Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

24 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Аллаһы турындагы белемгә каршы торган һәркайсы киртәне җимерегез!

Аллаһы турындагы белемгә каршы торган һәркайсы киртәне җимерегез!

«Без хаталы фикер йөртүләрне, Аллаһы турындагы белемгә каршы торган һәркайсы киртәне җимерәбез» (2 КӨР. 10:5).

124 ҖЫР Тугрылык саклыйбыз

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1. Рәсүл Паул майланган кардәшләренә нинди сүзләр язган?

РӘСҮЛ ПАУЛ: «Бу дөнья төзелешенең гадәтләре буенча бүтән эш итмәгез»,— дип киңәш иткән (Рим. 12:2). Бу сүзләрне ул Аллаһыга багышланган һәм изге рух белән майланган мәсихчеләргә язган. Ни өчен? (Рим. 1:7)

2, 3. Безне Йәһвәдән читләштерер өчен, Шайтан нәрсә эшли һәм тирән тамырланган карашларыбыздан арыну мөмкинме?

2 Күрәсең, кайбер мәсихчеләргә Шайтан дөньясындагы карашлар һәм идеяләр тәэсир итә башлаган, һәм рәсүл Паулны бу борчыган (Эфес. 4:17—19). Барыбызга да дөнья карашларының йогынты ясавы бар. Безне Йәһвәдән читләштерер өчен, бу дөнья илаһы Шайтан төрле алымнар куллана. Безгә элеккеге тормышыбыз, культурабыз һәм алган белемебез тәэсир итәргә мөмкин, һәм Шайтан, безгә үз фикер йөртү рәвешен йоктырыр өчен, моны кулланырга тырыша. Мәсәлән, йөрәгебездә үзебезне зурга кую теләге үссә һәм без үзебезгә дан эзли башласак, Шайтан моннан файдаланмый калмас.

3 «Ныгытмаларга» охшаш тирән тамырланган карашларны йөрәгебездән йолкып чыгару чыннан да мөмкинме? (2 Көр. 10:4) Паул бу сорауга болай дип җаваплый: «Без хаталы фикер йөртүләрне, Аллаһы турындагы белемгә каршы торган һәркайсы киртәне җимерәбез, һәр фикерне, Мәсихкә тыңлаучан итәр өчен, әсир итәбез» (2 Көр. 10:5). Әйе, Йәһвәнең ярдәме белән без бар «хаталы фикер йөртүләрне» һәм тискәре гадәтләребезне җиңә алабыз. Дару чирдән савыгырга булыша алган кебек, Аллаһы Сүзе дә безгә Шайтанның агулы тәгълиматларына каршы торырга булыша ала.

«АКЫЛЫГЫЗНЫ ЯҢАРТЫГЫЗ»

4. Хакыйкатьне кабул иткәндә, күпчелегебезгә нинди үзгәрешләр ясарга туры килде?

4 Аллаһы Сүзен өйрәнгәндә, нинди үзгәрешләр ясаганыгызны исегезгә төшерегез. Күбебезгә дөрес булмаган тәртипне калдырырга туры килде (1 Көр. 6:9—11). Йәһвә ярдәме белән без начар юлны калдыра алдык. Һичшиксез, без Аллаһыга моның өчен бик рәхмәтле!

5. Римлыларга 12:2 буенча, безгә нинди ике адым ясарга кирәк?

5 Шулай да үз уңышларыбыз белән артык канәгать булмыйк. Әйе, суга чумдырылганчы, без җитди гөнаһлардан арындык, әмма безгә алга таба да элеккеге тормыш рәвешенә кире кайтырга этәрә алган бар нәрсәләрдән качарга кирәк. Рәсүл Паул болай дип киңәш иткән: «Бу дөнья төзелешенең гадәтләре буенча бүтән эш итмәгез, ә акылыгызны яңарту аша үзегезне үзгәртә барыгыз» (Рим. 12:2). Бу шигырьдән күренгәнчә, үзгәрү процессы ике адымнан тора. Беренчедән, безгә «бу дөнья төзелешенең гадәтләре буенча эш итмәскә», ә икенчедән, акылыбызны яңарту аша үзебезне «үзгәртә барырга» кирәк.

6. Гайсәнең Маттай 12:43—45 тә язылган сүзләре нинди фикерне ассызыклый?

6 Паул, бу сүзләрне язганда, тышкы кыяфәттәге үзгәрүне күздә тотмаган. Ул күпкә тирәнрәк үзгәреш турында — җан түрендәге үзгәреш турында әйткән. (« Үзгәрү я кыланумы?» дигән рамканы кара.) Безгә акылыбызны, ягъни иң тирән уйларыбызны, хисләребезне һәм теләкләребезне, яңарта барырга кирәк. Үзебезгә мондый сорау бирик: «Мәсихкә иярер өчен ясаган үзгәрешләрем өстән-өстән генәме яисә мин эчке шәхесемне дә үзгәртәмме?» Гайсәнең Маттай 12:43—45 тә (укы) язылган сүзләре тагын бер мөһим якка игътибар итә: начар фикерләрдән арыну гына җитми; йөрәгебезгә Аллаһы хуплаган фикерләрне сеңдерү дә бик мөһим.

«ЯҢАЧА ФИКЕР ЙӨРТЕР ӨЧЕН ТЫРЫШЛЫК КУЕГЫЗ»

7. Үзебезне үзгәртер өчен, нәрсә кирәк?

7 Үз эчке асылыбызны тулысы белән үзгәртү чыннан да мөмкин икәнен Аллаһы Сүзендәге мондый сүзләр раслый: «Яңача фикер йөртер өчен тырышлык куюыгызны дәвам итегез һәм яңа шәхес булып киенегез, ә андый шәхес чын тәкъвалык белән тугрылыкка нигезләнгән Аллаһы ихтыяры буенча яратылган» (Эфес. 4:23, 24). Әйе, үзебезне үзгәртү мөмкин, әмма, әлбәттә, бу җиңелләрдән түгел. Начар теләкләрне тыю һәм гөнаһ кылмау гына җитми: безгә «яңача фикер йөртергә» өйрәнергә кирәк. Моның өчен мотивларыбызны һәм гадәтләребезне үзгәртү мөһим. Әлбәттә, бу өзлексез тырышлыклар таләп итә.

8, 9. Ни өчен эчке асылыбызны үзгәртү мөһим? Мисал китерегез.

8 Элек мәрхәмәтсез, кырыс булган бер абый-кардәшнең мисалын карап чыгыйк. Эчкечелек белән сугышу гадәтен ташлагач, ул суга чумдырылган. Бу җирле кешеләр өчен бик яхшы шаһитлек булган. Әмма, суга чумдырылуыннан соң күп тә үтмәстән, аның рухилыгы сыналган. Бер кичен бер исерек кеше, кардәшебез белән сугышырга дип, аның йорты янына килгән. Башта кардәшебез үзен тыя алган. Әмма теге исерек кеше Йәһвә исемен хурлый башлагач, абый-кардәшебез түзмәгән һәм сугыша башлаган. Ни өчен алай килеп чыккан? Бу кардәш сугышу гадәтен тезгендә тотарга өйрәнсә дә, аның фикер йөртүе һаман да үзгәрмәгән булган. Башка сүзләр белән әйткәндә, ул эчке асылын әле яңартмаган.

9 Шулай да безнең кардәшебез көрәшүен дәвам иткән (Гыйб. сүз. 24:16). Өлкәннәрнең ярдәме белән ул рухи яктан үсә барган. Вакыт узу белән ул хәтта өлкән булып киткән. Бер кичне Патшалык Залы янында ул, күп еллар элек кебек, сынауга очраган: башка бер исерек кеше бер өлкәнгә бәйләнә башлаган. Абый-кардәшебез нәрсә эшләгән? Ул теге исерек кеше белән тыныч кына сөйләшкән, киеренке хәлне йомшарткан һәм аны өенә хәтле озатып куйган. Әйе, хәзер кардәшнең үз фикер йөртүен үзгәрткәне ап-ачык күренгән. Күңел түрендә ул басынкы, тыныч кешегә әверелгән. Һичшиксез, андый үзгәреш Йәһвә Атабызны данлый!

10. Яңача фикер йөртер өчен, без нәрсә эшләргә тиеш?

10 Андый үзгәрешләр тиз я автоматик рәвештә булмый. Кайвакыт безгә еллар буе тырышлыклар куярга туры килә (2 Пет. 1:5). Хакыйкатьтә күп еллар булганга гына шәхесебез үзеннән-үзе үзгәрер дип уйлау дөрес булмас иде. Эчке асылыбызны үзгәртер өчен, безгә кулыбыздан килгәннең барысын эшләргә кирәк. Әйдәгез, бу өлкәдә ярдәм итә алган киңәшләргә игътибар итик.

«ЯҢАЧА ФИКЕР ЙӨРТЕРГӘ» НӘРСӘ ЯРДӘМ ИТӘР?

11. Дога безгә фикер йөртүебезне яңартырга ничек булыша?

11 Беренче бик мөһим адым — дога. Мәдхия җырлаучы кебек дога кылыйк: «И Раббым, миндә саф йөрәк булдыр, эчемә яңа рух, какшамас рух сал» (Зәб. 51:10). Безгә фикер йөртү рәвешебезне яңартырга кирәклеген танырга һәм Йәһвәдән ярдәм сорарга кирәк. Йәһвә безгә үзгәрергә булышырга чыннан да телиме? Йәзәкил көннәрендә Йәһвә үҗәт исраиллеләр турында мондый сүзләр әйткән: «Мин аларның барысын да берләштерермен һәм аларга яңа рух салырмын. ...Һәм аларга йомшак [ягъни Аллаһы җитәкчелегенә буйсынучан] йөрәк бирермен» (Йәз. 11:19; иск.). Әйе, Йәһвә исраиллеләргә үзгәрергә ярдәм итәргә теләгән. Һичшиксез, безне дә ул ярдәмсез калдырмас.

12, 13. а) Зәбур 119:59 буенча, безгә нәрсә турында уйланырга кирәк? ә) Үзебезгә нинди сораулар биреп була?

12 Икенче мөһим адым — уйлану. Изге Язмаларны һәр көн укыганда, безгә укыганнарыбыз турында уйлануга вакыт бүлеп куярга кирәк. Шулай эшләсәк, нинди фикерләребезне һәм хисләребезне үзгәртергә кирәклеген күрербез. (Зәбур 119:59 укы; Евр. 4:12; Ягък. 1:25.) Дөньяның үзебезгә нинди яктан тәэсир итә башлаганын билгеләргә тырышыйк һәм кимчелекле якларыбызны намуслы таныйк. Аннан соң дөрес булмаган фикерләрдән һәм сыйфатлардан арынырга тырышыйк.

13 Мәсәлән, үзебезгә мондыйрак сораулар биреп була: минем йөрәгемдә көнләшү тамырланмадымы? (1 Пет. 2:1) Чыгышым, алган белемем я бай булуым аркасында, миндә горурлык шытмадымы? (Гыйб. сүз. 16:5) Башка социаль дәрәҗәгә ия булган кешеләргә я башка раса кешеләренә мин түбәнсетеп карамыйммы? (Ягък. 2:2—4) Шайтан дөньясы тәкъдим иткән нәрсәләр мине кызыктыра башламадымы? (1 Яхъя 2:15—17) Мине әхлаксызлык я мәрхәмәтсезлек чагылган күңел ачулар җәлеп итмиме? (Зәб. 97:10; 101:3; Амус 5:15) Бу сораулар сезгә яхшырасы якларыгызны күрергә булышыр. Йөрәккә сеңгән элеккеге карашларны я фикерләрне җиңеп, сез күктәге Атагызны шатландырырсыз (Зәб. 19:14).

14. Ни өчен дусларны акыл белән сайларга кирәк?

14 Өченче адым — яхшы дуслар сайлау. Моны аңлыйбызмы, юкмы, аралашкан кешеләребез безгә бик нык тәэсир итә (Гыйб. сүз. 13:20). Дөнья карашлары буенча яшәүче хезмәттәшләребез я сыйныфташларыбыз безгә Аллаһының фикер йөртү рәвешенә ия булырга ярдәм итә аламы соң? Ай-һай. Кардәшләр исә безне «мәхәббәт һәм игелекле эшләргә» дәртләндерә, шуңа күрә җыелышта дуслар эзләү — иң акыллы нәрсә (Евр. 10:24, 25).

«ИМАНДА ТОТРЫКЛЫ БУЛЫГЫЗ»

15, 16. Шайтан фикер йөртү рәвешебезне ничек бозарга тырыша?

15 Шайтан фикер йөртү рәвешебезне бозарга тели. Безгә моны һәрвакыт истә тотарга кирәк. Аллаһы Сүзенең акылыбызга тәэсир итүен киметер өчен, ул төрле дөньяви идеяләр куллана.

16 Гадән бакчасында Шайтан Хаувадан: «Аллаһы чыннан да бакчадагы һичбер агачтан ашамагыз дидеме?» — дип сораган (Ярат. 3:1). Бүген дә Шайтан бездә шикләр тудырырга тырыша. Мәсәлән, без еш кына мондый сораулар ишетәбез: «Аллаһы гомосексуаль мөнәсәбәтләрне чыннан да хөкем итәме? Аллаһы Яңа елны һәм туган көн бәйрәмен чыннан да хупламыймы? Аллаһы кан салуны чыннан да тыямы? Кайгыртучы Аллаһы без җыелыштан чыгарылган туганыбыз я дустыбыз белән аралашмабыз дип чыннан да көтәме?

17. Карашларыбыз дөресме дигән шикләр туа башласа, нәрсә эшләргә кирәк һәм, Көләсәйлеләргә 2:6, 7 дән күренгәнчә, бу нәрсәгә китерер?

17 Без үз карашларыбызда инанган булырга тиеш. Безне борчый торган сорауларга җавап эзләп тапмасак, аларның җитди шикләргә әйләнүе бар. Андый шикләр аркасында, фикер йөртүебез — бозылырга, ә иманыбыз җимерелергә мөмкин. Аллаһы Сүзе безнең акылыбызны яңартсын өчен, безгә Аллаһының «яхшы, аңа яраклы һәм камил ихтыяры нәрсәдән гыйбарәт икәнен тикшереп белергә» кирәк (Рим. 12:2). Изге Язмаларны һәм басмаларыбызны регуляр рәвештә тирән тикшереп, без карашларыбызның дөреслегенә инана алырбыз. Без Йәһвәнең нормалары дөрес икәнен ачыграк күрербез һәм, нәтиҗәдә, тамырларын киң җәйгән агач кебек, «иманда тотрыклы булырбыз». (Көләсәйлеләргә 2:6, 7 укы.)

18. Шайтан дөньясы тәэсиреннән безне нәрсә яклар?

18 Беркем дә сезнең урыныгызга иманыгызны ныгыта алмый. Шуңа күрә яңача фикер йөртер өчен тырышлык куюыгызны дәвам итегез. Өзлексез дога кылыгыз, Йәһвәдән изге рухын сорагыз. Изге Язмаларда укыганнарыгыз турында уйланыгыз, үз мотивларыгызны һәм хисләрегезне тикшерегез. Акылыгызны яңарта барырга булышкан Аллаһы хезмәтчеләре белән аралашыгыз. Шул чакта сез Шайтан дөньясы тараткан зыянлы идеяләргә каршы тора алырсыз һәм «хаталы фикер йөртүләрне, Аллаһы турындагы белемгә каршы торган һәркайсы киртәне җимерерсез» (2 Көр. 10:5).

50 ҖЫР Багышлану догасы

^ 5 абз. Элеккеге тормышыбыз, культурабыз һәм алган белемебез безгә я яхшы яктан, я начар яктан тәэсир итә. Бәлки, безгә әле дә элеккеге начар гадәтләр белән сыйфатлардан арыну авырдыр. Бу мәкалә безгә андый «киртәләрне» җимерергә ярдәм итәр.