Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

11 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Йәһвәнең тавышын тыңлагыз

Йәһвәнең тавышын тыңлагыз

«Бу минем сөекле Улым... Аны тыңлагыз» (МАТ. 17:5).

89 ҖЫР Тыңла, төшен һәм куллан

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1, 2. а) Йәһвә кешеләр белән ничек аралаша? ә) Без бу мәкаләдән нәрсә белербез?

ЙӘҺВӘГӘ кешеләр белән аралашырга ошый. Элек ул үз фикерләрен пәйгамбәрләр, фәрештәләр һәм Гайсә Мәсих аша җиткергән (Амус 3:7; Гәл. 3:19; Ачыл. 1:1). Бүген ул безгә үз Сүзе, Изге Язмалар, аша дәшә. Ул безгә бу китапны без аның фикер йөртү һәм эш итү рәвешен аңлый алсын өчен биргән.

2 Гайсә җирдә хезмәт иткәндә, Йәһвә аңа өч тапкыр күктән мөрәҗәгать иткән. Әйдәгез, Аллаһының нәрсә әйткәнен исебезгә төшерик, моннан нәрсәгә өйрәнеп булганын күрик һәм, аның сүзләре безгә файда китерсен өчен, нәрсә эшләргә кирәклеген белик.

«СИН МИНЕМ ЯРАТКАН УЛЫМ»

3. Марк 1:9—11 дә укылганча, Гайсә суга чумдырылганда, Йәһвә нәрсә әйткән һәм аның сүзләре нинди фикерләрне ассызыклый?

3 Марк 1:9—11 дә (укы) Аллаһының Гайсәгә беренче мөрәҗәгать итүе язылган. Аллаһы болай дигән: «Син минем яраткан Улым, мин сине хуплыйм». Үз Атасыннан андый җылы сүзләр ишетү Гайсәне бик рухландыргандыр! Бу сүзләр мондый өч фикерне ассызыклый: 1) Гайсә — Аллаһының Улы; 2) Йәһвә үз Улын ярата; 3) Йәһвә Гайсәне хуплый. Әйдәгез, һәрбер фикергә аерым-аерым игътибар итик.

4. Гайсә суга чумдырылгач, аның Йәһвә белән мөнәсәбәтләре ничек үзгәргән?

4 «Син минем яраткан Улым». Бу сүзләрне әйтеп, Йәһвә үз Улы белән яңа мөнәсәбәтләргә ия булганын күрсәткән. Күктә яшәгәндә, Гайсә Аллаһының рухи угылларының берсе булган. Әмма суга чумдырылгач, ул изге рух белән майланган булган һәм башка мәгънәдә Аллаһының рухи Угылы булып киткән: хәзер аның, күккә кайтып, Патша һәм Баш рухани булып китәргә өмете булган (Лүк 1:31—33; Евр. 1:8, 9; 2:17). Нәкъ шул сәбәпле Йәһвә: «Син минем... Улым»,— дип әйткән (Лүк 3:22).

Мактау сүзләре рухыбызны күтәрә (5 нче абзацны кара.) *

5. Йәһвә безгә нинди үрнәк калдырган?

5 «Син минем яраткан Улым». Үз Улын яратуында һәм хуплавында ышандырган Йәһвә безнең өчен яхшы үрнәк булып тора. Безгә дә башкаларны рухландырыр өчен мөмкинлекләр күрергә кирәк (Яхъя 5:20). Әллә, якын кешебез безгә яратуын һәм рәхмәтен белдергәндә, бу безгә сөенеч китермиме? Нәкъ шулай ук безнең мактау сүзләребез кардәшләребезнең һәм гаилә әгъзаларының иманнарын ныгыта һәм аларга Йәһвәгә тугрылык белән хезмәт итәргә булыша. Балалар турында әйткәндә, алар яратуыбызга һәм дәртләндергеч сүзләргә аеруча мохтаҗ. Шуңа күрә ата-аналар үз балаларын эчкерсез мактарга тиеш. Эчкерсез, назлы мактау сүзләрен ишеткәндә, балалар бәхеттән балкый.

6. Ни өчен Гайсә Мәсихтә шикләнмәскә була?

6 «Мин сине хуплыйм». Йәһвә Гайсәнең тугры калачагында һәм үзенең ихтыярын үтәячәгендә бер тамчы да шикләнмәгән. Моны ул «Мин сине хуплыйм» дигән сүзләр белән күрсәткән. Йәһвә үз Улына ышанган икән, бигрәк тә без Мәсих Аллаһының бар вәгъдәләрен үтәячәк дип ышана алабыз (2 Көр. 1:20). Гайсә Мәсихнең тормышы турында уйлану безне аның эзләреннән төгәлрәк барырга дәртләндерә. Йәһвә бездә дә шикләнми. Ул үз халкының Мәсихтән үрнәк алачагын төгәл белә (1 Пет. 2:21).

«АНЫ ТЫҢЛАГЫЗ»

7. Маттай 17:1—5 тән күренгәнчә, Йәһвә күктән тагын кайчан сөйләгән һәм ул нәрсә дигән?

7 Маттай 17:1—5 укы. Икенче тапкыр Аллаһы Гайсәгә аның «кыяфәте үзгәргәндә» эндәшкән. Гайсә үзе белән Петер, Ягъкуб һәм Яхъяны биек тауга алып менгән. Анда алар гаҗәеп күренеш күргән: Гайсәнең йөзе кояштай балкып киткән, ә киемнәре яктылык кебек ап-ак булган. Шәкертләрне йокы баскан, ләкин уянгач, алар Гайсәнең данын һәм Муса белән Ильяс образларын күргән. Муса һәм Ильяс Гайсә белән аның үләчәге һәм тереләчәге турында сөйләшеп торган (Лүк 9:29—32). Аннан соң аларның барысын болыт каплаган һәм Аллаһының тавышы ишетелгән! Ул болай дигән: «Бу минем сөекле Улым, мин аны хуплыйм». Гайсә суга чумдырылган көнне кебек, бу очракта да Йәһвә үз Улына хуплавын белдергән һәм үз яратуында ышандырган. Әмма бу очракта Йәһвә болай дип өстәгән: «Аны тыңлагыз».

8. Таудагы күренеш Гайсәгә һәм шәкертләренә ничек тәэсир иткән?

8 Бу күренеш Гайсәнең киләчәктәге данын һәм Аллаһы Патшалыгында нинди хакимлеккә ия булачагын күзалларга булышкан. Гайсәне бу күренеш киләчәктәге газаплары һәм үлеме алдыннан ныгыткан. Бу күренеш шулай ук шәкертләрнең дә иманнарын ныгыткан, аларга сафлык сакларга һәм еллар буе хезмәт итәргә ярдәм иткән. Якынча 30 ел үтсә дә, Петер бу күренешне бик яхшы хәтерләгән (2 Пет. 1:16—18).

9. Гайсә үз шәкертләренә нинди киңәшләр биргән?

9 «Аны тыңлагыз». Йәһвә безгә Гайсәне тыңларга һәм аңа буйсынырга куша. Җирдә яшәгәндә, Гайсә күп файдалы һәм кызыклы нәрсәләр сөйләгән. Мәсәлән, ул үз шәкертләрен яхшы хәбәрне вәгазьләргә өйрәткән һәм уяу булып торуның мөһимлегенә басым ясаган (Мат. 24:42; 28:19, 20). Ул шулай ук, тар ишек аша керер өчен, кулдан килгәнне эшләргә һәм беркайчан да бирешмәскә дәртләндергән (Лүк 13:24). Гайсә үз шәкертләрен бер-берсен яратырга, бердәм булып калырга һәм үзенең әмерләрен үтәргә өйрәткән (Яхъя 15:10, 12, 13). Нинди гамәли киңәшләр биргән Гайсә үз дусларына! Бу киңәшләр безнең көннәрдә дә бик файдалы һәм кулланырлык.

10, 11. Гайсәнең тавышын тыңлаганыбызны без ничек күрсәтә алабыз?

10 Гайсә болай дип әйткән: «Хакыйкать ягында торучы һәркем минем тавышымны тыңлый» (Яхъя 18:37). «Бер-беребезгә карата сабыр булып һәм бер-беребезне ихлас күңелдән кичереп», без Гайсәнең тавышын тыңлаганыбызны күрсәтәбез (Көл. 3:13; Лүк 17:3, 4). Без Мәсих тавышына тыңлаучан булуыбызны тагын ничек күрсәтә алабыз? «Уңайлы вакытта да, авыр вакытта да» ашкынып вәгазьләп (2 Тим. 4:2).

11 Гайсә тагын болай дигән: «Минем сарыкларым минем тавышымны тыңлый» (Яхъя 10:27). Мәсихчеләр Гайсәнең сүзләрен тыңлап кына калмый, ә аларны үти. Алар «тормыш мәшәкатьләренә» чуммый (Лүк 21:34). Моның урынына алар, бу хәтта авыр булса да, Мәсих кушканнарын тормышта иң мөһим нәрсә дип саный. Күп кенә кардәшләребез каты сынауларга дучар була, шул исәптән эзәрлекләүләрдән һәм табигать афәтләреннән зыян күрә я бик ярлы яши. Шулай да алар Йәһвәгә тугры булып кала һәм шулай итеп Гайсәгә тыңлаучан булуларын раслый. Аларга Гайсәнең мондый сүзләре карый: «Әмерләремне кабул итеп, аларны үтәгән кеше мине ярата. Ә мине яратучыны Атам да яратыр» (Яхъя 14:21).

Хезмәттә катнашып, Гайсәнең тавышын тыңлаганыгызны күрсәтегез (12 нче абзацны кара.) *

12. Гайсәне тыңлаганыбыз тагын нәрсәдән күренә?

12 Гайсәнең тавышын тыңлаганыбызны күрсәтер өчен тагын бер мөмкинлек — «җитәкчелекне үз өсләренә алган» кардәшләр белән хезмәттәшлек итү (Евр. 13:7, 17). Аллаһы оешмасында соңгы вакытта күп үзгәрешләр булды. Мәсәлән, хәзер без хезмәттә яңа кораллар һәм ысуллар кулланабыз, атна уртасындагы очрашуның үткәрү тәртибе дә үзгәрде. Тагын Патшалык Залларын төзүгә, реконструкцияләүгә һәм кайгыртуга кагылышлы үзгәрешләр ясалды. Ярату һәм зирәклек чагылган бу үзгәрешләр өчен без бик рәхмәтле. Оешма аша бирелгән җитәкчелекне тотсак, Йәһвәнең безне фатихалаячагына бер дә шикләнмәскә була.

13. Гайсәне тыңлау нинди файда китерә?

13 Гайсәнең тавышын тыңлау безгә зур файда китерә. Гайсә аның өйрәтүләре шәкертләрнең җаннарын яңартачак дип вәгъдә иткән. Ул болай дигән: «Сез җаннарыгызны яңартырсыз. Минем камытым уңайлы һәм йөгем җиңел» (Мат. 11:28—30). Чыннан да, Аллаһы Сүзе, шул исәптән Гайсәнең тормышы һәм хезмәте турында язылган дүрт Яхшы хәбәр китабы да, безне рухи яктан ныгыта һәм зирәк итә (Зәб. 19:7; 23:3). Гайсә әйткәнчә, «Аллаһы сүзен тыңлап, аны үтәүчеләр бәхетле!» (Лүк 11:28)

АЛЛАҺЫ ҮЗ ИСЕМЕН ДАНЛАР

14, 15. a) Яхъя 12:27, 28 буенча, Йәһвә күктән кайчан өченче тапкыр сөйләгән? ә) Ни өчен Йәһвәнең сүзләре Гайсәне юаткан һәм ныгыткан?

14 Яхъя 12:27, 28 укы. Яхъя бәян иткән яхшы хәбәрдә Аллаһының күктән өченче тапкыр сөйләгәне турында әйтелә. Үлеменә кадәр берничә көн калганда, Гайсә Иерусалимга Пасах бәйрәменә килгән. Җаны борчылганын танып, ул болай дип дога кылган: «Атам, исемеңне данла». Йәһвә күктән болай дип җаваплаган: «Мин данладым һәм кабат данлармын».

15 Үзендә бик зур җаваплылык ятканын аңлаганга, Гайсә нык борчылган. Аңа бит, каты камчылауга һәм җәзалап үтерелүгә карамастан, Йәһвәгә тугры булып калырга кирәк булган (Мат. 26:38). Атасының исемен данлау Гайсә өчен иң мөһиме булган. Әмма Гайсәне көфер сүз сөйләүче итеп гаепләгәннәр, һәм ул үзенең үлеме Аллаһының исеменә тап төшерергә мөмкин дип борчылган. Шик тә юк, Йәһвәнең сүзләрен ишетү Гайсәгә көч өстәгән! Бу сүзләрдән Йәһвәнең исеме данланачагы ап-ачык күренгән. Атасының тавышын ишетү Гайсәне юаткан һәм газапларга әзерләгән. Күрәсең, Йәһвәнең нәрсә әйткәнен Гайсә генә аңлаган. Әмма дә ләкин Аллаһы бу сүзләрнең безнең өчен Изге Язмаларда язылуы турында кайгырткан (Яхъя 12:29, 30).

Йәһвә үз исемен данлар һәм үз халкын коткарыр (16 нчы абзацны кара.) *

16. Ни өчен без Йәһвә исеменә тап төшерелә дип борчылырга мөмкин?

16 Гайсә кебек, без дә Йәһвәнең абруе турында борчылабыз. Бәлки, без гаделсез мөгамәләгә дучар. Я, бәлки, без дошманнарның Аллаһы халкы турында тараткан хәбәрләре аркасында күңелсезләнәбездер. Без бу ялган хәбәрләр Аллаһы исеменә һәм аның оешмасына тап төшерер дип борчылырга мөмкин. Йәһвәнең «мин [үз исемемне] данлармын» дигән сүзләре безне юатсын. «Һәркайсы акылдан өстенрәк торучы Аллаһы тынычлыгы» йөрәгебезне һәм аңыбызны Мәсих Гайсә аша сакласын (Флп. 4:6, 7). Йәһвә үз исемен данлаячак һәм күктәге Патшалык ярдәмендә Шайтан белән бу дөнья китергән бар зыянны юк итәчәк (Зәб. 94:22, 23; Ишаг. 65:17). Шуңа күрә беркайчан да чиктән тыш борчылмыйк.

ЙӘҺВӘ ТАВЫШЫНА ИГЪТИБАРЛЫ БУЛЫГЫЗ

17. Ишагыя 30:21 дә әйтелгәнне исәпкә алып, Йәһвә безгә бүген ничек мөрәҗәгать итә?

17 Йәһвә безгә дә мөрәҗәгать итә. (Ишагыя 30:21 укы.) Әлбәттә, без Аллаһының тавышын күктән ишетмибез. Әмма ул безгә Изге Язмаларны бүләк иткән, анда без күп үгет-нәсыйхәт табабыз. Шулай ук изге рухы аша Йәһвә «ышанычлы һәм акыллы идарәчене» үз халкына рухи ризык бирергә дәртләндерә (Лүк 12:42). Безнең бастырылган һәм электрон форматта күп басмаларыбыз, шулай ук видео- һәм аудиоязмалар бар. Моның барысы безне рухи яктан ныгыта!

18. Йәһвәнең сүзләре иманыгызны һәм кыюлыгыгызны ничек ныгыта?

18 Әйдәгез, Йәһвәнең Гайсәгә әйткән сүзләрен һәрвакыт истә тотыйк! Бу сүзләр турында уйлану шуны онытмаска булышыр: барысы да — Аллаһы контроле астында һәм ул Шайтан белән аның дөньясы китергән зыянны юк итәчәк. Йәһвәнең тавышына игътибарлы булыйк. Шулай эшләсәк, без бүгенге һәм киләчәктәге проблемаларны уңышлы кичереп чыга алырбыз һәм, Изге Язмаларда әйтелгәнчә, «Аллаһы ихтыярын үтәп, вәгъдә ителгәнне алырбыз» (Евр. 10:36).

4 ҖЫР «Йәһвә — Көтүчем минем»

^ 5 абз. Гайсә җирдә хезмәт иткәндә, Йәһвә аңа күктән өч тапкыр дәшкән. Бу очракларның берсендә Йәһвә Гайсәнең шәкертләренә үз Улын тыңларга кушкан. Бүген Йәһвә безгә Изге Язмалар аша, шул исәптән Мәсих өйрәткән нәрсәләр аша, сөйли. Шулай ук Аллаһы безгә үз оешмасы аша дәшә. Бу мәкаләдән Йәһвәгә һәм Гайсәгә буйсынучан булу безгә нинди файда китергәнен белербез.

^ 52 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: хезмәттәш ярдәмче Патшалык Залының территориясен җыештыра һәм, үз вазифасын үтәп, кардәшләргә басмалар бирә; өлкән моңа игътибар итә һәм аны моның өчен эчкерсез мактый.

^ 54 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА:: Сьерра-Леонеда ирле-хатынлы пар бер балыкчыга җыелышка чакыру бирә.

^ 56 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: кардәшләр эшчәнлегебез чикләнгән илдә фатирда җыелган. Алар, артык игътибар җәлеп итмәс өчен, көндәлек кием киеп килгән.