Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сез беләсезме?

Сез беләсезме?

Борынгы вакытта кешеләр диңгез буенча сәяхәтләрен ничек оештырган?

ГОМУМӘН алганда, Паул көннәрендә пассажирлар йөртү өчен генә кулланыла торган кораблар булмаган. Шунлыктан кешеләргә йөк корабларында сәяхәт итәргә туры килгән. Моның өчен алар үзләренә кирәкле якка баручы кораб турында белешергә һәм диңгезчеләрдән, пассажирлар алмыйсызмы, дип сорарга тиеш булган (Рәс. 21:2, 3). Кораб нәкъ кирәкле шәһәргә бармаса да, пассажирлар шул корабка барыбер утыра алган. Аннан соң аларның башка корабка күчеп утыру мөмкинлеге булган (Рәс. 27:1—6).

Кораблар елның бар фасылларында да йөрмәгән, һәм аларның төгәл графиклары булмаган. Корабның порттан үз вакытында чыгу-чыкмавына күп нәрсә тәэсир иткән, мәсәлән һава торышы. Юл уңаена искән җилләр дә зур роль уйнаган. Моннан тыш, хорафатларга ышанган диңгезчеләр, начар билге аркасында, корабның порттан чыгуын тоткарлый алган. Мәсәлән, корабтагы җайланмаларга козгын, утырып, каркылдый башласа яки яр буенда һәлакәткә эләккән корабның ватыклары ятса, диңгезчеләр диңгезгә чыгарга курыккан. Сәяхәтче, үзенә кирәкле корабны тапкач, әйберләре белән портка килгән һәм бу корабның кузгалуы турында белдерү көткән.

Тарихчы Лайонел Кассон болай дип сөйли: «Римда кораб табу җиңел булган. Рим порты Тибр елгасының тамагында урнашкан булган. Аның янындагы Остия шәһәренең бер зур мәйданында конторалар торган. Бу контораларның күбесен кораб хуҗалары тоткан. Бу хуҗалар Нарбон [бүгенге Франция], Карфаген [бүгенге Тунис] һәм башка җирләрдән булган. Кораб эзләгән кеше, шул контораларга мөрәҗәгать итеп, теге я бу корабның маршруты турында белешә алган».

Кораблар ярдәмендә кешеләр сәяхәткә азрак вакыт сарыф иткән. Әмма шул ук вакыт диңгезгә чыгу куркыныч булган. Мәсәлән, Паул үзенең миссионер сәяхәтләрендә берничә тапкыр һәлакәткә эләккән (2 Көр. 11:25).