Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

25 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Стресс вакытында Йәһвәгә таяныгыз

Стресс вакытында Йәһвәгә таяныгыз

«Кешене борчыган нәрсәләр аның күңелен төшерә» (ГЫЙБ. СҮЗ. 12:25).

30 ҖЫР Йәһвә — Атам, Яклаучым һәм Дустым

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1. Ни өчен без Гайсәнең кисәтүенә колак салырга тиеш?

СОҢГЫ көннәргә кагылышлы пәйгамбәрлегендә Гайсә болай дигән: «Үз-үзегезне игътибар белән күзәтеп торыгыз... тормыш мәшәкатьләре йөрәгегезгә авыр йөк булып ятмасын», ягъни акча эшләү турында уйлар һәм көндәлек борчылулар безне яулап алырга тиеш түгел (Лүк 21:34). Бу кисәтүгә игътибарлы булыйк. Без дә бит, башка кешеләр кебек, төрле борчуларга һәм авырлыкларга дучар.

2. Кардәшләребез нинди проблемаларга очрый?

2 Кайвакыт берничә җитди проблема бер үк вакытта башка төшә. Киләсе мисалларга игътибар итегез. Джон * исемле кардәшебез таркау склероздан интегә. 19 ел бергә гомер иткән хатыны аны ташлап киткән. Өстәвенә, ике кызы Йәһвәне калдырган. Икенче мисал — Боб белән Линда. Икесе дә эшләрен югалткан, ә соңрак йортсыз калган. Линданың йөрәк белән бәйле, үлемгә китерә алган чир табылган. Шуның өстенә, аңарда иммунитет системасына зыян китерә торган башка бер чир табылган.

3. Филипиялеләргә 4:6, 7 буенча, нәрсәдә шикләнмәскә була?

3 Барлыкка Китерүчебез һәм назлы күктәге Атабыз стрессның безгә ничек тәэсир иткәнен аңлый. Ул безгә ярдәм итәргә тели. (Филипиялеләргә 4:6, 7 укы.) Аллаһы Сүзендә төрле авырлыкларга очраган хезмәтчеләрнең очраклары китерелә. Анда шулай ук Йәһвә аларга стресс вакытында ничек булышканы турында әйтелә. Әйдәгез, андый хезмәтчеләрнең мисалларын карап китик.

ИЛЬЯС БОЕГУГА БИРЕЛӘ

4. Ильяс нинди авырлыклар кичергән һәм Йәһвә кулын ничек күргән?

4 Ильяс Исраил тарихының авыр чорында хезмәт иткән һәм күп җитди авырлыкларга очраган. Ул вакытларда тугрылыксыз Ахаб патша идарә иткән. Ахаб Багалга табынган Изәбел исемле бер явыз хатын-кызга өйләнгән. Бергә алар Исраил җирен Багалга табыну белән тутырган һәм Йәһвәнең күп кенә пәйгамбәрләрен үтергән. Ильяс исә исән кала алган. Ул күп тапкыр Йәһвәнең коткаручы кулын күргән. Мәсәлән, Аллаһыга таянганга, Ильяс Йәһвә җибәргән корылык вакытын кичереп чыккан (1 Пат. 17:2—4, 14—16). Багал пәйгамбәрләре һәм хезмәтчеләре белән очрашканда да, Ильяс Йәһвәдән ярдәм алган һәм исраиллеләрне Йәһвәгә хезмәт итәргә дәртләндергән (1 Пат. 18:21—24, 36—38). Бар бу очракларда Йәһвә Ильясны ныгыткан һәм аңа ярдәм иткән.

Ильясны ныгытыр өчен, Йәһвә үз фәрештәсен җибәргән (5, 6 нчы абзацларны кара.) *

5, 6. 1 Патшалар 19:1—4 буенча, Ильяс нинди хисләр кичергән һәм Йәһвә аны үз яратуында ничек ышандырган?

5 1 Патшалар 19:1—4 укы. Изәбел Ильяска үтерү белән янагач, ул куркуга төшкән, шуңа күрә Бәхир-шеба өлкәсенә качып киткән. Ильяс шулкадәр боеккан ки, хәтта «үзенә үлем сорый башлаган». Әйе, бу камилсез кеше бездән бернәрсә белән дә аерылып тормаган, «бездә булган хисләр Ильяста да булган» (Ягък. 5:17). Мөгаен, ул эмоциональ һәм физик яктан алҗыгандыр, хак гыйбадәт кылуны яклар өчен куйган тырышлыклары заяга булган дип санагандыр. Күрәсең, ул Исраилдә хәл яхшы якка үзгәрми һәм ул гына Йәһвәгә хезмәт итә дип уйлаган (1 Пат. 18:3, 4, 13; 19:10, 14). Безне бу тугры пәйгамбәрнең үз-үзен тотышы гаҗәпләндерәдер, әмма Йәһвә Ильясның хисләрен аңлаган.

6 Аллаһы Ильясны үз хисләрен белдергәне өчен хөкем итмәгән. Киресенчә, ул аңа көч өстәгән (1 Пат. 19:5—7). Соңрак Аллаһы, үзенең чиксез куәтен күрсәтеп, ярату белән Ильясның фикер йөртүен төзәткән. Моннан тыш, Йәһвә Исраилдә Багалга хезмәт итмәгән 7 000 кеше булганы турында әйткән (1 Пат. 19:11—18). Шулай итеп Аллаһы Ильясны үз яратуында ышандырган.

ЙӘҺВӘ БЕЗГӘ НИЧЕК БУЛЫША?

7. Йәһвәнең Ильяска ничек итеп ярдәм иткәнен белү безне ничек рухландыра?

7 Сез дә, Ильяс кебек, авырлыклар кичерәсез икән, сезне мондый фикер юатсын: Йәһвә Ильясның хисләрен аңлаган, ул безнең хәлебезне дә аңлый. Аллаһы чикләребезне күрә һәм хисләребез белән уйларыбызны белә (Зәб. 103:14; 139:3, 4). Бу бик рухландыра, шулай бит? Ильяс кебек, Йәһвәгә таянсак, ул безгә күңелебезне боектырган авырлыкларны кичереп чыгарга ярдәм итәр (Зәб. 55:22).

8. Стресс вакытында Йәһвә сезгә ничек булыша ала?

8 Стресс аркасында, сез тискәре уйларга бирелергә һәм күңелсезләнергә мөмкин. Андый чакларда Йәһвәнең сезгә ярдәм итәргә әзер булганын истә тотыгыз. Ул сезне борчуларыгызны аңа сөйләргә чакыра. Аллаһы ялваруларыгызга җавап бирәчәк (Зәб. 5:3; 1 Пет. 5:7). Шуңа күрә Йәһвә белән мөмкин кадәр ешрак авырлыкларыгыз белән бүлешегез. Әлбәттә, ул, Ильяс очрагында кебек, сезнең белән турыдан-туры сөйләшмәс. Бүгенге көндә Аллаһы үз хезмәтчеләре белән Изге Язмалар һәм оешмасы аша сөйләшә. Изге Язмаларда язылганнар безне юата һәм өмет бирә. Кардәшләр дә безне дәртләндерә (Рим. 15:4; Евр. 10:24, 25).

9. Ни өчен ышанычлы дуска ия булу мөһим?

9 Йәһвә Ильяска кайбер вазифаларын Илишага тапшырырга кушкан. Шулай итеп Йәһвә аңа яхшы хезмәттәш биргән. Мөгаен, Илиша Ильяс өчен ярдәм чыганагы булган. Без дә ышанычлы дустыбызга хисләребезне сөйлик, бу безгә стресс вакытында ярдәм итәр (2 Пат. 2:2; Гыйб. сүз. 17:17). Ә әгәр сезнең андый дустыгыз булмаса, нәрсә эшләргә? Йәһвәгә дога кылыгыз һәм таяныч була алган җитлеккән мәсихче дусны табарга булышсын дип үтенегез.

10. Ильясның очрагы безне ничек ныгыта һәм Ишагыя 40:28, 29 да язылган вәгъдә безгә ничек ярдәм итә ала?

10 Йәһвә Ильяска, боегуын җиңеп, күп еллар буе тугры хезмәт итәргә ярдәм иткән. Ильяс очрагы безне рухландыра. Кайвакыт, берәр начар вакыйга аркасында, без үзебезне физик һәм эмоциональ яктан хәлсез хис итәбез. Йәһвәгә таянып торсак, аның хезмәт итәр өчен кирәкле көч бирәчәгенә һич шикләнмәскә була. (Ишагыя 40:28, 29 укы.)

ҺАННА, ДАВЫТ ҺӘМ МӘДХИЯ ҖЫРЛАУЧЫ ЙӘҺВӘГӘ ТАЯНГАН

11—13. Аллаһының хезмәтчеләренә стресс ничек тәэсир иткән?

11 Изге Язмаларда язылган башка кешеләр дә боегуга бирелгән. Аларның берсе — Һанна. Ул, балага уза алмаганга, бик күңелсезләнгән һәм оят хисе кичергән. Җитмәсә, иренең икенче хатыны аны кимсеткән (1 Иш. 1:2, 6). Һаннаның җаны бик әрнегән, ул хәтта каты елаган һәм аның ашыйсы да килмәгән (1 Иш. 1:7, 10).

12 Давыт патша да күп газап-михнәткә дучар булган. Ул кичергән проблемалар турында уйлап карагыз. Мәсәлән, Давыт үткәндә кылган хаталары аркасында гаеп хисеннән интеккән (Зәб. 40:12). Аның яраткан улы Әбессәлам аңа каршы фетнә күтәргән һәм, нәтиҗәдә, үтерелгән булган (2 Иш. 15:13, 14; 18:33). Шулай ук Давытның бер бик якын дусты аңа хыянәт иткән (2 Иш. 16:23—17:2; Зәб. 55:12—14). Давыт язган күп кенә мәдхияләрдә аның боегу хисе һәм шул ук вакыт Аллаһыга какшамас ышануы чагыла (Зәб. 38:5—10; 94:17—19).

Мәдхия җырлаучыга Йәһвәгә хезмәт итүдә шатлык табарга нәрсә булышкан? (13—15 нче абзацларны кара.) *

13 Мәдхия җырлаучыларның берсе, явыз кешеләрнең тыныч яшәүләрен күреп, алардан көнләшә башлаган. Бәлки, ул Асаф исемле левиленең токымыннан булган һәм «Аллаһының бөек изге урынында» хезмәт иткәндер. Мәдхия җырлаучының күңеле ачы тойгы белән тулган, нәтиҗәдә, ул бәхет һәм канәгатьлек хисен югалткан. Ул хәтта Аллаһы юлыннан йөрү фатихалар китергәненә шикләнә башлаган (Зәб. 73:2—5, 7, 12—14, 16, 17, 21).

14, 15. Изге Язмалардагы очраклар безне нәрсәгә өйрәтә?

14 Аллаһының бу өч хезмәтчесе Йәһвәгә таянган һәм аңардан ярдәм эзләгән. Алар үз хисләрен Аллаһыга догада сөйләгән, үз борчылуларының сәбәбен ачык итеп әйткән. Өстәвенә, алар Йәһвә йортына йөрүләрен дәвам иткән (1 Иш. 1:9, 10; Зәб. 55:22; 73:17; 122:1).

15 Кызганучан Аллаһыбыз бу хезмәтчеләрнең һәрберсенә җавап биргән. Әйтик, Һаннага ул җан тынычлыгы биргән (1 Иш. 1:18). Ә Давыт: «Тәкъва кешенең михнәтләре күп, ләкин Йәһвә аны аларның барысыннан да коткара»,— дип язган (Зәб. 34:19). Мәдхия җырлаучы Аллаһының аны «уң кулыннан» тотып һәм киңәш биреп, ярату белән алып барганын сизгән. Ул болай дип җырлаган: «Ә Аллаһыга якынлашу — минем өчен фатиха. Аллаһы Тәгалә Йәһвәнең бар эшләре турында игълан итәр өчен, мин аны үз сыенычым иттем» (Зәб. 73:23, 24, 28). Бар бу очраклардан без нәрсәгә өйрәнәбез? Кайгылы чакларда һәм стресс вакытында Йәһвәнең башкаларга ничек ярдәм иткәне турында уйлану, аңа догада үз хисләребезне белдерү һәм ул кушканны эшләү үтә мөһим. Моның барысы безгә авыр хисләрне җиңеп чыгарга булышыр (Зәб. 143:1, 4—8).

ЙӘҺВӘГӘ ТАЯНЫГЫЗ ҺӘМ УҢЫШЛЫ БУЛЫГЫЗ

Кардәшләреннән читләшкән апа-кардәш башкаларга күбрәк ярдәм итә башлый һәм моннан шатлык таба (16, 17 нче абзацларны кара.)

16, 17. а) Ни өчен безгә Йәһвәдән һәм кардәшләрдән читләшергә кирәкми? ә) Безгә нәрсә көч өсти ала?

16 Бу очраклар безне тагын бер мөһим нәрсәгә өйрәтә: без Йәһвәдән һәм аның халкыннан читләшергә тиеш түгел (Гыйб. сүз. 18:1). Нэнси апа-кардәшнең мисалына күз салыйк. Ире ташлап киткәч, Нэнси кайгыга баткан. Ул болай дип сөйли: «Кайвакыт минем беркем белән дә күрешәсем дә, сөйләшәсем дә килми иде. Әмма үз эчемә бикләнгән саен, мин күбрәк боега идем». Нэнси башкаларга күбрәк ярдәм итә башлагач, аның хәле яхшы якка үзгәргән. Ул болай ди: «Авырлыкларга очраган кешеләр минем белән үз хисләрен уртаклашканда, мин аларны игътибар белән тыңладым. Башкаларның хисләрен аңларга тырышканда, мин үз проблемаларым турында азрак уйлый идем».

17 Җыелыш очрашуларына йөрү безгә көч өсти. Җыелышка килгәндә, без Йәһвәгә үзебезгә ярдәм итәр өчен һәм үзебезне юатыр өчен тагын бер мөмкинлек бирәбез (Зәб. 86:17). Җыелышта Аллаһы безне үзенең изге рухы, Сүзе һәм халкы аша ныгыта. Моннан тыш, анда без «бер-беребезне дәртләндерә» алабыз (Рим. 1:11, 12). София исемле апа-кардәшнең сүзләренә игътибар итегез: «Йәһвә һәм кардәшләр миңа бирешмәскә булышты. Җыелыш очрашулары миңа аеруча ярдәм итте. Хезмәттә һәм җыелыш эшләрендә күбрәк катнашкан саен, стресс белән борчуларны җиңү җиңелрәк иде».

18. Стресс вакытында Йәһвә безгә нинди ярдәм тәкъдим итә?

18 Боегу хисе безне биләп алганда, шуны истә тотыйк: Йәһвә киләчәктә бөтен кайгыларны юк итәчәк, алай гына да түгел, ул инде бүген безгә стресс вакытында булыша. Без өметсезлек һәм боегу хисе белән көрәшә алсын өчен, Аллаһы бездә «теләк уята» һәм безгә «көч бирә» (Флп. 2:13).

19. Римлыларга 8:37—39 дагы сүзләр безне нәрсәдә ышандыра?

19 Римлыларга 8:37—39 укы. Рәсүл Паул һичбер нәрсә дә безне Аллаһы мәхәббәтеннән аера алмый дип әйткән. Киләсе мәкаләдә без кардәшләргә стресс вакытында ничек таяныч була алганыбызны белербез. Без кызганучанлык сыйфатын ничек күрсәтеп булганын һәм, Йәһвә кебек, кардәшләрне ничек ныгытып булганын күрербез.

44 ҖЫР Боеккан кешенең догасы

^ 5 абз. Көчле стресс кичерү я озак вакыт дәвамында боегып йөрү физик һәм эмоциональ яктан алҗыта. Йәһвә безгә шундый вакытларда ничек булыша? Бу мәкаләдә без Аллаһының Ильяска һәм башка хезмәтчеләренә ничек булышканына игътибар итәрбез. Бу безне боеккан чакларда Йәһвәдән ярдәм эзләргә дәртләндерер.

^ 2 абз. Исемнәр үзгәртелгән.

^ 53 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: Йәһвәнең фәрештәсе Ильясны уята һәм ипи белән су тәкъдим итә.

^ 55 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: Күрәсең, Асаф токымыннан булган мәдхия җырлаучы мәдхияләр иҗат итә һәм башка левилеләр белән бергә җырлый.