кануны» һәм «әмерләр» дип атала. Күп кенә очракларда «Канун» дип Изге Язмаларның беренче биш китабы атала (Яратылыштан алып Канунга кадәр). Кайвакыт, «Канун» дигәндә, бар Еврей Язмалары күздә тотыла.

^ 60 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: ашарга әзерләгәндә, исраилле әни кеше кызы белән сөйләшә; әти кеше үз улын сарыклар турында кайгыртырга өйрәтә.

^ 64 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: бер комсыз сәүдәгәр бер тол хатынны һәм аның баласын җәберли, шәһәр капкаларында утырган өлкәннәр бу мескеннәргә ярдәмгә ашыга.