Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

29 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Шәкертләр әзерләү эшен башкарыгыз!

Шәкертләр әзерләү эшен башкарыгыз!

«Бөтен халык кешеләренә барыгыз һәм аларны шәкертләр итеп әзерләгез» (МАТ. 28:19).

60 ҖЫР Яхшы хәбәр тормыш бирә

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1, 2. а) Гайсәнең Маттай 28:18—20 дә язылган сүзләре буенча, мәсихче җыелышның төп максаты нинди? ә) Без бу мәкаләдә нинди сораулар карап чыгарбыз?

РӘСҮЛЛӘР тау битендә җыелган. Аларны бу дулкынландыргыч очрашуга терелтелгән Гайсә чакырган булган (Мат. 28:16). Күрәсең, нәкъ бу очрашуда Хуҗабыз «берьюлы 500 дән артык кардәшкә күренгән» (1 Көр. 15:6). Ни сәбәпле Гайсә үз шәкертләрен җыйган? Чөнки ул аларга бик мөһим йөкләмә бирергә теләгән. Гайсә аларга болай дигән: «Бөтен халык кешеләренә барыгыз һәм аларны шәкертләр итеп әзерләгез». (Маттай 28:18—20 укы.)

2 Гайсәнең бу сүзләрен ишеткән шәкертләр соңрак беренче гасырдагы мәсихче җыелышның әгъзалары булып киткән. Шул җыелышның төп максаты яңа шәкертләр * булдыру булган. Бүген бөтен җирдә дистәләгән мең җыелыш бар, һәм аларның төп максаты үзгәрми кала. Бу мәкаләдә без мондый дүрт сорау карап чыгарбыз: ни өчен шәкертләр булдыру эше шулкадәр мөһим? Бу эш үз эченә нәрсә ала? Ни өчен бар мәсихчеләр дә бу эштә катнаша дип әйтеп була? Ни өчен, бу эштә катнашканда, безгә сабырлык кирәк?

НИ ӨЧЕН ШӘКЕРТЛӘР БУЛДЫРУ ЭШЕ МӨҺИМ?

3. Яхъя 14:6 һәм 17:3 буенча, ни өчен шәкертләр булдыру эше мөһим?

3 Ни өчен шәкертләр булдыру эше шулкадәр мөһим? Чөнки Мәсих шәкертләре генә Аллаһының дуслары була ала. Өстәвенә, Мәсих артыннан барган кешеләрнең тормышы яхшы якка үзгәрә, һәм аларның киләчәктә мәңгелек тормыш алырга өметләре бар. (Яхъя 14:6; 17:3 укы.) Әйе, Гайсә безгә бик җаваплы эш ышанып тапшырган, әмма без аны берүзебез генә башкарабыз дип әйтеп булмый. Рәсүл Паул үзе һәм башка мәсихчеләр турында болай язган: «Без... Аллаһының хезмәттәшләре» (1 Көр. 3:9). Бу мөһим эшне кушып, Йәһвә һәм Мәсих камилсез кешеләргә нинди зур хөрмәт күрсәткән!

4. Иван белән Матильда очрагыннан нәрсәгә өйрәнеп була?

4 Шәкертләр булдыру эше безгә зур сөенеч китерә ала. Колумбиядә яшәүче Иван белән Матильданың очрагы моны раслый. Алар Давьер исемле егеткә вәгазьләгән. Ул аларга: «Мин үз тормышымны үзгәртергә телим, ләкин моны эшли алмыйм»,— дигән. Давьер боксер булган, наркотиклар кулланган, күп эчкән һәм йөрешкән кызы Эрика белән язылышмыйча яшәгән. Иван болай дип сөйли: «Давьер ерак урнашкан авылда яши иде. Аның янына килеп китәр өчен, безгә пычрак юллар буенча сәгатьләр буе велосипедта барырга туры килде. Давьерның тәртибендә үзгәрешләр күреп, Эрика да өйрәнә башлады». Вакыт узу белән Давьер наркотикларны, эчкечелекне һәм боксны ташлый алган. Шулай ук ул Эрикага өйләнгән. Матильда болай ди: «Давьер белән Эрика 2016 елда суга чумдырылганда, без Давьерның „Мин үз тормышымны үзгәртергә телим, ләкин моны эшли алмыйм“ дигән сүзләрен искә төшердек. Без күз яшьләребезне тыя алмадык». Әйе, кешеләргә Мәсих шәкертләре булып китәргә булышу — зур шатлык.

БУ ЭШ ҮЗ ЭЧЕНӘ НӘРСӘ АЛА?

5. Шәкертләр булдыру эшендә беренче адым нинди?

5 Шәкертләр булдыру эше турында әйткәндә, беренче адым — эчкерсез кешеләрне эзләп табу (Мат. 10:11). Бар кешеләргә Йәһвә турында шаһитлек биреп, без чыннан да Йәһвә Шаһитләре булуыбызны күрсәтәбез. Ә Гайсәнең вәгазьләргә дигән әмерен үтәп, без чын мәсихчеләр булуыбызны раслыйбыз.

6. Хезмәттә уңышлы булырга нәрсә булышыр?

6 Кайберәүләр Изге Язмаларны өйрәнергә шунда ук ризалашса да, күп кенә кеше башта хакыйкать белән әллә ни кызыксынмый. Шунлыктан безгә аларның кызыксынуларын үстерергә кирәк. Уңышлы хезмәт яхшы кереш сүзләр әзерләүгә бәйле. Кешене кызыксындыра алган теманы сайлагыз һәм сөйләшүне ничек итеп башлап булганы турында уйланыгыз.

7. Кеше белән сөйләшүне ничек башлап була һәм ни өчен игътибарлы һәм ихтирамлы булу зарур?

7 Мәсәлән, кешедән болай дип сорап була: «Фикерегезне белеп буламы? Бөтен дөньяда кешеләр җитди проблемалар кичерә. Сезнеңчә, кешелек проблемаларын чишә алган берәр бөтендөнья хөкүмәте булырга мөмкинме?» Аннан соң Даниял 2:44 не карап чыгып була. Яисә сөйләшүне мондый кереш сүз белән башлап була: «Сезнеңчә, балаларыбыз яхшы кешеләр булып үссен өчен, нәрсә эшләргә кирәк?» Аннары Канун 6:6, 7 гә игътибар итеп була. Теманы сайлаганда, кешеләр турында уйлагыз. Изге Язмалардагы хакыйкать аларга никадәр ярдәм итә алганы турында уйланыгыз. Кеше белән сөйләшкәндә, аны игътибар белән тыңлагыз һәм ихтирамлы булыгыз. Бу сезгә кешене яхшырак аңларга булышыр, һәм кеше дә, мөгаен, сезне теләбрәк тыңлар.

8. Ни өчен кабат килүләр зур әһәмияткә ия?

8 Кеше Изге Язмаларны өйрәнергә ризалашканчы, безгә аның янына кат-кат килергә туры килердер. Ни өчен? Чөнки, беренчедән, кешене өендә тоту авыр булырга мөмкин. Ә икенчедән, кешенең ышанычын яулап алыр өчен, еш кына күп вакыт таләп ителә. Үсемлеккә регуляр рәвештә су сипсәң, ул, мөгаен, тизрәк үсәр. Нәкъ шулай ук кеше белән Изге Язмаларга нигезләнгән темалар турында регуляр рәвештә фикер алышсак, аның Йәһвәгә һәм Мәсихкә карата яратуы, мөгаен, үсәр.

БАРЫБЫЗ ДА ШӘКЕРТЛӘР ӘЗЕРЛИБЕЗ

Бар Йәһвә Шаһитләре дә эчкерсез кешеләрне эзләп табуда катнаша (9, 10 нчы абзацларны кара.) *

9, 10. Ни өчен бар мәсихчеләр дә шәкертләр булдыру эшендә катнаша дип әйтеп була?

9 Эчкерсез кешеләрне эзләүдә һәрбер мәсихче катнаша. Моны югалган баланы эзләү белән чагыштырып була. Бер тапкыр, өч яшьлек бер малай югалгач, аны эзләргә дип, якынча 500 волонтер чыккан. Якынча 20 сәгатьтән соң волонтерларның берсе бу малайны кукуруз басуында тапкан. Әмма ул үзенә карата әйтелгән мактау сүзләрен кабул итмәгән, ә болай дигән: «Бу бала йөзләгән кеше ярдәмендә табылды».

10 Күп кенә кеше бу малайга охшаш. Алар да югалган: алар ярдәмгә мохтаҗ, аларның киләчәккә өметләре юк (Эфес. 2:12). Сигез миллионнан артык Йәһвә Шаһите шундый кешеләрне эзли. Бәлки, сез Изге Язмаларны өйрәнергә ризалашкан кешене таба алмагансыздыр әле. Әмма, мөгаен, территориягездәге башка вәгазьчеләрнең өйрәнүләре бардыр. Малай белән булган очрак күрсәткәнчә, кардәшебез берәр кешегә Мәсих шәкерте булып китәргә булышканда, барыбызның да шатланыр өчен сәбәбе бар, чөнки барыбыз да бу эзләүдә катнашты.

11. Сез беркем белән дә өйрәнү үткәрмәсәгез, шәкертләр булдыру эшенә ничек булышлык күрсәтә аласыз?

11 Әлегә өйрәнүегез булмаса да, сез шәкертләр булдыру эшенә башка юллар белән булышлык күрсәтә аласыз. Мәсәлән, Патшалык Залына килгән яңа кешеләрне җылы сәламләгез һәм аларга игътибар бирегез. Шулай итеп сез аларга яратуыбызны сизәргә һәм чын мәсихчеләр булуыбызга инанырга ярдәм итәрсез (Яхъя 13:34, 35). Җыелыш очрашуында кыска комментарийларыгызны ишетеп, яңа килгән кешеләр үз иманы турында гади сүзләр белән һәм ихтирам белән сөйләргә өйрәнә. Шулай ук, яңа вәгазьче белән вәгазьгә барып, сез Изге Язмаларны ничек кулланып булганын күрсәтә аласыз. Шулай эш итеп, сез яңа шәкертне Мәсихтән үрнәк алырга өйрәтерсез (Лүк 10:25—28).

12. Шәкертләр әзерләр өчен, безгә зур сәләт кирәкме? Аңлатыгыз.

12 Башкаларны Мәсих шәкертләре булырга өйрәтер өчен, безгә зур сәләт кирәк дип уйламыйк. Боливиядә яшәүче Фаустина исемле апа-кардәшебезнең мисалы моны яхшы дәлилли. Йәһвә Шаһитләре белән аралаша башлаганда, ул укый белмәгән. Вакыт узу белән ул иҗекләп укырга өйрәнгән. Хәзер ул суга чумдырылган кардәшебез һәм башкаларга Йәһвә турында сөйләргә ярата. Гадәттә, ул атна саен биш өйрәнү үткәрә. Фаустина, өйрәнүчеләренең күпчелеге кебек, әлегә начаррак укыса да, алты кешегә суга чумдырылырга булышкан (Лүк 10:21).

13. Графигыбыз бик кысан булса да, шәкертләр булдыру эшендә катнашып, без нинди фатихаларга ия була алабыз?

13 Күп кенә мәсихчеләрнең, төрле вазифалары аркасында, графиклары бик кысан. Әмма дә ләкин алар да Изге Язмалар өйрәнүен үткәрә. Һичшиксез, бу аларга зур шатлык китерә. Мелани исемле апа-кардәшебезнең очрагын карап чыгыйк. Аляскада яшәүче бу кардәш берүзе генә сигез яшьлек кызын тәрбияләгән. Өстәвенә, аңа тулы көн эшләргә һәм рак белән авырган әтисе турында кайгыртырга туры килгән. Мелани үз территориясендә бердәнбер Йәһвә Шаһите булган. Ул Йәһвәгә дога кылган һәм, каты суыкка карамастан, вәгазьгә барырга көч бирсен дип сораган. Аның Изге Язмалар өйрәнүен табарга зур теләге булган. Ахыр чиктә ул Сара исемле хатын-кыз белән танышкан. Сарага Аллаһының шәхси исеме бар дигән фикер кызык булып күренгән. Берникадәр вакыттан соң ул Изге Язмаларны өйрәнергә ризалашкан. Мелани болай ди: «Җомга кич белән мин бик арый идем, әмма без кызым белән Сара янына барыбер йөри идек. Сара өйрәнү вакытында берәр сорау бирсә, без шәхси өйрәнүдә җавап эзли идек. Бу безгә зур файда китерә иде. Нәтиҗәдә, Сара Йәһвәнең дусты булып китте. Моны күрү безгә зур шатлык китерде». Сара чыдамлык белән төрле каршылыклар кичереп чыккан, чиркәвен калдырган һәм суга чумдырылган.

НИ ӨЧЕН БЕЗГӘ САБЫРЛЫК КИРӘК?

14. а) Нинди яктан хезмәтебез балык тотучы эшенә охшаш? ә) Паулның 2 Тимутигә 4:1, 2 дә язылган сүзләре сезне нәрсәгә дәртләндерә?

14 Хезмәтегез бигүк уңышлы түгел кебек тоелса да, өметегезне югалтмыйча, алга таба да шәкертләрне эзләгез. Гайсә бу эшне балык тоту белән чагыштырган. Балык тотучы, уңышка ирешкәнчегә кадәр, күп сәгатьләр буе эшләргә мөмкин. Еш кына балык тотучылар төнлә я иртән-иртүк эшли яки моның өчен ерак җирләргә китә (Лүк 5:5). Кайбер кардәшләр дә, күбрәк кешеләрне очратырга теләгәнгә, төрле вакытта һәм төрле урыннарда «балык тота» һәм моңа бик күп вакыт багышлый. Андый тырышлык куючылар әҗер ала: хакыйкать белән кызыксынган кешеләрне очрата. Сез дә күбрәк кешеләрне очратып булган урыннарда һәм вакытта вәгазьли алыр идегезме? (2 Тимутигә 4:1, 2 укы.)

Өйрәнүчеләрегезгә рухи яктан үсәргә сабырлык белән булышыгыз (15, 16 нчы абзацларны кара.) *

15. Ни өчен, өйрәнүләр үткәргәндә, безгә сабырлык кирәк?

15 Ни өчен, өйрәнүләр үткәргәндә, безгә сабырлык кирәк? Чөнки без кешегә Изге Язмалардагы тәгълиматларны аңларга һәм кабул итәргә булышу белән генә чикләнмибез, без аңа Изге Язмаларның Авторын да яратырга ярдәм итәргә телибез. Моннан тыш, кешегә Гайсәнең нинди әмерләр биргәненә төшенергә булышсак та, без аңа шул әмерләрне ничек үтәргә икәнен дә аңлатырга тиеш. Кайвакыт кешегә Аллаһы Сүзендәге принципларны куллану авыр. Кемгәдер, үз фикер йөртү рәвешен һәм гадәтләрен үзгәртер өчен, берничә ай да җитә, ә кемгәдер моның өчен күбрәк вакыт таләп ителә. Менә ни өчен безгә сабырлык кирәк.

16. Сез Рауль очрагыннан нәрсәгә өйрәндегез?

16 Перу илендә хезмәт иткән миссионерның очрагы сабыр булуның мөһимлеген яхшы күрсәтә. «Мин Рауль исемле бер кеше белән ике китапны өйрәнеп чыктым,— дип сөйли бу миссионер.— Әмма ул әле дә сүгенә иде, аның никахта җитди проблемалары бар иде, һәм балалары аны хөрмәт итми иде. Ләкин ул җыелыш очрашуларына регуляр рәвештә йөрде, шуңа күрә мин аңа һәм аның гаиләсенә ярдәм итүемне дәвам иттем. Нәтиҗәдә, Рауль белән беренче тапкыр очрашуыбыздан соң өч ел үткәч, ул суга чумдырылды».

17. Киләсе мәкаләдә без нәрсә турында сөйләшербез?

17 Гайсә безгә «бөтен халык кешеләренә барырга» һәм «аларны шәкертләр итеп әзерләргә» кушкан. Бу йөкләмәне үтәгәндә, без төрле карашлы кешеләрне очратабыз. Мәсәлән, кеше дин тотучы булмаска я Аллаһының барлыгына ышанмаска мөмкин. Киләсе мәкаләдә без андый кешеләргә яхшы хәбәрне ничек җиткереп булганы турында сөйләшербез.

68 ҖЫР Патшалык орлыкларын чәчәбез

^ 5 абз. Мәсихче җыелышның төп максаты — кешеләргә Мәсих шәкертләре булып китәргә булышу. Бу мәкаләдә без бу мөһим өлкәне карап китәрбез.

^ 2 абз. АҢЛАТМА: Мәсих шәкертләре Гайсә өйрәткән нәрсәләрне өйрәнү белән генә чикләнеп калмый. Алар белгәннәрен тормышларында куллана. Алар Гайсәнең үрнәгенә иярә, аның эзләреннән мөмкин кадәр төгәлрәк барырга тырыша (1 Пет. 2:21).

^ 52 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: отпускка китеп баручы кеше аэропортта Йәһвә Шаһитләреннән буклет ала. Соңрак ул күчмә стенд янында торучы кардәшләрне күрә. Өенә кайткач, аның янына Йәһвә Шаһитләре килә.

^ 54 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: бу кеше Изге Язмаларны өйрәнә башлый һәм ахыр чиктә суга чумдырыла.