Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

10 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Суга чумдырылырга миңа нәрсә комачаулый?

Суга чумдырылырга миңа нәрсә комачаулый?

«Алар Филип белән бергә суга керделәр, һәм Филип... [түрәне] суга чумдырып алды» (РӘС. 8:32).

52 ҖЫР Мәсихче багышлану

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1. Адәм белән Хаува нинди карар кылган һәм нәрсә югалткан?

СИНЕҢЧӘ, яхшылык һәм яманлык нормаларын кем урнаштырырга тиеш? Яхшылык белән яманлыкны таныту агачыннан җимеш ашап, Адәм белән Хаува Йәһвәгә һәм аның нормаларына хөрмәт белән карамаганнарын күрсәткән. Алар үзләренчә яшәргә теләгән (Ярат. 3:22). Шул сәбәпле алар күп нәрсә югалткан! Мәсәлән, алар Йәһвә белән дуслыктан һәм мәңге яшәү мөмкинлегеннән мәхрүм калган. Моннан тыш, алар үз балаларына гөнаһ белән үлем тапшырган (Рим. 5:12). Беренче парның карары газап-михнәтләр генә китергән.

Мәсихкә ышангач, хәбәш түрәсе шунда ук суга чумдырылырга карар итә (2, 3 нче абзацларны кара.)

2, 3. а) Филиптән яхшы хәбәр ишеткәч, түрә нәрсә эшләгән? ә) Суга чумдырылу безгә нинди фатихалар китерә һәм без нинди сораулар карап чыгарбыз?

2 Адәм белән Хаувадан аермалы буларак, Филип вәгазен тыңлаган хәбәш түрәсе Аллаһы белән мөнәсәбәтләрен кадерләгән. Йәһвә белән Гайсә Мәсихнең игелеген кадерләгән түрә тоткарланмыйча суга чумдырылу үткән (Рәс. 8:34—38). Үзебезне Йәһвәгә багышлаганда һәм, түрә кебек, суга чумдырылганда, без Йәһвә белән Гайсәгә безнең хакка башкарган нәрсәләр өчен бик рәхмәтле булуыбызны күрсәтәбез. Шулай ук Йәһвәгә таянганыбызны һәм аның яхшылык белән яманлык нормаларын урнаштырырга хокукын таныганыбызны раслыйбыз.

3 Йәһвәгә хезмәт итү нинди фатихалар китергәне турында уйлап кына кара! Йәһвә безгә Адәм белән Хаува югалткан нәрсәләрне, шул исәптән мәңгелек тормышны, кайтарырга вәгъдә итә. Гайсә Мәсихкә иманыбыз нигезендә Йәһвә хаталарыбызны кичерә һәм безгә саф вөҗдан бирә (Мат. 20:28; Рәс. 10:43). Моннан тыш, без халыкара кардәшлекнең өлеше булып китәбез һәм гаҗәеп тормышка өметләнә алабыз (Яхъя 10:14—16; Рим. 8:20, 21). Боларның барысына карамастан, кайберәүләр суга чумдырылырга курка. Аларга нәрсә комачаулый? Алар үз куркуларын ничек җиңә ала?

НИ ӨЧЕН КАЙБЕРӘҮЛӘР СУГА ЧУМДЫРЫЛМЫЙ?

Суга чумдырылырга комачаулаган нәрсәләр

Үз көченә ышанмау (4, 5 нче абзацларны кара.) *

4, 5. Эйвери һәм Ханна нинди авырлыкларга очраган?

4 Үз көченә ышанмау. Эйвери исемле егетнең әти-әнисе Йәһвә Шаһитләре. Аның әтисе абруйлы өлкән һәм кайгыртучы әти буларак билгеле. Әмма Эйвери суга чумдырылырга ашыкмаган. Ул болай дип аңлата: «Мин әтиемнең уңышларына ирешә алмам дип борчыла идем». Эйвери шулай ук үзенә биреләчәк вазифаларны үти алмас дип борчылган. «Мин үземне очрашуларда дога кылырга, нотыклар сөйләргә я хезмәт төркемендә җаваплы булырга сорарлар дип курка идем»,— дип сөйли ул.

5 18 яшьлек Ханнаның да әти-әнисе Йәһвә Шаһитләре. Әмма Ханна Йәһвәнең нормалары буенча яши алмас дип уйлаган. Сәбәбе нәрсәдә? Ханна үз-үзен түбән бәяләгән. Кайвакыт ул үзен шулкадәр булдыксыз хис иткән ки, хәтта үз тәненә яралар салган. Ул болай ди: «Мин беркемгә дә, хәтта әти-әниемә дә, бу турыда әйтми идем. Йәһвә мине беркайчан да үз дусты итеп күрмәс дип уйлый идем».

Дусларның йогынтысы (6 нчы абзацны кара.) *

6. Ни өчен Ванесса суга чумдырылмаган?

6 Дусларның йогынтысы. 22 яшьлек Ванесса болай ди: «Минем бик яхшы дустым бар иде. Без бер-беребезне ун ел диярлек белә идек». Әмма Ванессаның бу дусты аның суга чумдырылу теләген хупламаган. Ванессаны бу бик күңелсезләндергән. Ул болай дип сөйли: «Миңа дуслар табу авыр. Шуңа күрә, бу дустымны югалтсам, минем бүтән беркайчан да якын дустым булмас дип борчыла идем».

Гөнаһ кылудан курку (7 нче абзацны кара.) *

7. Макейла нәрсәдән курыккан һәм ни сәбәпле?

7 Гөнаһ кылудан курку. Макейла исемле кызга биш яшь булганда, аның абыйсын җыелыштан чыгарганнар. Абыйсының тәртибе әти-әниләренә зур кайгы китергәнен Макейла балачактан ук күргән. Ул болай ди: «Мин, суга чумдырылгач, гөнаһ кылсам һәм җыелыштан чыгарылсам, әти-әниемә тагы да зуррак кайгы китерермен дип курка идем».

Каршылык-мыскыллаудан курку (8 нче абзацны кара.) *

8. Майлз нәрсә аркасында борчылган?

8 Каршылык-мыскыллаудан курку. Майлз исемле егетнең әти-әнисе аерылышкан. Әтисе Йәһвә Шаһите. Майлз Йәһвә Шаһите булмаган әнисе белән калган. Ул болай ди: «Мин 18 ел әнием белән яшәдем. Мин әниемә суга чумдырылырга теләгәнем турында әйтергә батырчылык итми идем. Чөнки, әтием Йәһвә Шаһите булып киткәч, бу әниемә бер дә ошамады. Хәзер мин Йәһвә Шаһите булу теләгем турында әйтсәм, ул миңа төрле авырлыклар тудырып торыр дип курка идем».

КУРКУЫҢНЫ ҖИҢ

9. Йәһвәнең сабырлыгы һәм яратуы турында уйлану сине нәрсәгә дәртләндерер?

9 Беренче гаилә Аллаһыны кире каккан, чөнки алар аңа карата көчле ярату үстермәгән. Шулай да Йәһвә аларга, озак яшәп, балалар тудырырга һәм аларны үзләре теләгәнчә тәрбияләргә мөмкинлек биргән. Вакыт узу белән Аллаһыдан бәйсез яшәү теләгенең акылсыз булуы ап-ачык булган. Адәм белән Хауваның беренче угылы үз энесен үтергән, һәм җирдә җәбер-золым белән эгоизм рухы киң таралган (Ярат. 4:8; 6:11—13). Әмма Йәһвә, үзенә хезмәт итәргә теләгән Адәм токымнарын коткарыр өчен, чаралар күргән (Яхъя 6:38—40, 57, 58). Йәһвәнең никадәр сабыр һәм игелекле булганы турында уйлан. Ул чакта Аллаһыга карата яратуың үсә барыр һәм син, Адәм белән Хаува сайлаган юлны кире кагып, Йәһвәгә багышланырга булырсың.

Син бу авырлыкларны ничек җиңә аласың?

(9, 10 нчы абзацларны кара.) *

10. Зәбур 19:7 турында уйлану сиңа Йәһвә юлына басарга ничек булыша ала?

10 Йәһвә турында белем алуыңны дәвам ит. Йәһвә турында күбрәк белем алган саен, Аллаһыга уңышлы хезмәт итү мөмкин икәнен күрерсең. Эйвери болай дип сөйли: «Зәбур 19:7 дәге (укы) сүзләр турында уйлану миңа ышаныч хисе өстәде». Эйвери бу мәдхиядәге сүзләрнең үзендә ничек итеп үтәлүен күргән, һәм бу аның Йәһвәгә карата яратуын ныгыткан. Мәхәббәт, безгә ышаныч хисе бирүдән тыш, безне Йәһвәнең хисләре һәм ихтыяры турында уйларга дәртләндерә. Өстә искә алынган Ханна болай дип бүлешә: «Шәхси өйрәнү вакытында Изге Язмаларны укыганда һәм тикшергәндә, мин, үземә яралар салып, Йәһвәне бик күңелсезләндергәнемне аңладым» (1 Пет. 5:7). Ханна «сүзне үтәүче» булган (Ягък. 1:22). Бу яхшы җимешләр китергән. Ул болай ди: «Йәһвәне тыңлау миңа зур файда китергәнен күреп, аңа карата яратуым тагы да үсте. Хәзер мин бер дә шикләнмим: ярдәм кирәк булганда, Йәһвә миңа үз җитәкчелеген бирәчәк». Ханна үзенә яралар салу гадәтен ташлый алган. Ул Йәһвәгә багышланган һәм суга чумдырылган.

(11 нче абзацны кара.) *

11. Яхшы дуслар табар өчен, Ванесса нәрсә эшләгән һәм без аның мисалыннан нәрсәгә өйрәнәбез?

11 Дусларны акыллы сайла. Ванесса үз дусты белән аралашу Йәһвәгә хезмәт итәргә комачаулаганына төшенгән. Шуңа күрә ул бу дусты белән араларын өзгән. Моннан тыш, ул тагын бер мөһим адым ясаган: җыелышта дуслар табарга булган. Аның сүзләре буенча, аңа Нух һәм аның гаиләсе мисалы ярдәм иткән. Ул болай ди: «Нух һәм аның гаиләсе Йәһвәне яратмаган кешеләр арасында яшәгән. Әмма алар бер-берсе белән якын аралашкан». Суга чумдырылганнан соң, Ванесса пионер булып киткән. Ул болай дип өсти: «Бу миңа үз җыелышымда гына түгел, ә башка җыелышларда да дуслар табарга ярдәм итте». Йәһвә безгә ышанып тапшырган эштә мөмкин кадәр активрак булсаң, син дә яхшы дуслар таба алырсың (Мат. 24:14).

(12—15 нче абзацларны кара.) *

12. Адәм белән Хаувага куркуның нинди төре җитеп бетмәгән һәм бу нәрсәгә китергән?

12 Курку хисенә акыллы караш саклагыз. Курку хисенең кайбер төрләре безгә файда китерә. Мәсәлән, без Йәһвәне күңелсезләндерүдән куркырга тиеш (Зәб. 111:10). Адәм белән Хаува Йәһвәгә карата андый курку-хөрмәт үстергән булса, Аллаһыдан читкә китмәс иде. Әмма алар Аллаһыга каршы фетнә күтәргән. Шунда аларның күзләре ачылган — алар үзләренең гөнаһлы булып киткәннәрен аңлаган. Хәзер инде алар үз токымнарына үлем һәм гөнаһ кына мирас итеп калдыра алган. Моны аңлагач, алар шәрә булуларыннан ояла башлаган, шуңа күрә үзләренә инҗир яфракларыннан каплагыч ясаган (Ярат. 3:7, 21).

13, 14. а) 1 Петер 3:21 дә әйтелгәнне исәпкә алып, ни өчен безгә үлемнән куркып калтырыйсы юк? ә) Йәһвәне яратыр өчен безнең нинди сәбәпләребез бар?

13 Шулай итеп, бездә Йәһвәгә карата курку-хөрмәт хисе булырга тиеш. Ә үлемнән безгә куркып калтырыйсы юк. Йәһвә бит безгә мәңгелек тормыш алырга мөмкинлек биргән. Ә гөнаһ кылсак, әмма, Мәсихнең йолымына иман итеп, эчкерсез тәүбә итсәк, Йәһвә гөнаһларыбызны кичерәчәк. Без йолымга иман иткәнебезне ничек күрсәтә алабыз соң? Аллаһыга тормышыбызны багышлап һәм суга чумдырылып. (1 Петер 3:21 укы.)

14 Йәһвәгә карата мәхәббәт безгә куркуга бирелмәскә булыша. Йәһвәне яратыр өчен сәбәпләребез чиксез күп. Ул безнең турында һәр көн кайгырта. Тагы да мөһимрәге, Аллаһы безгә үзе һәм үз нияте турында хакыйкать ачты (Яхъя 8:31, 32). Өстәвенә, ул мәсихче җыелыш аша безгә булыша һәм җитәкчелек бирә. Ул безгә көндәлек йөгебезне күтәреп барырга ярдәм итә һәм мәңгелек тормышка өмет бирә (Зәб. 68:19; Ачыл. 21:3, 4). Йәһвәнең игелеге безне аңа җәлеп итә. Яраткан Атабызны күңелсезләндерү безнең уебызга да килми.

15. Макейла үз куркуларын ничек җиңгән?

15 Макейла Йәһвәнең кичерүчән Аллаһы булуын аңлаган, һәм бу аңа үз куркуларын җиңәргә ярдәм иткән. Ул болай ди: «Мин барыбызның да камилсез булуына һәм хаталар кылуына төшендем. Әмма, моңа да карамастан, Йәһвә безне ярата һәм йолым нигезендә кичерә икәнен аңладым». Йәһвәгә карата ярату Макейланы суга чумдырылырга дәртләндергән.

(16 нчы абзацны кара.) *

16. Майлзга каршылык-мыскыллаудан куркуны җиңәргә нәрсә булышкан?

16 Суга чумдырылырга теләгән, әмма әнисеннән курыккан Майлз үз хис-кичерешләрен район күзәтчесенә сөйләгән. Ул болай дип әйтә: «Район күзәтчесе дә дини яктан бүленгән гаиләдә үскән булган икән. Ул миңа әнием белән сөйләшүгә әзерләнергә булышты. Мин әниемә суга чумдырылу карары минеке икәнен һәм әтием миңа басым ясамаганын аңлатырга тагы да тәвәккәлрәк идем». Майлзның әнисе аның карарына әллә ни шат булмаган. Ахыр чиктә Майлзга өеннән китәргә туры килсә дә, ул үз максатына ирешкән. «Йәһвәнең минем хакка никадәр күп башкарганын аңлагач, йөрәгемдә рәхмәт хисе туды. Мин Гайсәнең йолым корбаны турында күп уйландым һәм Йәһвәнең үземне никадәр яратканын аңладым. Нәтиҗәдә, мин Йәһвәгә багышландым һәм суга чумдырылдым».

КАРАРЫГЫЗ БУЕНЧА ЭШ ИТЕГЕЗ

Без Аллаһыга рәхмәтле булуыбызны күрсәтә алабыз (17 нче абзацны кара.)

17. Һәрберебезнең нинди мөмкинлеге бар?

17 Гадән бакчасында тыелган җимешне ашап, Хаува үзенең күктәге Атасын кире каккан. Аңа кушылып, Адәм Йәһвәнең бар бүләкләре өчен бер дә рәхмәтле булмаганын күрсәткән. Безнең Адәм белән Хаува кебек булмаганыбызны һәм Йәһвәгә бар эшләре өчен бик рәхмәтле булуыбызны күрсәтер өчен яхшы мөмкинлегебез бар. Суга чумдырылып, без Йәһвәнең яманлык белән яхшылык нормаларын урнаштырырга хокукы барлыгын таныйбыз һәм күктәге Атабызга карата мәхәббәтебезне һәм аңа ышанганыбызны күрсәтәбез.

18. Йәһвәгә хезмәт итүдә уңышлы булыр өчен, нәрсә эшләү мөһим?

18 Суга чумдырылганнан соң, безгә үзебез теләгәнчә түгел, ә Йәһвәнең нормалары буенча яшәргә кирәк. Бу кайвакыт җиңел булмаса да, бөтен дөньяда миллионлаган кеше шулай яши. Изге Язмаларны тирәнтен өйрәнсәң, кардәшләр белән регуляр рәвештә аралашсаң һәм башкаларга яратучы Аллаһыбыз турында сөйләсәң, Аллаһыга тугры булып калу җиңелрәк булыр (Евр. 10:24, 25). Карарлар кабул иткәндә, Йәһвәнең оешмасы һәм Сүзе аша бирелгән киңәшләргә колак сал (Ишаг. 30:21). Шунда уңыш сиңа юлдаш булыр (Гыйб. сүз. 16:3, 20).

19. Сиңа нәрсәне истә тотарга кирәк һәм ни өчен?

19 Йәһвәнең җитәкчелеге кешегә файда китерә. Моны истә тотсаң, Йәһвәгә һәм аның нормаларына яратуың үсәр генә. Шайтан тәкъдим иткән бер әйбер дә сине кызыктырмас һәм Аллаһыдан читләштермәс. Ерак-ерак киләчәктә, яңа дөньяда инде берәр мең ел яшәгәч, син артка борылып карарсың да: «Бу тормышымда иң акыллы карар булды!» — дип әйтеп куярсың!

28 ҖЫР Кем Йәһвәнең дусты була ала?

^ 5 абз. Суга чумдырылырга карар — тормышыбызда иң мөһим адым. Ни өчен алай дип әйтеп була? Бу мәкалә шушы сорауга җавап алырга булышыр һәм суга чумдырылу турында уйлаган кешеләргә бу адымны ясарга комачаулый торган авырлыкларны җиңәргә ярдәм итәр.

^ 56 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: үз көченә ышанмау: яшь абый-кардәшебез комментарийлар бирергә курка.

^ 58 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: дусларның йогынтысы: яшь апа-кардәшебез үз имандашларыннан ояла.

^ 60 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: гөнаһ кылудан курку: кыз үз абыйсының җыелыштан чыгарылганын һәм өйдән киткәнен күрә.

^ 62 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: каршылык-мыскыллаудан курку: яшь абый-кардәшебез дога кылырга курка, чөнки Йәһвәгә хезмәт итмәгән әнисе аңа карап утыра.

^ 65 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: үз көченә ышанмау: яшь абый-кардәшебез күбрәк шәхси өйрәнү үткәрергә була.

^ 67 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: дусларның йогынтысы: яшь апа-кардәшебез үз карашын үзгәртә һәм Йәһвә Шаһите булуы белән горурлана башлый.

^ 69 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: гөнаһ кылудан курку: кыз суга чумдырыла.

^ 71 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: каршылык-мыскыллаудан курку: яшь абый-кардәшебез, кыюлык җыеп, үз карашларын әнисенә аңлата.