Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Шайтан сезне үз тозагына эләктермәсен!

Шайтан сезне үз тозагына эләктермәсен!

ИСРАИЛЛЕЛӘР Үрдүн елгасын кичәргә торганда, алар янына чит халыктан булган хатын-кызлар килгән. Алар Исраил ирләрен бәйрәмгә килергә димли башлаган. Кемгәдер бу яхшы тәкъдим кебек күренә алган. Мәҗүсиләрнең бәйрәмнәрендә бит яңа дуслар табып булган, рәхәтләнеп биергә һәм тәмле ризыклар татып карарга мөмкинлек булган. Чакыручы хатын-кызларның йолалары һәм әхлакка карашлары Канунга каршы килсә дә, кайбер исраиллеләр, күрәсең: «Бу безгә зыян китермәс. Без сак булырбыз!» — дип үзләрен алдаган.

Бу нәрсә белән булып беткән? Аллаһы Сүзендә болай диелә: «Халык Моаб кызлары белән фәхешлек кыла башлады». Мәҗүси хатын-кызлар исраиллеләрне ялган илаһларга табынуга тарткан. «Йәһвәнең Исраилгә ачуы кабарганына» гаҗәпләнәсе дә юк (Сан. 25:1—3).

Шул исраиллеләр Аллаһы канунын ике яклап бозган: беренчедән, алар илаһларга табына башлаган һәм, икенчедән, әхлаксызлыкка бирелгән. Аллаһыны тыңламаганга, меңләгән кеше үз тормышын югалткан (Чыг. 20:4, 5, 14; Кан. 13:6—9). Бу очракның нинди вакытта булганын исәпкә алсак, исраиллеләрнең кылган гамәлләре икеләтә аяныч булган. Алар бит, Аллаһы канунын бозмаган булса, Вәгъдә ителгән җиргә кергән булыр иде (Сан. 25:5, 9).

Бу вакыйгаларны искәртеп, рәсүл Паул болай дип язган: «Бу хәлләр безнең өчен сабак булып тора һәм безгә, дөнья төзелешләренең ахырында яшәүчеләргә, кисәтү итеп язылган» (1 Көр. 10:7—11). Һичшиксез, Шайтан күп кенә исраиллеләрнең җитди гөнаһ кылуларына һәм үз әҗерләрен югалтканнарына шат булган. Безгә исраиллеләрдән гыйбрәт алырга кирәк, югыйсә яңа дөньяга керми калуыбыз бар. Безнең Шайтанны һич тә шатландырасыбыз килми бит!

КУРКЫНЫЧ ТОЗАК

Шайтан, мәсихчеләрне аулар өчен, күптәнге һәм эффектив бер тозакны куллана. Сүз җенси әхлаксызлык турында бара. Борынгы заманда кебек, безнең көннәрдә дә җенси әхлаксызлык куркыныч тозак булып кала. Безне әхлаксызлыкка батырыр өчен, Иблис порнографияне куллана.

Бүген порнографияне яшерен рәвештә карау бик җиңел. Үткәндә порнография карарга теләгән кешегә видеосалонга барырга я махсус кибетләрдә порнографик китаплар, журналлар я видеокассеталар сатып алырга туры килгән. Башкалар аны шул урында күреп алыр дигән уй күпләрне туктатып калган. Әмма хәзер кеше порнографияне интернет аша эшендә я хәтта машинасында яшерен карый ала. Күп кенә илләрдә ир-атларга һәм хатын-кызларга, порнография карар өчен, хәтта үз өйләреннән дә чыгасы юк.

Шуны да әйтеп китәргә кирәк: телефоннар һәм планшетлар порнография карауны шактый җиңеләйтә. Кешеләр, урамда йөргәндә, автобуста я поездда барганда, әхлаксыз сурәтләрне үз электрон җайланмаларында карый ала.

Порнография карау һәм моны яшертен эшләү җиңеләйгәнгә күрә, ул кешеләргә, элеккеге вакыт белән чагыштырганда, күпкә күбрәк зыян китерә. Бу тозакка бихисап күп кеше эләгә. Порнография аркасында, кешеләрнең никахларына зыян килә, вөҗданнары бозыла һәм үз-үзләренә карата хөрмәт хисе югала. Тагы да начаррагы, порнография караучы кешеләрнең Аллаһы белән мөнәсәбәтләренә куркыныч яный. Һичшиксез, порнографиянең зыяны бик зур. Аны карау аркасында барлыкка килгән эмоциональ яралар озак вакыт төзәлмәскә һәм әле күп еллар буе үзләре турында искә төшереп торырга мөмкин.

Йәһвә безне Шайтанның бу тозагыннан якларга тели. Йәһвәнең яклавына ия булырга телибез икән, безгә Аллаһыга буйсынучан булырга кирәк. Борынгы исраиллеләргә андый тыңлаучанлык җитеп бетмәгән шул (Чыг. 19:5). Без Аллаһының порнографияне хөкем иткәнен истә тотарга тиеш.

ЙӘҺВӘ КЕБЕК, ПОРНОГРАФИЯНЕ НӘФРӘТ ИТЕГЕЗ

Исраиллеләргә бирелгән Канун чит халыклар кануннарыннан бик аерылып торган. Аллаһы күрсәтмәләре исраиллеләрне күрше халыклардан һәм аларның җирәнгеч эшләреннән, стена кебек, яклап торган (Кан. 4:6—8). Андый кануннар биреп, Йәһвә шуны ачык күрсәткән: ул җенси әхлаксызлыкны нәфрәт итә.

Мәҗүси халыкларның бозык эшләрен искәртеп, Йәһвә үз халкына болай дигән: «Мин сезне алып барган Кәнган җирендәге кешеләр эшләгәнне эшләмәгез. [...] ...Аларның җире нәҗес, мин анда яшәүчеләрне җинаятьләре өчен җәзага тартырмын». Бу сүзләрдән күренгәнчә, Исраилнең изге Аллаһысы өчен кәнганлыларның тормыш рәвеше шулкадәр җирәнгеч булган, хәтта, аның карашыннан, алар яшәгән җир «нәҗес» булган (Лев. 18:3, 25).

Йәһвә кәнганлыларга җәза бирсә дә, башка мәҗүси халыклар чирканыч эшләр кылуларын дәвам иткән. Якынча 1 500 елдан соң рәсүл Паул мәсихчеләр яшәгән халыклар турында болай дип язган: «Алар һәртөрле нәҗеслекне комсызланып башкарыр өчен, оятларын югалткан һәм азгынлыкка бирелгән» (Эфес. 4:17—19). Бүген дә күп кенә кеше азгынлыкка бирелгән. Порнографиядә дөнья кешеләренең азгын эшләре күрсәтелә, шуңа күрә Аллаһының хезмәтчеләре аны карамас өчен бар тырышлыкларын куярга тиеш.

Порнография ясаучылар Аллаһыны тамчы да хөрмәт итмәгәннәрен күрсәтә. Аллаһы кешеләрне үзенә охшаш итеп барлыкка китергән. Ул безгә вөҗдан биргән. Моннан тыш, кешеләрне җенси ихтыяҗлар белән барлыкка китереп, Аллаһы бу өлкәдә чикләр куйган: никахлашкан ир белән хатын гына җенси мөнәсәбәтләргә керә ала, һәм андый мөнәсәбәтләр аларга шатлык китерергә тиеш (Ярат. 1:26—28; Гыйб. сүз. 5:18, 19). Порнографияне барлыкка китергән я тараткан кешеләр исә Аллаһының әхлакый нормаларын бернигә дә куймаганнарын күрсәтә һәм Аллаһыны хурлый. Йәһвә андый кешеләрне җавапка тартачак (Рим. 1:24—27).

Ә порнографияне аңлы рәвештә караган я укыган кешеләр турында нәрсә әйтеп була? Кемдер моны зыянсыз күңел ачу дип саный. Әмма, асылда, алар Йәһвә нормаларын кадерләмәгән кешеләргә булышлык итә. Бәлки, порнография карый башлаганда, аларның андый ниятләре булмагандыр. Шулай да, порнография карап, алар аны хуплаганын күрсәтә. Аллаһы Сүзе безгә шуны аңларга булыша: Аллаһы хезмәтчеләре порнографияне нәфрәт итәргә тиеш. Изге Язмалар безне болай дип өнди: «Әй Йәһвәне яратучылар, яманлыкны нәфрәт итегез» (Зәб. 97:10).

Без камилсез, шуңа күрә безгә нәҗес теләкләр белән көрәшергә туры килә. Мәкерле йөрәгебез безне порнография карау әллә ни начар түгел дип ышандырырга мөмкин (Ирм. 17:9). Порнография карарга теләмәсәк тә, аннан тулысынча качу җиңел түгел. Әмма күп кенә мәсихче бу көрәштә җиңүче булып чыккан. Димәк, порнографиягә каршы тору мөмкин. Моны белү безгә көч өсти. Изге Язмалардагы нинди фикерләр безгә Шайтанның бу тозагына эләкмәскә ярдәм итә ала?

ӘХЛАКСЫЗ ТЕЛӘКЛӘРНЕ ҮТЕРЕГЕЗ

Мәкалә башында әйтелгәнчә, күп исраиллеләр бәлагә начар теләкләре аркасында эләккән. Бүген дә андый хәл булырга мөмкин. Гайсәнең энесе Ягъкуб болай дип язган: «Һәркемне үз теләге кызыктырып юлдан яздыра, һәм шулай итеп кеше сынала. Шуннан соң теләк, үсә барып, гөнаһ тудыра» (Ягък. 1:14, 15). Кеше, үз йөрәгендә әхлаксыз теләкләрнең үсүенә юл куйса, мөгаен, гөнаһ кылыр. Шуңа күрә без әхлаксыз теләкләрне басарга — бозык фикерләрдән арынырга тиеш.

Әхлаксыз фикерләр туса, аларда тукталып калмас өчен, тәвәккәл эш итегез. Гайсә болай дигән: «Кулың яки аягың сине гөнаһ кылуга тартса, аны чабып ташла. [...] Күзең сине гөнаһ кылуга тартса, аны алып ташла» (Мат. 18:8, 9). Билгеле, Гайсә букваль мәгънәдә тәнгә зыян китерергә киңәш итмәгән. Бу мисалны китереп, ул гөнаһ кылуга тартучы нәрсәдән тоткарланмыйча, озакка сузмыйча арынырга кирәклеген күрсәткән. Порнография турында әйткәндә, бу киңәшне ничек кулланып була?

Порнографиягә юлыккач, бу миңа тәэсир итмәс, дип үзегезне алдамагыз. Күзләрегезне шунда ук читкә борыгыз. Телевизорны, компьютерны яки башка электрон җайланмагызны шунда ук сүндереп куегыз. Игътибарыгызны яхшы нәрсәләргә юнәлтегез. Бу сезгә уй-фикерләрегезне контрольдә тотарга һәм теләкләрегезгә хуҗа булырга ярдәм итәр.

ӘХЛАКСЫЗ ХӘТИРӘЛӘР ИСКӘ КИЛГӘНДӘ, НӘРСӘ ЭШЛӘРГӘ?

Порнография карауны ташлый алсагыз да, сезнең барыбер вакыт-вакыт әхлаксыз сурәтләр хәтерегезгә килеп торырга мөмкин. Андый очракларда нәрсә эшләргә? Әхлаксыз образлар кеше акылында бик озакка уелып кала. Андый уйлар кинәт барлыкка килергә һәм чиста булмаган берәр эшкә, мәсәлән мастурбациягә, китерергә мөмкин. Шуңа күрә әхлаксыз фикерләрнең яңадан тууына әзер булыгыз һәм алар белән көрәшергә тәвәккәл булыгыз.

Аллаһы теләгәнчә уйларга һәм эш итәргә теләк үстерегез. Рәсүл Паул үз тәнен тыйган һәм аны үзенә кол иткән (1 Көр. 9:27). Аңардан үрнәк алып, сез дә нәҗес теләкләргә үзегезне кол итәргә рөхсәт итмәгез. «Акылыгызны яңарту аша үзегезне үзгәртә барыгыз. Шул чакта сез Аллаһының яхшы, аңа яраклы һәм камил ихтыяры нәрсәдән гыйбарәт икәнен тикшереп белерсез» (Рим. 12:2). Истә тотыгыз: Аллаһының ихтыяры буенча фикер йөртү һәм эш итү, гөнаһлы теләкләргә бирелүгә караганда, күпкә зуррак канәгатьлек һәм шатлык китерә.

Аллаһының ихтыяры буенча фикер йөртү һәм эш итү, гөнаһлы теләкләргә бирелүгә караганда, күпкә зуррак канәгатьлек һәм шатлык китерә

Изге Язмалардагы шигырьләрне ятлагыз. Әхлаксыз фикерләр туганда, үзегезне Изге Язмалардагы шигырьләр турында уйланырга мәҗбүр итегез. Сезгә, мәсәлән, Зәбур 119:37; Ишагыя 52:11; Маттай 5:28; Эфеслеләргә 5:3; Көләсәйлеләргә 3:5; 1 Тисалуникәлеләргә 4:4—8 кебек шигырьләр булыша ала. Бу шигырьләр сезгә Йәһвәнең порнографиягә карашын һәм сездән нәрсә көткәнен искә төшерергә ярдәм итәр.

Әхлаксыз нәрсәләргә карауга я моның турында уйлануга каршы тора алмыйсыз кебек тоелса, нәрсә эшләргә? Гайсә Мәсихнең үрнәге буенча эш итегез (1 Пет. 2:21). Гайсә суга чумдырылганнан соң, Шайтан аны вәсвәсәли башлаган. Гайсә нәрсә эшләгән? Ул бирешмәгән. Изге Язмалардагы шигырьләрне китереп, ул Шайтанның вәсвәсәләрен кире каккан. Ул: «Кит, Шайтан!» — дигәч, Шайтан аны калдырып киткән. Гайсә Иблискә каршы көрәшүдән туктамаган. Безгә дә көрәшүебезне туктатырга ярамый (Мат. 4:1—11). Шайтан һәм аның дөньясы акылыгызны бозык фикерләр белән тутырырга тели, әмма сез бирешмәгез. Порнографиягә каршы сугышны җиңү мөмкин. Моны сез Йәһвә ярдәме белән булдыра аласыз.

ЙӘҺВӘГӘ ДОГА КЫЛЫГЫЗ ҺӘМ АҢА БУЙСЫНЫГЫЗ

Йәһвәгә дога кылыгыз һәм аңардан ярдәм сорагыз. Йәһвәгә якынлашсагыз, «ул да сезгә якынлашыр» (Ягък. 4:8). Паул болай дигән: «Аллаһыга үз үтенечләрегезне җиткерегез, һәм һәркайсы акылдан өстенрәк торучы Аллаһы тынычлыгы йөрәгегезне һәм аңыгызны Мәсих Гайсә аша саклаячак» (Флп. 4:6, 7). Аллаһы тынычлыгына ия булып, сез гөнаһка каршы тора алырсыз.

Галәм Хуҗасы белән мөнәсәбәтләребез якын булса, бу безне Шайтанның бар тозакларыннан яклар. Гайсә болай дип әйткән: «Бу дөньяның идарәчесе [Шайтан] килә. Аның минем өстемнән хакимлеге юк» (Яхъя 14:30). Ни өчен Гайсә алай дип әйтә алган? Ул болай дип аңлаткан: «Мине Җибәрүче минем белән. Ул мине ялгыз калдырмады, чөнки мин һәрвакыт ул хуплаганны эшлим» (Яхъя 8:29). Сез дә Йәһвә хуплаганны эшләргә тырышыгыз һәм һич шикләнмәгез: Аллаһы сезне дә калдырмаячак. Порнографиядән качыгыз һәм Шайтанның сезнең өстегездән дә хакимлеге булмаячак!